Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз!»

-- Гузель

//Tatar today//

Малахов тапшыруы аша улына әти-әни эзләгән, яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова, ВКонтакте төркемендә яңа постлар урнаштырган. Моңа кадәр ул тернәкләнүенең авыр үтүе, анализларының начар булуы хакында әйткән иде. Бу юлы, 27 мартка билгеләнгән операция турында хәбәр итеп, аның ничек узуын язган, фотолар керткән.

27.03.19, 8:55

«Кадерле дусларым, язылучыларым! Озак язмаганга гафу итегез (табибларга йөгердем, анализлар бирдем)… Бүген мин хастаханәдә, операциягә әзерләнәм. Кадерлеләрем,  барысы да уңышлы узсын өчен, үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз! Операциядән соң, һичшиксез, язармын. Рәхмәт сезгә, минем кадерле дусларым!», дип язган Айгөл иртә белән.

27.03.19, 13:53

«Дусларым минем! Операция уңышлы узды! Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!», дип уртаклашкан Айгөл операциядән соң.

27.03.19, 20:06

«Рәхмәт сезгә теләкләрегез, ярдәмегез, догаларыгыз өчен. Мин аларны тойдым һәм үземне яхшы хис итәм! Яратам сезне!», дип рәхмәтләрен белдергән Айгөл Фазыйлова.

ВКонтакте Поможем Фазыйловой Айгуль

Бәйле