Хөкүмәтнең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон проектын хуплаган.
Моңа кадәр Президент Владимир Путин Министрлар Кабинетына программаны 2030 елга кадәр озайту бурычы йөкләгән булган. Илебездә гаиләләргә ярдәм итүгә һәм бала тудыруга этәргеч бирүгә юнәлдерелгән программа 2026 елның азагында гамәлдән чыгарга тиеш иде.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин ноябрь ахырында ана капиталын 7,3 процентка арттыру турындагы документны имзалады. 2025 елдан аның күләме беренче балага 676 398 сум тәшкил итәчәк. Икенче бала өчен 893 835 сум (беренче баласына алмаучыларга) булачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158281/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—