Камал театры актрисасы икенче тапкыр әни булачак

Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева һәм шул ук театрның тавыш режиссеры Илдар Харисов икенчегә әти-әни булачак.

Гаилә социаль челтәрләргә искиткеч матур гаилә фотоларын куйды. Аларда Гүзәлнең инде бәби табар вакыты җитеп килгәне күренә. Әлеге фотоссессиядә Гүзәл белән Илдарның 3 яшьлек уллары Айхан да теләп катнашкан.

Гүзәл Гюльвердиева – Камал театрының җырлау осталыгына ия актрисасы. Ул – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендә – Мәйсәрә, Малай, «Банкрот»та (Г.Камал) – Хәмди; «Авыл эте Акбай»да (Т.Миңнуллин) – Дүрткүз; «Галиябану» спектаклендә (М.Фәйзи) – Галиябану; «Бабайлар чуагы»нда (И.Зәйниев) – Алия һәм башка рольләрдә уйный.

чыганак: https://intertat.tatar/news/kamal-teatry-aktrisasy-ikence-tapkyr-ani-bulacak-5869256

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле