Гөлназ Асаева әнисеннән зарлана: «Кайткан саен шушы хәл бездә…»

Гөлназ Асаева әнисе, җырчы Лилия Биктимеровадан зарлана.

Гастрольләрдән Уфага, әти-әнисе йортына кайтуына, әнисе аңа күпләп эш әзерләп куя икән. Аш бүлмәсенең идәннәрен юа-юа, Гөлназ: «Кич буе концертлар куйганнан соң күзәтәсең. О, менә Гөлназ, йолдыз, имеш. Барысы да Гөлназ да Гөлназ. Кайту белән әни бик тиз җиргә төшерә. «Ю, идәннәрне, түктең», – дип кычкыра менә», – дип ах-зарын сөйләп ала ул сторисларында.

«Түктең, конечно. Аш кайнатырга куйды да, ашы бөтен дөньяга түгелде», – дип кушыла аңа видеога төшереп әнисе.

«Сразу эләкте. Кычкырырга кирәк инде менә. Кайткан саен шушы хәл бездә, «казнить» итәләр», – ди җырчы. Әнисенең фатир идәннәрен тулысынча юып чыгарга тәкъдим итүенә: «Үтерәсең килсә, давай. 2 сәгать йокладым бүген. Бу 200 квадратыңны ничек юып бетерәм. Теге вакытта юып та турая алмадым, билем бетте. Миңа да 18 яшь түгел инде», – дип сөйләнә.

«Менә шундый бала күргәнегез бармы? Кечкенәдән шундый ул. Идәннең уртасын юа да карават астын юмый», – дип, әнисе дә Гөлназны фаш итә.

Әлбәттә инде, әлеге аралашу шаян характерда бара. Иҗади гаилә бу сөйләшүләрне үзләре үк видеога төшерә, шул рәвешле контент ясый.

чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-anisenan-zarlana-kaitkan-saen-susy-xal-bezda-5869182

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле