Архивы дога - Tatar Today - татар яңалыклары.

Күз тиюдән саклаучы 5 дога
Күз тию турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә болай диелә: “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди җитди нәрсә икәнен аңларга була. Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә, шул исәптән, Ислам динендә дә бар.

Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең түбәндәге сүрәләрен, аятләрен уку киңәш ителә:

•    Аят әл-Күрси.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм.”

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы”.

Әл-Ихлас

“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”

“Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: “Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады”.

Әл-Фәләк

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә”.

Ән-Нәс

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була”.

Әгәр дә кеше даими рәвештә югарыда әйтелгән аятьләрне кабатлап йөрми һәм күз тиюдән үзен сакламый икән, аңа иртәме-соңмы күз тию ихтималы бар. Мондый очракта да ул махсус дога укып шифалана ала. Бу дога – хәдис һәм ул түбәндәгечә укыла:

Агузу би-калимати Лляхи-т-тамати мин шарри ма халяк.

“Ул тудырган явызлыктан, Аллаһның бер кимчелексез сүзләренә сыгынамын”.

Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в: “Бу доганы укыган кешегә бернәрсә дә зарар китерә алмас”, диде.

Аллаһу Раббыбыз безне шайтанның барлык начарлыкларыннан сакласын һәм тормышыбызны имин итсен!

Запись Күз тиюдән саклаучы 5 дога впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ачуланганда укый торган дога
Кеше көндәлек тормышта төрле сәбәпләр аркасында кәефсезләнер, кызып китәр, ачуы чыгар. Бу халәте кешегә эштә дә комачау итәр. Мондый вакытта түбәндәге дога укылыр:

«Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим».

(Аллаһым, гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла.)

Әгәр ачуы узмаса, мөмкинчелек булса, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз һәм «Инширах» сүрәсен укырга кирәк. Югарыда китерелгән доганы да кабатларга мөмкин.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись Ачуланганда укый торган дога впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Өч көн табибларны ашаттым һәм эчердем”: хастаханә эшчеләре әбинең үлүе турында туганына хәбәр итмәгәннәр
Яр Чаллыда яшәүче 5нче хастаханәгә зарланган, анда аңа әбисенең үлүе турында берничә көннән соң гына хәбәр иткәннәр.

Константин Усихин сүзләренә караганда, аның әбисен 17 июньдә хастаханәгә салганнар. Табиблар пациентның телефонын алганнар һәм аның белән элемтә бүтән булмаган. Көнгә ике тапкыр тапшырулар алып килергә рөхсәт иткәннәр.

Әбинең хәле турында туганнары белә алмаган, чөнки госпитальгә керү тыела, ә телефонны анда алмыйлар яки ташлыйлар. 29 июнь көнне ир-атка танышы шалтыратып, әбинең әле 24 июньдә үк вафат булуын хәбәр итә.

«Мин әйтәм, бу мөмкин түгел, чөнки мин беләм, ул хастаханәдә ята һәм мин аңа тапшырулар китерәм. Безгә табиблар шалтыратмады, – дип язды автор.

26 июнь һәм 28 июньдә килдем, шулай ук әбигә су һәм ризык калдырып киттем. Хастаханә персоналына ничек шулай эшләргә була? Мин ашау китереп йөрүне дәвам итәм , ә алар хәтта шалтыратмадылар һәм хәбәр дә итмәделәр. Димәк, мин өч көн табибларны ашаттым һәм эчердем!».

Ир шулай ук госпитальдә аның туганы дәваланган микән дип кызыксына. Бәлки,  тик яткандыр һәм аңа игътибар итүче дә булмагандыр.

Ир үлем турындагы таныклыкта 24 июнь һәм 16.55 вакыт күрсәтелгән, дип аныклап үтте. Хатын-кызны 30 июньдә җирләгәннәр.

Чыгынак: Вечерняя Казань

Запись “Өч көн табибларны ашаттым һәм эчердем”: хастаханә эшчеләре әбинең үлүе турында туганына хәбәр итмәгәннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Туганнары киленне көн саен зиратка барырга кушып интектерәләр” – Акчарлак
Мин еш кына авыруларыма: “Зиратка еш йөрмәгез, бу – зыянлы”, – дип киңәш итәм. Ни өченме? Якын кешесенең кабере каршына килеп баскан һәркем үзен мәрхүм каршында гаепле хис итә. Якын кешесе җир астында ята, ә ул исән. Болай итеп кеше пси­хикасын какшатырга, үзе­­нә зыян салырга мөмкин.

Гаеп­ле булу хисе күңел түренә керсә, шунда нык­лап урнашса, аны бетереп булмаячак. Беркем һичкем каршында гаепле түгел! Әгәр дә син аның гомерен үз кулың белән өзмәгәнсең, шул сәбәпкә этәрмәгәнсең икән, синең бер гаебең дә юк!

Мәрхүмгә дога кылу өчен кабер янына килеп ба­су мөһим түгел. Син Ита­лиядә яки Германиядә яшәп, якын кешең Татарстан зиратында ята икән, ихлас кылган догаң аңа барып ирешер, иншәАллаһ!

“Зиратка йөрмәскә ки­рәк”, – дип ялгыш аңлап кал­магыз тагын! Зиратка йөрергә кирәк, аерым көннәрдә. Зиратка кайчан кеше күпләп килә? Ике гает көнендә, язның бе­рен­че бәйрәмнәрендә. Зи­ратта кеше күп булганда, күптән күрешмәгәннәр бе­­лән күрешәсең, күңелдә авыр тойгылар булмый. Ә доганы көн дә берничә мәртәбә кылырга була бит.

Бервакыт миңа бер авыру ханым килде. Тонусы төшеп беткән, “Гел елыйсым килә”, – ди, бер эшкә дә кулы бармый икән. Бик озак сөйләштергәч, мондый хәлнең сәбәбе көн дә зиратка йөрү белән бәйле булды. Төп нигездә яшәгән киленнең котын алып бетергәннәр каладан кайтучы туганнары. “Әти-әни аркасында шулай баедыгыз, мул тормышта яшисез, көн дә зиратка төшеп, рәхмәт әйтеп мен”, – дип интектерәләр икән. Киленне алардан аерып алып, бер айга “дәваланырга” салдым. Хәтта иренә дә килеп йөрмәскә куштым.

Кайбер кеше башкаларга күрсәтү өчен еш йөри. Зиратка кайтуыннан шоу ясап, сә­дака өлә­шеп, дәрәҗәле бу­лырга теләүчеләр дә бар. Алла сакласын, савабын бө­тенләй бетерүең ихтимал!

Ләйлә БИЛЯЕВА,
невролог, остеопат.

Акчарлак
Фото: Татар-информ

Запись “Туганнары киленне көн саен зиратка барырга кушып интектерәләр” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фәрит хәзрәт Кадыйров: өшкергәндә берәү елый, берәү көлә…” [җомга вәгазе]
Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә икән. //Интертат.ру//

– Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була?

– Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә. Йокыдан арып, тирләп уяна. Өшкергәч, Аллаһның рәхмәте җиңеллек табалар.

– Өшкергәндә нинди догалар укыйсыз?

– Сихергә каршы аятьләр бар. “Әлиф Ләм Мим”, ”Аятел Көрси”, “Әгъраф”, “Саффат”, “Та-Һа”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” һәм башкалар. Баш авыртканга да аерым дару, йөрәк авыртса да аерым дару бар. Шуңа күрә күз тиюгә бер, сихергә икенче догалар.

– Өшкергән вакытта кешеләр үзләрен ничек тоталар?

– Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кылырга мөмкин. Шуңа күрә өшкерүче кеше бөтен нәрсәне Аллаһка тапшырырга тиеш. Бөтен яктан Аллаһ юлында булырга тиеш.

Хәзерге вакытта акча өчен өшкерүче кешеләр бар. Җиңелчә генә өшкерәләр дә, кешенең калтырана башлаганын күргәч, куркып: “Җитте җитте, барыгыз шушы кеше янына”, – дип чыгарып җибәрәләр. Кардәшләрем, шушындый кешеләрне күрсәгез, алар янына бармагыз.

– Өшкергән вакытта, берәү еларга мөмкин, икенчесе көләргә мөмкин, дидегез. Менә бу билгеләр берәр нәрсәне аңлатамы?

– Авыру кешегә Коръән аятләре укыгач, алар җиңеллек табалар. Ә эчендәге җен: “Җитте укыма, мине үтермә, мине яндырма”, дип, хәтта кеше белән сугыша да башлый.

– Ир-ат һәм хатын-кызларны өшкерүдә аерма бармы?

– Хатын-кызны да өшкерәбез, ир-атны да өшкерәбез. Шифаны без бирүче түгел, Аллаһ бирүче. Ир-атны өшкергәндә дә, хатын-кызны өшкергәндә дә бер үк догалар укыйбыз.

– Өшкертергә килүчеләргә нинди таләпләр?

– Күп кешеләр яланбаш, кыска итәк киеп килә. Өшкергән вакытта хатын-кызның гаурәте күренсә, ул җирдә фәрештә булмый. Әгәр дә кеше Коръән аяте белән үзенә шифа табарга теләсә, өшкерткәндә гөселле һәм тәһарәтле, гаурәте капланган булырга тиеш.

– Хатын-кыз өшкерүче вазифасын башкара аламы?

– Хатын-кыз хатын-кызларны гына өшкерә ала. Ир-атларны өшкерергә аның хакы юк. Мин хатын-кызларга өшкерергә киңәш итмәс идем, чөнки өшкерү – Аллаһының дошманы белән көрәшү.

– Сезгә, гадәттә, нәрсәдән зарланып мөрәҗәгать итәләр?

–  Бик күп нәрсәләргә зарланып киләләр, санап бетергесез. Рәхмәт әйтүчеләр бик күп.

Җеннәрне күргәнем дә булды. Өшкергән вакытта алар белән сөйләшәбез. Без алардан: “Ни өчен кердең? Тәннең кайсы кисәгендә? Ничәү сез бу кешенең эчендә?” – дип сорыйбыз. Ләкин җеннәргә ышанырга ярамый, алар бик алдалый.

“Үз-үземне үтерәсе килә, миңа җеннәр асылынырга кушалар, хәтта мине тәрәзәдән атмакчы булалар”, – дип килүчеләр бар. Өшкергәч, Аллаһының рәхмәте белән, җиңеллек табалар.

– Өшкертергә башка дин кешесе килсә, өшкерәсезме?

– Әгәр дә Аллаһыны инкарь кылмаса өшкерәбез. Чегәннәрнең дә килгәне бар.

– Нинди җеннәр бар?

– Аллаһы тәгалә Коръәндә: “Без бәндәләрне һәм җеннәрне яраттык бары тик гыйбадәт кылу өчен”, – диде. Җеннәрнең дә гыйбадәт кылучылары бар, бәндәләрнең дә. Җеннәрнең дә кеше үтереп йөрүчеләре бар, кешеләрнең дә. Җеннәр адәм кыяфәтенә, мәче яисә эт кыяфәтенә дә килә алалар.

– Җеннәр кешенең эченә ничек керәләр?

– Җеннәр тән калтыранып-туңып киткәндә, аңны югалтканда, баш әйләнеп киткәндә, операция вакытында, бисмилласыз ашаганда һәм гөнаһ эшләгәндә кешегә керә.

– Җеннәрне кеше эченнән чыгара алмаган очраклар бармы?

– Җеннәрнең кайберәүләрен чыгару бик кыен. Нәселдән килә торган очраклар бар, руслар аны “родовое проклятие” ди. Беренче нәселдә 15 процент булса, баласында 25 була. Шулай нәсел алышынган саен үсеп, кайсыберләре психка да әйләнергә мөмкин. Кайсыберләрен чыгарып булмый.

– Җен кермәсен өчен ничек сакланырга?

– Без бит урамга чыкканда ишекләребезне биклибез. Ни өчен? Бандит кереп, җыештырып чыкмасын өчен. Адәм баласы чыгып киткәндә һәрвакыттада гөселле һәм тәһарәтле булырга, гаурәтләрен күрсәтмичә: “Әгүзү бикәлимәти лләһи тәммәти мин шарри мә халәкъ”, – дип, шушы доганы укып чыгарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: “Кем дә кем Аллаһыга тапшырып чыгып китсә, Аллаһ тәгалә аның янына 70 мең фәрештә җибәрер”, – ди.

– Өшкерер өчен махсус гыйлем кирәкме? Бөтен хәзрәтләр дә өшкерә аламы?

– Өшкерү – уен эше түгел. Һәрбер кеше өшкерә ала, әмма өшкергәннән соң кеше үзе авырырга мөмкин. Хәтта кечкенә баланы өшкергән вакытта да ул синең бөтен көчеңне суырып ала. Коръән аятьләре укырга кыен, сакаулана башлыйсың. Кайсыбер кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәләт бирелгән. Мәсәлән, мин кешенең күзеннән авыруын, сихерне күрә алам. Сихерме кешедә, яисә нәселдән килгән авыртумы, менә шуларны белеп була.

Өшкерү: Фәрит хәзрәттән бер мисал

Сорауларга җавап биргәч Фәрит хәзрәт безгә өшкереп күрсәтте. Видеога төшергәнгә риза булучылар табылмау сәбәпле, мине өшкергәнне төшердек.

Фәрит хәзрәт белән кара-каршы урындыкларга утырдык.

“Күзләреңне йом һәм үзең белгән догаларны укып утыр”, – диде Фәрит хәзрәт. Шуннан соң “Аятел көрсине” укыды һәм: “Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Йә Рахмән Әр-Рахим”, Алмазда авырулар, бозыклар булса, шушы авыруларга шифаланырга үзең ярдәм йә Раббым. Амин”, – дип Аллаһыдан ярдәм сорады һәм күзләрен йомып, пышылдап дога укып алды.

Аннары урыннынан торып, “Әгузе бисмилла” укып, кулларын сыпырды. Кулларын башыма һәм күкрәгемә куеп, “Әлхәм” һәм башка сүрәләр вә аятьләр укыды. Һәр сүрә яисә аятьтән соң төкеренде. Өшкерүне тәмамлаганда ул минем башымнан һәм гәүдәмнән сыпырды. Җеннәр кугандыр инде шулай итеп.

Янәдән каршыма килеп утырды һәм: “Берәр нәрсә сизмәдеңме?” – дип сорады. Мин аңа тәнемдә җиңеллек сизгәнемне әйттем.

Алмаз БИККОЛ. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Запись “Фәрит хәзрәт Кадыйров: өшкергәндә берәү елый, берәү көлә…” [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Күз тиюдән саклану өчен догалар
Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора //Интертат//.

Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күз тию – хак нәрсә”, диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә мондый юллар бар: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда, яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле  булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак”.

Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең түбәндәге сүрәләрен, аятләрен уку киңәш ителә:

•    Аят әл-Күрси. Аны һәр намаздан соң уку саваплы, чөнки ул Коръәндә иң бөек аят санала. Моннан тыш, аны йокларга ятар алдыннан уку сөннәт.

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышу кирәк.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм.”

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

•    Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку. Һәр көнне йоклар алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) уч төбенә өргән һәм  Коръәннең соңгы өч сүрәсен – “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укыган. Шуннан соң учлары белән өч тапкыр бөтен гәүдәсен: баштан башлап бөтен гәүдәсен сыпыра торган була. Болай эшләгән кешенең иртәнгә кадәр бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.

Әл-Ихлас

“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”

“Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: “Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Әл-Фәләк

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Ән-Нәс

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

•    أعوذ بكلمات الله التامات من شر ما خلق

Агузу би-калимати Лляхи-т-тамати мин шарри ма халяк.

Мәгънәсе: “Ул тудырган явызлыктан, Аллаһның бер кимчелексез сүзләренә сыгынамын”.

Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в: “Бу доганы укыган кешегә бернәрсә дә зарар китерә алмас”, диде.

•    Яман күздән бигрәк тә балалар еш интегә. Шуңа күрә безгә аларны Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны укып сакларга тырышырга кирәк. Ул оныклары Хәсән белән Хөсәенгә бу доганы укыган:

أُعِيذُكُمَا بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ ، وَهَامَّةٍ ، وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ

Агузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.

Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан, һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.

•    «Маша Аллаһ лә күуәаттә иллә билләһ» – «Аллаһ шулай теләде! Аллаһ көченнән югары көч юк!” дип әйтү.

Хәдистә әйтелгәнчә: “Берәү үзенә ошаган әйберне күргәч бу сүзләрне кабатласа, аңа начар күзләр зарары кагылмас”.

Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән сакласын һәм үзебезне дә көнче адәмнәр исәбеннән итмәсен иде!

Энҗе НОГМАНОВА

Запись Күз тиюдән саклану өчен догалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..