Архивы Айгуль Фазылова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: “Үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз!”
//Tatar today//

Малахов тапшыруы аша улына әти-әни эзләгән, яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова, ВКонтакте төркемендә яңа постлар урнаштырган. Моңа кадәр ул тернәкләнүенең авыр үтүе, анализларының начар булуы хакында әйткән иде. Бу юлы, 27 мартка билгеләнгән операция турында хәбәр итеп, аның ничек узуын язган, фотолар керткән.

27.03.19, 8:55

“Кадерле дусларым, язылучыларым! Озак язмаганга гафу итегез (табибларга йөгердем, анализлар бирдем)… Бүген мин хастаханәдә, операциягә әзерләнәм. Кадерлеләрем,  барысы да уңышлы узсын өчен, үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз! Операциядән соң, һичшиксез, язармын. Рәхмәт сезгә, минем кадерле дусларым!”, дип язган Айгөл иртә белән.

27.03.19, 13:53

“Дусларым минем! Операция уңышлы узды! Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!”, дип уртаклашкан Айгөл операциядән соң.

27.03.19, 20:06

“Рәхмәт сезгә теләкләрегез, ярдәмегез, догаларыгыз өчен. Мин аларны тойдым һәм үземне яхшы хис итәм! Яратам сезне!”, дип рәхмәтләрен белдергән Айгөл Фазыйлова.

ВКонтакте Поможем Фазыйловой Айгуль

Запись Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: “Үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин үлгәч, Әмирем нишләр? – Айгөл Фазылова турында һәр хәбәр йөрәккә утлы кургаш булып тама”
Казанның Сергиев чиркәвендәге «Азбука» яшьләр киңлегендә яман шеш белән авыручы Айгөл Фазылова өчен бәйрәм традицияләре һәм рухи кыйммәтләргә багышланган хәйрия спектакле күрсәтелде.

Л.Жоховның «Мирская захребетница» хикәясе буенча сәхнәләштерелгән «Счастливая сиротка» спектаклендә Раштуа традицияләре, үзара мөнәсәбәтләр һәм рухи кыйммәтләр проблемасы күтәрелә, дип яза Татар-информ.

Спектакльдән җыелган акча яман шеш белән авыручы Айгөл Фазылованы дәвалауга тотылачак.

Хәтерләсәгез, федераль каналларда, башка мәгълүмат чараларында Татарстанда яшәүче Айгөл Фазылованың хосписта була торып, баласы өчен өзгәләнүе турында сүз бара. Бу хактагы һәр хәбәр йөрәккә утлы кургаш булып тама, дип яза Кызыл таң басмасы.

– Мин үлгәч, Әмирем нишләр? Кемнәр кулына эләгер? Минем аны, үзем исән чагында, тәрбияле, әйбәт гаиләгә, улымны ярата алырдай әти-әни кулына тапшырып китәсем килә, – ди Айгөл.

Ул моннан дүрт еллар чамасы элек авырый башлавын, операция кичерүен, метастаза китеп, каты сызланулар башлангач, Казандагы хосписка урнашуын, инде үләм дигәндә, табибларның аны яңадан тормышка кайтаруын әйтә.

Хатынның үзенә 30 яшь кенә әле. Урынга калган Айгөл – апасы карамагында. Әмирне дә апасы карый. Тик ул аны тәрбиягә ала алмый. Чөнки апасына 65 яшь. Өстәвенә, аның үз улы да авыру икән. Айгөлнең әнисе дә шушы чирдән китеп барган. Аның үз әтисенә дә, баласының әтисенә дә өмете юк. «Эчә ул, Әмирне аңа бирәсем килми», – ди Айгөл улының әтисе турында. Аннары… аның үз гаиләсе, бездә аның кайгысы юк…»

Хәзер авыр хәлдә калган Фазыловлар гаиләсенә волонтерлар – Айгөл Гатиятуллина белән Вика Титова булыша. Аларның ярдәме белән гаилә чыгымнары өчен 100 мең сум акча җыелган да инде. Санкт-Петербургта яшәүче хирург-онколог, үзе дә шушы чирдән җәфаланган Андрей Павленко Айгөлне имммунотерапия үтәргә, гомеренең һәр көне, һәр сәгате өчен көрәшергә чакырды. Минут саен: «Әни, мин сине яратам!» – дип торган бәләкәй улы булганда, үзе әйтмешли, «соңгы минутына кадәр көрәшер ул».

Фото: соцсети

Запись “Мин үлгәч, Әмирем нишләр? – Айгөл Фазылова турында һәр хәбәр йөрәккә утлы кургаш булып тама” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..