Балалар бакчасы ишегалдында уйнаганда өч яшьлек сабый һәлак булган

Фаҗига очрагы буенча саксызлык белән үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган.

Түбән Новгород шәһәренең Бринск урамындагы балалар бакчасы мәйданчыгында 3 яшьлек сабыйның мәете табылган. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары төбәкнең Тикшерү комитеты хәбәренә таянып яза.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала кыйнап үтерелмәгән. Фаҗига очрагы буенча “Саксызлык белән үлемә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләргә мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләрен, шулай ук фаҗига шаһитларын сораштырырга туры киләчәк. Шулай ук суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк. Кайбер чыганаклар язганча, бала таучыкта уйнаганда нәрсәгәдер эленеп калган һәм “тозактан” чыга алмаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157440/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле