Архивы Зөфәр Хәйретдинов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Җырчылар Зөфәр Хәйретдинов турында нинди фикердә? [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Танылган композитор-җырчы Зөфәр Хәйретдиновның 60 яшьлек юбилей концерты булып узды. Бу зур чарада күп кенә җырчылар чыгыш ясады. Шулай ук алар Зөфәр Хәйретдиновка, аның иҗатына һәм аңа карата булган мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Сезгә шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

Филүс Каһиров: “Хәтерлим, кечкенә чакта Зөфәр Хәйретдиновның “Пар алмагач” җырын җырлый идем. Ялгышмасам, бүгенге көндә бу җырны Әнвәр Нургалиев яңарткан. Бу бик әйбәт, чөнки аны тыңлаучылар күп. Шушы ретро җырларны башкару безнең җыр сәнгатенә файда гына инде. Димәк, урта буын гына түгел, яшьләребез дә тыңлап үсә.”

Ришат Төхвәтуллин: “Миңа “Шомырт бәйләме” җыры килеп әләкте. Зөфәр абый үзе шушы җырны башкаргач, сөйгән ярын тапкан икән. Миңа да шул җыр ярдәм итмәсме икән дип, мин дә шул җырны башкарып карадым. 3-4 ел җырлап йөрдем, тик файдасы булмады. Зөфәр абый, замана куып, иҗат итә торган композитор димәс идем. Җәй җәй түгел, кышы кыш түгел, ә җыры җыр түгел. Шуңа мин менә мондый элекке җырларны башкарырга яратам.”

Лилия Муллагалиева: “Ике дә уйламыйча ул миңа “Җыр керсен күңелгә” җырын бирде. Шушы җырыма беренче клибымны да төшердек. Шул заман өчен ул, руслар әйтмешли, модный иде. Бүген дә ул клип үз ролен уйнар иде.”

Зөһрә Шәрифуллина: “Безнең арада иҗади дуслык кына булмады, без гаилә дуслары. Без чит илләргә бергә ял итәргә йөрдек, балалар бергә укыды. Бүгенге көндә дә аралашып яшибез. Ә инде җырларга килгәндә, мин аның иң күп җырларын җырладым. Ул язган җырларын күбесен миңа бирә иде. Әлбәттә инде, иң популярларыннан “Су буенда учак яна” һәм “Соң булса да, уң булсын”. Популяр җырлары бик күп инде. Әмма минем иҗатымны популяр иткәне шул “Су буенда учак яна” җыры. Бездән соң да бу җырлар җырланачак.”

Фирдүс Тямаев: “Тавышың да, моңың да, үзеңнең энергетикаң да бар” – дип әйтә иде ул миңа. Бу сүзләрне ишеткәч миңа рәхәт булып китә иде. Һәрбер композиторның тарихка кереп калган җыры бар. Бүгенге көндә Зөфәр абыйның җырлары булмаган булса, нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде.”

Зөфәр абый җиде йөздән артык җыр иҗат иткән икән. Бер җыр озынлыгы өч минут булса, бөтен җырын тыңлап бетерергә якынча 2100 минут кирәк булачак. Кыскасы, 35 сәгать тоташ Зөфәр Хәйретдинов җырлары! Концертта шушы җиде йөз җырның кырык бере генә яңгырады.

Зөфәр Хәйретдинов татар эстрадасына яшәү чыганагы булып торган автор. Эстраданың яшәү көче булсын өчен берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итеп торырга кирәк. Алга таба да татар эстрадасында нәкъ менә аның кебек авторлар булсын иде.

Запись Җырчылар Зөфәр Хәйретдинов турында нинди фикердә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова 30 август турында: “Гомердә онытасым юк бу көнне”
// Татар Тудей // Рөстәм Исхакый, Әлфия Фәйзкәбирова // Фотограф: Рамил Вәлиев //

30 август, Республика көнендә, Пирамида концертлар залында «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты булып узды. Республика көне уңаеннан, Tatar Today концертта чыгыш ясаучы җырчыларның әлеге бәйрәм турында беренче тапкыр кайчан ишетүләре турында кызыксынды. Кемдер Республика көнен игълан ителгән көннән башлап белсә, кемдер Казанга килгәч кенә бу бәйрәмне үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова фикеренчә, 30 августны моннан 10 ел элек ныклап бәйрәм итә башлаганнар. “Бу бәйрәм хәзер бөтен милләттәшләребезнең зур бәйрәменә әйләнде. Сабантуйларны да чит илләрдә дә уздырабыз. Читтә яшәгәннәр дә бездә  үткән чараларны карап сөенәләр, горурланалар. Республикам белән мин дә горурланам. Шушы горурлык хисе беркайчан да кимемәсен”, – ди ул.

Татарстан гимны булырлык җыр иҗат итеп, аны тамашачыга җиткерү теләге дә юк түгел аның.

Татарстан бәйсезлеген игълан иткән көнне Татарстанның халык артисты Зәфәр Хәйретдинов Красноярскида концертта була. «Бөтен халык дәррәү килеп кул чапкан иде», – ди ул бу көнне искә алып.

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов әйтүенчә, үз Республикасы горурланырлык булсын өчен яшәгән, эшләгән Республикалар аз. “Кайда гына барсак та, горурланып өйтерлек Республикабызның тырыш халкы, әйтер сүзе, күрсәтерлек нәтиҗәләре бар”,-  ди ул.

Илсөя Бәдретдинова Республика көнен бәйрәм иткәнне 1998 елда беренче тапкыр Казанга укырга килгәч күргән. “Гомердә онытасым юк бу көнне”, – ди ул.  “Безгә ел саен үткәрелә торган бәйрәм булгач, алай ук бик хис ителмидер. Ә менә читтә яшәүчеләр өчен бу зур бәйрәм. Концертта читтән килгән милләттәшләребез дә утыра, аларның күзләре янып тора”, – дип уртаклаша ул сәхнәдәге хис-кичерешләре белән.

Оренбург егете җырчы Рифат Зарипов әйтүенчә, Татарстанга килеп керү – ул үзе бер бәйрәм булган. “Әлеге бәйрәмне концертларда тамашачы белән бергә студент елларыннан бирле бәйрәм итә киләбез”, – ди ул.

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбаков быел беренче тапкыр әлеге бәйрәмгә килгән. “Күп кенә чараларны карадык, миңа бик ошады. Шушы бәйрәмне күрү бәхете татыганга мин бик шат”, – ди ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов 30 августны төрле чаралар, күп халык һәм салютлар белән искә ала икән.

“Республика көне бик зур бәйрәм, чөнки ул читтә яшәүче татарларны да берләштереп тора. Бәйрәм көнендә генә түгел, һәрвакыт читтә яшәүче милләттәшләребез Татарстанның ничек яшәвен, уңышларын күзәтәләр, сокланалар”, – ди ул.

Айдар Галимовны шулай ук соңгы арада Татарстан белән Башкортстанның сәяси яктан якынаюы сөендерә. “Без һәрвакыт бергә яшәдек. 31 ел элек Башкортстанда Татарстан көннәре булды. Мин 31 ел элек катнашкан идем. һәм менә быел шундый сәяси вакыйга. Иң беренче чараларның берсе булып бөек Тукайга һәйкәл куелды, уйлап карагыз. Шушы ике лидерның бергә баруына сөенәм. Бердәм булып яшик”, – ди җырчы.

Запись Илсөя Бәдретдинова 30 август турында: “Гомердә онытасым юк бу көнне” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөфәр Хәйретдинов: “Аерылышырга теләгән чаклар булды”
ТНВ телеканалында үзенчәлекле «Адәм белән Һава» тапшыруы бара. Ләйлә Дәүләтова тамашачыны төрле сәнгать әһелләренең гаиләләре белән, көнкүрешләре белән таныштыра. ТНВ интернет-редакциясе бүген сезгә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән әңгәмә тәкъдим итә.

«Сәхнә туйдырды»

— Зөфәр абый, менә бабай да булдыгыз. Үзегезне ничек хис итәсез?

— Искиткеч! Бабай булганчы, оныклар тугач, ничегрәк булыр микән дип уйланып йөри идем. Ә хәзер мин бабай, нәкъ менә бабай. Оныкларым кода-кодагыйларга «дәү әти, дәү әни» дип дәшә. Буталчык булмасын дип, миңа бабай дип эндәшүләрен теләдем.

— Оныклар балалардан да тәмлерәк була, диләр. Сездә дә шулаймы?

— Әлбәттә, безнең балалар тугач, мин унар көнгә, берәр айга гастрольләргә чыгып китә идем. Өйгә кунакка кайтабыз да, балаларны, рәхәтләнеп, яратырга да өлгермибез, кире чыгып китәргә туры килә иде. Балаларны үстерү гел хатынымның җилкәсендә иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ә бүген оныклар, киресенчә, күбрәк минем белән. Концертлар кимеде, шуңа күрә буш вакытым пәйда булды.

— Эх, ул вакытны гастрольләрдә озак йөрисе калмаган, балалар бергә булырга кирәк булган дип уйлаган чаклар бармы?

— Юк, алай дип уйлаган булмады. Һәр вакытның үзенең кызыгы, үз сораулары, үз мәшәкате. Яшь вакытта берсен эшли алмаган булсаң, бүген яшь вакыттагысын эшли алмаган булыр идек. Хатыныма ышанычым зур, шуңа күрә ерак сәфәрләргә чыгып китә ала идем. Димәк, тылның нык булуы кирәк.

— Хатыныгыз көнләшә идеме?

— Тавыш чыгарган чаклар булгалый иде. Берсендә шаккаттып тордым да, хатыныма: «Аллага шөкер, көнләшә башладың», — дип әйттем. Бәлки шикләре булгандыр да, артист кешегә гашыйк булалар инде.

— Мәхәббәт үзгәрәме?

— Әйе, гади итеп әйткәндә, сексуаль мәхәббәт бары тик мәхәббәтнең башында гына була. Иң асылы — гомер буе яшәү нәтиҗәсендә оешкан мәхәббәт.

— Талашулар исегездә калдымы?

— Ник булмасын инде, алар да бар иде. Ләкин мин кычкырыша белмим. Гаепле булсам, икеле алган укучы кебек, кычкырып бетергәннәрен көтеп, шыпырт кына карап утырам.

— Хәзер сәхнәгә чыгуның артык тәме юк, дисез. Нишләп шулай икән ул?

— Ышансаң, ышан: мин үземне сәхнәдән, җырдан башка күз алдыма да китерә алмый идем. Минем өчен иң рәхәт нәрсә – ул сәхнәгә чыгып җырлау иде. Бер тапкыр да мине шушы бәхет туйдырыр дип уйламаган идем. Ни гаҗәп, бүген сәхнәгә чыгасым килми.

— Җыр язудан да тәм тапмыйсызмы?

— Азмы-күпме матуррак шигырь эләксә, мин аны инде җырга әйләндерергә тырыша идем. Ә бүген сайланам. Күңелемә якын булган шигырь генә мине көй язарга мәҗбүр итә ала.

— Җыр язгач, алтын күкәй салган кебек, шатланып, канатланып, йөрисезме?

— Юк, җыр язылгач, бу идеаль хит булды дип әйткәнем булмады. Иң беренче җырларымны искә алам да, бу чыннан да шәп җыр булган бит дип уйлап куям. Ләкин тормыш, вакыт һәр җырны үз урынына куя.

«Бүген иң якын кешем — ул хатын»

— Иҗаттан тыш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

— Бабай булдык дип, җылы түшәккә яту ягын карамыйм. Актив тормыш рәвешен яратам. Мөмкин булган кадәр, волейбол уеннарына йөрим. Вакыт барыбер үзенекен ала инде ул, элеккеге кебек, сикерә-сикерә, уйнап булмый. Киләсе елга алтмышны тутырабыз Алла боерса!

— Иҗатка карашыгыз үзгәргән, ә гаиләгә караш үзгәрәме?

— Гаиләгә карата караш яхшы якка үзгәрде. Чыннан да, гаиләнең тәме, рәхәтен, олыгая башлагач, аңлыйсың икән. Кеше кай чорда бер-береңнән туеп, аерылырга мөмкин дигән сорау биргәннәр. 5−10 ел эчендә аерылмасаң, аерылу пронценты кими. Без әлеге чорларны үттек Аллага шөкер. Бүген иң якын кешем — ул хатын.

Зөфәр абыйның хатыны Зөһрә апа: «Аерылышасы килгән чаклар булды»

— 35 ел эчендә аерылышасы килгән чаклар булдымы?

— Торасым килмәгән чаклар булды. Берничә көн мин үпкәләп йөрим. Зөфәр: «Тукта әле, булмый болай. Нәрсә ярамаганын аңлат», — дия иде. Безнең тормышның төп кагыйдәсе: нәрсә булса да, күзгә-күз карашып, барысын да әйтү.

— Зөфәр абыйның сезгә сез теләгән берәр әйберне сатып алырга рөхмәт итмәгәне булгалыймы?

— Юк, зур әйберләрне дә, тумбочкадан акча алып, аңа әйтмичә, ала алам. Аңа әйкәч, молодец дип мактый.

— Ә тумбочкада акча бетсә…

— Бетмәсен өчен, эшлибез. Акчасыз яшәгән юк, Аллам сакласын.

— Элек яшәү җиңелрәк идеме, хәзерме?

— Элек тә, хәзер дә рәхәт. Тормышның рәхәтен, матурлыгын күреп яшәргә кирәк. Әгәр дә кеше матурлыкны күрә белә икән, димәк, ул бәхетле.

Запись Зөфәр Хәйретдинов: “Аерылышырга теләгән чаклар булды” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөфәр Хәйретдинов җырны ничек урларга яраганлыкны әйтә
Плагитака каршы көрәш хәзер Татплагиат аккаунтына күчте. Плагиатлык хакында танылган җырчы һәм җырлар авторы Зөфәр Хәйретдиновның фикере:

– Миңа син минем җырымны урладың, дип бер кешенең дә килгәне юк. Ләкин минем үземнең фикеремне сораганнары бар, менә бу җыр шуңа ошаган, моңа ничек карыйсың дип. Аңа закон буенча берәр җәза каралганмы дип тә сорыйлар. Әмма күп сүзләр шуннан артмый. Хәзер бит һәрбер җырны тыңлап, ул җырдан нәрсә дә булса казып чыгарып була. Бүгенге көндә, мәсәлән, кайсыдыр җыр бик популяр. Һәм әгәр дә кемдер шушы җырга охшатып язса, бу ул кешенең кесәсенә керү дигән сүз инде, махсус шушы юнәлештә урлашу дип атала. Андый җырлар кызганычка каршы очрый, бар алар. Бу, әлбәттә, авторның шәхси эше. Чыннан да аның эшен урлаганнармы юкмы икәнен ул үзе генә исбатлый ала. Беренчедән, моны экспертиза расларга тиеш һәм шушы документ белән судка барасың, ул үз карарын чыгара. Ләкин бездә андый очракның булганы юк. Ялгышмасам, Россия күләмендә дә кайсыдыр авторның судлашып йөргәнен хәтерләмим.

Суд буенча плагиатлык 4 такттан артып китмәскә тиеш. Бу әсәрнең якынча яртысын тәшкил итә. Димәк, җыр 8 такттан торса, аның яртысын урларга ярый дигән сүз. Аның бит әле иң матур өлешләрен генә урлыйлар. Кереш өлешне беркем урламый.

Бүгенге көндә тагын бер чир бар әле, чит ил әсәрләрен үзләренеке итеп язган әһелләр бар. Турыдан-туры, бу инде плагиат түгел, сүзләрендә яңа текстлар, ә музыка шул ук кала. Бу инде статья.

Чыганак: Сәхнә

Запись Зөфәр Хәйретдинов җырны ничек урларга яраганлыкны әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..