Улына әти-әни эзләгән Айгөл Фазыйлова: «Хастаханәгә операциягә ятам»

-- Гузель

//Tatar today//

Малахов тапшыруы аша улына әти-әни эзләгән, ямаш чир белән авыручы Айгөл Фазыйлова, вконтакте төркемендә хәле турында яңа пост урнаштырган.  Моңа кадәр ул химия терапиясе алуы, хәле начарлануы турында әйткән иде. Бу юлы исә, тернәкләнүенең авыр узуы, анализларының начар булуы, тиздән хастәханәгә операциягә ятуы хакында язган.

«Барчагызга  сәлам! Дуслар, күптән үзем турында мәгълүмат биргәнем юк. Вакыт та, кәеф тә юк иде. Дәвалану һәм химиотерапия кичергәннән соң, тернәкләнү авыр бирелә. Нур терапиясе алдыннан мин гинекологларга патологогистологик анализ тапшырдым. Нәтиҗәләр килде. Юанырлык түгел (бөтен диагнозны да әйтеп тормыйм) 26 мартта хастаханәгә операциягә ятам (барысы да уңышлы үтсен, Ходай бирсен!)

Барлык битараф булмаган кешеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтергә телим! Ходай сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек бирсен, кадерле дуслар!», дип уртаклашкан Айгөл Фазыйлова. 

Әлеге пост астында Айгөлгә тизрәк сәламәтләнүен, сабырлык һәм уңышлар теләгәннәр.

Бәйле