Архивы анализ - Tatar Today - татар яңалыклары.
Коронавируска биргән анализ күрсәткечләре нәрсәне аңлата?
Коронавирус зәхмәтенең күп кешедә симптомнарсыз гына узуы билгеле инде хәзер. Кайберәүләр тамагы авыртып, бераз температурасы күтәрелеп, йөткергәләп, җиңелчә генә үткәрә. Гаиләдә үзебез дә шулай чирләп алдык. Үзеңдә нинди авыру булганлыгын, тирә-яктагы кешеләргә куркыныч тудыру-тудырмавыңны, башкалар белән шикләнмичә аралаша алу-алмавыңны, иммунитет барлыкка килгәнме икәнне ничек белергә? Бу сорау күпләрне кызыксындыра.
Шөкер, антитәнчекләргә анализ тапшырып, иммунитет торышын белү мөмкинлеге бар хәзер. Ләкин анализ нәтиҗәләрен дөрес укый белүчеләр генә әз. Сораулар күп килгәнлектән, сәламәтлеккә багышланган тапшыру алып баручы табиб – Коронавирус вазгыятен мониторинглау буенча мәгълүмат үзәге җитәкчесе Александр Мясников бу хакта тәфсилләп аңлатты.
Антитәнчекләр (икенче төрле – иммуноглобулиннар) – организмга нинди дә булса инфекция (шул исәптән CoV-2) эләккәч, шуңа каршы иммун система тарафыннан эшләп чыгарыла торган махсус аксымнар ул. Алар вирусны ачыклый, зарарсызландыра һәм аның турында мәгълүматны истә калдыра. Иммуноглобулиннар бик күп төрле булса да, COVID-19га бәйле рәвештә ике тибын аерып карыйлар: IgM һәм IgG.
IgM – кискен фаза антитәнчекләре. Гадәттә, алар, чир башлангач, якынча 5 нче көндә күренә башлый һәм бер атнадан алып бер айга кадәр саклана. Галимнәр коронавирус очрагында IgMның 3 айга кадәр дә саклана алуын ачыклаган. Антитәнчекләрнең концентрациясе 1 мл/бер һәм аннан артыграк булса, анализ уңай дип санала.
IgG – чир кабат йогудан озак вакытка саклый һәм үзләре дә озак яши торган антитәнчекләр. Иммунитет аларны 15 – 20 көннән соң, ягъни IgMнан соңрак эшләп чыгара. IgGны 10 мл/бер һәм аннан артыграк концентрациядә тапсалар, тест уңай дип санала.
Анализ нәрсәне аңлата?
Тест күрсәткечләре нигезендә өч төрле нәтиҗә булырга мөмкин.
2 нче нәтиҗә. IgM≥1 һәм IgG – теләсә нинди сан: иммун системаның коронавируска җавап бирү стадиясе. Ягъни организм көрәшә: пациент чирли яисә сәламәтләнеп килә. Чыннан да COVID-19мы икәнне раслау өчен ПЦР  диагностикасын да уздырырга (борын куышлыгыннан һәм йоткылыктан мазок алырга) кирәк. ПЦР-диагностика тесты хәтта инкубация чорын да күрсәтә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Запись Коронавируска биргән анализ күрсәткечләре нәрсәне аңлата? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Коронавируска анализны кайда тапшырырга була һәм күпмегә төшәчәк?
Коронавируска анализ тапшырып карарга телим. Аны кайда тапшырып була?
− Дәүләт лабораториясендә анализларны табиб юлламасы буенча гына тапшырырга мөмкин. Юнәлеш югары температура һәм ялкынсыну кебек билгеләр булган очракта, өй шартларында яисә хастаханәдә тикшерелгәннән соң бирелә. Анализлар таҗвирусны диагностикалау өчен илнең барлык медицина оешмаларыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск лабораторияләренә җибәрелә. Түләүле анализларны “Биомед”, “Ситилаб”та тапшырырга мөмкин. Бәяләр 1600дән башлана.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Запись Коронавируска анализны кайда тапшырырга була һәм күпмегә төшәчәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..