Татарстанда яшәүчеләрне өч көнлек эш атнасы көтә.
ТР Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган җитештерү календаре нигезендә, 4-10 ноябрь аралыгында татарстанлылар 5, 7 һәм 8 ноябрьдә генә эшләячәк.
Республика халкы өчен 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (Татарстан Республикасы конституциясе көне) бәйрәм (эшләми торган) көннәре була.
Исегезгә төшерик, 5 ноябрьдә эш көне (бәйрәм алдыннан килүче көн буларак) бер сәгатькә кыскартыла.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalkyn-kilase-atnada-3-konlek-es-atnasy-kota-5895776 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday