Архивы көрәш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айдар Шәймәрданов “Табарли” уйлап тапкан… Бар икән хәлләр
Бүген, 18 августта, журналистлар Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда гадәти булмаган вакыйга шаһитлары булды. Телевидениедә озак еллар “Батырлар” тапшыруын алып барган журналист, көрәшче, “Манзара” спорт-музыка бәйгесен оештырган Айдар Шәймәрданов өр-яңа спорт төрен тәкъдим итте. “Табарли” дип аталган гаҗәеп бу спорт төре.

“Һәрберебез дә катнаша ала торган, барыбыз өчен дә мәшһүр берәр спорт төре булыр дип уйлыйм”, – ди Айдар.

Ул шундый чагыштыру китерде. “Без яраткан көрәшкә 12 яшьтән алалар. Ә 12 яшькә кадәр ул нәрсә белән шөгыльләнә? Футбол, карате белән. Без көрәшкә 12 яшькә җиткәнне көтеп утырабыз. Ата-ана башка спорт төренә акчасын сарыф итә дә, 12 тулгач килми. Без көрәшкә кеше килми дибез. Ә бу спорт төрендә 2 яшьтән дә катнашып була”, – дип сөйләде Айдар.

Айдар журналистларга спорт уенын ничек уйлап тапканын сөйләде. Ул инде озак еллар милли көрәшне популярлаштыру юлларын эзләү белән мәшгуль. Коронавирус вакытында ул авылда яшәгән. Әтисе Рәүфәт белән урманга барганнар, шунда урман кисүчеләрне күрәләр – тегеләр трослар белән бүрәнәләрне өстериләр икән. Туктале, нигә шушы ысулны кулланмаска, дигән әйбер башына суккан аның.

“Милли спортыбызның төшенкелектә булуы, Татарстан республикасын күрсәтерлек тә спорт төре булмавына борчыла идем. Татарча көрәшне күптән оныттык. Табарлины без Татарстаннан чыккан дип әйтә алачакбыз”, – диде ул.

Яңа спорт төрен Инсаф һәм Кирилл исемле егетләр журналистларга күрсәтте. “Табарли” өч өлештән тора икән. Берсе тартыш дип атала – анысында өч метрга өч метр квадрат сызалар да, шуның эченә кергән егетләр билбаулардан тартышып, бер-берсен шул зонадан өстерәп чыгарырга тырыша. “Этеш” дигәнендә – шул урыннан этеп чыгарасы. Аннары “Атыш” дигәне бар. Анысы көрәш кебегрәк – әмма кагыйдәләре күпкә гадирәк, очколар системасы түгел – кем тотып ата, шул җиңә.

Айдар көрәшкә караганда өстенлекләрен дә күрсәтте. Бу уен тиз бара, көрәштәге кебек көрәшчеләр бер-берсенә билләрен бирмичә интектерми, хөкемдарга җиңүчене билгеләү җиңел, тиз баргач, каравы да кызык, аннары имгәтмичә уйнарга да була, ди ул.

Матбугат конференциясе башланганчы ук “Табарли” дигән сүзнең каян килеп чыкканын фаразлашкан идек. “Табарли” дигән француз спортчысы хөрмәтенәме дигән идем, юк, Айдар Әгерҗе районының Тәберле авылыннан, русчасы “Табарле”, шуннан чыккандыр диделәр. Айдар бөтенләй башкача аңлатты – “Табар” дигәне фарсыча балта дигән сүз икән, “балта көче” кебегрәк мәгънәгә ия ди.

Айдар бу спорт төрен рәсми рәвештә теркәргә тели. Аның өчен 40 төбәктә бу спорт төренә бәйле ярышлар узарга тиеш дигән шарт бар икән. Айдар инде быел ук ноябрь аенда ярышларны башларга җыена. Әле тренерлар да әзерләмәкче.

Айдар үз вакытында “Манзара” спорт-музыка бәйгесен уздырып та шаккаттырган иде. Юктан бар булган бу бәйге хәзер көрәшчеләр тарафыннан югары бәяләнә, көрәшчеләр “Манзара”да алган билбау белән мактанырга ярата. Ул бу бәйгене дә ташларга җыенмый икән. Әмма анда инде “табарли” уены да уздырылачак. Айдарның планнары грандиоз – ул бу уеннарны сабан туйларында тулы көченә уздырмакчы.

Айдарның планнарын хыялыйлык дип тә атап булыр иде, билгеле, әмма шуны истә тотыйк – хәзерге вакытта шактый популяр булган кайбер спорт төрләре аерым кешеләр тарафыннан уйлап табылган. Әйтик, Айдар үзе самбоны телгә алды – ул СССРда көрәш, дзюдо, джиу-джитсу нигезендә барлыкка килгән, “самозащита без оружия” дигән сүздән барлыкка килгән уен төре. Кем белә, бәлки берничә елдан барыбыз да табарли уйный башларбыз әле?

Автор: РӘМИС ЛАТЫЙПОВ

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Айдар Шәймәрданов “Табарли” уйлап тапкан… Бар икән хәлләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Муса Галләмов Гүзәл Уразованы һәм көрәшчеләрне туган авылына чакыра [видео]
Муса Галләмов барлык көрәшчеләрне һәм чын бәйрәм күзәтергә теләүчеләрне үзенең туган авылына – Сабантуйга чакыра.

Мари Иле Республикасы Бәрәңге районының татар районы икәнен дә, биредә яшәүчеләрнең яртысы диярлек татарлар икәнен дә күпләр беләдер. Шул районда халык телендә “Яңавыл” дип йөртелгән, рәсми рәвештә “Ирнур” дигән авыл барлыгын бәлки күпләр белмидер дә. Хәер, соңгы елларда бу авылны ишетә һәм таный башладылар. Беренчедән, нәкъ менә шушы авылда танылган батыр, көрәшче дустыбыз Муса Галләмов туган. Татарстан, Россия, Европа, дөнья чемпионатларын откан егетнең кайда туганын искә ала башласаң, әлбәттә, Ирнур авылын искә алырга туры килә. Интернет челтәрендәге эзләгечләрдә дә Галләмов дип җыя башласаң, бу авыл килеп чыгарга мөмкин.

Икенчедән, соңгы елларда шәхсән үзем биредә грандиоз Сабантуй узуын ишетә һәм күрә башладым. Кайда дисезме? Ютубта. Астарак шул Сабантуйга багышланган 2016 елда төшерелгән кыска гына фильмны карап алыгыз әле. Авылның татарлыгына, барлыгына, гадилегенә, тырышлыгына шушы ун минутлык фильмны карап инандым мин.

Быел да биредә Сабан туен зурлап оештырырга ниятлиләр икән. Бүген мессенджерларда менә шундый видео таралды:

Сабантуйга Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны, шулай ук танылган диджейларны чакыралар икән, димәк, биредә бу эшкә зурлап тотынганнар.

Әлбәттә, Мусаның үзе белән элемтәгә чыктым. Ул әлеге Сабантуйның авылның бер төркем яшьләре инициатива белән яңа баскычка күтәрелүе турында искәртте:

– Безнең авылда Сабан туйлары гомер-гомергә уздырылып килде. Моннан биш ел элек аңа яңа сулыш өрелде, ул бөтенләй башка масштабларда уза башлады. Башында исә шушы авылда туып-үскән яшьләр торды. Үз акчаларыбызны тоттык, спонсорларга мөрәҗәгать иттек һәм бергәләшеп эшләгәндә матур гына нәтиҗәләргә ирешеп булуын аңладык. Шул еллар эчендә төп кунаклар итеп Илназ Баһ, Булат Бәйрәмов, Зөлфәт Зиннуров кебек артистлар, “Казан егетләре” төркеме безгә кунак булып килде. Быел менә Гүзәл белән Илдарны чакырдык. Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәрбер кеше үз авылында матур бәйрәм уздыру өчен үзеннән саллы гына өлеш кертә. Кемдер җиңүчеләргә велосипед куя, кемдер бозавын, тәкәсен, кыйммәтле бүләкләрен алып килә. Мин быел кечкенә малайлар арасында җиңү яулаучыга тәкә әзерләдем. Приз фонды әнә шулай җыела.

Башка күп кенә авыллардан аермалы буларак, без бәйрәмне иртән башлап, көн уртасында тәмамламыйбыз. Сабантуйны көндезге бердә башлыйбыз. Кичкә кадәр дәвам итәчәк ул. Ә инде кичке 9да шул ук Сабантуй мәйданында грандиоз күңел ачу чарасы башланып китәчәк: дискотека, җырлар, уен… Кыскасы, монысын үзенә күрә “Кичке уен” дип әйтергә мөмкин.

Әйе, спорт төрләре, ярышлар да күп, кул көрәштерергә дә мөмкин, багана башына менү дә каралган, гер күтәрүләр дә бар. Әлбәттә, үзәктә – татарча көрәш булачак. Шуңа барлык танышларымны, дусларымны Яңавылга Сабантуйга, көрәшергә, күңел ачарга чакырып калам. Үземә килгәндә, көрәшергә исәпләмим, ләкин көчле көрәшчеләр килә икән, авылымның данын якларга чыгачакмын!

Димәк, барыгызны да 14 июньдә Яңавыл Сабан туенда көтеп калабыз.

Һәм вәгъдә ителгән видео:

Сабиров Радик, Идел

Фото: коллаж соцсети

Запись Муса Галләмов Гүзәл Уразованы һәм көрәшчеләрне туган авылына чакыра [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Татарстанның билгеле көрәшчесе Казан полиция бүлегендә үлә”
30 март татар көрәш җәмәгатьчелеге үзенең бер батырын югалтты. 26 яшьлек Рамил Гыйзетдинов Казан полиция бүлекчәләренең берсендә җан тәслим кыла, дип хәбәр итә Идел басмасы.

Рамил – көрәшче егет. Узган ел Балык Бистәсе районы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулады. Авыр үлчәүләрдә чыгыш ясамаса да, быел елның иң дәрәҗәле бәйгесендә – “Манзара” премиясе өчен көрәшергә җөрьәт итте. Беренче әйләнештә Муса Галләмовка оттырды.

Үлемнең сәбәбен төрлечә юрыйлар. Ләкин анысы инде хәзер мөһим түгел. Урының җәннәттә булсын, Рамил!

Фото: Татар-информ архивыннан очраклы фото

Запись “Татарстанның билгеле көрәшчесе Казан полиция бүлегендә үлә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иң көчле көрәшчене Хаҗга җибәрәләр
15-17 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Тулпар” спорт комплексында билбау көрәше буенча Халыкара турнир узачак. Җиңүчегә Хаҗга юллама тапшырачаклар.

Әлеге турнирда 18 яшьтән өлкәнрәк мөселман ир-егетләре катнаша ала. Ярышка Россия төбәкләреннән, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан командалар киләчәк.

Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә үткәреләчәк. Команда турниры Олимпия системасы буенча узачак.

Запись Иң көчле көрәшчене Хаҗга җибәрәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кемдер замглава була, кемгәдер эш, акча бирелә: Татарстан районнары көрәшчеләрне чит төбәктән ничек җыя? [видео]
Милли көрәшне дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарабыз дип булган кагыйдәләрне үзгәртү яңа көрәшә башлаучыларга кыенлыклар тудыра. Болай татар көрәшенең асылы югалырга мөмкин. Атна ахырында Казанда республика авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышында фикерләр төрле булды.

Көрәш ярышында беренче күзгә ташланган әйбер – Татарстан районнары өчен чит төбәктән, шәһәр көрәшчеләре чыгыш ясый. Аларны җыю ысуллары да төрле. Теләче, мисал өчен, эш, карьера үсеше тәкъдим итсә, Әлмәт акча түли икән. Безгә бу хакта көрәшчеләр үзләре әйтте. Кайберләре исемнәрен атамауны сорады, монда да югарыдагылардан курку бар, ә көрәшчеләрнең артистлар кебек мәйдан үзәгендә буласы, ярышларда катнашасы килә.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылучы традицион көрәш ярышлары быел 23нче мәртәбә үткәрелде.

– Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагында урып-җыю тәмамланып килә. Ә безнең милли көрәшебездә елның чын батырларын билгели торган бәйгеләр чоры яңа ачыла. Монда басып торган һәр егетне уракка төшкән кебек күз алдына китерәм. Бүгенге ярышлардан соң без республика беренчелегенә, аннары Русия беренчелегенә барачакбыз. Безнең иген урагында җиңүчеләребез бар, келәмдә дә алар һичшиксез булыр дип ышанып калам диде ярышлар ачылышында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов. Ул кагыйдәләрне үзгәртү, югары дәрәҗәгә үсәргә омтылу теләкләрен дә җиткерде.

Элек көрәшчеләр келәмдә ата-бабалардан килгән кагыйдәләр белән, ягъни көндәшне күтәреп алып аркасына салып бил алышкан булса, хәзер алай түгел. Дөресрәге, ике көрәшче келәмдә бил алышып, берсен-берсе аркага сала алмаган очракта, җиңеп чыгуның башка юллары барлыкка килде. Чистага салулар сирәгәйде, көрәшчеләр көч белән түгел, хәйлә белән көрәшә башлады дигән сүзләр халык тарафыннан еш ишетелә.

“Безнең кагыйдәләргә бераз өстәмәләр кертелде. Көрәшкән вакытта кемдер сөлгесен ычкындыра, кемдер аягына тезләнә. Русия күләмендә уздырылган ярышларда болар өчен кисәтү бирелә һәм егетләребез зур ярышлардан төшеп калырга мөмкин. 7-9 декабрьдә Казанда узачак Русия чемпионатында да шушы кагыйдәләр белән көрәшәчәкләр. Татарстанда бер төрле, Русиядә икенче төрле кагыйдә белән көрәшеп, юк кына хата аркасында егетләр оттырырга мөмкиннәр”, диде Татарстанның милли көрәш федерациясе башкарма мөдире Равил Хәйруллин. Ул, бу ярышларны оештыручыларның берсе буларак, яңа кагыйдәләрнең татар көрәше үсеше өчен әһәмиятле булуын аңлатырга тырышты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылучы ярышларга шәһәр көрәшчеләре, танылган чемпионнар кереп тулуы көрәш сөючеләрне борчуга салды. Мәсәлән, Ханты-Мансийскидан килгән Альберт Рәхмәтуллин белән дөнья чемпионы Айнур Сыртаев (Башкортстан) бу ярышта Чистай өчен көрәшә. “Авыл көрәшчеләренә рәт бетеп бара. Кемнең кайдан икәнен, кем өчен чыгыш ясаганын барысын да беләбез,” диде бер көрәш сөюче.

Һәр район такымының югары урыннар аласы килә, монда профессионаллар гына уңышка ирешүен көрәшчеләр үзләре үк әйтеп тора, яңа көрәшә башлаучылар район дәрәҗәсендә үк төшеп кала.

“Татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару өчен көчле көрәшчеләр кирәк. Мәсәлән, Рубин өчен дә кара тәнле спортчылар футбол уйнап йөри. Шулай булгач, бу ят әйбер түгел. Әгәр читтән килгән көрәшчеләрне ярышларга кертмәсәк, чит төбәкләрдә көрәш үсмәячәк. Сүз дә юк, үзләренең көрәшчеләреннән генә такым туплап килгән районнар да бар. Минемчә, бу ярыштагы командаларның 20 проценты үз көрәшчеләре белән килгән”, ди Мари Иленнән килеп Теләче өчен көрәшүче Муса Галләмов.

“Көрәшчеләр арасында авылдан килгән егетләр күп. 46 такымның 30-35е үз егетләреннән генә тупланган. Читтән көрәшчеләр килүнең яхшы ягы да бар бит әле аның. Әгәр без үзебезнекеләр белән генә көрәшәбез дип йомырка эчендә утырсак, үсә алмаячакбыз. Көрәш федерациясе җыелышларында читтән керүче көрәшчеләр турында сөйләшүләр еш алып барыла. Ачык турнирларда без һәркемгә келәмгә кереп бил алышырга рөхсәт итәбез. Татарстан һәм Русия беренчелеге ярышларында кагыйдәләр катгый – үзебезнекеләр генә көрәшә”, дип Равил Хәйруллин чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләрне ярышларга кертүнең уңай ягы турында сөйләде.

“Безнең теләк – татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарып, халыкара класслы турнирлар оештыру. Шул турнирларда җиңеп чыккан егетләргә халыкара класслы спорт остасы исемнәрен бирү. Бүгенге көндә шушы эшләр белән янабыз. Монда каршылыклар юк. Әгәр эшләребез барып чыкса, безнең татар егетләре арасында атказанган һәм халыкара класслы спорт осталары булачагына, иманым камил”, дип көрәшнең киләчәгенә зур өметләр багълап сүзен йомгаклады Равил Хәйруллин.

Татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарам, Европага танытам дип аның йөзен, миллилеген, тамашачысын югалтсак, нишләрбез? Үзгәртүен үзгәртербез дә бит, татарча көрәш Европага кирәкмәсә нишләрбез? Бу сораулар татар көрәшчеләренә дә тынгылык бирми. Көрәш кагыйдәләренең еш үзгәреп торуына сагаеп караучылар да бар.

“Элек татар көрәшендә көндәшне күтәреп алганнар да, аркасына салганнар. Хәзер күтәргән кеше көндәшен аркасына салып бетерә алмыйча өстенә төшерсә – җиңелә. Ә теге бер алым да кулланмаган көрәшче, уңышлы гына көндәшенең өстенә төшеп җиңә булып чыга. Милли көрәш төре итеп түгел, спорт итеп карый башладылар”, ди Муса Галләмов. Спорт осталары исә яңа кагыйдәләрдән куркырга кирәкми дигән фикердә.

“Бер карасаң, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгу өчен яңа кагыйдәләр бик кирәк иде. Татар көрәше – Сабантуй, уен-көлкедән ерак китмәде, дөньякүләм дәрәҗәгә үстерергә кирәк. Чөнки көрәшче аркасына ятарга тиеш түгел, күтәреп көрәшергә кирәк. Элекке көрәшчеләр болай да аркага ятмыйлар иде. Илшат Идиятов, Айдар Хәйретдинов, Айрат Гилаевлар һәрвакыт матур, чиста көрәш күрсәттеләр, аркага ятып калмадылар. Балалар өчен генә куркыныч. Йөзләренә төшеп, сөякләрен имгәтергә мөмкиннәр. Мин үзем яңалыкларга уңай карыйм. Тора-бара көрәшчеләр дә ияләнәчәк. Тик татар көрәшенең милли йөзен дә югалтырга ярамый. Аны саклап калу өчен, Сабантуйларда булса да, ата-бабалардан килгәнчә көрәшүне гадәткә кертергә кирәк”, ди Татарстанның атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев. Ул үзе инде көрәшми, Әлмәт районында балалар белән эшли, аларны көрәшергә өйрәтә.

“Авылларда балалар татар көрәше белән кызыксына. Мәсәлән, миңа көрәш белән шөгыльләнергә ике авылдан барлыгы 40 бала йөри. Араларында Русия чемпионнары, Татарстан призерлары бар. Яшьләр остазларының уңышларын күреп әлеге спорт төрен сайлый, көрәшкә тартыла”, диде ул көрәшнең киләчәгенә ишарәләп.

“Безнең Әлмәт такымында Русия чемпионнары күп. Ярышларда отып кайткан көрәшчеләргә өстәмә премияләр каралган, федерация 10 мең сум акча бирә. Авыл кешесе өчен начар түгел”, ди Нургалиев.

Спорт осталары, көрәшчеләр белән аралашу барышында читтән килгән көрәшчеләрне нинди җим белән сыйлаулары да ачыкланды.

“Теләче районы җитәкчеләре безгә яшәү өчен уңай шартлар тәкъдим итә. Безгә генә түгел, үз көрәшчеләренә дә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Безнекеләр барысы да диярлек яхшы урыннарда эшлиләр. Мәсәлән, Теләче җитәкчеләре Илдар Гиниятуллинны үзләреннән җибәрмәс өчен аңа спорт комитетында эш тәкъдим иттеләр. Тиздән Азат Нурмөхәммәтов район башлыгының урынбасары булып кайтачак. Элек көрәшкән Илнур Хәмидуллин башкарма комитет җитәкчесе булып эшли”, дип сөйләде Муса Гәлләмов.

Сүз уңаеннан Мусадан Чабаксарда узган федераль Сабантуйдагы җәнҗалның ничек тәмамлануы хакында да сораштык.

“Минем кызыксынганым юк. Шунда ук ризалаштым бит, ярар, аларга булсын. Машинаны кире бирегез, дип шаулап йөрмәдем, юристлар ялламадым. Аллаһка шөкер, тормыш бара. Машинасы миңа булмаса да, төп батыр исеме миндә бит, шул да җитә”, диде Муса елмаеп.

Муса Галләмов Теләче исеменнән чыгыш ясап, 130 килограммлы спортчылар арасында беренче урынны алды. Теләче такымы да Татарстан районнары арасында беренчелекне алды. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышларының җиде үлчəү категориясендә җиңүчеләре билгеләнде.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Запись Кемдер замглава була, кемгәдер эш, акча бирелә: Татарстан районнары көрәшчеләрне чит төбәктән ничек җыя? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда яңа кагыйдәләр белән татарча көрәш ярышлары башланды
Көрәшчеләр бүген яңа кагыйдәләр буенча бил алыша: Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына традицион көрәш ярышлары башланып китте.

Бу турнир быел 23 нче мәртәбә уздырыла. Ул ике көн дәвам итәчәк. Көрәшчеләр өчен авыр көн булды. Алар бүген яңа кагыйдәләр буенча бил алышты. Ярымфинал һәм финал өлешләре иртәгә узачак.

Көрәшчеләр 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килодан югары үлчәү авырлыгында бил алыша. Турнирда барлыгы 46 командадан 286 көрәшче катнаша. Узган ел 51 командадан 305 көрәшче килгән булган.

Ярышны ачу тантанасында Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Ул турнирда катнашучыларга уңышлар теләде.

– Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагында урып-җыю тәмамланып бара. Ә безнең милли көрәшебездә елның чын батырларын билгели торган бәйгеләр чоры яңа ачылып килә. Монда басып торган һәр егетне уракка төшкән кебек күз алдына китерәм. Бүгенге ярышлардан соң без Республика чемпионатына, аннары Россия чемпионатына барачакбыз. Безнең иген урагында җиңүчеләребез бар, келәмдә дә алар һичшиксез булыр дип ышанып калам, – дип сүзен йомгаклады ул.

Запись Казанда яңа кагыйдәләр белән татарча көрәш ярышлары башланды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда көрәшчеләр ике көн бил алышачак
Ир-егетләр арасында турнирларга бай көрәш сезонының чираттагысы ачыла – 12-13 октябрь Казанның “Ак Барс” көрәш сараена Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион 23 нче республикакүләм ярышлар уза.

Ике көн дәвамында район авылларыннан килгән иң көчле батырларның бил алышуын – көрәш тамашасын күрә алачакбыз. Амирхан урамы, 1г, башлана 9:00 сәгатьттә.

Запись Татарстанда көрәшчеләр ике көн бил алышачак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә көрәшчеләр сугыша – бәйге судьясы җавап бирми, ә оештыручылар “Бар да идеально!” ди [видео]
5 октябрь Зәйдә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге өчен чемпионат башланды. Көрәшчеләр арасында низаг чыгып, сугыша башладылар. Көрәшчеләр әйтүенчә, билбау һәм көрәш тарихы бәйгеләрендә бу дәрәҗәдә сугышулар моңарчы күзәтелмәгән. “Интертат” бу конфликтның ни сәбәпле килеп чыкканлыгын ачыкларга тырышты.

Видеода кемнәр сугышканы күренми һәм көрәшчеләрнең ни өчен сугыша башлаганнарын да әлегә ачыклап булмады. Әмма бер төркем көрәшчеләрнең сугышканы, аларны аерганнары һәм бер егетнең аяктан егылганы күренә. Социаль челтәрләрдә көрәшчеләрнең карачәй һәм калмык милләтеннән булулары хакында язалар.

Бәйгенең судьясы Азат Әхәтов, конфликт турында сорау биргәч, телефонын куйды һәм бүтән җавап бирмәде. Зәйдәге көрәш бәйгесендә катнашкан көрәшче Радик Сәлахов сугыш чыккканын раслады. “Мин сугыш чыккан урыннан еракта идем. Әлегә берни дә әйтә алмыйм”, – диде ул. Радик әйтүенчә, аягыннан егылган егетне хастаханәгә алып китмәгәннәр, җитди тән җәрәхәтләре алучылар юк. Зәйдәге көрәш бәйгесен оештыручы, тренер Рәкыйп Фәйзуллин да конфликт булуын раслады.

– Нигә мин бу конфликтны аңлатырга тиеш? Булган, беткән!

– Мондый хәл булганы юк иде бит әле.

– Гел булып тора. Сез генә күрмисез!

– Тән җәрәхәтләре алучылар бармы?

– Все нормально. Бөтен әйбер идеально!

– Ашыгыч ярдәм чакыртылдымы? Бер егет егылып ята иде.

– Юк. Егылып түгел. Ул приемнан соң егылды.

– Нәтиҗәләрдән канәгать түгел идеме алар.

– Бу – рабочий момент. Булды, бетте. Нормаль күренеш. Барысы да матур. Ике егетне дә көрәшләрдән төшереп калдырдык.

Рәкыйп Фәйзуллин егетләрнең исемнәрен әйтүдән баш тартты. “Килеп карагыз”, – диде ул. Безнең әлегә барып карау мөмкинлеге юк, шуңа күрә видеороликны гына тәкъдим итәбез. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, сугышны чыгарган ике көрәшчегә дә бер елга дисквалификация бирелгән.

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
intertat.tatar

Запись Зәйдә көрәшчеләр сугыша – бәйге судьясы җавап бирми, ә оештыручылар “Бар да идеально!” ди [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Батырлар» тапшыруы экраннарга кайта?
Татарстанда милли көрәшне үстерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен республика Хөкүмәтенең резерв фондыннан алты миллионнан артыграк сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган боерыкта Финанс министрлыгына әнә шундый фәрман җиткерелгән.

Боерыкта күрсәтелгәнчә, әлеге суммының күп өлеше татарча көрәш буенча ярышларны уздыруга, җыеннар оештыруга, көрәшчеләрне төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерләү, алып баруга юнәлдереләчәк.

Һәм тагын бер момент. Сумманың икенче өлеше — 800 мең сумнан артыграк сумма турында сүз бара — «Батырлар» телетапшыруын әзерләү һәм трансляцияләүгә тотылырга тиеш.

Идел

Запись «Батырлар» тапшыруы экраннарга кайта? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан президенты машинасын җиңмәгән көрәшчегә бирүне Русия көрәш федерациясе бик гади аңлата
Сабантуйны халыклар дуслыгы бәйрәменә калдырган Дөнья татар конгрессы инде ата-бабалардан килгән көрәш гореф-гадәтләренә дә үз тәртипләрен кертеп маташа. Татарстан көрәшчеләре моны мыскыллау дип кабул итә.

Татарстан көрәшчеләре 14 июль көнне Курганда узачак Бөтенрусия авыл Сабантуенда катнашудан баш тартырга җыена. Моңа Чабаксарда узган федераль Сабантуйдагы хәлләр сәбәп булган. Анда абсолют батыр Марс Галләмов урынына машинаны көрәштә хәтта үз үлчәмендә дә икенче генә урынны яулаган, Чуашстанның Шыгырдан авылы егете Риназ Садаров алды. Дөресрәге ул аны җирәбәдә отты. Ләкин анда катнашучылар җирәбә салуда да, гомумән көрәш нигезләмәсендә дә гаделсезлекләр күп дип саный.

Мари Иле Бәрәңге районы егете, баш батыр булып калган Муса Галләмов Сабантуйда хөкемдарларның Татарстаннан булуы һәм аларның барысын да гадел хөкем итүен әйтә. Әмма машинаның абсолют батырга бирелмәве һәм җирәбә салганда да гаделсезлекләр булуы аны гына түгел, ә башка күп кенә көрәшчеләрне дә аптырашта калдырган.

“Нигезләмәдә абсолют батырга төп бүләк машина дип язылган, ә Сабантуй мәйданында торган машинада “төп бүләк “дип язып куелган иде. Нигезләмәдә җирәбә турында бернәрсә дә язылмаган”, диде баш батыр.

“Мин абсолют батыр калгач, вакытны суздылар, бер сәгать, сәгать ярым узды. Чуашстан көрәш федерациясе президенты почмакка китеп нидер сөйләште. Шуннан җиңгән көрәшчеләр арасында алты ачкыч уйнаттылар. 60 килода батыр калган Чуашстан егете ачкычны борды да сөенә башлады, кулын күтәрде. Ачылды дип уйлап моны котлый башладылар. Чуашстан көрәш федерациясе башлыгы “юк син машинаны ачмадың” дияргә тотынды. Ул машинаны ачмаганны кайдан белергә тиеш иде? Шуннан аны Чуашстаннан икенче бер көрәшче Риназ Садаров ачты”, ди Муса Галләмов.

“Ул малай машинаны ачканда пульт белән бастылар. Шуннан ул ачылды”, дип тә әйтүчеләр булды. Мин моны раслый алмыйм, әмма нәрсәдер дөрес түгел икәне аңлашыла. Алдан ук күпләр машинаны Риназ Садаровка бирәчәкләр дип сөйләделәр, тәки шулай булды. Ул яхшы малай, 80 килограммда икенче урында калды. Минем аңа бернинди каршылыгым юк. Икенче, өченче урынны алсаң да, машина отып була икән. Артык әзерләнеп тә тормыйча, киләсең дә, җирәбәдә катнашасың да, машина отып кайтып китәсең дигән сүз.

“Мин ачкычны алып машинага утырып кайтып китә алам, берни эшләтә алмыйсыз, чөнки нигезләмәдә машина баш батырга диелгән” дидем анда. “Әйе син хаклы, әмма җитәкчеләр алдында үзеңне бик матур күрсәтмәячәксең” диде берәү. Кемнәр алдындадыр, анысын белмим.

Мине бигрәк тә абсолют батыр өчен көрәшкә Татарстан көрәшчеләрен кертмәүләре борчыды. Татарстан көрәшчеләре үз үлчәмнәрендә чемпион калдылар, аларны көрәшкә кертмәделәр. Бусы иң коточкычы. Алар бит даими әзерләнеп килә.

Бу Дөнья татар конгессы белән Русия көрәш федерациясе төзегән нигезләмәдә язылган диделәр. Имеш чит төбәкләрдә көрәшне үстерү өчен эшләнә икән, алайса бүләкләрне гел Татарстан көрәшчеләре алып китә дип аңлатты миңа бер хөкемдар.

Нигезләмә дөрес түгел. Ни өчен, алайса, Татарстан көрәшчеләрен Русиягә ярышларга кертәләр? Урал касәсе ярышларында андагылар үзләре генә көрәшми бит.

Татарстаннан федераль Сабантуйда катнашкан көрәшчеләр

Мин бөтенрусия авыл Сабантуена көрәшкә бармакчы идем, нигезләмәне ачып күрсәттеләр. Анда машина лоторея белән уйнатылачак диелгән. Чабаксарда бит бу язылмаган иде.

Имеш 60-80 киллограмлы егетләр 120 килограмлыларны ота алмый, шуңа үз үлчәмендә җиңүчеләр арасында җирәбә уйнаталар дип әйтүчеләр дә бар. Әмма мин 75 кило булганда 130 килолылар белән көрәшеп җиңә идем. Ул бит кешедән тора. Әгәр әзерләнмәсәң җиңеп булмый. Шундый дөрес булмаган юл белән машина алырга булышучылар булганда, алар ни өчен инде артык шөгыльләнсен? Бу хәрам юл димме соң инде”, ди Муса.

Татар көрәшендә биш тапкыр дөнья чемпионы булган Раил Нургалиев машинаны Чуашстанда калдыру алдан ук хәл ителгән булган дип саный.

“Машина бит Татарстан президентыныкы. Җирәбәгә салып уйнатырга тиеш түгелләр иде. Русия спорт федерациясе үзе машина куеп шуны уйнатсын. Президент машинасын ничек шулай итеп була. Элек 80 килограммлылар 120 килограммлыларны да җиңгәннәр. Минем дә җиңгәнем бар. Хәзер спектакль уйнаталар…. Мусага дигән машинаны Чуашстан егетенә бирделәр. Ул аңарга да булмый әле. Аны бүләчәкләр инде.

Аларга ярыш үттеме – үтте, үз эшләрен эшләделәрме – эшләделәр, яисә кайдандыр акча алдылармы анысын белмим.

Җирәбәгә алты ачкыч куйганнар иде. Чынлыкта ачкычлар җидәү булган һәм аның җиденчесе шул машина откан егеттә булган дип сөйлиләр. Ул егеттә ике ачкыч булган инде. Мусага булырга тиеш иде. Бу дөрес түгел.

Хәзер яңа башкаручы килде (Русия көрәш федерациясе башкарма җитәкчесе Булат Хәбибрахманов – Р.Н) һәм китте лоторея уйнатулар. Татар конгрессы белән Русия көрәш федерациясе бергә уйлап чыгарганнар дип сөйлиләр. Бу Сабантуй Русия дәрәҗәсендәге чара бит. Адәм көлкесе, кеше моңа шаккатты.

Татарстанны көрәшкә кертү Чуашстан егетләренә ярдәм итү өчен булган. Татарстаннарны Волгоград, Мәскәү, Төмән егетләре белән куйдылар. Шуннан Татарстаннарны абсолют батыр көрәшенә кертмәделәр. Чуашстан егетләре икенче-өченче урынга калып җирәбәдә катнаша алсын өчен, шулай эшләделәр. Әгәр Татарстан егете Чуашстанныкы белән чыга икән, Чуашстанныкы төшеп кала булып чыга. Шуңа чуашстаннарны башка төбәкләрнеке белән көрәштерделәр. Чуашстаннан өч егет җиңүче булып чыкты. Машина шуның берсенә эләкте.

Ничек инде, көрәшне үстерәсең килсә, Татарстаннан көрәшчеләр абсолют батыр ярышына кертелмәскә тиеш? Курганга Бөтенрусия авыл Сабантуена бармаячакбыз”, ди Раил.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма мөдире, Чабаксар Сабантуена Татарстаннан көрәшчеләрне туплап барган Равил Хәйруллин Азатлыкка әйтүенчә, 14 июль көнне Курганда узачак Русия авыл Сабантуенда да машина батырга түгел, ә җирәбә отучыга биреләчәк.

“Егетләрнең беркая да барасылары килми. Спортта тәртипләр бер төрле булырга тиеш инде. Икенче-өченче урынны алганнарны батыр итеп калдыру күрелгән хәл түгел бит.

Мин егетләрне җыйдым, “әйдә көрәшик” дидем. Шундый хәл килеп чыкты. Татарстаннарны абсолют батыр көрәшенә кертмәячәкләрен алар белеп барды. Шул мин әйткәнгә генә барды инде.

Пензада да Татарстан көрәшчеләрен федераль сабантуйда катнаштырмадылар. Татарстан көрәшчеләрен абсолют батыр көрәшенә кертмәскә дип нигезләмәдә язылган. Ни өчен икәнен белмим, бу сорауны үзем дә күп кешеләргә бирәм, әмма җавап ишеткәнем юк әле.

Нигезләмәне татар конгрессы белән Русия көрәш федерациясе әзерли. Татарстаннан бүләкне алып киләләр дә, аннары үзләре үк отып кайтып китәләр һәм шуның өчен кертмиләр икән дип әйтәләр. Чабаксарда Русия көрәш федерациясе президентының киңәшчесе бар иде, мин аннан сорадым бу хакта. Ул “миңа шулай куштылар” дип җавап кайтарды.

Машина откан Риназ дигән егет Шыгырданныкы (Чуашстан – ред). Аны 80 килограммда көрәшкәндә, безнең Татарстан көрәшчесе Ринат Кәлимуллин ике минутта китереп салды. Теге әле тора алмыйча ятты, үзен тотып алып чыгып киттеләр. Шул малайны яңадан кертеп, җирәбәдә катнаштырып аңа машина бирделәр.

Русия төбәкләрендәге көрәшчеләрне зурласаң, аларның саны арта дип аңлаталар. Бу дөрес түгел. Русия күләмендә уза торган чараларда күп вакытта Татарстан көрәшчеләре җиңеп чыга. Бездә көрәш яхшырак куелган.

Көрәшне үстерәбез дибез икән, мондый юл белән булмый. Егетләрнең кәефе төшә. Көрәшне төбәкләрдә күтәрү өчен көрәшчеләрне анда җибәрергә кирәктер бәлкем. Алайса боларны кертмибез, тегеләрне кертмибез дип булмый инде.

Чабаксарда мин көрәшчеләр мәнфәгатьләрен якламаган кебек китереп чыгаралар. Мин аны ничек итеп яклыйм соң инде?”, ди Равил әфәнде.

Азатлык сөйләшкән барлык көрәшчеләр дә бу хәл өчен татар конгрессын һәм Русия көрәш федерациясен гаепләде.

Сабантуйны оештыручы булган татар конгрессының рәис урынбасары Данис Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, нигезләмәне Русия көрәш федерациясе язган. Ул барлык сорауларны аларга бирергә кушты. “Көрәшне Русия көрәш федерациясе уздырды, нигезләмәне дә алар язды. Төп бүләк машина түгел. Гореф-гадәтләргә күз салсак, төп бүләк – тәкә. Хәзер һәрберебезне матди кыйммәтләр генә кызыксындыра”, ди Шакиров.

Аның әйтүенчә, Татарстан бүләге кире Татарстанга әйләнеп кайту дөрес түгел: “Русиянең башка төбәк батырларын да барларга кирәк”. Ул 70 килограммлы белән 120 килограммлы көрәшкәндә сәламәтлекләренә зыян килергә мөмкин дип саный.

Русия көрәш федерациясе Азатлыкка җибәргән рәсми җавапта Чабаксарда узган Сабантуйда көрәш төрле яшь һәм авырлык категорияләрендәге җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр генә Русия көрәш федерациясе тарафыннан Русия спорт министрлыгында расланган көрәш кагыйдәләре белән үткәрелгәне әйтелә.

“Нигезләмәдә күрсәтелгән “XVIII Федераль Сабантуеның абсолют батырын ачыклау” пункты Русия спорт министрлыгында расланган кагыйдәләр белән билгеләнми, Русия көрәш федерациясе юрисдикциясенә керми, бу Федераль Сабантуйны оештыручылар вәкаләтендә”, диелгән хатта.

Русия көрәш федерациясеннән килгән җавап

Шулай итеп Дөнья татар конгрессы Русия көрәш федерациясенә, ә федерация оештыручыларга, ягъни конгресска сылтый.

2016 елда Түбән Новгородта узган федераль Сабантуйдан соң да баш батыр дөрес билгеләнмәде дип көрәшчеләр арасында гауга чыкты. Җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады. Ул чакта Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәшчеләр белән матбугат очрашуы да җыеп карады.

Азатлык

Запись Татарстан президенты машинасын җиңмәгән көрәшчегә бирүне Русия көрәш федерациясе бик гади аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..