Архивы ачыкхат - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Тиздән мин булмам, хатымны бер кеше укыса, миңа куркыныч булмас»
Өч ел элек 24 яшьлек бер егет Интернетта саубуллашу посты яза. Үзенә барлы-юклы бер-ике ай яшәргә калганлыгын белгәннән соң ул үзе төшенгән нәрсәләр турында башкалар белән дә бүлешергә була. //Ялкын//

Аның хаты әле дә актуальлеген югалтмый. Син дә укы әле, ул тормышка башкача карарга ярдәм итәр.

“Тиздән мин булмам инде, әгәр бу хатымны бер генә булса да кеше укыса, миңа алай ук куркыныч булмас”, – дип башлый ул сүзен, – миңа нибары 24 яшь, тик мин әле генә гомеремдәге соңгы галстугымны сатып алдым. Үз җеназам көнне тагармын ахры аны, мөгаен.

Миңа диагноз куйганда инде бик соң, савыгуга бер өмет тә калмаган иде. Шуннан соң мин тормышта нәрсәнең иң мөһим булуын аңладым: син киткәннән соң дөнья аз гына булса да яхшырак булып калсын.

Ә менә мин үземнән соң кала алырдай бер генә яхшы гамәл дә кыла алмадым.

Элек мин юк-бар өчен борчылып йөри идем, тик үземә күпме яшәргә калганын белгәннән соң, ул борчуларның юк нәрсә булуына төшендем. Үземнең шушы кыска гомеремә нинди нәтиҗәләр ясавым турында сөйләп, соң булса да үз тормышыма мәгънә кертергә телим.

Эш турында

Әгәр эшләгән эшеңнән рәхәтлек алмыйсың икән, эшләмә. Үзеңә ошамаган өлкәдә хезмәт куеп, син беркайчан да уңышка ирешә алмаячаксың.

Башкалар фикере турында

Әйләнә-тирәңдәге кешеләр фикереннән курку – юләрлек. Курку сине көчсез итә. Әгәр аның белән көрәшмәсәң, синнән бары тышкы кабык кына калуы бар. Күңелеңне тыңла: берәүләр сине акылдан язганлыкта гаепләсә, икенчеләр синдә бөек шәхес күрер.

Җаваплылык турында

Үз тормышыңны контрольгә ал. Синең белән булган барлык вакыйгаларга үзеңнең җаваплы булуыңны исеңдә тот. Начар гадәтләрне булдыра алган кадәр бетер һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыш. Күңелеңә якын спорт төрен сайла. Иң мөһиме – бер генә нәрсәне дә “аннан соң”га калдырма.

Якыннарың турында

Кешеләрнең кадерен белергә өйрән. Дуслар һәм туганнар – мәхәббәт, көч, ышаныч чыганыгы. Аларның сиңа берни дә тиеш түгеллеген аңлау да бик кирәк.

Сәламәтлек турында

Без гомер буе сәламәтлегебез өчен борчылабыз. Тән ул – нибары кабык. Эчендә яхшы кеше утырмаса, аның кирәге юк.

Әлеге ачышларның сезгә дә барып җитүе минем өчен бик мөһим. Вакытның кадерен бик соң аңлаган кешенең сүзләренә аз булса да колак салсагыз иде.

Шулай да артык борчылмыйм: гомеремнең соңгы көннәрен мин аңлап һәм кадерен белеп уздырам. Киләчәктә дөньяны күпме яңа ачышлар көтә, ә мин боларны күрә алмаячакмын – мин шуның өчен генә бераз авырсынам. Ә тагын мин чын күңелдән Сүрия һәм Украинада сугыш тиздән бетәр, дип ышанам.

Һәр кеше сәләтле, аны ачу өчен кайберәүләргә нибары кыюлык кына җитеп бетми.

Әйе, агымга эләккән бер йомычка кебек ул кая акса, шунда агып та яшәп була. Ә сез үз тормышыгызны үзегез язып карагыз!

Үзеңнән соң эз калдыр. Дөнья – мөмкинлекләр мәйданы, тик без монда мәңгелеккә дип килмәдек. Бу гүзәл дөньяда үткәргән вакытыңның кадерен бел, тормышыңны кызыклы һәм файдалы итеп үткәр.

Рәхмәт!”

Запись «Тиздән мин булмам, хатымны бер кеше укыса, миңа куркыныч булмас» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Минем бу җирдә яшисем килми… Шул кадәр туйдым бу дөньядан…»
Әлеге фаҗигаи сүзләрне ишетү – бүгенге көннең, яшәешебезнең иң аяныч, көнүзәк мәсьәләсенә әйләнеп бара, кызганыч. Психикасы ныгып та җитмәгән балаларны ОГЭ, ЕГЭ өрәкләре менә шундый куркыныч фикерләргә этәрә, упкын читенә әйди. Балаларның массакүләм үз-үзләренә кул салуына хөкүмәт тә бүген никтер күз йома, мәсьәләне уңай якка хәл итүнең юнәлешләрен эзләми төсле. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә, хәтта әби-бабайлар да хәсрәт утында яна бүген. Көннән-көн катлаулана барган мәгариф системасы балалардан роботлар ясарга омтыла, аларның балачагын урлый. Матур сүзләр сөйләп, үз ялганыбызга үзебез ышанып яшәүдән кемгә ни файда соң, әйтегезче миңа?!  //Безнең гәҗит//

Ике бала анасы буларак, әлеге проблемалар чоңгылы уртасында калып, йөрәгемә урын таба алмаганнан язам әлеге юлларны. Юк, балаларым начар укымый минем! Бу хакта горурланып әйтә алам. Икесе дә «4»ле, »5»ле билгеләренә өлгереп баралар, Аллага шөкер! Укыткан мөгаллимнәре хакында да бары тик яхшы фикерләр генә әйтә алам. Чөнки бу билгеләрдә аларның да, без- ата-аналарның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе чагыла.

Әмма, әлеге дә баягы, шул котны очырган, төн йокыларын качырган кырыс таләпле имтиханнар барыбызны да авыруга әйләндереп бетерә ич инде…

Җәйнең беренче көнендә балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Бүген исә ай бетәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Безнең балалар күрдеме соң ул җәйне? Юк!!! Көне-төне имтиханга әзерлек, компьютер, интернеттан бушый алмый алар. Чөнки мәгариф шуны таләп итә… Шушы урында миңа сорау бирүчеләр табылыр: «Ник соң, балаң яхшы укыгач, имтиханы өчен кайгырасың?» – диярләр. Кайгырам, чөнки үзе яратып укыган, теләп сайлаган фәннән биргән имтихан билгесеннән ул канәгать түгел. Тиешле балларны җыю өчен йә син профессор, йә галим булырга тиеш. Бала барлык сорауларга төгәл җавап бирә алмасын өчен, буталчыклап, махсус эшләнгән төсле тоелды бу миңа. Ә бит, югыйсә, төп фәннәрдән бик яхшы билгесенә бирде балам имтиханнарын. Акланмаган өметләрне аклау ниятеннән, Казанга апелляциягә бирергә киңәш иттеләр. Апелляция дигән сүзне элек судларда гына була, дип ишетеп белә идем. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, диләр! Әйтерсең бала ниндидер җинаять эшләгән дә (Алла сакласын!), шуннан аклау эзләп йөри… Уйлап карасаң, адәм хурлыгы ич бу!

Казанда күргәннәр исә үзе бер мәхшәр. Төрле районнардан кайсы укытучысы, кайсы әти-әнисе белән килгән, йә имтиханын бирә алмаган, йә яхшырак билгегә өметләнгән балаларның исәбе-хисабы юк. Шундагы берничә әни кеше авызыннан: «Балам үз-үзенә кул салырга теләде, көчкә тынычландырдык…» дигәнен ишетеп, имәнеп киттем. Ә бер әти исә: «Кабат биреп тә, бирә алмаса, бәреп үтерәм…» дигәч, чәчләрем үрә торды. Йа Аллам, үзең саклый күр без бәндәләреңне мондый гөнаһлардан… Укырга теләге булган балаларның да канатын каера түгелме соң бу җәмгыять?!

Казан безнең өметләрне акламады. Җилкәсенә җиткән чәчен керешкә төйнәп куйган эксперт урыс агае баланың имтихандагы эшен ачып, кабат күзәтү ясагандай итте дә, безгә мыскыллы караш ташлап, кабат биреләчәк имтиханга үзенчә уңышлар теләде. Рәхмәт, агай! Әлбәттә, без туктап калмаячакбыз! Үзебез теләгән билгене алырга, балларны җыярга тырышачакбыз. Әмма мин бер нәрсәне аңламадым: ник шул кадәр ерак чакрымнар үтеп, безне килеп торырга мәҗбүр итәргә иде соң?

Баламның шушы имтихан алдыннан кан басымы күтәрелеп, борыны канаган иде .Үзем аны тынычландырам, үзем йөрәк даруы ашыйм. Әтисе дә сиздермәскә тырыша, тик борчылуы йөзенә чыккан. Ә имтихан бирергә керер алдыннан металл тикшергеч аша үтеп, камера астында утырган бала ниләр кичергән дип уйлыйсыз? «Әни, белгәннәремне дә оныттым, каушадым, хурлык бит бу…» – дип, балам күзләрен яшерә. Ә мин исә хисләремне тыярга тырышып: «Улым, аяк-кулларың йөри, күзләрең күрә, колагың ишетә, башың эшли. Иң мөһиме – сәламәт бул! Син үзең генә түгел, әтиең, мин, әбиең, апаең бар. Бергә булганда, без мондый гына борчуларны, һичшиксез, җиңәрбез!» – дип, аны тынычландырган булам. Нишлисең бит, яши-яши психологка да әйләнәсең икән.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: үз балаларыбызга авыр вакытта терәк булыйк. Аларның нечкә күңелен тагын да яраламыйк. Бу катлаулы дөньяда аларның очар канатларын каерырга, байга, ярлыга аерырга беркемгә дә юл куймыйк! Алда аларны тагын да мөһимрәк тормыш имтиханы көткәнен онытмыйк. Бергәләп яклыйк, саклыйк бәгырь җимешләребезне!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Запись «Минем бу җирдә яшисем килми… Шул кадәр туйдым бу дөньядан…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфак Шиһапов белән язышкан кыз Назгөл кайбер серләрен ачты
Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһаповның безнең арадан китүенә бер ай була. Ул Рамазан аеның өченче көнендә – 30 майда вафат булган иде. //Интертат//

Шушы бер ай эчендә Илфак телләрдән төшмәде. Радио-телевидение тапшыруларын аңа багышладылар, ифтар мәҗлесләрендә дә искә алдылар.

Илфак Шиһаповның “Вконтакте” битен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына диварына бер кыз сурәте элә һәм аның астына: “Якын кешем”, “Син бул гына”, “Син дә булмасаң, нигә миңа бу тормыш?” кебек сүзләр яза иде

Илфак әфәндене соңгы юлга озатырга да килгән иде Назгөл. “Аның миңа мәхәббәт хисләре булгандыр дип уйламыйм, без бер-беребезне “поддерживали”, –  диде ул “Интертат”ка.

Якын кешесен югалту ачысыннан, Назгөл Илфак Шиһаповка хат язган:

«Илфак… Илфак абый… Сиңа абый диеп тә дәшә алмый идем, безнең 28 ел арабызны уйламыйча, 18 яшьлек тиле кыз белән егет кебек аралаштык… Син еракта булсаң да, hәрвакыт янымда кебек идең. Идең түгел, юк, син әле дә янымда! Мин хисләремне кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә, сиңа хат язам, ә син янымда утырып: “Ну, Назгөөөөөөл, ну булды, ну барысы да әйбәт бит, кызым!” – диясең кебек. Син менә бер язганда болай дигән идең: “Уйларым белән син йоклаганда яныңа килеп чүгәлим дә, озаклап синең сабыйларныкыдай иреннәреңә, мөләемлык, наз бөркелеп торган йөзеңә, зифа буй-сыныңа карап торам…” Әле дә шулай янымда, минем күздән яшьләремне сөртеп, карап утырасың сыман.

…Ноябрь ае… Авылга кайтканда, ялгыш кына синең социаль челтәрдәге битеңне күреп, язмаларыңны укып, “Бу нинди сәер кеше икән?!” – дип караганым әле дә хәтердә… Шулай тиеш булгандыр инде, язмыштыр… Шулвакыт әнием дә бүлмәгә килеп керде: “Кая, бу бит Илфак Шиhапов, мин дә карыйм әле, “Татарстан яшьләрендә” язган язмаларын мин бик яратып укый идем бит!” – диде. Укый, укый “Тишек” газетасын күрдек, әнием шул ук минутта: “Кызым, бу бит бик кызык газетага охшаган, яз әле, Башкортстанда бу газетаны алдырып буламы икән?” – диде. Мин: “Ярар, әнием, язармын, Уфага баргач язармын”, – дидем.

Шул ук көнне Уфага бардым, Илфак башымнан чыкмады, язаргамы икән, юкмы, бәлки анда башка билгеле кешеләрдәге кебек “йолдызлык чире” бардыр дип тә уйладым… Йоклап торгач, иртән, “Әй, җавап язмаса – язмас”, – дидем дә яздым.

“Исәнмесез, сезгә бер соравым бар иде: “Тишек” газетасын Башкортстанда яздырып буламы? Рәхмәт!” – диеп «смс» юлладым.

Озак та үтмәде, телефонда «смс» тавышы ишетелде: “Исәнмесез, Назгөл! Исемегез бигрәк матур! Кызганычка каршы, әлегә яздырып булмый, бик тиз арада языла алырсыз. Югалмагыз, мин хәзерге вакытта бер очрашуда, кич белән мин сезгә язармын”, – дигән. Минем аптыравымның чиге булмады.

“Сез кайдан буласыз? Исемегезне кем кушты, бигрәк матур!” – дип тагын язды. Менә шулай безнең язышу башланып та китте.

Көннәр буе языштык, төннәр буе языштык. Әле исемә төшерәм дә, ярар мин – бала-чага, ә бит син дә бала-чага кебек мин сөйләгән hәрбер сүзне тынладың, hәр көн иртән “Хәерле иртә!”, ә кич “Хәерле төннәр сиңа!” дия идең. Көн дә… Ә шуннан мин йокларга яткач, интернеттан чыккач, иртән торуыма миңа күңелле булсын дип матур шигырьләр, язмалар яза идең, иртән мин инде йоклап тора идем, ә син hаман ятмаган. 2 сәгать аерма булса да (Татарстан белән Башкортстан арасында), син соң ята идең шул… “Ничек кенә арыган булсам да, таң атканын көтәм” дия идең…

Тормышыңда булган нинди генә кызыклы хәлләрне сөйләмәдең, бөтен кайгы-хәсрәтләреңне, шатлыкларыңны яза идең бит…

Син үзең шундый зур, гел дә елмаеп торган булсаң да, күңелең бик нечкә иде шул. “Бу тормыш бит ул кызык, бер көн елмаясың, көләсең, икенче көнгә елыйсың, булыр-булмас, якын булмаган кешеләрнең әйткән сүзләрен бер дә күңелеңә якын итеп алма” дия идең…

Беләм, синең танышларын бик күп булса да, чын дусларың әз иде. Әле карыйм да, “Мин аның дусты идем, мин бик якын кешесе идем” – дип сойләгәннәр бик күп. Шулай шул, хәзер бернәрсә дә исбатлап булмый, кирәкмидер дә ул, барыбыз да Алла астында, ул күрә, ул белә…

Мин дә беләм, син бу хәлне күрсәң, көлеп кенә куяр идең. Синең чын дусларың тыныч кына, бик күп сүз сөйләмичә басып тордылар. Рәхмәт аларга, синең белән чын дуслыклары өчен рәхмәт. Аларның hәрберсе турында hәркөн саен тик яхшы нәрсәләр генә сөйли идең. Кеше турында начар сүзләр сөйләвеңне бер дә  хәтерләмим! Сине җирләгән көнне  шуларның hәрберсенә килеп синең исемеңнән, башымны иеп, рәхмәт әйтәсе килде.

Шуннан уйладым да, “Мин кем инде монда?!” – дидем. Әйе, бу сорауны күпләр бирде, интернетта да миңа күп яздылар, чөнки ул минем фотосурәтләремне үзенең челтәрдәге битенә көн дә диярлек куя иде. Чынлап, белмим, нигә куйгандыр…

Шулай көннәр, төннәр буе язышсак та, без синең белән бер дә күрешә алмадык…”Нигә?!” дигән сорауга шулай ук җәвап таба алмыйм… Күрешергә теләдек, тик… булмады… Шулай күкләр теләгәндер инде, күрәсең. Мин күкләргә мәңгелек рәхмәтле булып яшәрмен, шундый Кеше белән таныштырганнары өчен…

528 чакрым ара булсада, син монда яшәгән кешеләргә караганда 1000 тапкыр якынрак идең. Синең дөрес сүзләрең, синең киләчәктә нәрсәләр эшләргә кирәк, нәрсә эшләргә кирәкми дигәнең мәңгегә күңелемдә калыр… Син минем өчен Илфак Шиhапов – танылган кеше түгел идең, ә чын, нечкә күңелле, игелекле, зур хәрефтән Кеше идең.

Сиңа рәхмәт әйтәм… Рәхмәт әйткәнне син яратмый идең, “Ярый, булды инде, кирәкми, нәрсә өчен?” дия идең. “Сиңа рәхмәт, бу дөньяда булганың өчен! Миңа шундый тормышымның авыр чакларында ничә чакрым ераклыктан булышканың, дәртләндереп җибәргәнең өчен”, – дидең.

Аннары төгәлләп: “Тик син генә бул, миңа башка берни дә кирәкми” – дия идең бит… Барыбер сиңа рәхмәт, әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт!

Тыныч йокла, кадерле кешем, син мәңгегә минем күңелемдә!

14.06.2017»

Запись Илфак Шиһапов белән язышкан кыз Назгөл кайбер серләрен ачты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..