Хабаровск өлкәсендә дачада хатын-кыз белән бала үлә, тагын 2 кеше – хастаханәдә, фаҗига вакытында коточкыч тавышлар ишетелә.
20 октябрдә 02.30 сәг тирәсендә Хабаровск өлкәсендәге «Восход» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр янгын тавышына уяна. Бер йортта янгын чыга, һәм бала белән хатын-кыз һәлак була. Тагын 2 кеше имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.
Тикшерү башланган. Белгечләр сүзләренчә, һәлак булган малайга 4 яшь кенә. 8 яшьлек малай белән бер хатын-кыз хастаханәдә ята. Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.
Үлгән хатын-кызга 38 яшь, хастаханәгә эләккән 52 яшьлек хатын-кыз – өй хуҗасы. Ул бер малайны алып уттан чыгарга өлгергән.
Янгынны күршеләр күреп алган, алар коткаручылар чакырган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй инде ныклап яна, утны сүндергәндә, ул җимерелә. Янгынны 5 сәгать чамасы сүндерәләр. Ут 76 квадрат метр мәйданда була.
Якынча версия буенча, ут электр җиһазлары ватык булганга килеп чыгуы ихтимал. Хуҗалар өйне электр җылыткычлары белән җылыткан, диелә хәбәрдә.
чыганак: https://www.hab.kp.ru/daily/27649.5/4999991/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday