Дилә Нигъмәтуллина әтисенең хәле турында сөйләде

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина әтисенең авырып торуы турында сөйләгән иде.

Җәүдәт абыйны катлаулы операциягә әзерлиләр. Ул әлегә кызында яши һәм күптөрле тикшеренүләр узып йөри. Әтисенең хәлләре белән кызыксынып язучыларга Дилә Нигъмәтуллина сторисларында җавап биргән.

«Күпләрегез әтинең хәлләрен сорап язасыз. Бик зур рәхмәт борчылганыгыз өчен. Бу – безнең өчен бик мөһим. Аллаһка шөкер, хәлләре әйбәт кенә. Әти «бодрячком». Холтер куйганнар иде. «Мине хастаханәдән заряжать итеп кайтардылар, хәзер энергиям күп», – дип шаярта», – дип сөйләгән ул.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле