Архивы исереклек - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Әниләре аларны кечкенәдән үк ташлап киткән. Аракы белән дуслашкан ул…”
Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш як­тысы иркәләп уятты Таһирны. Абыйсы торган инде. Аның кухня якта кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-са­ба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды. Таһир кабат күзләрен йом­ды, йоклаганга сабышты. Абыйсы, иелеп, энесенең маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады. Куллары кытыршы, салкын иде. Шулай да Таһир абыйсының нәкъ менә шулай сак орынуын ярата, иркәләп каравын тоя, шуңардан гаҗәеп рәхәтлек сизә. //Сөембикә//

«Әни шулай уята иде»,—дигәне бар абыйсының. Таһир әнисенең иркәләгәнен хәтерләми. Кулының ниндилеген дә бел­ми. Әниләре аларны Таһир кечкенә чакта ук ташлап киткән. Аракы белән дуслаш­кан да, өйдән чыгып киткән. Моны башы­на һич сыйдыра алмый ул. Исерек әтиләрне күргәне бар, эчкече әниләр нинди була? Белми.

Кайчак күрше апалар малайны кочак­лап алалар да, туп-туп итеп сөяләр: «Ана назы күрмисең шул син, бала, бәхетең юк»—диләр. Андый чакта Таһирның күңелгә тия торган хушбуй исеннән тыны кысыла, кулларыннан тизрәк ычкыну ягын карый. Ачуы кабара, аларның кызгануын яратмый. Ничек инде бәхете булмасын? Аның әтисе бар, абыйсы бар. Эштән арып кайтып, караңгы чырай белән йөрсә дә, сумка тутырып тәмле ризыклар алып кай­та әтиләре. Йокларга яткач, өстенә юр­ганын ябып куя. Әтисенең куллары да абыйсыныкы шикелле кытыршы. Шулай да ул сыйпап алуга, оеп йокыга китә Таһир.

Абыйсының гына кайвакытны: «Әни­не төшемдә күрдем»—дип күңелсезләнеп йөргән чаклары була. «Бәлки кайтыр әле»—дип өметләнә. Нигә көтә аны абый­сы? Әнидән башка да яшәп була бит. Шу­ны аңламый мени?

Бүген нинди көн икәнлеген онытып җибәрдең ахры син,—дип дәште абыйсы. Ә, әйе шул. Таһир йокысыннан шунда ук айныды, сикереп торып, аннан-моннан гы­на урынын җыештырып куйды. Җәһәт кенә юынып керде. Ашамыйча чыгып китәргә дә әзер иде хәтта.

Беренче мәртәбә мәктәпкә барачак ул бүген. Бөтен кирәк-яракны кичтән үк әзерләп куйдылар. Әтисе, кулына тотып барасы чәчәк бәйләменә хәтле алып кереп бирде. «Үзем озата алмыйм, эш бит… Смена,—дип уфылдады—Иртәгә абыең илтер яме».

… Мәктәп ишек алдындагы тамашаны күреп шаккатты Таһир. Ул кеше, ул кеше! һәрберсе кочак-кочак чәчәк күтәргән, гөр килешәләр, көлешәләр.

Әнә, күрәсеңме теге матур апа­ны?—дип төртте абыйсы.— Шул була ин­де синең укытучың. Бик әйбәт апа ул, мине дә башта шул укытты… Кара, безнең әнигә охшаган бит ул. Бусын менә аңламады Таһир. Әнигә охшагач әйбәт була димени инде?

Теге апа да болар каршына килде. Ел­маеп исәнләште. Таһир аңа күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Күңелен нигәдер моң басты.

Укытучы апа да бор­чылып: Авырмыйсыңдыр бит, кәефсез күренәсең?—дип сорады. Үзе җайлап кы­на Таһирның маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады.

Куллары йомшак иде аның. Кайчан­дыр шундый йомшак кулларны да той­ганы бар икән бит Таһирның. Әллә нишләп керфек төпләре кызышты, рәхәтләнеп бер елап җибәрәсе килде. Та­магындагы төерне йота алмый азапланды. Укытучы апасы исә аның чәчләрен арала­ды да аралады…

Ләлә Сабирова

Запись “Әниләре аларны кечкенәдән үк ташлап киткән. Аракы белән дуслашкан ул…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Теләсә кая чыгып китәр идем, иремә бүтән чыдар хәл юк!” [язмыш сынавы]
Авыллар буйлап мал җыеп йөргәндә бер хатын белән танышкан идем, сүз иярә сүз чыгып сөйләшеп киттек. Капка төбендә бер исерек мужик утыра иде, авызыннан селәгәе агып төшкән. Теге хатын читенсенеп: “Абый ул минем, абый, салырга ярата шул”, – диде. Абый икән, абый, безгә аның кем булуы ник кирәк. Шулай итеп бу хатын безгә ике бозавын сатты. Бераздан тагын бер тананы җибәрәсе булыр дип, шалтыратышырга сөйләшеп калдык. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ике-өч атна да узмагандыр – шалтырата бу, килеп кит әле ди. Мин “Газель” белән тузан туздырып боларның капка төпләренә килеп туктадым. Теге тананы карарга дип абзарга кереп киттек. Хатын бу юлы үзе генә иде. Шуннан ашыга-ашыга сөйли башлады бу, теге көнне капка төбендә утырган исерек – моның ире икән, әйтергә генә оялган. Аның белән интегеп туйганын әйтте, “Бүген үк теләсә кая чыгып китәр идем!” – диде чын күңеленнән.

Иреннән уңмаган хатыннарга каравы бигрәк кызганыч инде, күзләрен мөлдерәтеп карап торалар. Менә дигән, матур гына хатын-кыз югыйсә, ә кыяфәте алҗаган, интекккән. Ире көне-төне исерек, ә тормышны бер хатын тарта. Олы улы 22 яшьтә, хатынның үзенә 40 яшь тә юк. Бик яшьли – 16 яшендә кияүгә барган булган ул аңа, шуңа күрә малае олы аның. Сигезенче класста укыганда ук авырлы булдым мин аннан ди. Комбайнга эшкә килде дә ди, ындыр табагында очраштык ди. Ул ир комбайнга да күптән утырганы юк, эчә дә, эчә. Үзенең зур машинасы булган, анысын да сатып эчкән. Двигательләрен аерым-аерым сатып, калган өлешләрен тимергә төяп җибәргән.

Ул көнне миңа теге танасын, артык бәрәңгесен дә сатты. Мал-мөлкәтне дә шул максат белән сата башлаган икән бу – кулга азмы-күпме акча җыярга да, чыгып китәргә. Шуннан соң без аралаша башладык, айнык ир күргәч, ул миңа чат ябышты инде. Шалтырата да, мин киләм, читкәрәк чыгып очрашабыз. Берсендә 25 градус катып үлешле көнне янына килгән идем, нечкә генә күлмәкчән килеп чыкты. Ир кирәк миңа, акылдан шашам хәзер ди. Мине катып үлешле сыер лапасына алып кереп китте. Мин телогрейкалар белән каттым, ә ул эчке күлмәк белән туңмый. Чоҗлап кына торды инде.

Шулай тагын күпмедер вакыттан соң бу ныклап хәл итте – миңа күчеп киләргә уйлады. Ә миңа нәрсә? Мин ялгыз ир-ат, башка авылда әни белән генә яшим. Барыбер бер хатын кирәк, ә бу начар хатын түгел. Өй эчендәге бөтен әйберне – телевизор, суыткычларны да алып китик ди. Мин әйтәм, бер нәрсәң дә кирәк түгел, ирең белән яши алмасаң, балаңны бакчадан ал да, утыр да кил инде дим. Биш яшьлек кечкенә кызы да бар иде. Үзеңнән тора дидем. Каты буласың икән, ул да чигенәчәк, сиңа бер сүз дә әйтә алмаячак. Минем өемә килсә, полиция чакыртам дидем. Ул иргә чынлыгында аракыдан башка берни кирәк түгел. Берсендә бу хатын мунчалар яккан иде. Ире шунда мунча өялдында йоклап ятты, без моның өстеннән атлап йөреп, мунчалар кердек. Шунда мин аңладым – хатыны аерылып китсә дә, берни сизмәячәк икән бу адәм.

Шулай итеп, бар бөтен мөлкәтен сатып, калганын җыеп, миңа күченеп килеп яши башлады бу хатын. Берәр ай яшәдек микән, ире кисәк кенә айныды моның. Көннәрдән бер көнне монтировкалар күтәреп, минем өемә килде. Кизәнде, яндырам, үтерәм дип акырынды. Мин хатынны якладым инде, хатын аны куды. “Булдыксыз бит син, берни башкара алмыйсың!” – дип сүкте. Ир гарьлегеннән нишләргә белми, бер керә, бер чыга.

Ләкин икенче көнне тагын килде, монтировкасыз, бу юлы тыныч кына сөйләшергә тырышты. Хатын аның белән чыгып сөйләште, шулай ике арада шактый йөрделәр әле алар. Ахырда хатын: “Ярар, Ирхәт, булмый икән бу. Олы малаем да риза түгел, кайтып китәрмен инде мин”, – ди. Миңа килеп, яңа тормыш башлыйсы килгән иде аның. Миңа 23 февральгә яңа чәйнүк, кәстрүлләр бүләк итте ул. Бер килгәч, яшә бит инде! Хәзер тагын кайтып китәм дия башлагач, минем дә ачуым килде, “Кайтасың булса, бүтән килмисең инде, башымны әйләндереп йөрмә! Бар, тай моннан!” – дидем.

Хәзер бу хәлләргә ике-өч ел узды инде. Ире районга төшкәч мине күреп, күрешмичә китми, гел яныма килә. “Хатынны миңа калдырганың өчен рәхмәт инде сиңа, малай, ачка үлә идем”, – ди. Соң үзең исереп яттың бит мәйтәм, өстеңнән атлап йөрдек бит. Аннары айныдың менә, маладис, монтировкалар күтәреп килдең бит дим. Сугышып ятарга иде мени миңа синең белән дим. Хатынның кесәсендә зур акчасы да булган икән, анысын мин белмәдем дә.

Бүтән ул хатынны күргәнем дә, аралашканым да юк иде дигәндә, әле беркөнне районга төшкәч, тагын күрдем. Ире тагын эчә башлаган икән, лырык ди. Хатыны кыяр тозлаган да, тегесе бер рюмка аракы бирегез инде дип, 3 литрлы банка күтәреп авыл буйлап йөри ди. Бәләкәй кызы теге чакта мине яратып калган иде, “Абый тәтәй, чикалатлар, маружнилар алып килә”, – дип әйтә иде. Бу юлы танымады да ул бала мине. “Әллә кире киләсеңме миңа?” – дигән идем, “Бер булмагач, булмый ул, кузгатмыйк инде”, – ди. Болай гына әйттем инде, миңа кирәк тә түгел ул.

Ирхәт сөйләгәнне Л.Мансурова язып алды.

Запись “Теләсә кая чыгып китәр идем, иремә бүтән чыдар хәл юк!” [язмыш сынавы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Рифкать, син, хайван! Таяныч булырлык ир булмадың!” [гыйбрәт ал]
Бүгенге тормышына сөенеп, шөкер итеп яши Рифкать исемле кеше. Хатынының эчүе аркасында ташлап чыгып киткән, аерылышканнар. Бер-ике ел яшәгән кешесе түгел бит ул аның, ә гомер иткән хатыны! Алтмышка җиткәч кеше хатын аерып икенчегә өйләнә диме инде? //Безнең авыл гыйбрәте//

Билгеле, Рифкать хатынын гаепли инде, эчте, базарда сатты, туктый алмады, ди. Ә син үзең соң, кая карадың, ә? Хатыныңның ялгыш юлга кереп барганын шулай читтән генә күзәтеп тордыңмы? Аны дәвалау өчен ни эшләп карадың соң син? Бу адәмне күрсәм, күзенә карап, шулай дип сорар идем мин. Ир-ат бигрәк тиз бирешә инде, бер дә көрәшми. Аларга бар да әзергә-бәзер генә булсын. Хатыны тормыш төбенә тәгәрәгән икән, ирнең дә гаебе бар бит.

Без менә, хатыннар, исерек ирләр белән гомер буе изаланабыз: үгетләп, мәҗбүр итеп диярлек дәваланырга алып барабыз, туган-тумачаны җыеп сөйләшәбез. Тагын әллә ниләр эшлибез, кем ничек булдыра инде. Ничек кенә булмасын, үземнеке, кайчандыр үз теләгем белән сайлап алганы дисең бит, балалар хакы, дисең. Ә Рифкать хатынын йолып калыр өчен нәрсә эшләгән? Сөйләшеп, табибларга алып барганмы, янында саклап торганмы? Юктыр!

Бүген әзәрбайҗанга, иртәгә башка сатучыга барып эшләгәненнән зарлана ишшу! Ишекне бикләп куйсын иде дә, беркая чыгармасын иде. Яисә бәйләп салсын, кыймшана алмаслык итеп. Ул хатынның туганнары да булмый калмагандыр бит – чакырсын иде. Чиратлашып сакласыннар, өйдә берүзен генә калдырмасыннар. Һич булмаса, башка юлларын уйласыннар. Белмим, минемчә теләге булган кеше хатынын гына җиңәлмиме инде, йә? Ир кеше бит ул!

Хатыннар шулай яши бит, мең төрлегә әйләнә, айлар, еллар буе эчеп яшәгән иренә күңел чите белән булса да барыбер ышана, һаман өметләнә. Ә ирләр алай түгел шул. Алар үзләрен генә кайгырта. Ирләргә проблема кирәкми. Рифкатьнең хатыны да базарга юктан гына чыгып китмәгәндер. Тормышы тук булса, бер хатын да үз теләге белән салкынга чыгып басмый ул. Ничек тә яхшырак яшәп китеп булмасмы, дигән инде ул мескен. Үзенчә, йортка акча алып кайтам дип уйлагандыр да, әмма әнә бит ничек килеп чыккан.

Җитмәсә, хатынын авыр хәлдә калдырып, авылга кайтып киткән! Аңлашыла, авылда карт әнисен дә карарга кирәк булгандыр, ләкин әни дип, хатынны да онытырга ярамый инде. “Әни авырып китте” дип акланасы да юк. Олы кеше авырмый тормый инде ул. Авылга бергәләп кайтып китәргә, анаңны бергәләп тәрбияләргә иде, ә качып котыласы түгел! Бәлки, хатын да шунда бераз онытылыр, бүтәнчәрәк яши башлар иде бит.

Язмыш тарафыннан бирелгән бер сынау булган бу иргә, әмма ул аны үтә алмаган. Бүгенгесе көндә бик тынычлап, икенче хатыны белән яшәп ятуы да сокланырлык түгел. Чөнки аның өчен бөтен бәхет – тәмле ашап, чисталыкта яшәүдә генә. Хайван син, Рифкать, ышанычлы, авыр чакта таяныч булырлык ир түгел! Ярый, хәзер тормышыңа шөкер итәсең әле. Ә иртәгә ни буласын белмибез бит. Авырлык килгәч, бу хатыныңнан кайда качарсың?

М., Кукмара.

Запись “Рифкать, син, хайван! Таяныч булырлык ир булмадың!” [гыйбрәт ал] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..