Угандада берьюлы 14 кешене яшен сугып үтергән. Алар урамда намаз укый торган булган.
Мәрхүмнәр качаклар лагерендә яши. Фаҗига Африкадагы бу илнең Ламво шәһәрендә була.
«Фаҗига шимбә көнне Ламвода булды. Тагын 34 кеше имгәнде», – диелә хәбәрдә.
Агентлык хәбәр иткәнчә, лагерьдә яшәүчеләрнең күбесе Көньяк Суданнан килгән. Яшен сукканда, алар үзләре ясаган металл корылма эчендә намаз укыган, диелә.
чыганак: https://ren.tv/news/v-mire/1276997-molniia-ubila-14-chelovek-vo-vremia-molitvy-v-ugande ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday