Казанда яңа кагыйдәләр белән татарча көрәш ярышлары башланды

-- Алина

Көрәшчеләр бүген яңа кагыйдәләр буенча бил алыша: Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына традицион көрәш ярышлары башланып китте.

Бу турнир быел 23 нче мәртәбә уздырыла. Ул ике көн дәвам итәчәк. Көрәшчеләр өчен авыр көн булды. Алар бүген яңа кагыйдәләр буенча бил алышты. Ярымфинал һәм финал өлешләре иртәгә узачак.
Көрәшчеләр 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килодан югары үлчәү авырлыгында бил алыша. Турнирда барлыгы 46 командадан 286 көрәшче катнаша. Узган ел 51 командадан 305 көрәшче килгән булган.

Ярышны ачу тантанасында Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Ул турнирда катнашучыларга уңышлар теләде.

— Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагында урып-җыю тәмамланып бара. Ә безнең милли көрәшебездә елның чын батырларын билгели торган бәйгеләр чоры яңа ачылып килә. Монда басып торган һәр егетне уракка төшкән кебек күз алдына китерәм. Бүгенге ярышлардан соң без Республика чемпионатына, аннары Россия чемпионатына барачакбыз. Безнең иген урагында җиңүчеләребез бар, келәмдә дә алар һичшиксез булыр дип ышанып калам, — дип сүзен йомгаклады ул.

Бәйле