Архивы Миляуша Зарипова - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Яшьлек мәхәббәтемне соңгы күрүемдә йөрәк астында йөрткән кызым тәүге тапкыр тибенеп куйды” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы]
39 яшьлек Миләүшә Зарипова студент чагында куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра. Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, ул барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләренең дәвамын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Язманың башын биредә укый аласыз. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

“Мөнир киткәч, килер микән, шалтыратыр микән дип уйлана башладым. Мөнир озак көттермәде, шалтыратты. Безнең сөйләшүләр телефон аша дәвам итте. Һәм ул май аенда миңа кучеп килде. Без никах укытып,яши башладык. Мөнир миннән 15 яшькә олы. Миңа кадәр никахы булган. Аерылып 10ел ялгыз яшәгән. Беренче гаиләсендә 1 улы калган. Мөнир килгәч 1 ел коммуналкада тордык, чөнки яңа йорт төзелеп бетмәгән иде әле. Язарга онытканмын, коммуналкага чыккач, ягьни тора башлагач мин юристлык белемен алырга институтка укырга кергән идем, чөнки аның стипендиясе дә бар 600 сум. Мин институтны кызыл дипломга бетердем. Шулай итеп мин 2 югары белемле, укытучы һәм юрист булдым. Мөнир белән тора башлагач түземсезлек белән балага узасым килә башлады.

Әмма бәхет миңа тиз генә елмаймады. Сентябрь аенда, без яңа машина алдык, ә бер елдан соң яңа квартирабызга күчтек. Эшем тагында киңәйде. Мин үз оешмамны булдырдым. Мөнирне уз оешмама шофер итеп урнаштырдым,чөнки пенсиягә чыкканда кирәк булачак. Без бергә эшли башладык. Ял итәргә чит илләргә йөри башладык. Миңа шәхәр квартирасында коляска белән йөрү кыен иде, шунлыктан үз өем турында хыялландым. Шул чак яңадан төшем исемә төште.

Төшемдә бит мин кызыл кирпичтән таш матур йорт күргән идем. Северныйдан җир алдык һәм шунда зур итеп йорт салдык. Йортны төзегәндә әтием бик булышты,төзүчеләр янында гел әтием булса, проект һәм материал артыннан узем йөрдем. Чөнки Мөнирнең ул яктан батырчылыгы юк. 2011 яңа елны каршы алырга без Тайландка киттек. Тайландта Яңа ел алдыннан уздырыла торган гореф гадәт бар икән. Алар шарны кабартып, аның астына ут кабызып, шул вакыт теләк теләп шарны очыртып җибәрәләр. Мин дә уземнең иң зур теләгемне уйлап, теләп шар очырдым һәм мин Тайландтан балага узып кайтканмын. Тайландтан кайтканда, үзем әлеге белмәсәм дә, йөрәгем белән балага узган кебек тоемладым. Ә инде авырлы икәнемне белгәч, миннән дә бәхетле кеше булмады. Тайландтан кайткач яңа иркен йортыбызга кучендек, зур дҗип машинасы алдык. Эшләвемне дәвам иттем. Авырлы вакытымны җиңел кичердем.

Абыем авырлы икәнемне белгәч, “Әйдә сеңлем авылга алып кайтам, әби исән вакытта кайтып килик”- диде. “Бала тапкач тагын кайта ала алмаячаксын “-диде. Минем травмадан соң 10ел авылга кайтканым юк иде. Авылга бу коляскадагы килеш кайтырга бик ашкыныпта тормый идем. Анда бит нишләсәңдә беренче сөйгән яр бар. Мөнирдән рөхсәт алып, абыем белән Башкириягә авылга кайтып киттек. Юл буе уйланып “Мәхәббәтемне курерменме, күрсәм бу килеш ничек күренермен “-дип уйланып кайттым. Егетемнең абыйсы , минем ике туган апага өйләнгән иде. Минем бит авылга кайткач апамнарга да барасым була.. Тагын кайчан кайтам бит әле. Әй шатланып каршы алды да соң әбием. Аңа куп итеп күчтәнәчләр төяп кайттык. Хәзер бит барлык бар. Әбием “Авылда сине бик бай яши икән Миләүшә, чит илдән чит илгә йөри “-дип сөйлиләр. “Аллага шөкер “- дип әйтәм аларга авылдашларымның сүзләрен җиткезде әбием.

Минем егетем турында беләсем килә, әбием әйтми, ә мин сорарга куркам. Кичен ике туган апама алып бардылар. Абыема рәхмәт инде кутәреп кенә йөртте. Аның мине кутәрерлеге бар. Абыем бик гәүдәле ул минем. Апамнар бик җылы каршы алдылар, табын кордылар. Шул вакыт ишек ачылып китте һәм ишектән “Миләүшәәә”- дип егетем килеп керде. Мин аны кургәч шак катып аптырап катып калдым. “Минем егетемме соң бу? Мин яраткан Алмазмы бу?”. Сүзсез калдым….Ни әйтергә дә белмим. Минем каршымда Алмаз тугел, ә бер бутен кеше басып тора иде. Алмаз миңа яшьле күзләрен төбәде дә “Беткән бу дисеңме, юкка чыккан бу дисеңме?”-диде дә чалыш-чалыш атлап яшьле күзләрен бер тутырып карады да чыгып китте. Барыбызда бер кавым сүзсез калдык. Апам аның өйләнмәгәнен, гел эчеп йөргәнен сөйләде. Эх , Алмаз нишләдең син. Син бит бу хәлгә төшәргә тиеш тугел идең бит?! Менә шул вакыт мин уземнең коляскада булсамда, аңардан бик күпкә өстен икәнлегемне аңладым. Ул көнне күзгә йокы кермәде. Курешсәк ничекләр очрашырбыз дигән уйлар артта калды. Ә икенче көнне авылдан киткәндә Алмаз безнең өй янындагы, җирдә беларус тракторы янында ятып калды. Менә шул вакыт мин яратып йөргән Алмаз юкка чыкты. Уземнең Мөниргә чыгып бәхетле булганымны аңладым һәм минем йөрәк астында беренче тапкыр кызым тибеп куйды.”

ДӘВАМЫ БАР

Запись “Яшьлек мәхәббәтемне соңгы күрүемдә йөрәк астында йөрткән кызым тәүге тапкыр тибенеп куйды” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Язмыш мине Мөнир белән очраштырды” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы]
39 яшьлек Миләүшә Зарипова студент чагында куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра. Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, ул барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләренең дәвамын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Язманың башын биредә укый аласыз. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

“Лилия апаның рульдә булуы миңа бик ярдәм итте. Ул мине куп жирләргә йөртте. Больницадан соң, мин кабаттан әти йортына кайттым. Бу вакытта инде минем больницада ятканда абыем өйләнгән иде. Абыем эшкә урнашкан. Арзан гына бәягә машина да алган, начар гадәтләрен дә ташлаган иде. Лилия апам килә алмаганда укырга абыем машинасы белән йөртте. Бер булмәле кечкенә квартирада без 4 кеше яши башладык. Северный поселыгында әти белән әни бергә яшәгән вакытта алынган йортыбыз бар иде, шушы квартира белән йортны сатып без өч булмәле квартирлы булдык.

Мин авыртып бер нәрсәгә яраксыз булгач миңа 3 булмәле квартирада да урын калмады. Һәм мине коммуналкага чыгардылар. Шушы елларда минем кургән төшем бер дә хәтеремнән чыкмады, әйткәнемчә 5-6 каберлекне кургәч мин иң элек 5-6 атнадан, аннан 5-6 айдан аякка басам дип көн-төн шөгелләндем. Тернәкләндеру узәкләрендә дә бик куп йөрдем. Әмма аякка баса алмадым. Авыр булса да мин институтны тәмамлап дипломлы укытучы булдым. Әмма авылыма кайтып егетемне шак каттырып укыту насыйп булмады. Иң авыр вакытларым, иң куп кургәннәрем 5- 6 елга сузылды. Менә шуннан соң мин яшел чирәмгә чыга башладым инде. Мин коммуналкага буш булмәгә килеп кердем. Шул вакытта минем иптәш кызларым холодильник, ә Лилия апам шифонер белән кресло китерде. Бу вакытлар да миннән дә бәхетле кеше юк иде, чөнки мин тынычлыкта калдым дип уйлаган идем. Курәселәр тагын алда булды.

Яшәу өчен миңа эш кирәк иде, мин эш эзли башладым. Эзли торгач таптым диспетчер булып эшли башладым. Бу аралыкта да миңа берничә тапкыр больницага да ятарга туры килде. Больницада ятканда да мин хаман да эшемне ташламадым, телефоннан хаман эшемне дәвам иттем, киңәйттем. Акча эшли башладым. Тормышым рәтләнеп китә башлагач, узем белен янәшәдәге булмәдә бик кара эчле көнче кеше яшәгәнен аңладым. Ул минем өстән төрле ялалар ягып, төрле оешмаларга яза башлады. Мин күчеп килгәнчедә бу Зөхрә исемле ханым бер кешегәдә дә тынычлык бирмәгән булган, шуңа курә миңа кадәр бу булмәгә 9 кеше килеп алышынган булган. Әмма мин түздем, чөнки тормыш мине усалланырга хәм акча тотарга өйрәтте. Мин бу булмәдә 4 ел яшәдем, бирешмәдем, һәм квартир алырга акча жыйдым.

Коментарийларны һәм директка килгән сорауларны укыганнан соң, мин кабаттан больница юлларын язарга булдым. Чөнки сез больницада кемнәр карады дигән сорау биргән идегез. Минем иң авыр вакытларымда янымда эйткәнемчә курсташларым, әтием һәм абыем, әтиемнең туганы Әлфия апа булды. Күп еллар утсәдә минем аларга кабаттан да рәхмәтемне житкерәсем килә. Башкирияде дә мине устергән әбием, узе килә алмасада миңа ярдәм итеп акча жибәргән, әмма бу акча миңа килеп житмәде. Әнием ягыннан бер ике көнгә ике өч туганым килеп киттеләр.

Туганнарым килгәч мин егетем турыда сораштым. Алар миңа егетемнең бик нык эчкәнен бер көндә аек көнен күрмәгәннәрен сөйләделәр Бу сузне ишетү миңа бик авыр булды. Мин әле аны өйленмәде, гаилә кормады микән дип уйлый идем. Әмма ул тубән тәгәрәп гаилә кора алмаган. Миндә өмет уянды тазарып чыксам, аякларыма бассам аның белән бергә булырбыз дип өметләндем. Бу елларга кайткач, мин яңадан да бер дустымны искә алам. Бу минем Надия апам. Аның ире Фаргат абыйда авариягә эләгеп минем хәлдә больница да ята иде. Надия апам шуны саклап ятты. Анын булмәдәшләре яратып радио коментатор дип атадылар. Чөнки ул авырлыкларны жиңеп, кешегә яшәу дәрте биреп йөри торган ханым иде. Безне шушы авыр язмыш дуслаштырды һәм бугенге көндә дә аерылгысыз дуслар.

Мин эшләвемне дәвам иттем. Квартира алырлык акча жыйдым, менә шушы фатирны алып теркәп йөргәндә язмыш мине Мөнир белән очраштырды. Без аның белән телефон аша гына таныштык. Аңа мин уземнең коляскада булганымны башта эйтмәсәмдә, аңа үземнең авыру икәнемне аңлата килдем. Һәм без очрашырга сүз куештык. Мөнир белән без январь аенда танышкан булсак, март аенда без аның белән беренче тапкыр очраштык. Ул миңа минем каммуналкага килде. Мин уземчә матур итеп киенеп әзерләндем, каушавымнан яңа кофтамдагы биркамныда алырга онытканмын. Әле дә шуны көлеп искә алабыз. Минем иң яраткан ризыгым манты булганлыктан, мин Мөнир килешкә манты пешереп куйдым. Иртәгә киләм дигән көнне мин Мөнирга уземнең коляскада булганымны эйттем. Мөнир белән ул көнне көн буе бергә булдык һәм ул кич булгач уз ягына кайтып китте.

ДӘВАМЫ БАР

Запись “Язмыш мине Мөнир белән очраштырды” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“5-6 кабер ташына ябышып чыктым” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы]
39 яшьлек Миләүшә Зарипова студент чагында куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра. Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, ул барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләренең дәвамын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Язманың башын биредә укый аласыз. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

“Уйларыма бирелеп мин сезгә әниемнең улгән тарихын язмаганмын. Мин Казанга барып институтка керә алмыйча документларымны кулинар училищесына тапшырып, июль ахырында авылга кайттым. Ә инде августның 18 дә әнием кисәктән генә 43 яшендә вафат булды. Әниемнен улеме, егетем белән аерылу бер вакытта булганлыктан мина бик авыр булды. Мин Казанга киттем, әти белән әни аерылган булсада мин әти янына каникулларда барганым бар иде. Шунлыктан Казанга килгәч әтиемне эзләп табу авыр булмады. Әмма ләкин мин Башкириядә ускәнгәме әтием минем гаиләле булмасада колач жәеп каршы алмады. Абыем бу елларны армия хезмәтендә иде. Укыганда өскә кияргә кием, ашарга алырга акча

булмаганлыктан, мин институтнын бугхалтерия булегенә кереп уземнең хәлемне, берничә тапкыр сөйләдем. Әллэ миннән туеп, әллә мине жәлләп, әллә законы шулай булгангамы мине әти әнисез дип документлар эшләп миңа ятимлеккә ай саен яхшы стипендия билгеләделәр.

Минем дә кулымда акча булды. Акча булгач киемнәремдә рәтләнеп китте, тамагым да туя башлады ,дусларым да булды. Тормышым жай гына ага башлады. Әтием белән бер булмәле фатирда яшәдек. Шул елларны абыем армия хезмәтен тәмамлап кайтты. Армия хезмәтеннән кайткач абыемның тиз генә эшкә урнашасы килмәде, дуслары белән жинел тормыш эзләде. Мина өйдә көн бетте. Һэм мин соңгы тавыштан соң төнге сәгат 3тә чемоданымны кутәреп өйдән чыгып китәргә мэҗбур булдым. Кая барырга, кемнең ишеген кагырга?

Белгән кешеләрем юк һәм мин общежитияга бергә укыган дус кызым Гөлфия янына барып кердем. Бу май ае булганлыктан миңа булмә бирмәделәр, без Гөлфия дустым белән уку елын бер кроватта йоклап тәмамладык. Э яңа уку елыннан бу общежитиедан урын бирделер. Сез инде теге егет белән ни хәлдә дип көтә торгансыздыр? Эйе, яраттым, гел сорашып тордым, һэм менә каникулда авылга кайттым. Минем кайтканымны ишетүгә ул яныма килде, әмма ләкин мин анын каникул дәвамында аек көнен курмедем. Шунлыктан безнең мәхәббәт дәвам итмәде. Мин кабаттан Казанга киттем. Егетләрем дә булды, алар белән йөрсәмде, куңелем хаманда авылдагы егетне тапты. Мин йөргән егетләремне авылдагы егетем белән чагыштырып карый идем. Һәм нигәдер ул аракы эчсәдә өстен булып чыга иде .

3 нче августта юл халәкәтенә очрадым. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып киттеләр. Мин уз аңымда булгач мондый ук хәлгә калганымны сизмәдем дә. Сызлануым бик көчле булгач бәрелудән дип аңладым. Врачларның минем турыда нәрсә сөйләгәннәрендә аңышмадым. “Синең позвоночнигың сынган, сиңа операция кирәк !”-дип әйттеләр. Әмма ләкин пластина кую өчен 25 мең акча сорадылар. 25 мең тугел минем ул вакытта 2.5 мең ярымда акчам юк иде. Бу авыр вакытта минем курсташ кызларым янымда булып, врачларның әйткән сузләрен ишетеп институттан акча жыйнарга булдылар. Врачка шуны житкезделәр һәм 9 нче август көнне миңа операция ясалды. Операциягә керер алдыннан 8 көнне төш курдем. Зират өстеннән бик каты итеп су ага иде, мин шул су эчендә калдым, суга батмас өчен 5-6 кабер ташына ябышып шушы су ташкыныннан өстерәлеп чыктым. Судан чыгар алдыннан каршыма әнием килеп чыкты. Миңа борчылып карап тора башлады. Әмма минем әнием белән каласым килмәде һәм мин як ягыма карана башладым, алда ямь яшел чирәмле җир иде. Әниемне яратсамда мин яшел чирәмгә урмәләп чыктым. Һәм зур матур йортны күреп тиргә батып уянып киттем. Уянгач 5-6 кабер ташыннан сон чирәмгә чыккач, 5-6 атнадан сон аягыма басам дип уйладым. Әмма минем курәчәкләрем алда булган икән әле .

Сызлануларым операциядән сон башланды. Шушы авыр вакытларымда, минем Казанда әниемнең иң якын дусты Лилия апам бар иде. Без аның белән элемтәдә тордык. Шушы хәлдән соң больницага иң беренче килеп җиткән кеше ул булды. Бөтен авыр вакытларымда,

минем шушы авырлыкларымны Лилия апам белән кутәрдек. Шуңа күрә мин аңа гомерем буе бурычлымын. Эй башланды сызланулар. Җебемне алганнан соң операция урыны яңадан ачылды. Ай буе көндә температура, тире белән сөяккә калдым. Шуннан минем бәхеттән бер аспирант егет килеп минем ачылган ярамны 3 сәгат чистартты.

Хәм перевязканы яңа төр дару белән куйды. Шуннан сон минем ярам ябыла башлады. Мин больницада 6 ай яттым. Һәм минем сессия бирер вакытым җитте. Больницага курсташларым лекцияләрне мина китереп тордылар, сызлануыма карамастан экзаменнарыма кулымнан килгәнчә әзерләндем 29 декабрьдә зачет бирергә киттем .Минем янәшәмдә хаман Лилия апам булды. Мин ул вакытта 3 кенә минут утыра идем.”

ДӘВАМЫ БАР

Запись “5-6 кабер ташына ябышып чыктым” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гафу итмәдем” – яшьли инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмыш сынаулары
Янәшәбездә тормыш авырлыкларына бирешмичә, бик зур сынауларга дучар булып та алар алдында сынмыйча, көчле рухлы, тормышны чын күңелдән яратучы Кешеләр шактый. Аларны нәкъ менә шулай – зур хәрефтән атап әйтәсебез килә. Язмабызның герое – Миләүшә Зарипова. Аңа 39 яшь.

Миләүшә Казанда туган, әмма балачак һәм үсмер еллары Башкортстанның Тәтешле райо­нында уза. Әти-әнисе аерылышкач, әнисе аны әбисе тәрбиясенә калдыра. Язмыш сынаулары моның белән генә бетми: студент чагында Миләүшә куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра.

Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, Миләүшә Зарипова барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

“Бик күп уйланып йөргәннен сон, мин уземнең тормыш юлымны сезгә дә сөйлисем килде. Чөнки бу тормышта яшь кенә булсам да, кургәннәрем бик куп булды. Менә шуларны сезгә бәян итем. Мин узем Казан шәхәрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Миңа бер яшь вакытта гаиләбез таркалган. Мин әнием белән Башкортстанга кайтып киткәнмен, абыем әтием белән Казан шәхәрендә калган. Шунлыктан минем барлык балалык һәм яшьлек елларым Башкортстанда узды.

Әнием яңа гаилә кору сәбәпле мин әбием белен устем. Беренче класска укырга барганда башка балаларны әнилере озаткан булса, минем әнием исән сау булса да, мәктәпкә әбием озатты. Дәрес хәзерләргә утыргач, әбием миңа булышырга теләсәдә, мин аны тыңламыйча, тушәмдәге такталарны санап утыра идем. Минем игьтибарсызлыгымны күреп әй әрли торган иде әбием.

Әбием эшкә бик батыр кеше иде мәрхумкәем. Ул мине дә кечкенәдән эшкә өйретеп үстерде. Шунлыктан мин бер эштәндә курыкмадым. Җәен уземнән зур торма кутәреп эшкә чыксам, көзләрен зур чиләкләр өстерәп бәрәңге чүпли идем. Аз гына үсә төшкәч яшьтәшләрем урамда уен уйнаганда мин аз булсада акчабыз булсын дип амбарда һәм фермада эшләдем.

Беренче хезмәт хакыма мин кулыма сәгат алып тактым. Сездә сорау туар “Нигә акчаны әбисенә бирмәде икән дип?” Миңа сәгат бик тә кирәк иде, чөнки җәйләрен мин көтү көтәргә чыга идем, ә анда сагатьсез берничектә булмый. 16 яшьләр тирәсендә ипштәшләрем белән кич чыга башладык. Кичке уеннарда рәхәтләнеп биеп, сәгатнең узганын белми дә кала идек. Соңга калып кайтканда, ишектән әбием белмәсен дип песи баласы кебек керә идем. Әби сизсә эш хәрап.Шул вакытта мин авылыбызның бер чибәр егете белән таныштым. Аның торган йорты безнең йортыбыздан ерак тугел,бакча башыннан күренеп тора иде.

Шунлыктан бакчага чүп утарга чыгасы гына килеп тора иде. Чөнки аның гәудәсен күрсәмдә , бөтен тәнемә ут йөгергән кебек була иде. Безнең мәхәббәтебез матур гына дәвам иткәндә, аның гаиләсе минем белән йөргәнгә каршы чыкты.

Кичләрен клубтан озата кайткач алдагы тормышыбызга планнар корып бер –беребезнен жылысын тоеп капка тобендә кочаклашып утыра идек. Минем ин зур хыялым укытучы булу булса, анын хыялы бергә булып балалар устеру иде. Балалар устереп, бергә булу минем дэ зур хыялым иде. Аның мине бер дэ Казанга укырга жибәрәсе килмәде. Э минем авылда калып фермада эшлисем килмәде. Минем бит укытучы булып, шушы уземнең укыган мектәбемә кайтып, укытасы килгән теләгем бик көчле иде. Мин авыр тормышта эбинең бер пенсиясенэ ускән кыз буларак, минем акча эшләп, әбиемне де сөендереп, мул тормышта яшисем килә иде.

Егетемнең әнисе кәнсәдэ жыештыручы булып эшләде. Бер көнне әнисе эштән сон, кәнсәдән утны сундерергә оныткан, шул көнне егетем килде дә, «Әйде әле минем белэн, кәнсәнен утын сундереп кайтыйк әле»,-диде. Кәнсә дип безнен якта бөтен авылга бер телефоны булган, шунда килеп зарплата тарата торган, кечерәк кенә бер булмәне әйтәләр иде. Без шулай итеп утны сундерергә киттек. Утны сундереп, китәргә жыенганда шул ваккытта ишектән егетемнен әтисенен ике апасы кереп егетемне сугәргә тотындылар. «Купме әйтерге була сина? Ник бу кыз белән йөрисен? Син уз тинеңне табарга тиеш бит инде”,- дип аңа ташландылар. Егетем тегеләрне тынычландырмакчы була. Анын саен апалары ныграк кызалар. Шунда миңа берсе “Бар син эбиеңне кара хәерче”,-дип әйтүе булды, егетем кәнсәнен бөтен веранда тәрәзәсен коеп төшерде. Егетем ярсып “Минем тормышка кысылмагыз”- диде. Мин бит гап -гади, әби белән ускән, бер эйберсез кыз бала идем. Ә аларнын семьялары хәлле иде. Шушы хәлләрдән сон безнен аралар суынды. Мина бу егет белән йорергә юл ябык икән дип, мин Казанга укырга киттем. Ә ул эчугә сабышты. Мин Казанга әтием янына килдем. Казанга килгәчтә мин аның турыда, авылдашларымнан белешеп тордым. Һэм тагында упкынга тәгәрәвен ишеттем. Мин беренче елны укырга керә алмагач, документларымны кулинар учелищесына тапшырдым һәм шунда укый башладым. Каникуллар житкәч, мин авылыма кайттым. Авылга кайткач ул минем янга килде, исерек иде, минем исерек белэн сойлэшәсем килмәде.

Улларынын, туганнарынын эчеп упкынга тэгэрэвен куреп, мина начар сузлер кычкырган апалары гафу сорап, гафу утенеп эбием оене килделэр. Эмма мин гафу итмэдем. Мин янадан Казанга киттем. Кулинария училищесын бетергэч, мин ужэтлегем белэн барыбер уз телэгеме ирештем. Укытучылыкка укырга кердем. Укырга кергэнче шушы бер елым Казанда бик авыр узды. Чонки туган ягым ерак, ярдем итэр кешем юк, эбием белэн усеп, этием ерак булгангамы, ул да мина ярдэм итэм дип тормады. Холодильнигымда кайбер коннэрне жиллер уйный иде. Бер почмагында аз гына калган маргарин мае хэм ипи кисэге була торган иде. Нишлэптер эби белен торганда да, эбиемнен эше куп булгангадырмы, минем эшем куп булгангагадырмы мин ашарга пешере белми идем. Шунлыктан Казанга килгэч уз башыма тошкэч бу мина ашарга пешерэ белмэвем бик авыр булды. Шуна курэ бугенгесе конде уз башымнан узганга курэ ,кызымны ашарга пешергэнде гел уз янымда ойретем”.

ДӘВАМЫ БАР

Фото: инстаграм

Запись “Гафу итмәдем” – яшьли инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмыш сынаулары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..