Архивы игелек - Tatar Today - татар яңалыклары.

Сәдака бирү ничек булырга тиеш? [сорау-җавап]
Сәдаканың ике төре бар: вәҗиб һәм нәфел сәдакалар.  Нәфел сәдакаларны ихтыярый сәдака, дип тә атарга мөмкин. //Игелек.ру//

Сәдака хакында бик күп хәдисләр бар. Аларның берсенә тукталып китик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләл- лаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә җирне яралта, аны яралткач, җир бик каты тетрәнә, шуннан сон Аллаһы Тәгалә җиргә тауны куя. Тауны куйгач, фәрештәләр ан­нан гаҗәпләнеп сорыйлар: «Йа, Раббебыз, Синең мәхлукатыңда бу тауларыңнан да көчлерәк нәрсә бармы?»

«Бар», — дип җавап бирә Аллаһы Тәгалә.

«Нәрсә соң ул?» «Ташлар». «Ә алардан да көчлерәге бар­мы?» «Бар, тимер. Ул ташларны да вата».

Тимердән дә көчлерәк нәрсә ут булып чыга, уттан да көчлерәк — су, судан да көчлерәк — җил, җилдән дә көчлерәк мөэмин бәндәнең үз ихтыяры белән хәләл малыннан хәер сәдакасын бирү санала. Ул боларның барысыннан да кадерле, дәһшәтле, куәтле.

Сәдака бирүнең шартлары бар. Беренчедән, ул мактану булмасын өчен, яшерен бирелергә тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий, иман әһеле, сәдакаларыңны михнәт, кайгы белән бушка чыгарма». Икенчедән, сәдаканың хәләл малдан бирелүе шарт.

Сәдаканың әҗер-савабы күбрәк булсын, дисәң, аны туган­нарга бирү хәерлерәк, чөнки ике яклап та савап була. Берен­чесе: сәдака әҗере, икенчесе: туганнар белән мөнәсәбәтләрне якынайту, яхшырту, ныгыту.

Сәдаканы, шулай ук, гыйлем юлында булган кешеләргә бирү дә хәерле санала. Дин әһелләренә сәдака бирү дә -савап­лы гамәл. Ә дин юлында гыйлем эстәүчеләргә сәдака чыгару

—      боларның икесеннән дә артыграк, әҗер-саваплары күбрәк була.

Сәдаканың артыгы — берәүнең дин белемен өйрәнеп, аны икенче бер кешегә өйрәтүе, диелә хәдистә. Мондый хәдисләрне мисал итеп күпләп китерергә мөмкин булыр иде.

Кайбер мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең, байлар тормышына кызыгып, алар күбрәк сәдака бирә алалар, дип уйлаулары ялгыш фикер булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әллә сез үзегезнең башка эшләрегезне сәдака бирү дип сана­мыйсызмы? Мәсәлән, «Сүбехәнәлла», дип әйтүегез, һәм баш­ка кәлимә сүзләрне тулысынча кабатлауларыгыз, мәчет янына барганда адымнарыгыз, бер-берегезне үтет-нәсыйхәткә чакы­руыгыз, үзегезнең никахлы тормыш иптәшләрегез белән булган җылы мөнәсәбәтегез — болар барысы да сәдакалар». Иң җиңел сәдакаларның берсе — урамда аяк астында очраган чүпне читкә алып ташлау.

Тәмле тел, акыллы сүз турында да әйтмичә мөмкин түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтүенчә, әдәм баласы үзенең сабыена тәмле тел, матур, күркәм әдәптән тыш, башка байлык калдыра алмый. Менә мондый төр сәдакаларны һәрберебезнең күпләп кылырга мөмкинлеге бар. Ләкин, мөхтәрәм кардәшләр, иң әүвәл алар- ны иманлы килеш эшләү мөһим. Чөнки бу эшләрне барыбыз да эшли, ләкин иман белән эшләү кирәк. Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгаләнең газабыннан куркып, савап эшләргә өметләнеп, гамәл кылырга тиешбез.

«Әдәм балаларының эшләре нияткә карап хөкем ителә, бәя бирелә», — дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Бу хәдис тормышта бик зур әһәмияткә ия. Сәдака да изге ният белән бирелсә, әҗер-сава- бы күп булыр. Әгәр дә кеше башкалар янында читенсенеп кенә хәер бирсә, ул дөрес гамәл булмас. Теге бирде, мин бирмәдем, дип уйлау зур хата. Сәдака изге теләк белән, фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелергә тиеш. Мәсәлән, сәдака биргәч, мәетнең әҗер-савабын арттырып, рухын шат кылсаң иде, дип теләргә кирәк. Димәк, сәдака мәетнең үзе өчен түгел, ә Аллаһы

Тәгалә ризалыгы өчен бирелә. Шундый теләкләр әйтелсә, иншаә Аллаһ, мондый сәдакалар кабул булыр.

Әгәр кеше мохтаҗ булса, соранып килсә, сәдаканы кемгә бирү дә ярый. Бу — ихтыяр эше. Дөрес, мөселман кешеләргә сәдака бирү артыграк санала. Ләкин, шуңа да карамастан, әгәр кеше мохтаҗ икән, кем булса да бирергә кирәк:

Сәдаканың ике төре барлыгын билгеләп үткән идек: вәҗиб һәм нәфел. Нәфел, ягъни ихтыярый сәдакаларны бирмәсәң, үтәмәсәң дә гөнаһы юк, үтәсәң — Аллаһы Тәгаләнең әҗер-са- ваплары өстәлә.

Хәзер вәҗиб сәдакаларга тукталыйк. Алар Аллаһы Тәгалә­дән безгә боерылган, шуңа аларны үтәү шарт булып тора. Без аларны бирергә бурычлы, юкса, гөнаһлы булабыз.

Вәҗиб сәдакаларга зәкят керә. Зәкят — Ислам диненең дүртенче баганасы, «малны пакьләү», дигән сүз. Әгәр дә әдәм баласының тормышы җайга салынган, көйләнгән икән, ягъ­ни торак урыны һәм бөтен йорт кирәк-яраклары, элеккечә әйтсәк, җигәргә аты, суярга сыеры, ягарга утыны бар икән, ул зәкят бирергә тиеш. Тормышын тәэмин итеп бетергән кеше ел әйләнәсендә тик торган малның кырыктан бер өлешен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирергә бурычлы. Малның үз шартла­ры да бар: аның үсеп җитүе, ел әйләнәсендә тик торуы һәм билгеләнгән бер өлеше алынуы. Акча белән бирелгән вакыт­та кешенең хәзинәсе кимендә 84 грамм алтынга тиң булырга тиеш. Бу акча ел әйләнәсендә бер дә чыгым күрмәскә тиеш, хәтта бурычка биреп тору да чыгымга санала. Әлеге шартлар үтәлсә, сәдака кырыкның бер өлешен тәшкил итә. Ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, соранып йөрүчеләргә, кол азат итү юлына, юлда хәле бетеп тукталып калган кешеләргә бирелергә тиеш.

Запись Сәдака бирү ничек булырга тиеш? [сорау-җавап] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәрит Мифтахов: «Рәхмәт әйтүне дә хәйрия эше дип саныйм»
“Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе, эшмәкәр Фәрит Мифтахов чакырган һәрбер хәйрия чарасында бик теләп катнаша. “Мең рәхмәт” проектында катнашырга Рөстәм Исхаков тәкъдим итте, һәм мин ризалаштым, чөнки алар бик зур эшчәнлек башкара: фикердәшләрен, хәйриячеләрне җыеп, халыкка концерт оештыралар. Ә без исә үз чиратыбызда, оештыручыларның изге эшләрен, инициативаларын хуплап, проектта катнашабыз һәм үзебез дә  өлеш кертәбез”, ди ул. //Tatar today//

– Сөенечкә, мондый чаралар соңгы вакытта бик еш үткәрелә башлады. Аны оештыруы, кешеләр җыюы җиңелләрдән түгел, әмма шул ук вакытта концертның сыйфаты яхшы булырга, халык күңеленә хуш килергә, башкаларны берләштерергә тиеш. Хәйрия алучылар да, хәйрия эшләүчеләр дә – барысы да бер җәмгыятьтә яши һәм мин башкалар кайгысына битараф булмаган, күңелендә башка кешеләргә ярдәм итү теләге көчле булган кешеләрне берләштерүне кирәкле эш дип саныйм, чөнки һәркайсы: кемдер концерт карарга килеп, кемдер җырлап Аллаһ Тәгалә алдында изге эшкә үз өлешен кертә. Концерттан җыелган акчалар исә мохтаҗ кешеләргә тапшырыла, – дип белдерде Фәрит Мифтахов.

“2003 елдан бирле хәйрия фондларында эшлим, бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Халыкның догасы, рәхмәте белән 2005 елда шәһәр Думасы депутаты, 2009 елда Дәүләт Думасы депутаты булдым. Депутат булу – матур сүзләр сөйләп йөрү генә түгел бит, халык белән эшләргә, ярдәм итәргә кирәк. Мисал өчен, өлкәннәргә пенсия түләү бер, әмма җәмгыяви тормышта алар белән бергә булу, ярдәм итү башка мәсьәлә”, диде  Фәрит әфәнде.

– “Мең рәхмәт” дип кемгә әйтәсез?

– Һәрбер якын кешемә әйтәм. Рәхмәт әйткән кеше күп бәладән коткарыла, рәхмәт әйтү һәм рәхмәт ишетү зур бәхет, минемчә. Рәхмәт әйтүне үзе бер хәйрия эше дип саныйм.

Фәрит Мифтахов популяр җырлар авторы, хәзерге көндә Германиядә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ Ирек Габдрахманов белән якыннан таныш булмаса да, аның сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрне интернеттан ишетеп белә.

– Кешегә ярдәм итү уйлап табылган әйбер түгел, гомер буена шулай кабул ителгән. Киләчәктә дә хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче изге күңелле кешеләр артсын иде дигән теләктә калам, – дип җаваплый хәйрияче.

Энҗе Ризванова

Запись Фәрит Мифтахов: «Рәхмәт әйтүне дә хәйрия эше дип саныйм» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фәүзия апа елый торгач, сөйләшә алмас булган, безнең өчен кайгырган, бичаракай…”
Узган ел газетабызда сиксәннең өске ягында булган Мөхәммәтгали абый Мусинның, янгыннан соң йортсыз калгач, урамга хәер сорашырга чыкканы турында язган идек. («Рәхәттә хәер сорашырга чыкмадым» «БГ», №50, 14 декабрь, 2016). Язма ахырында укучыларыбыздан әлеге гыйбрәтле язмышлы картка ярдәм кулын сузуларын да сорадык. //Безнең гәҗит//

Күптән түгел Мөхәммәтгали абыйның кызы Филсинә ханым белән очраштык. «Бу язмагыз бик күпләрне тетрәндергән һәм елаткан. Яхшы күңелле кешеләр, безне аңлый алучылар бу кадәр күп булыр дип уйламаган идем – гомер күрелмәгәнчә ярдәм кулы суздылар. Янган вакытта да моның кадәр ярдәм булмады безгә, шаккаттык. Инде хәзер бу кешеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә», – диде ул.

– Кабатлап булса да әйтим инде, әти минем бик горур кеше иде, шуңа аның хәер сорашырга чыгуы да чарасызлыктан булды. Язмагызны үзем дә елый-елый укыдым. Инде онытылып бара иде, бөтен нәрсә бүген булган кебек хәтеремдә яңарды. Әти укыды, ул да елады. Сезнең коллективка рәхмәте зур аның – урамнан алып кереп, чәй эчертүегезне, акчалата булышуыгызны йөз мәртәбә сөйләде инде.

«Аларның әйбәтлеге! Алар мине якты йөз белән каршы алдылар, алар миңа чәй куйдылар», – дип, кабат-кабат искә алды. «Андый кешеләрне күргәнем юк иде әле, шундый ягымлы кешеләр икән һәммәсе!» – дип йөри әле дә. Янгыннан соң әни акылга җиңеләйде, дигән идем бит, тик акылы сәламәт кешенеке кебек булмаса да, ул да кемнәрнеңдер әтинең моң-зарын тыңлап, аңа шәфкать итүен аңлый булса кирәк: «Аллаһның рәхмәте яусын, рәхмәт яусын!» – дип кабатлап утыра. Безгә ярдәм итүчеләрнең һәммәсенең исемен язып алдым. Газетагыз аша укып, үзләрен танырлар дип уйлыйм.

Иң беренче булып Казанның Урман Арты (Залесный) бистәсеннән Ришат Котдусович шалтыратты. Акчаны ничек салырга дип сорашты да, шундук чыгып салды да. Казанның Габишев урамыннан Гайнекамал апаның исә өенә бардым. Ике-өч сәгать сөйләшеп утырдык. «И, балакаем», – дип, тезләремнән сыйпап, юату сүзләре әйтеп, тынычландырып кайтарды. Шулай ук Казандагы Карбышев урамында яшәүче Илгиз абый белән Мөнәвәрә апаларга бардым. Әнигә мамык шәл биреп җибәрделәр. Мамык шәле юк иде әнинең, бик сөенде ул аңа. Урамга чыкканда да: «Абау бигрәк матур мамык шәле!» – дип, таныш әбиләр карап сокланып торалар.

Сезне бик олы яшьтәге кешеләр дә укый икән. Лаеш районының Комлы Кавал авылыннан, елый-елый, 91 яшьлек Вафия апа шалтыраткач, шаккаттым. Кызы Ләлә белән икәүләшеп ярдәм кулын суздылар. Аннан соң Мөслим районы Симәт авылыннан Сәгыйдә апа, Мари Иле республикасының Волжск шәһәреннән Рәхимҗан абый, Баулыдан Тәслимә апа, Кукмарадан Рафилә апа, Спас районы Болгар шәһәреннән Исхак абый белән Лүбәбә апалар, Казанның Каравай бистәсеннән Тәнзилә апа, Әлмәт районы Бишбалта авылыннан Сәгыйть абый, Зәй районы Түбәнбиш авылыннан Әнисә апа, Чаллыдан Клара апа, Казанның Нагорный бистәсеннән Фоат абый белән Айсылу апалар, Мамадыш районы Учалы авылыннан Габдрахманова Земфира апа, Кама Тамагы Карамалы авылыннан Фирая апа белән Миндәл абыйлар картабызга акча җибәрде. Хәтта Уфадан да ярдәм кулы суздылар, беләсезме! Андагы «Ләлә» мәчетендә Раилә Лотфулловна җитәкчелегендә якшәмбе көнне кич белән укый торган шәкертләр 10 мең сум акча күчерде. Бөтен мәчетебез белән елый-елый укыдык, дип сөйләделәр.

Ярдәм итүчеләр арасында төрле гыйбрәтле язмыш ияләре җитәрлек иде. Күбесе үзе кайгы шулпасын эчеп караган кешеләр. Уфада яшәүче Лилия ханым акча күчерү мәсьәләсе буенча шалтыратты да, сөйләшеп киттек. «Ярар, балам, озак сөйләшә алмыйм, балам уянды – йомышлатасым бар», – ди бу берзаман. Үзе миңа «балам» дип сөйләшә, бик соң гына тапты микән әллә бәбиен дип, аптырап: «Ничә яшь соң сезнең балагызга?» – дип сорадым. «Егерме өч», – ди. Инвалид кызын карый икән, олы кызы да бар, алар булышып тора, ди. «И балам, – диде шул апа, – мин сезне аңлыйм. Минем дә бер тиен акчага тилмергән чакларым бар иде. Бик авыр вакытлар булды: авылда 20шәр сутый бәрәңге, 7-8 түтәл суган утырта идек тә, шуларны базарга алып килеп, Аллаһы Тәгаләдән: «Бер чиләк бәрәңге сата алсам ярар иде!», – дип сорап, басып тора идем. Аллага шөкер, сата идем, ач яшәмәдек – бәрәңге сатып, акча була иде. Шул акчага ипи-сөт алып, балаларга ашата идем. Шундый аңлыйм хәлегезне, бабайны күреп кызгандым. Рәхәттән йөрмәгәнен аңладык – кешегә, акча бир, дип теләнеп керү җиңел әйбер түгел ул», – дип сөйләде. Шундый бала тәрбияләп тә булышты кешеләр. Үзләренә дә ярдәм кирәк бит инде бу кешеләрнең – беркемнең дә акчасы артык түгел, ә алар безгә булышып ята, – дип, күз яшьләренә бирелде әңгәмәдәшем.

Бу язмага Казанның Киров районында урнашкан «Ярдәм» мәчетенә йөрүчеләр дә битараф калмаган.

– Фәүзия исемле апа шалтыратты. Елый торгач, сөйләшә алмас хәлгә килгән иде – борыннары тыгылып беткән. Үзе белән бергә өч әбине дә ияртеп, яллап торган фатирыбызга килделәр. Акча гына түгел, күчтәнәчләр дә төягәннәр. Кем кайнатма, кем салат, кем корбан ите… Бик күп әйберләр иде. Аңлаган кешеләр күп булды, мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән. Бөтен кешенең дә бөтен нәрсәсе бар хәзер. Менә без дә, бер карасаң, урамда яшәмибез. Ләкин иң мөһиме: бу мәрхәмәтле җаннарга Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлекне өеп бирсен иде. Безгә ярдәм иткәннәре үзләренә меңе белән кайтсын. Арттырып бирсен аларга. Мондый хәлдә калмасыннар беркайчан да.

Ут аркасында йорт-җирсез калуны мин аны кара дошманыма да теләмим. Иң начар әйбер шул. Нәрсәләр күргәнебезне үзебез генә беләбез. Җирне тырмый-тырмый елаган чаклар булды. Бөтен нәрсә күз алдына килә: шул янган өйнең бусагасын соңгы тапкыр ышкып юганнарым, ул өй эчендә торган әйберләр. Менә өеңдәге чүп чиләгең генә шартлап ярылсын әле – кызганыч бит! Ә монда гомер буе туплаган мал бер мизгел эчендә янып көл булды. Күп шалтыратучылар, беренче чиратта, газетагызны мактады. Бу язманы тетрәнеп укыдык, диләр. «Аларның мөхәррирләре бик гадел, туры сүзле кеше, шуның аркасында үзе дә күп кыенлыклар күрде инде ул», – диләр. Исән-сау гына йөрсеннәр, дип телиләр сезгә. Мин дә шушы теләкләргә кушылам.

Янганнан соң берничә басмага мөрәҗәгать иткән идек. Әйе, акча җыйдылар, булды, укыган кешеләр бик ярдәм итте. Һәммәсенә рәхмәт. Тик моның кадәр җыелганы юк иде әле, шаккаттык. Укучыларыгыз, үзегез кебек үк, бик мәрхәмәтле кешеләр икән. Кешегә эшләгән изгелек җирдә калмый ул.

Миңа бервакыт бер апа, бер басмадан укып, 10 мең сум акча җибәргән иде. Озак та тормады, хаҗга барды бу. Хаҗда вакытта мондый хәл булган: ул елны шайтанга таш ата торган урында күп кешеләр берсен-берсе таптап үтерделәр бит, шул вакытта бу халык көтүе арасында миңа акча җибәргән апаның малае да булган. Шундый сүз бар бит – үзеңә авырлык килгән чагында өч кешегә эшләгән яхшылыгыңны исеңә төшерергә кирәк, диләр. Бу апаның малае өч кешегә яхшылык эшләгәнен исенә төшергән. «Менә шуның аркасында гына исән калдым мин – кешегә яхшылык эшләргә кирәк икән», – дип әйткән соңыннан. Йөзләгән кеше үлгәндә дә ул исән калган. Тагын бер мәртәбә һәммәгезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, бәхетле булыгыз! – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Үз чиратыбызда без дә, газетабызда чыккан язмага битараф калмаучы һәммә укучыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Филсинә апа әйтмешли, игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись “Фәүзия апа елый торгач, сөйләшә алмас булган, безнең өчен кайгырган, бичаракай…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..