Күпме мандарин ашау сәламәтлеккә зыян салмавын әйткәннәр

РОСБИОТЕХ университетының диетология кафедрасы мөдире мандариннарның файдасы һәм куркынычы турында сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, хәтта бәйрәм көннәрендә дә олы кешегә тәүлегенә 4-5 мандариннан да артык ашарга ярамый. Мандаринны артык күп ашау ашказаны белән проблемалар һәм аллергия чыгарырга мөмкин. Яңа ел җиләк-җимешенең файдалы якларына килгәндә, аның составында иммунитетны, күз сәламәтлеген һәм тирене ныгыту өчен кирәкле С, A, B6 һәм E витаминнары бар. Шулай ук мандариннар антиоксидантларга бай, бу исә картаю процессын акрынайтырга ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге тәмле җиләк-җимеш кан әйләнешен дә яхшырта. Хәтта мандаринның кабыгы да файда китерә ала. Анда булган эфир майлары нерв системасын тынычландыра, шуңа мандарин кабыгын чәйгә өстәргә була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158836/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле