Коксаки: ни көтәргә?

Татарстанда Коксаки вирусы табылган! Ялларда әнә шул хәбәр тынычлыкны алды. Әлеге вирусны Төркиягә ялга баручылар алып кайткан дип фаразлана.

Әле берничә көн элек кенә Коксаки вирусы Мәскәү һәм Владимир өлкәсендә, Краснодар краендагы мәктәп һәм балалар бакчаларында ачыкланган иде. Роспотребнадзор идарәсе ил күләмендә бөтен мәктәп, балалар бакчаларын җитди контрольгә алды.

Соңгы арада әле бер, әле икенче вирус пәйда булуга ияләнеп барабыз бугай. Әмма белгечләр чаң суга: Коксаки – мәкерле вирус. Балалар өчен аеруча куркыныч ул. Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, сабыйлар аны аеруча авырдан уздыра.

– Коксаки вирусы – энтеровируслы инфекциянең бер төре. Соңгысының якынча ун клиник формасы билгеле. Әлеге вирусны йоктырган кешенең тәненә, бигрәк тә кул-аяк, авызга тимгелләр чыга. Ашказаны-эчәк трактына зыян килергә дә мөмкин. Әмма араларында иң куркынычы – нерв системасына зыян килү, – ди баш инфекционист.

Әлеге чир һава яки пычрак савыт-саба, су аша йога. Коксаки вирусы нинди билгеләр белән аерыла соң? Тәнгә, авызга тимгелләр чыгудан тыш, аның йоктырган кешенең 39–40 градуска кадәр температурасы күтәрелә, гәүдәсе сызлый, тырнаклары катламлана, эче китә.

Әлеге билгеләр күзәтелә калса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, ди табиблар. Ник дигәндә, Коксаки вирусын еш кына ОРВИ, кызамык яки җил чәчәге белән бутаучылар да бар. Шуңа күрә белер-белмәс дәвалану, чирне үзлегеңнән генә җиңәргә маташу бик куркыныч. Вакытында чарасын күрмәсәң, Коксаки вирусы менингит, миокардит китереп чыгарырга, хәтта авыру үлем-китем белән тәмамланырга мөмкин.

Коксаки вирусыннан саклану өчен гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр. Урамнан кергәч, ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга, суны кайнатып эчәргә кирәк. Респиратор чирләр, эчәк инфекциясе белән авырган кешедән дә ерак торырга киңәш ителә. Бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп торырга да онытмаска кирәк. Коксаки вирусы турында кыскача мәгълүмат – 3–10 яшьлек балалар аеруча еш авырый, өлкәннәр аны сирәк йоктыра. – инкубация чоры – 2–10 көн; – авыру гадәттә атна-ун көнгә сузыла; – бик тиз йога, авыру белән аралашкан кеше 85–90 процент очракта үзе дә авырый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155608/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле