Архивы сынау - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Чоланда хайван аяклары табылганнан соң, башланды инде гаиләбез өчен коточкыч көннәр”
Лаеш районы Кече-Елга авылында моннан берничә ел элек булган аяныч гаилә язмышы турында язасым килә.

– Үземә урын таба алмаганда, авыр чакларда сиңа киләм инде мин, башка беркемем дә юк. Зинһар, ачуланма инде, – дия-дия, Рәзинә килеп керде. Күзләре тоныкланып калган авылдашыма карап куркып калсам да, үземне кулга алып:

– Ни булды, Рәзинә?! Әйдә, әйдә! Менә хәзер чәй эчәрбез, тынычланып китәрсең, – дип, аны түргә дәшеп, чәй куеп җибәрдем.

– Юк, Гәүһәрия апа, бернәрсә дә тамагымнан үтми. Бу арада үтерепләр башым авырта. Күзем йомсам, һаман шул дүрт хайван аягы күз алдымнан китми. Инде кайсыбызга чират җитте икән? 4 ел да 4 ай була тиздән, – диде дә күз яшьләренә буыла-буыла елап җибәрде.

– Нәрсә сөйлисең син, Рәзинә? Бернәрсә дә аңламыйм. Нинди 4 аяк? Нинди 4 ел турында сөйлисең?

– Мин кечкенә идем әле. Чолан җыештырып йөрим. Карасам, өстәлдә чип-чиста итеп чистартылган хайван аяклары ята. Әби чыкты да:

– Әниеңне әйтәм, әйтмәгән дә. Холодец куеп җибәр, аяклар алдым, дисә ни була инде. Кара инде бу киленне, – дип, үзенчә үпкәсен белдереп йөри.

Гаилә кичке ашка җыелгач, бу аякларны беркемнең дә алмавы мәгълүм булды. Шулвакыт әни ярсып:

– Мансур, зинһар чыгарып ташла ул аякларны. Бозык бу, бозык! – дип кычкырып җибәрде.

Менә шул аяклар вакыйгасыннан соң башланды инде гаиләбез өчен коточкыч көннәр. Яшьлегемнең иң гүзәл чагында, серләремне сөйләп киңәшләрен тыңлар вакытта әниемне югалттым. Әниләрен югалтканнар гына аңлый алыр минем кичерешләрне. Әле ярый каенанам белән каенатам мине үз балалары кебек кабул иттеләр. Алар шулай якын итмәсә, кая барыр, кемгә сыеныр идем? – дип яшьле күзләрен сөртә-сөртә бик озак сөйләде Рәзинә.

– Әниемнең соңгы көннәрен, соңгы тапкыр эшкә җыенуын гомеремдә дә оныта алмам. Яңа халатын киеп чыгып киткән килеш күз алдымнан китми…

Мин Рәзинәне юатырлык сүзләр таба алмадым. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигән бит борынгылар. Ә Рәзинә, ясаган чәемне кырыйга этеп, яшьле күзләрен бер ноктага төбәп, сөйләде дә сөйләде…

…Быел кыш тагын бирешергә теләми. Яңа ел бәйрәмнәре узгач, азрак йомшартып җибәргәндәй була иде. Раштуа салкыннары үзенекен итте – урамга чыгарлык түгел. Рәзинә урамнан йөгереп керде дә, мичкә аркасын терәп, әнисе ясаган түп-түгәрәк кабарып торган кабартмаларны күзәтә. Менә алар бер-бер артлы мичкә керә торды. Әнисенең кулындагы табагачны ут уйнатканына карап, мичтән чыккан эссе рәхәтлеккә чумып уйланып утырганда, кинәт арткы яктагы сәгатькә күзе төште кызның. Клубка барырга вакыт түгелме соң? Ул урыныннан сикереп торды. Түр якка чыгып кием шкафын ачты. Күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен сылу буй-сынына куеп көзге каршында бөтерелде.

– Бөтен урамга тәмле ис чыгаргансыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, ишектән күрше Фәридә апалары килеп керде. Морҗадан чыккан тәмле кабартма исе бөтен урамга таралган күрәсең. Авылда шунысы күңелгә якын, шатлыгың булса да, кайгы-хәсрәтең булса да, йомышың төшсә дә күршеңә чабасың. Әллә кайлардан килеп килен булган бөтенләй чит кеше дә синең үз кешеңә, якын туганыңа әверелә.

– Әйдә, Фәридә, әйдә уз. Яңа пешкән кабартмалар белән чәй эчеп алырбыз, – дип, Рәзинәнең әнисе күршесен чәй өстәленә чакырды. Ишек тавышына түр яктан Рәзинә дә килеп чыкты.

– Аллага шөкер, Рәзинә, үзең дә өйдә икәнсең әле. Ни булды бит әле Рәзинә… Апамның малае өйләнә. Кызның шаһите авырып киткән. Зинһар өчен, аның өчен шаһит булып бар әле.

– Син нәрсә инде, Фәридә апа, мин ул киленне бөтенләй белмим бит, күргәнем дә юк.

– Зинһар тыңла инде, сеңлем. Ятим бала бит. Әти-әнисе исән булса, болай йөрмәс тә идем. Вакытында башлы-күзле итәргә иде. Тыңла сеңлем! Сүземне аяк астына салып таптама!

– Фәридә апа, белмим шул инде, бер дә белмәгән кешеләр янына… Юк, зинһар үпкәләмә!

– Инде сиңа ышанып кергән идем, кемгә барыйм, кемне сорыйм? – дип яшьле күзләрен кызына төбәгән күршесенә карап торган Рәзинәнең әнисе Наилә:

– Күршекәем, бер дә борчылма, барыр. Бар, тынычлап әзерлән, – дип юатып чыгарып җибәрде.

– Ятим бала өйләнергә йөргәндә шушы тол хатынның гозерен кире кагуыңны ничек аңларга? Кызым, нәрсә бу? Атна саен шаһит булып туйга чабасың. Укаң коелмас, барасың!

– Ярар, әнием, барырмын, хәзер Фәридә апага үзем керәм, – дип ризалашудан чара калмады кызыкайга.

Иртәгесен уянгач: «Баруын барырмын. Менә нәрсә кияргә? Алданрак билгеле булса, яңа күлмәк тапкан булыр идем», – дип озак уйланып ятты кыз. Аннан торып әле бер, әле икенче күлмәген киеп, көзге каршында озак боргаланды. Шул арада, яңа халатын киеп чыккан әнисе дә, көзге каршында бөтерелә башлады. Кыз әнисен кочаклап туган көне белән котлады.

– Әни, комачаулама әле. Син эшкә генә барасың, ә мин туйга, – дип бер-берсен үчекләп төрткәләште кыз белән ана.

– Кызым, халатым бераз киңрәк булганмы соң? Бераз гына арттан тарайтып җибәрсәң…

Рәзинә көзге аша әнисен күзәтә. Фермага сыерлары янына барганда да киенеп, үз-үзен карап кына бара аның әнисе. Инде 48 яшен тутырып килсә дә, буй-сыны нәфис, йөзендә ник бер җыерчык булсын. Үзе бит көн-төн эштә, бер ял күргәне юк. Рәзинә дә шундый булырмы икән? Үзе эшендә ут уйната, ә җырлавы, биюе… Юк, мин әнигә охшамаган шул, әкренрәк, сыеграк, дип нәтиҗә ясап куйды кыз.

– Кызым, кесәсенә «Наилә» дип тә чигеп куй инде, эштә алышынмасын.

– Сыерларың бутамасын тагын, – дип көлә-көлә үчекләп әнисенең халатын кулына алды Рәзинә.

Их, шул көнне бу матур халатын әнисенең беренче һәм соңгы тапкыр киюен, беренче киюендә үк өстендә теткәләнеп бетәчәген белгән булса…

– Кызым, туган көн булгач, кунаклар килер инде. Әзерләнәсе булыр. Тиз генә савымга барып килим. Яңа бозаулаган сыерларым да бар, бозаулары туңалардыр, – дип, Рәзинәнең чигеп тә бетергәнен көтми, халатын алып киде дә, чәчләрен матурлап ашыгып чыгып та китте. Рәзинә әнисенең урам аша узганын карап калды. Бигрәк җитез инде аның әнисе, күз генә тимәсен…

Рәзинә киенеп-ясанып кәләш янына ашыкты. Авылга туй кайтты. Яше карты, бала-чагасы яшь парны карарга мәдәният йортына җыелды. Авыл советы рәисе Зәйтүнә апалары матур шигъри юллар белән яшьләрне тәбрикләде. Күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәндереп тантаналы кичәне ачып җибәрде.

Менә сүз шаһитләргә бирелде. Рәзинә матур итеп шигъри юллар өстәп: «Балаларыгыз ятимлек ачысын тоймасын. Шушы пар балдаклар кебек парлы булып, матур итеп яшәгез…» – дип яшьләрне котлады.

Рәзинә үзенә карап елаган авылдашларына карап: «Алай еларлык нәрсә әйттем соң әле мин?» дип, кияү белән кәләш янынарак сыенды. Шушы минутларда нәрсә булганын кыз әле төшенеп җитмәгән иде. Күңелендә ниндидер бер авырлык бар-барын…

Тизрәк тантана бетсә, өйгә төшеп торт ясап менәр идем, кичкә кадәр, дип уйлады кыз.

Нигә халык елый соң? Нигә бар да Рәзинәгә карый? Кияү ятим бала бит, аны кызганалар микән? Бигрәк яшьли киттеләр шул Әлфия апа белән Котдус абый. Их, менә шушында Әлфия апа: «Урманнарга кердем бер ялгызым…» дип сузып җырлап җибәрсә…

Яшьләр язылышты. Залда бию көе яңгырады. Рәзинә канатланып очып-очып биергә чыкты. Бер салмыш егет килеп: «Син нәрсә биеп йөрисең, бар тизрәк өеңә кайт», – дип әйтеп китте.

– Бар әле, кит янымнан. Болай эчми идең бит син. Нәрсә булды сиңа?

– Сине кызганып эчтем мин, Рәзинә, сине кызганып…

Ул арада кабат яңгыраган көйгә Рәзинә тагын зырылдап биеп китте. Үзе бии, үзенең күңеле ярсый. Нигә күңелем тыныч түгел соң? Йөрәге сикерә. Каушады дисәң, инде күпләрдә шаһит булганы бар аның. Теге исерек егет кызганам диме? Нигә кызгана ул мине? Кияүгә чыкмый ич ул, шаһит кенә булып килде.

Әнисенең үле гәүдәсен инде өйгә алып кайтып салганнарын ул әле белми иде шул.

Энесе белән күршесе Рәзинәне биегән җиреннән янына килеп туктаттылар. «Апа, әйдә өйгә кайтыйк әле, әнине эштә колхоз үгезе сөзеп аягын сындырган», – диде энесе.

– Гипс салдылармы соң аягына? Туган көн дә бит әле бүген, – дип сөйләнә-сөйләнә өйгә дә төшеп җиттеләр.

Баскыч төбе тулы аяк киеме күрүгә Рәзинәнең: «Бу халык нигә җыелган? Әнием үлгәнме әллә?» – дип ачыргаланып кычкыруына өйдәгеләр чыктылар.

Төн буе бәргәләнгәнен, янында ак халатлы шәфкать туташы басып торганын аз гына хәтерли Рәзинә.

Алдагы көнне көзге каршында шатлыктан боргаланган кыз, бүген кабат көзге каршына килеп басты. Әкрен генә башыннан яулыгын сыпырып төшерде. Я, раббым, бер төн эчендә чәче яртылаш агарган түгелме соң? Күз төпләренә кара күләгәләр йөгергән.

Бүген аның өчен дөньяның гаме, яшәүнең яме калмаган иде. Ләкин энесе, әтисе өчен яшәргә кирәк!

Кыз бик озак уйларга чумып утырды. Әнисенең кинәт кенә үлүенә нәрсә сәбәпче булды соң? Ник Раббым шундый үкенечле үлем, ачы язмыш бирде соң? Күз тия сиңа, Наилә, дияләр иде. Әллә чыннан да, күз тидеме икән? Әллә инде теге 4 аякмы моның сәбәпчесе? Уйлансаң, уйланырлык та шул.

Көннән-көн сүрелә барса да, Рәзинә өйдәге бөтен авырлыкны үз җилкәсенә алды. Әтисе дә бик үзгәрде. Сөйләшмәде, сәгатьләр буе зират ягына карап тора торган булды.

Инде тагын 4 ай да 4 көн узгач, әтиләре Мансур да балаларын дөм ятим калдырып әниләре янына мәңгелеккә күчте. Әтисен югалтуны да бик авыр кичерде Рәзинә. Инде аның күңеленә куркыныч шом керде. 4 ел да 4 көн һәм 4 аяк. Әбиләре, аның 3 оныгы, кайсыбызга чират җитәр дип, ачыктан-ачык көтә башладылар. Әтиләрен җирләгәннән соң 4 ел да 4 ай дигәндә 30 яшьлек абыйлары Шамил йокларга яткан җиреннән тормады. Шулай итеп, өченче хайван аягы абыйларына булды. Аны да әти-әнисе янына алып кайтып җирләделәр. Төп йортта япа-ялгызы калган Бикә әби кулындагы тәсбихын тарта-тарта: «Я Раббым, дүртенче аяк миңа гына булса ярар иде. Калган ике оныгыма озын гомер бир. Аларга гына тимә!» – дип Аллаһыга ялварды. Тагын 4 ел да 4 ай үткәннән соң Бикә әби мәңгегә күзләрен йомды. Рәзинә дә, Мөдәрис тә бу көнне куркынып көттеләр. Икесендә дә бер сорау – бу юлы кайсыбыз булыр? Яшен яшәгән, ашын ашаган дигәндәй, 90 яшен тутырып бу нигездән дүртенче кеше булып әбиләре китте. Әбинең бу нигездән бөтен кайгы-хәсрәтне, бозыкларны барысын да үзе белән алып китүе булса иде.

Нәрсә бу? Аллаһы Тәгаләнең сынавымы? Ниндидер бер бозыкмы? Гыйбрәтле язмыш булды бу гаиләдә. Шундый гыйбрәтле язмышны Ходай сынау өчен җибәрәме? Ярый ла бу дөньяда гына сынаса, инде ахирәттә дә сынамаса иде.

"Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “Чоланда хайван аяклары табылганнан соң, башланды инде гаиләбез өчен коточкыч көннәр” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ике ел очрашып йөргән кызы улыма бозык ясаган” [язмыш]
Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй “сихерче” дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми.

Мәрхәмәтсезлекме бу? Шәфкатьсезлекме? Әллә инде кеше кайгысына бармак аша караумы? Юкса, кайгы чит булмый диләр дә бит…   Өммөгелсем хәлендә булсалар, бу кайгы-хәсрәтләрне күтәрә алырлар иде микән? Җир-күк сабырлыклары бардыр аңарда. – Тормышта бер генә көн дә рәхәт күрмәдем. Кемнең кемгә дигән каргышлары төшкәндер, аңламыйм. Юкса, мин дә әти-әниемнең сөекле бер баласы идем, – дип юкка гына өзгәләнми инде ул. Бу сүзләр дә бик сирәк, тулышкан көннәрендә генә ишетелә. Гомумән, зарлана белми ул. Бар хәсрәтен эчкә йотып, хәтер төенчеген бер бәйләп, бер сүтеп көн күрә, уйлары белән үткәннәрендә яшәве күзләренә, йөзенә язылган бит югыйсә.

Балачагы барлык яшьтәшләренеке кебек үтте аның. Күзгә бәреп торган чибәрлеге булмаса да, иң беренчеләрдән булып тормышка чыкты. Күрше авыл егетенең хатыны булып куйганын үзе дә сизмәде ул. Тик, хыялланган бәхетле тормыш кына аны урап узды. Беренче сынау – биш бала белән тол калу булды. Кайнана-кайната йортында 35 яше дә тулмаган килеш, балаларын кочаклап сыңар канатлы калганда йөрәгенең иң нечкә кылларына кадәр тетрәнде. Итәк тулы балалар белән туган нигезенә кайту турында сүз дә булмады. Әтисе коры гына: “Яшәвеңне шунда дәвам ит, насыйбың очраса, кабат гаилә корырсың”, – дип кайнана-кайната йортында калдыруны кирәк тапты. Яклар кешесе, ышыкланыр аркасы булмаган киленне кем соң иркәләп утырыр? Биш бала белән кем хатынлыкка алыр, бу нарасыйларны кем сыендырыр? Буш хыяллар иде бу. Балаларының кул арсына кергәнен көтә-көтә гомер узганын сизмәде дә ул. Кыз-уллары да үсеп, буйга җитте. Тик Өммегөлсем көткән җиңеллек кенә килмәде.

Бала кечкенә чакта бер көйдерсә, үскәч мең көйдерә, диюләре хак булган икән. Шатлыклы мизгелләр урынына Ананың йортын бер-бер артлы кара кайгы шакыды. Юкса, дөньялар да тыныч, сугышлар да бармый, тик менә яшь гомерләр өзелүгә сәбәпләр чыгып тора. Бәгыре өзелеп, җиргә чүгәләгән көннәре күп булды Өммегөлсемнең. Акыллары чыгудан куркып, йокларга ятарга курыккан көннәре дә рәттән иде. Яшәү теләге калмаган көннәрдә җептән нечкә бер өмет аны аякка бастырды. Барысы да үтәр, дип пышылдый иде ул. Яшәүдән туеп Ходай алдында гаепле буласы килмәде. Нишлисең, үзеңә тиешлене гомерләргә көч табарга кирәк.

Бүген Өммегөлсемнең биш баладан бер кызы гына исән-сау. Ул үз гаиләсе белән авылның икенче очында яши. Әнисенә карата бик ихтибарлы, ихтирамлы. Ярый әле күңел юатырга ул бар. Лачындай дүрт баласы белән ул бары тик төшләрендә генә очраша.   Нәкъ тормыш иптәше Гыйльмуллага охшаган олы улы Газизенә тормышының чәчәктәй вакытында чир тиде. Ике ел очрашып йөргән кызы улыма бозык ясаган дип сөйләделәр. Чөнки, аның белән араларны өзелеп, башка кызга өйләнергә җыенып йөргән көннәрдә, көтмәгәндә, авыру аны аяктан екты. Нинди генә хастаханә юлын таптасалар да, әбидән-бабайга йөрсәләр дә, файдасы тимәде. Кулына балдак кия алмыйча, әнисен хәсрәткә салып, ул язгы бер таңда мәңгелеккә күзләрен йомды. Өммегөлсем балаларын нинди авырлык белән үстерүен, җае чыккан саен, башларыннан сыйпап бәхет теләвен уйлап өзгәләнде. Бәхет белән бергә озын гомер дә телисе калган шул дип үзен битәрләде.   Бала хәсрәте гомерлек, диләр. Балаларын вакытыннан алды гүргә иңдергән аналарга Ходай сабырлыклар бирсен. Ә Өммегөлсем язмышын башкалар кабатламасын. Әтисез үскән бала дип, Венерны да армия сафларына җибәрәсе килмичә, комиссариат юлларын күп таптады ул. Яклаучысы булмаганнарга Закон да һәррчак кырыс бит ул. Сәламәтлеге туры килә, яше тулган, хәрби бурычтан азат итәр сәбәп күрмибез диделәр биредәге “корсаклы” абзыйлар. Өммегөлсем белә бит, калын җилкәле әтилеләрнең балалары күптән кесәсенә хәрби билет алып тыкты инде. Әнә авылдагы җитәкчеләрнең балалары берсе дә солдатта булмаган. Калада зур кешеләре булганнар да бик шома котылган. Өммегөлсемнең бит хәсрәт төенчегеннән башка берние дә юк. Хәтта сарылып елар якын кешесе дә…

Ана күңеле нидер сизенгән бугай. Кайтыр көннәре җиткәндә генә авылга хәсрәтле хәбәр кайтты. Венер үз-үзенә кул салган. Әни күңеле кайгылы табут кайтканчыга кадәр ышанмады. Кайткач та, аны ачтырмадылар, газизенең соңгы тапкыр маңгаеннан гына да үбәргә рөхсәт бирмәделәр. Ничәмә еллар нужа күреп, төн йокыларын бүлеп үстергән балага бу юлы әнисе түгел, ә хәрбиләр хуҗа иде.   Венерны “Көтәм!” дигән вәгъдәләрен кат-кат кабатлап, Сәгыйдә озатып калды. Ике арада хатлар өзелмәде. Тик менә дус кызлары Сәгыйдәнең Яңа ел бәйрәмендә күрше авыл егете белән биегән фотосурәтен шаярып кына Венерга салырга уйладылар. Мәхәббәтләре чынмы, сынап карыйлар янәмәсе. Шаяруның азагы бик аяныч тәмамланды. Һәрчак сүзен өздереп әйтергә өйрәнгән егет хыянәтне күтәрә алмыйча, җепкә үрелә. Бу хакта аны озата кайткан иптәш егетләре сөйләде. Тик, ана күңеле улының мондый мәгънәсезлекләргә баруына гына ышана алмады. Ул нәрсәдер дәлилләргә теләп,  хәрби комиссариат, суд юлларында йөрде. Аның көн саен авылдан чыгып китүен күреп, “сихерче” дигән кушамат тактылар. Ана күңелендәге бураннарны сизмәгән, белмәгән кешеләр эше иде бу. Алар Сәгыйдәне дә юк итәсе килеп, әбиләр янында йөри дип гайбәт тараттылар. Кайсыберләре ышанмасалар да, кызык ясап, күпертеп сөйләделәр. Алар бит ана өчен газизен югалтуның ни икәнен белмиләр…

Өммегөлсемгә калган балалары хакына тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Бик ачы булса да, хакыйкать белән килешми хәл юк. Кайгылар, югалтулар моның белән генә тәмамланмаган икән шул. Язмышына тагын да язылган алар. Инде гаилә корып, оныклар белән сөендергән, матур гына үз эшләрен башлап эшләп йөргән уллары юл һәлакәтенә очрап, икесенең бер юлы өйләренә җансыз гәүдәләре кайтты. Хәзер менә Өммегөлсемнең бар юанычы, бар шатлыгы кызы калды. Дөрес, оныклар кайтып йөри, ләкин алар бит еракта, бәйрәмнәрдә генә әбиләрен искә ала.   Өммегөлсемнең күңелендә әле дә боз салкынлыгы саклана. Онытыла торган, басыла торган хәсрәтләр түгел шул аңа килгәннәр. Вакыт та җөйләми, киресенчә яралар көннән-көн тирән эз сала, балалары сагындыра, үткәннәр уйландыра. Стенага тезелгән фотосурәтләр күтәрелеп караган саен җанны телә. Кем беләндер сөйләшәсе килгән минутларда, көннең кайсы сәгате булуына карамастан, ул кызы йортына юл ала. Шул кадәрле хәсрәтләрне күтәрергә көч тапкан, мең җәрәхәтле зур йөрәк һич кенә дә кешегә авырлык теләми, сихер-тухырлар, начарлык турында уйларга аның көче дә җитми.   Бар кеше дә күңелендәген кычкырып йөрми, йөрәк авазын ишетеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде. Янәшәдегеләргә ышанычны югалтмыйк!

Ләйлә Искәндәрова  Апас

Запись “Ике ел очрашып йөргән кызы улыма бозык ясаган” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балабыз бик тә миңа охшаячак. Мин ничек әнине җәфаласам, ул сине җәфалаячак” [язмыш]
Рузилә – гади авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый.

– Беркөнне кызлар белән җыелышып бер әзербайҗан кафесына бәйрәм итәргә бардык, – ди Рузилә. – Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Ул егет белән карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан киләм, шул вакытта гел кафеда бу. Югыйсә, көн дә йөрмибез бит. Соңыннан мондый еш очрашуларыбызның сере мәгълүм булды: ул кафеда эшләүчеләргә “теге кыз килсә, шалтыратыгыз” дип, телефон номерын калдырган икән.

Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул: күп сорауларга җавап юк. Нигә без гашыйк булабыз? Нигә безне яраталар? Рузилә белән дә шулайрак була. Башта иптәш кызлары “ул бандитка охшаган” дисә, әнисе Светлана “кара халык кирәкми, алар бит биегәндә дә авызларына пычак кабып бии” дип кызына йөргән егетен ташларга куша, әтисе дә булачак киявенә каршы икәнен белдерә.

Илкинның әти-әнисе, туганнары да Русия кызларын өнәп бетерми икән. Очрашканда Рузиләгә – 24, Илкинга 35 яшь була. Кызны күргәч кенә егетнең туганнары Рузиләгә, гомумән, татар кызларына карашларын үзгәртә, җаннарына тынычлык иңә. Бер атна очрашкач, мәчеткә кереп никах укытып чыга яшьләр. Шулай итеп, мәхәббәт барлык киртәләрне дә сикерә-сикерә узып китә… Илкин шушы яшькә кадәр өйләнми нишләп йөргән?

– Әнисе аның үз ягында өйләнүен теләгән, ә Илкин “мәҗбүр итсәгез, авылның иң начар кешесенең кызын сорарга барачакмын”, дигән. Ата-ана куркып калгандыр инде.

Яшьләрнең бәхете дүрт елга сузыла. Бала туар чак җитә. Шунда Илкин сөйгәненә: “Шамилне тудыр. Мин үлгәч, ул сиңа миннән истәлек булыр. Әле Б”, – ди. Шамил туа. Илкин аны Ходайның бүләге, мәхәббәт җимеше итеп кабул итә. Аңа карап елмая, аптырый, бәхетеннән күктә йөзә…

Илкин тумышы белән Әзербайҗаннан, әмма иркәй Грузиядә харап була. Рузилә күкрәк баласын әти әнисенә калдырып, бар булган акчасын алып, башта Әзербайҗанга, аннан Грузиягә юллана. Сөйгәненең аяк очында утыра. Әллә ничә тапкыр ясин чыга. Ире Илкинның хәле бер яхшыра, бер начарлана. Аппараттан да аералар үзен. Әмма 2014 елның көзендә мәңгегә күзләрен йома ул…

Аның үле гәүдәсен Әзербайҗанга алып чыгарга ярамый. Янәсе, Русиягә алып китегез! Көч-хәл белән урлап диярлек ирнең гәүдәсен туган авылына алып кайталар.

– Ул минем исемне соңыннан гына әйтергә өйрәнде, “Роза”, “роднуля” дип йөрде, – дип хәтерли Рузилә. – Илкинның гәүдәсе кайтып җитәр алдыннан аның тавышын ишеттем, тавыш “син мине бакча янында көт” диде. Чыгып бастым. Күпме торганымны да белмим. Туганнары “катып үләсең бит, өйгә кер” дип ачулана. Шулвакыт чикләвек агачының кыштырдавын ишеттем һәм “чикләвек җыясыңмыни?” дип сорадым. Карыйм, Илкин агачның теге ягына чыгып басты. Кап-карадан киенгән. Ябык һәм бик яшь үзе. Чыккан җан кешенең 20 яшьлек кыяфәтен ала диләр. Илкин да 20 яшькә кадәр бик ябык булган. Үзем “мин акылдан язмадым!” дип кабатлыйм. Аны мин генә түгел, күпләр күргән икән! Балаларга хәтле күрүләрен әйтте. Машина кайтып та туктады, шәүлә кереп тә китте. Аннан соң миңа Илкинның йөзенә карарга куштылар. Кич булган, караңгы төшкән иде инде. Битен ачуга кояш күтәрелгәндәй булды, аны озатырга килгән 200ләп кеше аһ итте, – ди Рузилә.   Илкинны җирләгәч тә, кайтып китми Рузилә. Зиратка йөри. Чардуганнарын буягач кына күңеленә тынычлык иңә.

Туган ягына кайткач та сәер хәлләр тәмамланмый. Әле аның телефоны шалтырый, әле әзербайҗанча “хатын” дип язылган смс-хәбәр килә. Ләкин теге очракта да, бу очракта да хәбәрләрнең номеры булмый. Магнитофонда да Илкин яраткан җырлар яңгырый башлый. Коточкыч, кыскасы! Әллә Илкин Рузиләне җибәрми, әллә Рузилә аның юклыгына ышанмый.

Рузиләнең әнисе әле дә Илкин турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.   – Алар хакында “кара халык” дип кенә сөйлибез. Илкин бик тә йомшак холыклы, акыллы, тәрбияле, хатын-кызны хөрмәт итә белүче ир-ат иде. Башта миңа “Светлана ханым” дип дәште.   Үз баламдай якын, кадерле иде ул миңа. Рузилә киткәч, күкрәк баласы белән калдым. Үзем Илкин өчен ут йотам. Йокысыз төннәр, бала көйсезләнә. Бервакыт бәргәләнә-бәргәләнә елады ул, туктата алмадык. Әтисе үлгән вакыт булган.    Рузиләнең кулына игътибар иттем: балдагын салмаган…   Кемдер үлә, кемдер туа. Тормыш дәвам итә. Димәк, Ходай Рузиләгә шундый язмыш язган.

Элмира ФЛҮН Өмет

Запись “Балабыз бик тә миңа охшаячак. Мин ничек әнине җәфаласам, ул сине җәфалаячак” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми ул
Кайчак, төрле сериаллар карап, алар өчен борчылып яшәүче кешеләр белән дә очрашып куясың. Ә бит тормыш дигәнең телевизор экраннарына караганнан шактый катлаулырак. Юлдашым Нурия апа әйткәнчә, “Пусть говорят”, сериаллар бер якта торсын, аның гомер юлы үзе кино кебек… Өч кыз бала үстергән, иртән эшкә барган, кичен кайтып ашарга әзерләгән, өен җыйган-юган хатын-кыз­ның тормышы поезд рас­писаниесе кебек төп-тө­гәл.

Нурия апа да 30 ел буена әнә шулай уртак тормышны ныгыту өчен бөтен көчен куя. Кызлар үсеп, укырга чыгып китәләр. Аннан уңышлы гына кияүгә чыгалар. Бу уртак тормышта әти дигән кеше­нең роле гадәттәгечә диванга ятып телевизор карау, газета-журналлар уку, әзер ашны да җылытып ашатканны көтеп торудан гыйбарәт. Төскә-биткә ярый­сы, көн саен хезмәтенә барып кайтучы бу ир-атка тел-теш тидерерлек тә булмый анысы. Әмма гаиләнең бөтен­леген күрсәтергә теләп яшә­гән хатынга бармак төр­теп күр­сә­тү­челәр дә табыла. Ирең өс­теңнән йөри, акчасын урам хатыннарына туздыра, диючеләргә дә тыныч карар­га тырыша әле ул. Ире ул кадәр үк начар түгел бит аның, көн дә эчеп йөрми. Әм­ма Нурия аның эчкән чак­та тәмсез теле бе­лән каһәрләвен, өстә­венә ка­ра яндырып кыйнавын үзе генә белә.

Бер караганда, хәзерге заманда 30 ел буена бу хәлгә түзеп яшәүче дә юктыр. Әмма хатын һа­ман уртак тормышны бө­тәйтү турында хыялланып, зур өйләрен ямь­ләндерү өс­тендә эшли. Яңа диван алалар, аш бүл­мәсе, йокы бүл­мәсенең җиһазла­рын яңар­талар. Газ плитәсе, суыткычлар яңа модельләр­гә алмаштырыла. Кызлар урнашкан, өй­ләр ямьләнгән. Карт белән карчык, кадерле әби белән бабай булып яшисе көннәр алда булырга тиеш кебек тә: тик тормыш көтмәгәндә-уй­ламаганда җимерелә дә куя. Ул көнне Нурия апа хас­таханәдән чыккан әни­сен мунча кертергә дип күрше авылга китә. Ире эштә кала.

Мәшәкатьлерәк көн була ул, Нурия апа иренә ашарга әзерләргә дә өлгерми. Суыткычта әзер пилмәннәр бар, шуларны пешереп ашар әле дип уйлый хатын. Телефоннан да шалтыратышалар, анда да Нурия апа әзер пилмәнне суга салып алырга куша. Әмма 30 ел буена әзергә-бәзер яшәүче ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми. Хатын кайтканда тәмам ярсыган ир аңа ташланып, кыйный башлый. Әнисе өчен борчылган, авылга барып-кай­тып арган Нурия апага шул җитә кала. Күршеләренә йөгереп кереп, ишек тө­бендә үк аңын җуя ул. Шул чыгып китүдән өйлә­ренә башка әйләнеп кайтмый.

Суд була, аларны аералар. Нурия апа кызларында яши башлый. Ир кеше башта үз өендә яши, аннан башка районга икенче хатын янына күченә. “Сезне кыйнаган кебек аны да кыйныймы икән?” – дип, кызыксынуымны җиңә алмыйча сорарга кыйдым. “Белмим. Кыйнаса, артына тиз тибәр­ләр. Әмма безнең әкият шушында башлана гына әле”, – дип гаҗәпләндерә ул мине. – Бергә яшәгән чакта бер кызыбыз, фатир алып, вакытлыча минем исемгә яздырган иде. Ирем шул фатирны бүлешә башлады. Имеш, бергә чакта алынган фатирның яртысы аңа тиеш. Их, белсәгез икән, балаларыбыз – безнең бәгырь җи­меш­ләребез. Без аларга фатир алганда өч тиенлек тә ярдәм итә алмадык. Барысын да үз тырышлыклары белән булдырдылар. Зур кредитлар алып, аена 30ар мең түләп торалар. Яшь балалары бар, ашыйсы-яши­селәре дигән­дәй… Менә шулай, әтиебез кызыбызның фатирын бүлү өчен безне судка бирде. Минем белән булышсын да инде ул, балалар белән арасын бозып бик ялгыш эшләде….

Нурия апа бу юлы барысын бәйнә-бәйнә аңлатып, судка үзе гариза яза. Ничек кыйнап өйдән чыгып кит­кән­нәрен, күршеләренең яр­­дәм кулы сузганнарын, шаһитлар барын да язарга онытмый. Бу язуны укыганнан соң, ир кешегә карата җинаять эше ачыла. Аны шартлы рәвештә хөкем итә­ләр. Озак та тормый, ул ам­нистиягә эләгеп азат ите­лә. Аңа карата фатирны үз­ләш­терүдә мошенниклык га­мәл­ләре өчен гаепләргә мөмкин булачакларын хә­бәр иткәч, гаризасын кире ала. …

Нурия апа шәһәр тормышына да тәмам ияләшә. Эшкә дә йөри, оныкларны да караша. Шул ук вакытта гомер буена яшәгән өен дә сагына торгандыр, ни дисәң дә, 30 ел аз вакыт түгел. Кеше өендә барыбер кешечә булырга кирәк. Никадәр генә ип­ле булмасын, кияү кияү инде ул. Шулай тынычланып кына яшәп ятканда, туган як­лардан хәбәр килеп ире­шә. Ире йорттагы ки­рәк-ярак­ларны, бөтен яңар­тыл­ган җиһазларны төяп, яшәп яткан районына китеп барган. Шуннан Нурия апа түзмәгән, бу юлы үзе судка гариза язган. Нишләп әле ул тир түгеп тапкан малын ятларга би­рергә тиеш? Йортта кызлар­ның да өлешләре, аларның да җиһазлары бар икән. Тормыш – үзе кино кебек. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген аңлау да кайчак бик авыр. Тик гомер буе бергә яшәгән, уртак балалар үстергән ирнең аларны кырып-себереп “сатуын” аңлап булырмы икән?! Алдагы көндә әллә газиз балалары бусагасына кайтып егылыр ул, кем белә?

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА Ватаным Татарстан

Запись Ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми ул впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Утыз яшьлек, сөлектәй таза, матур улым үзеннән 15 яшькә олы хатын белән кәеф-сафа корып көн итә”
Рәшитнең үлеменә быел дүрт ел булды. Аның әнисе белән минем каенанам бертуганнар иде. Замира зурәнкәй (безнең якта әти-әнидән олыракларны зурәткәй белән зурәнкәй дип йөртәләр) зурәти белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары тыйнак, инсафлы, иманлы булып үсте.

Уллары әллә артык иркә булды – мәктәпне тәмамлагач, тегендә сугылды, монда барып карады. Беркая да укырга керәсе килмәде, эш урыннарын да еш алмаштырып торды. Сөйкемлелеге дә, чибәрлеге дә бар иде шул, шуңадыр аңа гел үзеннән олырак хатыннар чат ябышты. Замира зурәнкәй бу хәлләргә һәрвакыт каршы булды. Соңгысында рус хатыны Ольга хәтта унбиш яшькә олырак иде. Утыз яшьлек, сөлектәй таза, матур Рәшитнең үзеннән олы хатын белән кәеф-сафа корып көн итүенә әнисе бик борчылды. Ольганың оятсызланып үзе аларга куна килүе бөтенләй аптырата иде татар хатынын. Ничек итсә итте, Замира зурәнкәй Ольга белән Рәшитне аерды.

Ольганың моңа бик ачуы килде. “Барыбер Рәшиттән игелек күрмәячәк ул”, – дигәнен ишеттерделәр аңа. “Беркөнне Ольга, әйберләрем калган, шуларны алыйм әле дип килеп керде. Мин бит ышана торган кеше, Рәшитнең бүлмәсенә керттем. Үзем ишек алдында калдым. Ольга озак тормады, тиз генә кереп китте дә бер-ике минуттан артына да әйләнеп карамый чыгып китте. Рәшит кайтты, утырып чәй эчтек, сөйләштек, аннан ул бүлмәсенә кереп ятты… Иртән тордым, Рәшит күренми. Ни булды икән, мин әйтәм, болай озак ятмый иде бит ул. Бүлмә ишеген ачып карасам, Рәшит караватта чалкан ята, күзләре ачык, түшәмгә текәлгән. Үзе селкенми дә. Янына бардым. “Рәшит”, – димен, эндәшәм. Рәшит мине гүя ишетми дә… Тиз генә кызыма шалтыраттым. Ул күрше авылдан үз машинасы белән тиз килеп җитте. Икәү кереп төрткәләп карадык. Рәшит кымшанмый да, түшәмгә карап ятуын дәвам итә…

Дүрт көн ятты. Куркып беттек, ни уйларга да белмибез. Дүртенче көн булды дигәндә әтисе белән тартып, этеп-төртеп торгыздык. Дүрт көн буена авызына бер йотым су, бер тәгам ризык капмады бит… Шул көннән соң Рәшит танымаслык булып үзгәрде. Көчкә тотынып йөри, сөйләшә алмый, тотлыга башлады, сакал-мыек басты. Ни булыр бу дип аптырамаган көнем юк”, – дип сөйләгән иде зурәнкәй бер очрашуда.

Иртән ике туган апам шалтыратты. “Рәшит китеп барган”, – диде. Иң беренче күз алдыма зурәнкәй килде. Менә сиңа мә, тугызынчы дистәне ваклаган әби улын күмеп йөрсен инде…

“Ни булган?” – димен. “Үз-үзенә кул салган”, – диде апа миңа ишетелер-ишетелмәс кенә телефонның теге очыннан.

Тиз генә җыендык та авылга чаптык. “Күршеләргә кереп озак кына чәй эчеп, сөйләшеп утырдым”, – дип бәян итте зурәнкәй. – “Кайттым, өйгә кердем, тегеләй-болай иттем, вак-төяк эшләрне эшләдем. Рәшит бер җирдә дә күренми, күземә чалынмый. Вакытын гел мастерскойда үткәрә иде, урындык, өстәл ясый иде. Мастерскойны кереп карадым. Анда да тавыш-тын ишетелми. Кире чыгыйм дип борылган идем, күзем өстәлдә яткан пычакка төште. Әллә малларга чөгендер тапады микән димен. Карасам, арканның ыргагы киселгән, өстәлдә ята. Мин һаман аңламыйм, нигә моны кисте икән, дип уйлыйм. Шул вакыт башымнан яшен тизлегендә “Әллә асылынды микән?” дигән уй сызылып үтте. Йөрәгем төшеп китте, тәнемне калтыравык алды. Чорма башына ничек менеп җиткәнемне дә сизми калдым”…

Зурәнкәйнең күзләреннән яшьләре тәгәрәде. “Беренче булып теге чәй эчеп утырган күршемә йөгердем. Әйдә әле, Рәшит бит китеп барган, дидем. Рәшитне үзем теге пычагы белән кисеп төшердем”…

Бу сүзләрне ишетү бигрәк авыр. Аллаһ сакласын, башкаларга үзләре гомер биргән баласын элмәктән кисеп төшерергә язмасын, Мондый кайгы-югалтулардан Ходай үзе сакласын!

Рәшитне озатырга кеше күп килмәде. Соңгы унбиш елда ул беркем белән дә аралашмады, өйдән чыгып йөрмәде. Әнисенә берничә тапкыр: “Үз-үземә кул салыр идем дә бит, куркам”, – дигән. Зурәти аңа мондый адымның зур гөнаһ булуы турында күп тапкырлар сөйләгән. Әмма күңеленә шайтан коткы салган адәм баласын саклап йөртеп кенә буламы соң?

“Үз-үзенә кул салган кешегә җеназа да укылмый, – диде күп еллар мәчеткә йөргән зурәткәй. – Аңа “Йәсин” укымыйлар”, – диде. Табут янына утырып зурәнкәй улы белән хушлашты. “Ниләр генә булды соң сиңа, улым? Син мондый түгел идең бит. Ярар инде, язмышың шундый булгандыр. Миңа да озак калмагандыр, теге дөньяда очрашырбыз”, – дип үкседе ана…

Күптән түгел зурәнкәй белән тагын җеназада очраштык. Бертуган апасының улы 63 яшендә яман шештән вафат булган. Гомер буе Себер якларында яшәгән, гаиләсе булмаган Сабир операциядән соң Замира зурәнкәй янына кайткан… Ул да аның кулында якты дөнья белән хушлашты. “Ярар, Сабир балам, хуш бул инде, тыныч йокла”, – дип икенче ир-егетне соңгы юлга озатты..

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА, Өмет

Запись “Утыз яшьлек, сөлектәй таза, матур улым үзеннән 15 яшькә олы хатын белән кәеф-сафа корып көн итә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы? Булмаса, күр!»
Үтеп киткәч, борылып карадым. Юк, хатын-кыз күзе төшәрдәй түгел иде ул ир. Эчкечеләргә хас таушалган йөз, майланып төрле якка сибелгән тыңлаусыз чәчләр… Өс-башы да шул кыяфәтенә ярашлы. Ләкин шешенкерәгән күз кабаклары арасына яшеренгән күзләренең карашы бик таныш тоелды. Үзенә каравымны аркасы белән сизгән кебек, ул да миңа борылды. //Акчарлак//

Күзләребез очрашкач, тетрәнеп киттем: Ходаем, Рәлиф ич бу! Курсташым Рәлиф! Кеше үзе никадәр үзгәрсә дә, күз карашлары үзгәрми икән. Һаман да шул, эчеңә үтеп, төбәп карый торган коңгырт күзләр…

Әй Рәлиф, Рәлиф! Нәрсә булды, дөнья нишләтте сине? Безнең курстагы иң шәп егетләрнең берсе идең бит син!

– Рәлиф?!

Ир мине танымаган рәвеш чыгарып, адымнарын кызулатты. Юк инде, апаңнан алай җиңел генә котылырмын димә. Йөгереп диярлек барып, каршына төштем:

– Син бит бу, Рәлиф?!

Рәлиф теләр-теләмәс кенә тукталып, битараф карашы белән миңа төбәлде:

– Бәлки. Ләкин бу исем җисеменә туры килми инде хәзер.

Ул яңадан китәргә талпынды. Кулларымны сузып, янә туктаттым.

– Тукта инде, Рәлиф. Әйдә, менә бу кафега кереп утырыйк әле бераз.

Рәлиф кесәсеннән тәмәке алып кабызды, берничә тапкыр йотлыгып суыргач, читкә карап “черт” итеп төкереп куйды:

– Кафеларга кереп сыйланып йөрергә… Акча юграк чак әле.

– Үзем сыйлыйм!

– Хе! Хатын-кыз чутыннан ашап йөрергә… Син мине бөтенләй бетереп үк ташлама инде.

– Нишләп бетереп ташлыйм ди?! Тормышта төрле вакыт була инде ул. Икенче юлы син мине сыйларсың. Күптән күрешкән юк бит, бераз сөйләшеп утырыйк дигән идем.

Дәлилем саллы булды ахры, Рәлифнең йөзенә “ярый соң алай булгач” дигән кыяфәт чыкты. Якындагы кафега кереп утырдык. Очрашу хөрмәтенә алган нәрсәне бераз тотып куйгач, Рәлифемнең теле ачылды. Эчен бушатасы килгәндер күрәсең. Яңадан тәмәке алып кабызды да, күзләрен каядыр читкә төбәп, сөйли башлады:

– Их, Илһамия. Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы синең? Булмаса, күр! Менә, синең каршыңда утыра ул ахмак бәндә!

Әйткәнемчә, Рәлиф курста иң күзгә күренгән егетләрдән иде. Күп кызлар, шул исәптән үзем дә бик ошатып йөрдек аны. Әмма Рәлиф Зәлиядән башка беркемгә дә карамады. Институтта аларга сокланмаган кеше юк иде. Икесе дә бик актив студентлардан булып, бәйрәм-кичәләрдә сәхнә күрке булып парлап биеп, җитәкләшеп дигәндәй, гел бергә йөрделәр. Бишенче курста укыганда студент туе ясап, өйләнешеп тә куйдылар. Биш елдан соң очрашуга килгәндә – бер, ун елдан соң очрашканда ике кызлары бар иде инде. Фотоларын күрсәтә-күрсәтә, горурланып сөйләштеләр. Тормышларыннан да, эшләреннән дә канәгать иделәр: өч бүлмәле фатир, аннан машина алганнарына куанып бетә алмадылар. Очрашу кичәләребезне ямьләп, парлы матур биюләрен дә бүләк иттеләр. Быел институтны тәмамлавыбызга унбиш ел була, тагын күрешербез әле дип йөри идем. Әллә күзләр тидеме икән үзләренә?!..

– Әле өч ел элек кенә миннән дә бәхетле кеше юк иде бит, – дип сүзен дәвам итте Рәлиф. – Янымда сөйгән хатыным, яраткан балаларым, лаеклы эшем, менә дигән фатирым – тагы нәрсә кирәк җирдә адәм баласына!

Рәлиф бармакларын пешерә башлаган тәмәкесен көл савытына басып сүндерде дә, шунда ук икенчесен алып кабызды. Мин дәшми генә сүзнең дәвамын көттем.

– Сөйгән кешең белән арага хыянәт җиле керүдән дә авыр хәл юк икән. Хыянәт тә түгел әле, яраткан кешеңне ахмакларча көнләшү харап итте.

– Уф, Рәлиф,– дидем мин. – Ә мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем: үлем-китем белән бәйле фаҗигалар күз алдыма килеп китте. Зәлия сиңа хыянәт итә торган кешеме соң инде? Килешерсез!

Рәлиф бер ноктага төбәлеп, шактый гына сүзсез утырды. “Каян кысылдым инде, кеше үз җае белән сөйли иде бит” дип, үземне эчтән генә битәрләп утыра башлагач кына кабат сөйләп китте:

– Зәлия белән авылдашлар икәнебезне беләсеңдер инде. Без аның белән мәктәп эскәмиясеннән бирле бергә. Ул көнне авылдагы абыйларга ашка кайткан идек. Кунаклар парлап килә тора: хатын-кыз эчкә үтә бара, без – ир-атлар, тәмәке көйрәтеп, тегене-моны сөйләшеп таптанабыз. Минем Зәлия дә шунда аш-су әзерләүчеләргә булышып йөри. Бераздан безне дә өйгә керергә чакырдылар. Башкаларны үткәреп, арткарак калганмын икән. Аргы урам Нәҗип җиңемнән тотып, читкә дәште. Әйтер сүзе бар, имеш:

– Ну, малай, кайнар да икән Зәлияңнең кочагы! Гомерләрең рәхәттә үтә икән, мала-ай!

Ярым пышылдап шул сүзләрне әйтте дә, тиз-тиз өйгә кереп тә китте. Мин тораташ шикелле баскан урынымда катып калдым. Башта бөтен тәнемне пешереп, кайнар дулкын йөгереп узды. Шабыр тиргә төштем. Аның артыннан өстемә бозлы су сипкән кебек булып, өшетеп җибәрде. Тешләр тешкә тими, калтырата ук башлады. Ул арада яңадан теге кайнар дулкын китереп бәрде. Шул кайнарлык белән өйгә бәреп керсәм, Зәлиям кухня яктан аш тулы тәлинкә күтәреп чыгып килә. Каршына басып кулыннан тәлинкәсен алдым да, кайнар ашны йөзенә сибеп тә җибәрдем. Зәлиям ачыргаланып йөзен каплап, башкалар ах-ух килеп калдылар, мин башымны югары күтәреп, горур басып өйдән чыгып киттем: булдырдым бит, молодец!..

Рәлиф башын иеп бераз тын утырды. Аннары чираттагы тәмәкесен алып кабызды да, сүзен дәвам итте:

– Ачу алдан, акыл арттан йөри диләр. Нәҗипнең мәктәп елларыннан бирле Зәлиягә гашыйк икәнен белми идеммени мин?! Зәлия бит аны түгел, мине сайлады. Һаман ярата күрәсең аны Нәҗип. Кирәк бит, минем кулым белән ничек итеп үч алды. Хәер, ул үзе дә болай ук булыр дип көтмәгәндер. Монда мин ахмак: Нәҗипнең үзен сугып егасы урында…

Рәлиф күз яшьләренә тыгылып, читкә борылды. Бу хәлләрнең нәрсә белән беткәнен бик беләсем килсә дә, дәшми генә сүзнең дәвамын көттем.

– Тормышыңның өстен-аска әйләндерергә, барысын да җимерергә – бер ялгыш адым, бер мизгел җитә икән… Зәлиям озаклап хастаханәдә дәваланып чыкты. Пешкән эзләрдән битендә шадраланып җөйләр калган. Алларына тезләнеп, һәр шадрасын бөртекләп үбәр идем. Тик гафу үтенеп янына күпме генә барып карасам дә, ул мине күрергә дә теләми. “Йөрәгем бик каты пеште, җөйләре төзәлерлек түгел, – ди. Хастаханәдән чыккан көнне үк, өйгә дә кайтып күренмичә, балаларның берсен мәктәптән, икенчесен бакчадан алып, районга китеп урнашкан. Минем кылган кабахәтлекне “этлек” дип бәяләп, хәленә кергәннәр: яшәргә бүлмә биргәннәр. Өч бүлмәле фатирыбызда берүзем яшәп ятам. Әмма Зәлиям белән кызларым булмагач, тормышның ни яме бар?! Эштә дә гамь калмады…

Рәлифнең кабат күз яшьләренә тыгылып, кесәсенә тәмәкегә тыгылды.

– Чү-чү, Рәлиф, – дидем мин тыелып кына. – Бу кыяфәткә калгач, Зәлияң жәлләп кире кайтыр дип көтәсеңме әллә?! Юк инде, мескенлеккә төшкән кешене яратып булмый аны!

Рәлиф миннән башка сүзләр көткән иде ахры. Беркавым аптырап карап торды. Аннары җәһәт кенә урыныннан торды да, бер генә җөмлә ыргытып, җилтерәп чыгып та китте:

– Ә син бит хаклы! Хаклы, шайтан алгыры!

Нишләргә уйлады? Белмим… Әмма йөрешендә элекке Рәлиф: булдыклы, шәп Рәлиф чалымнары чагылып калды. Гафу итәрсең микән, Зәлия? Гаиләгез бәхете бүген синең кулда!

Зөлфия Мансур

Запись «Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы? Булмаса, күр!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мин сине көтәрмен!» диде ул Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз»
Кеше белән бары өч нәрсә идарә итә: мәхәббәт, акча һәм хакимияткә утыру теләге. Әмма шул өч нәрсә арасында кеше өчен иң кадерлесе, иң беренче урында мәхәббәт торырга тиеш. Йөрәгендә мәхәббәт хисе булган кеше генә материаль яктан да уңышка ирешә, кәнәфигә дә утыра аладыр. Чөнки аларның күңелендә этәргеч көч бар. Ә беренче мәхәббәт исә гомергә истә кала торгандыр. //Tatar today//

… Фирүзә белән Ришатның мәхәббәте дә мәңгелек кебек иде. Алар җәй көне, клубта таныштылар. Ришат Фирүзәләр авылыннан утыз чакрым ераклыкта урнашкан Ташелга авылыннан, дусларына кунакка килгән иде. Фирүзәне күргәч йөрәге тибүдән туктаган кебек булды егеткәйнең. Шул ук кичне кыз белән танышты ул һәм озата да кайтты. Шуннан очрашулар, бергә капка төбендә таң аттырулар, аяз күктән йолдыз санаулар башланды. Килгән саен Ришат сөйгәненә берәр бүләк алып килә иде. Бер ай эчендә Фирүзәләрнең өе йомшак уенчыклар сата торган кибетне хәтерләтә башлады. Фирүзәнең күңелен дә, өйләрен дә гөл-чәчәкләргә күмде ул. Егет тә, кыз да мәктәптә соңгы елларын укыйлар иде. Шуңа да каникуллар беткәч, Ришатның көндә кыз янына килеп йөрү мөмкинлеге булмады. Ни дисәң дә чыгарылыш имтиханнарына хәзерләнәселәре бар бит. Шулай да һәр шимбә егет сөйгәне янына ашыкты. Шул бер шимбәне көтә-көтә сагынышып бетәләр иде. Телефоннан сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, бер-берсенә әйтер сүзләре бетмәде аларның. Мондый көчле ярату, кайнар хисләрдән Фирүзә бик курка иде. Әгәр дә берәр көнне ул Ришатын югалтса… Әгәр сөйгәне аны башка яратмыйм дип әйтсә? Фирүзәнең йөрәге тибүдән туктар, аяз күңел күген кара болыт каплар һәм башка бер кайчан да кояш чыкмас төсле тоела иде аңа.

Ришат түзде. Ара ерак дип тормады. Ел буе Фирүзәләр авылына килеп йөрде. Инде яз үтте, җәй җитте. Чыгарылыш имтиханнары артта. Икесенең дә кулында өлгергәнлек аттестаты. Фирүзә чыгарылыш кичәсенән соң шәһәргә барып, югары уку йортына укырга керергә докуметларын биреп кайтты. Ришат исә баштан хәрби хезмәткә барырга булды. “Иң элек тормыш мәктәбен үтеп кайтам! Анан соң читтән торып укырмын кирәк булса” диде ул үз-үзенә. Гаиләдәгеләре дә моны хупладылар. Фирүзә генә сөйгәе бер дә җибәрәсе килмәде. Ни дисәң дә ике ел аз вакыт түгел. Ничекләр генә көтеп бетерер дә, ничек кенә сагынуларына түзәр икән аның йөрәге?! Ришат үзе дә бу хакта еш уйлады. Әгәр кыз көтмәсә? Әгәр аны сугыш бара торган берәр ноктага җибәреп, имгәтеп кайтарсалар7 Андый кешене ничек кенә яратсаң да, мәхәббәт тора-бара сүнәр һәм кызгану хисенә генә әйләнер бит. Алай ярты җан булып яшәгәнче, дөньядан китүен хәерлерәк. Якыннарыңны газапламыйсың ичмасам. Шундый начар уйлар бөтерелде булачак солдат башында. Әмма ул уеннан кире кайтмады. “Барырга! Хезмәт итәргә! Ватан алдында булган бурычны үтәргә кирәк!”.

Җәйләр үтте. Көз җитте. Җәйләр белән бергә авылдан студенлар, шәһәрдән авылга дәү әтиләре, әниләренә кунакка кайткан балалар да китеп беттеләр. Фирүзәнең дә калага китеп барды. Шәһәр белән авыл арасы якын түгел: җиңел машинада кайтсаң да ике сәгатьләп вакыт кирәк. Автобуска билет бәяләре дә кыйммәт. Шуңа да ике йөрәк ике атнага бер геә очраша ала иде. Фирүзәнең кайчагында башыа әллә укуы ташлап кайтып китимме дигән уйлар да килә иде. Бик сагына, юксына иде ул кара күзле, чем кара чәчле, кояш кебек гел елмаеп кына тора торган Ришатын.

Көзнең соңгы ае. Урамнар йөреп булмаслык пычрак. Асфальт салынган урамда да итексез йөреп булмый хәтта. Авылның башка урамнарын әйтәсе дә юк. Кибеткә ипи-майга йөрүче әби-чәбиләр аеруча да яфа чигә. Кулларына таяк то тоткан булалар. Итекләренә пычрак ябышса, барга җирләренән туктап, шул таякка ышкып төшерәләр ябышкан сазларны. Шунан аяк бераз җиңеләйгән кебек була. Әмма ике-өч метр атлауга, аяклар тагын күтәреп атлап булмас хәлгә киләләр. Авыл халкы тизрәк көннәр суытканын көтә. Инде кышлыкка дип симерткән маллар да авырлыкларын югалта башлый. Казларны да күптән суярга вакыт. Алайса пычрак суда коенып, мамыклары тәмам пычранып бетә язган. Һава тырышы моны белә ди мени? Ходай бирмәсә кеше генә үзгәртә алый шул аны. Ярый әле кешегә табигать белән идарә итә алу сәләте бирелмәгән. Юкса бар дөньясын юкка чыгарыр иде ул!

Шундый пычрак, яңгырлы көзге көннәрнең берсендә, Ришатны кабат хәрби комисариатка чакыртып, кулына “повестка” тоттырдылар. 30 ноябрь көнне армиягә китәргә. Кәгазьне алгыйнча егетнең бик тә барасы килгән иде. Ә хәзер, инде менә китәренә 5 көн калгач, күңеле әллә нишләде. Тик кире юл юк! Китәргә!

Озату кичәсен бик зурлап, барлык туганнарны, дусларны, сыйныфташларны чакырып үткәрде Ришатның әти-әнисе. Фирүзә, кызарынып, оялып булса да табын түрендә, Ришат янында утырды ул кичне. Мәҗлесне алып баручы Фирүзәгә сүз биргәч тә кыз ике җөмләдән артык сүз әйтә алмады, шунда ук елап җибәрде. “Мин сине көтәрмен! Сүз бирәм!”, диде ул ахырдан пышылдап кына Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз. Биргән вәгъдәсен бозды…

Ришатны Тула өлкәсеә җибәрделәр. Кечкенәдән егет парашют белән сикерергә хыяллана иде. Хәрби хезмәткә баруының төп сәбәбе дә һава десантында хезмәт итү булды. Беренче атнада егет бик сагынды туган ягын. Өстәвенә физик күнегүләр дә күп ясаталар. Тән тәмам арый, алҗый. Тик шулай да йокларга яткач туган өй, әти-әни һәм әлбәттә инде Фирүзә күз алдына килеп баса да, йокыны качыра. Бары арыгынлык кына үзенекен итә. Егетнең өне белә төше бутала башлый. Менә әле генә ул якыннарын сагынып, уйланып ята иде… күзен йомуга йокы дөньясы аны шул уйлары белән чынлыкта “кавыштыра” кебек. Тик армиядә йокы бик аз эләгә шул. Төшләрне дә бик сирәк вакытта гына күреп бетерәсең…

Хатларны күп язды Ришат. Атна саен аларны мәҗбүри рәвештә хат яздыралар иде. Әти-әниләре белән көндә телефоннан сөйләшеп тора, шуңа хат язарга утыргач язар сүз таба алмый интекте ул. Ә менә Фирүзәгә икешәр, өчәр бит хатлар язып салды. Язган саен сүзе бетми иде егетнең. Фирүзә дә һәр хатка “Яратам! Сагынам! Көтәм!” дип җавап язды. Бер елга якын Тула белән Татарстан арасында сөю, мәхәббәт, сагыну сүзләре белән тулган хатлар йөрде. Тик Яңа елдан соң гына кыздан хатлар сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Ә ахырдан Фирүзә бөтенләй җавап язмый башлады, шалтыратканда телефонын да алмый иде хәтта. Ә март аенда Фирүзәдән “коры “ гына язылган хат килеп төште. “Кичер мине! Вәгъдәмдә тора алмадым. Башка егетне очраттым… Гафу ит зинһар һәм бәхетле бул.” Ришатның аяк астыннан җир купкан кебек булды. Аның йокысы качты, ашаудан калды. Шулай да эчендә ургыган ялкын, ниндидер аңлатып булмаслык дәрт аның белән идарә итә иде. Кызга булган нәфрәт, сөйгәнен анардан урлаган егеткә карата үч организмында ниндидер адреналин бүлеп чыгара иде бугай. Тик бу дәрт өч көннән дә озакка җитмәе. Ришат хәлсезләнде, йөрәк турысында күкрәге гел чәнчеп тора башлады. Ришатка нидер булганын иптәш егетләре дә сизенде. Тик егет бик тыныч характерлы, эчендәгесен тышына чыгарып, бар нәрсәне читкә чәчеп йөрүчеләрдән түгел. Шуңа да сораштырсалар да, җавап ала алмаячакларын белде егетләр. Тик аның ни хәлдә икәнен күрә торып, Ришатны мондый хәлдә ялгызын гына калдыру куркыныч иде. Армиядә һәр көн кулда автомат яки салкын корал. Ачуда җене котырган 19 яшьлек егет ни эшләп ташламас, Алла сакласын! Тик егет түзде. Фирүзәгә җавап язам дип әллә ничә тапкыр каләм белән кәгазь алып утырды. Бер язды хаты, бер ертып ташлады. Ахырдан барыбер җавап бирмәскә булды. !Киткән икән—китсен! Дөньяда кызлар бетмәгән әле! Десант формасынан кайтып авылны бер генә әйләнүем булыр, бөтен чибәр кызлар артымнан иярер!”, дип тынычладырырга тырышты ул үзен. Акылын алдый алса да, йөрәкне ышандырып була ди мени?! Фирүзәне уйламаган, исенә төшермәгән бер генә көне дә, бер генә сәгате дә булмады егетнең. Киресенчә хатирәләре торган саен яңара гына бара сыман тоела иде аңа. Бер ай үтте, ике, өч… тора бара Фирүзә дә әллә кайда еракта, томан артында кебек торып калды. Фирүзәне күрмәс өчен Сабан туена дип бирелгән ялын да алмады ул. Ял алмагач, өйгә иртәрәк кайту мөмкинлеге бар иде аның…

Фирүзә бик көтте Ришатны. Көн тудымы—уенда егет кенә. Сөйгәненә хезмәт итү җиңелрәк булсын дип хатларында җылы сүзләрен дә кызганмады. Чын күңелдән, сөю тулы йөрәгенән яза иде ул аларны. Ришатның кайткан көнен, аны вокзалдан каршы алуын мең тапкыр күз алдына китереп, мең дә бер тапкыр төшендә күргәндер…

…Сабан туе иде. Фирүзә беренче курсны тәмамлый. Инде ике имтиханын “5”легә биреп тә кайтты. Бәйрәмнән соң бер имтиханын тапшыра да, аннан –авылга, җәй буе әти-әнисе яныа ял итәргә кайтачак. Ришат авылда булмагач, каникулы да каникул төсле булмас инде быел. Эх, нишләп кешегә канатлар бирелмәгән икән?! Хәзер очып кына барып кайтыр иде ул сөйгәне янына! Шундый сагынды, шундый сагынды бит ул бөркетен! Бер генә күрәсе иде дә бит үзен, булмый шул. Ара ерак.

Имтиханнары беткәч Фирүзә авылга ялга кайтты. Көн озын өйдә, бакчада эшләде. Кичен исә дус кызлары белән клубка чыгып китәләр иде. Иптәшләре белән булганда ул бераз Ришатын онытып тора, сагынуы да басылган кебек була. Ә өйгә кайтып яткач, тагын күз алдына килеп баса. “Нигә китте инде шул армиясенә? Укырга гына кергән булса, хәзер бергә таң каршылар идек”, дип егетне “ачуланып” та ала үзе. Тик Ришат еракта. Әлегә алар төштә генә күрешә алалар.

Җәй көне Фирүзәләрнең клубына күрше авыл яшьләре дә килгәләп йөриләр иде. Аеруча егетләр күп килә. Бу авыл клубында тоз сипкәннәр диярсең! Өстәвенә кызлар озаткалап йөри башладылар. “Хуҗа”ларга әлбәттә инде бу хәл ошамый. Берничә “кияү” егетен тәпәләп тә карадылар, нәтиҗәсе генә әллә ни булмады. Бер кичне Көймәле авылы егете Фирүзәне дә озата кайтты. Кыз күпме генә карышмасын, Алмаз барыбер аңа иярә кайтты. “Армиядән егетемне көтәм “, дигәнгә дә карамады ул. Бер көн кайтты, ике көн, өч… җәй ахырына кадәр шулай йөрде. Тик Фирүзә үптерү түгел, үзен кулыннан да тоттырмады. “Егетем бар! Бетте китте!” Ә Алмаз бирешмәде. Каникуллар бетеп, Фирүзә шәһәргә киткәч тә, ул аны анда да эзләп тапты. Алмазның институтта соңгы ел укуы иде. Шуңа ул көзен эшли дә башлады. Эштән соң исә Фирүзә янына килеп йөри. Кыз баштан аны куды билгеле. Аннан күнде. Тик егеткә ул бары танышы буларак кына карый иде. Тора-бара ияләнде. Эше күп булып, Алмаз килә алмый калган көнәрдә юксына ук башлый иде үзен. Акыллы, тәртипле, эше, торырга шәһәрдә фатиры бар… Ә Ришат… Ришат еракта. Тукта! Нишли бу кыз?! Сөйгәненең урынын, Фирүзәнең йөрәгендә Алмаз ала бара түгелме? Инде хатларын да сирәгәйткән ләбаса. Бу бит хыянәт! Фирүзә солдатка хыянәт итеп ята… Бер мизгелдә кызның башынан әнә шундый уй йөгереп үтте. Башка Алмазны китермәскә, анардан качарга! Тик булдыра гына алмады кыз. Икенче көнне Алмаз чәчәкләр күтәреп килгәч, эреде дә төште. Ришат кайткач Алмаз килеп йөрүдән үзе туктар әле дип үз-үзен тынычландырды Фирүзә. Тик күңеле белән инде Алмазсыз яши алмый башлаган иде. Көннәр үтә торды, Ришатның кайтыр көннәре якынайган саен Фирүзә анардан ерагая барды. Ә бер көнне түзмәде, кешене алдалап, өметләндереп торганчы дип егеткә хат язып салды…

Ришат армиядән кайткач шәһәргә эшкә китте. Читтән торып булса да укырга керде. Чая, тырыш, уңган егет тормышта югалып кала торганнардан түгел иде. Эшләп, бераз мая туплагач, иптәш егете белән үзләренең эшен ачып җибәрделәр. Беренче вакытларда машиналар өчен запас частьләрне заводлардан алып кайтып саталар иде. Аннан калада үзләренең зур сәүдә йортларын булдырдылар. Фатиры, машинасы, акчасы—матераль бөтен байлыгы бар иде Ришатның. Тик менә Фирүзәдән соң бер генә кыз белән дә юньләп йөри алмады. Бер-ике атна очраша да, Фирүзәдә булган сыйфатларны ул кызда таба алмагач, араны эзә. Тора-бара тиң ярын таба алмау белән тәмам “килеште” егет һәм башы белән эшкә чумды.

Фирүзә институтны тәмамлагач Алмазга кияүгә чыкты. Алмаз бик акыллы ир һәм кайгыртучан гаилә башлыгы икәнен күрсәтте. Ел ярым бергә торганнан соң аларның уллары Илназ дөньяга килде. Алмаз улын сөеп туя алмады. Берәр җиргә командировкага

барган саен Илназына дип уенчыкмы, шокаладмы булса да тотып кайта иде. Фирүзә тормышының түгәрәк булуына сөенеп бетә алмады. Һәр төн, йокларга ятар алдыннан, догалар укып, Ходайга рәхмәт укып ята. Гаиләсенең, үзенең сәләмәтлеген сорап, Ходайга ялвара иде. Аллаһ кына моны ишетеп бетермәде. Чираттагы командировкасына баргач, Алмаз юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Машинада өчәү булалар. Алмаз һәм тагын ике иптәше. Алмаз йоклап ала дип арткы урынга кереп ята һәм йокыга китә. Руль артындагы иптәше йокыга китеп, каршыга килгән йөк машинасы астына килеп керә. Ике иптәше исән-сау, ә Алмаз уянырга да өлгерми, шунда ук җан бирә. Авыртканын да сизмәгәндер, мескенкәй. Фирүзә ике яшь ярымлык улын кочаклап тыл калды. Алмаздан башка киләчәктә ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый иде ул! Кая гына бармасын, ни генә эшләмәсен, бар нәрсә мәрхүм ирен хәтерләтә. Чәчен тараса—кулында Алмаз бүләк иткән тарак, юыну бүлмәсенә керсә–Алмазның кырыну җайланмалары, өй алдына чыкса—ире йөрткән машина… Улы янында булмаса, бу кадәр югалтуны ничек җиңәр иде икән хатын.

… Еллар уза торды. Көн артыннан көн үтте. Илназ инде чыгарылыш сыйныфта укый. Тиздән имтиханнар бирерәчәк. Ә аннан соң чыгарылыш кичәсе, югары уку йорты, олы тормыш. Әтисе генә улының үскәнен күрә алмады. Фирүзә исә башка кияүгә чыкмады. Тыл хатынның тормышын болай да гел тикшереп, каралтырга гына торалар. Фирүзә тормышы авыр булса да түзде, улын аякка бастыру өчен тырышты. Илназ да әтисе кебек тәртипле, акыллы егет булып үсте. Җәй айларында каникулда эшкә урнашып, аз гына булса да акча эшли иде. Әнисе улы өчен сөенеп туймады.

Фирүзәләрнең мәктәпне тәмамлауларына бу язда егерме ел була иде. Сыйныфташлар барысы бергә Сабан туенда күрешергә сөйләштеләр. Ун елдан артык Ришат Сабан туена кайтканы юк иде. Ходай шулай юлын авылга таба боргандыр инде, Ришат Сабантуена кайтырга булды. Фирүзәләр авылында кичке Сабан туе үткәрәләр иде. Кичен балачак дусларын очрату максаты белән ир яшь чагында көн саен барып йөргән авылга юл тотты. Кичке Сабан туе чынлап та күңелле була икән, әгәр дус-ишләрең, гаиләң яныңда булса. Ялгызыңа бәйрәм ни дә, Сабан туе ни! Ярый әле Ришат яшьлек дусларын очратты. Фирүзә артыннан йөргәндә, кызның барлык сыйныфташлары белән танышып, дуслашып беткән иде. Менә бу кичтә дә күрешергә насыйп булды үзләренә. Егетләр агачлыкта корылган табынга чакырдылар Ришатны. Ә анда… сыйныфташ кызлары белән дөнья хәлләре сөйләшеп Фирүзә утыра! Бер мизгелдә Ришат белән Фирүзәнең күзләре очрашты. Ришат бер дә үзгәрмәгән, бары чигә чәчләре генә бераз агарган. Ә Фирүзә һәрвакыттагыча җибәр, нечкә билле, елмаеп кына тора. Күзләрендәге очкыннар да нәкъ 18 яшендәге кебек әле дә янып тора. Дуслары Ришатны махсус Фирүзә янына утырттылар. Яшьлекләрен искә алып, сөйләшеп утырсыннар янәсе…

Ришат Фирүзәне өенә кадәр озатып куйды. Алар машинада авыл хатыннары көтү куарга чыкканчыга кадәр сөйләшеп утырдылар. Ришат Фирүзәнең телефонын һәм шәһәрдәге адресын алды. Шул очашудан соң Ришат бер генә көн дә хатынның уеннан чыкмады. Әйтерсең дә егерме ел узмаган, алар арасында бер көн дә аерылу булмаган. Ә Ришат Фирүзәсен гомере буе онытмады, гомере буе көтте. Бер көнне Фирүзәне паркка чакырды. Алар көне буе төрле таганнарда атындылар, туңдырма ашадылар. Ял көннәрен шулай бергә үткәрергә күнектеләр.

Илназ да Ришат белән бик тиз уртак тел тапты. Ришат белән яшәүсмернең уртак “мәхәббәте” бар булып чыкты. Ул—атлар ярату. Егетләрнең икесенә дә атлар җене кагылган булып. Ришат мәктәптә укыганда Сабан туйларында атта узышып, гел беренче урыннарны ала иде. Ә Илназга ат ярату бабабсыннан килгән. Кечкенә чагында, җәйге каникул вакытларында авылга кайткач, дәү әтисенең аты янында еш бөтерелә иде малай. Оныгының кызыксынуын күреп, бабасы да Илназны ат җигәргә, атка атланып йөрергә өйрәтте. Хәзер менә Илназ Ришат абыйсы белән атка атланып йөрү белән мавыгып киттеләр. Илназның 18 яше тулган көнгә Ришат зур бүләк ясады, егетнең үзенә ат сатып алды.

Сабан туйда бер очрашу өч кешене шулай бәхетле итте. Фирүзәнең янында терәге, Илназның киңәшчесе, дусты, әтисен алыштыра алырдай кеше, ә Ришатның хатыны һәм улы барлыкка килде.

Бәхет төрле кешегә төрлечә килә. Кемнәрдер гомер буе көтеп тә, янәшәсендә булган бәхетне күрми. Ә кемнәрдер булган бәхетен югалтканнан соң үткәннәрне сагынып гомер буе яши. Көтә белү, сабыр итә белү һәр кешегә дә бирелми. Чын мәхәббәт кенә еллар аша сынала.

Олы хисләр сүнми, онытуны белми, бер очраша икән ул көткәннәр…

Лилия Хәсәнова

Запись «Мин сине көтәрмен!» диде ул Ришатка. Тик… сүзендә тора алмады кыз» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Минем Илдарым, газиз баламның әтисе, ялгызымны калдырып, ялгызы китеп бара!.. »
Мин дә Адәм баласы. Атабыз Адәм вә Анабыз Хауваның бер кыйпылчыгы. Башка кешеләрнең хисләрен, җан халәтен күпмедер аңлыйм икән, мин аны үземнең күңел тойгыларым аша аңлыйм. Хисләрнең тәңгәл килеп кисешкән турылары була. Адәм баласы дигәндә, үзем кичергәннәр турында язуым да бүгенге хатын-кызның уй-тойгыларын тирәнрәк, ихласрак ачарга омтылуымнан. //Сөембикә//

Үзем турындагы бу язма — минем турыда гына түгел. Мондый кичерешләр башкаларның да күңелендә бар. Алар минем хисләр белән ни дәрәҗәдә туры килә, анысы билгесез. Бу дөньяда һәр кеше үзенчә уйлый, үзенчә хисләнә, үзенчә яши. Шулай да хисләр бер үк: Ярату, Сагыну, Нәфрәт…

Хисләр төсләр сыман. Җиде төстәге буяуларны төрле микъдарда бер-берсенә кушып, бик күптөрле төсләр ясап була. Хисләр дә шулай. Хисләр коесыннан алып, бер-берсе белән кушылган тойгылар кемнең күңелендә нинди хис-төс тудыра – аны күреп бетереп булмый. Ул төсләр-хисләр вакыт-вакыт үзгәреп тә тора бит. Әйтик, Ярату да җанда мең төсмергә кереп төрләнә. Беренче тойгы – ак кар, зәңгәр хыял, алсу офык. Акыллы ярату – сабыр җәй. Сагышлы ярату – әбиләр чуагы. Нәфрәтле ярату – яңгыр-карлы, аклы-каралы көзләр соңы…

Сагышның да, шатлыкның да шулай ук мең төсмере бар. Якты сагыш, әрнүле сагыш, шатлыклы сагыш, ачы сагыш… Әйе, төрләнә хисләр. Ләкин минем җанда инде мәңге дә үзгәрмәс бер хис бар. Ул — Ялгызлык.

Бу халәткә төрле кеше төрлечә килеп җитәдер. Кайберәүләр, ихтимал, килеп тә җитмиләрдер. Хисләр рәтендәге иң тәүге кое булса да, күпләр аңа иң соңыннан әйләнеп кайта бугай. Дөрес, гомернең төрле чорында ул кое янына тукталгалыйбыз, ләкин төбенә карамый гына, сулы өстен генә чайпалдырып алабыз. Башка коелардан чумырып алган тойгыларга кушар өчен генә. Ярату хисебезгә (ул җавапсыз булса), сагышыбызга, сирәк, бик сирәк шатлыкларыбызга да. Төбенә төшкәнчегә кадәр үк мин дә ул кое тирәсен ураштыргаладым. Бервакыт, хәтта шактый тирәнгә үк карадым. Ләкин коеның төпкелен мин Таулы Алтай хастаханәсенең реанимация бүлмәсендә, бу дөньядан күчеп баручы, җаннарымнан артык сөйгән ирем — Илдарым янында бер чарасыз басып торганда күрдем… Һәм аңладым.

Минем Илдарым, бәгырем, бердәнберем, газиз баламның әтисе, Ялгызымны калдырып, Ялгызы китеп бара!.. Йа Ходам! Ансыз яшәү, ансыз тормыш, ансыз гомер миңа нәрсәгә?! Ничекләр үз гомеремне, һич югы, гомеремнең бер өлешен аңа бирергә соң? Җанымда һәм аңымда берөзлексез бәргәләнгән шушы сорауга моннан бер ел элек кенә үзем Илдарыма тукып торган: “Кеше гомерен кеше яшәми”, — дигән сүзләрем кушыла. Кеше гомерен кеше яшәми, яшәми, яшәми…

Кунакханәнең котсыз бүлмәсендә төш белән өн арасында бәргәләнәм. Үзем йоклый алмыйм. Үзем йоклыйм төсле. Йоклыйм бугай, авыр төш күрәм бугай мин. Юк, төш кенә түгел, саташу бу, саташу. Уянырга, уянырга, уянырга!

Бу хәлләр өн була алмый! Мин ниндидер чит шәһәр кунакханәсендә ятам. Илдарым яшәү белән үлем арасында бәргәләнә… Уянырга! Мин, үз-үземне бу авыр саташудан кот-карырга, уятырга теләп, үземне бар хәлемә кысып кочаклап, беләкләремне чеметәм…

Таң сызылганда кап-кара янган беләкләргә күзем төшә дә, үткән төннең дә, сызылып килүче таңның да төш түгеллеге аңга җитеп, җан сулкылдый. Тәрәзәдән очып кергән ак күбәләк кунар урын тапмый бөтерелә. Юкка кермәгән бит ул монда!

— Улым, балам, җаным, синме бу? Зинһар өчен җибәр әтиеңне! — Мин күбәләккә ялварам. — Ул безгә бик кирәк. Айсылу апаңа кирәк. Аңа бит әле биш кенә яшь. Мин бит аңа, әтиеңне алып кайтам, дип киттем. Мин аның өметен алдый алмыйм бит…  Улым, әйт әтиеңә, кайт җиргә, диген. Сине анда көтәләр, яраталар, синсез анда яши алмыйлар, диген. Балам! Син бит сабыем, урының оҗмахтадыр. Гомер — мизгел. Озакламый килербез яныңа.

Тик хәзергә кире кайтар әтиеңне…

Балам!

Мин Күбәләккә ялварам. Ә хәтер төпкелемдә… Февраль ахыры. Кояшның, язга карап, елмая башлаган көннәре. Кешеләр дә озак, салкын кыштан соң ачылып, яктырып, сөенеп йөриләр. Әле ярты сәгать элек кенә мин дә, ниндидер язгы бер өмет белән яктырып, дөньяның матурлыгын беренче кат күргәндәй сокланып, шушы юлдан ДРКБга атлый идем. Инде күз яшьләремә буылып, кире кайтып барам. Йөрәгем өзелә-өзелә… Яз. Якты. Тамчылар тама. Кешеләр көлешә. Ә минем җанымда — тәмуг. Ник көләсез сез, кешеләр?! Анда бит минем балам үлә! Ә мине аның янына да кертмәделәр. Җаным кычкыра: “Кешеләр! Ярдәм итегез! Коткарыгыз!..” Үзем сүзсез генә, яшьләремә чыланып барам да барам… Дөньяның миндә гаме юк. Дөнья язга ашыга. Кешеләр, машиналар, вакытлар агышына каршы Ялгызым барам. Яшәү дигән дөнья агышына каршы, җанына Үлем дигән кара кайгыны салып атлаучы бу Ананы — үземне хәзер дә күргәндәй булам мин. Ул вакытта җанның әрнүен үзенә алырга теләп, күкрәгенә кыскан кочак бар иде шул әле. Мин шул кочакка кайтып сыенмакчы гына Ялгыз идем.

Юк, алай түгел. Ул Ялгызлык җаннан китмәде. Бары шундый ук икенче бер Олы Ялгызлык белән бер кочак булып берләште алар ул чакта.

Инде ул да Ялгызы үлем белән көрәшә…

Иртән хастаханәгә килүемә, табиблар миңа күтәрелеп карамаска тырышып кына кичәге сүзләрне кабатлыйлар: “Өмет юк!” Юк! Алар белми! Минем Илдарым бит ул. Ул үлә алмый. Алар бит минем Илдарымның кем икәнен, нинди икәнен белмиләр әле. Минем аны коткарачагымны аңламыйлар. Минем яратуымның аны терелтәчәгенә ышанмыйлар. Табиблар “юк”, дигән саен, мин үҗәтләнәм. Сораша, белешә торгач, таулар арасында ялгызы гына яшәп ятучы медитатор барлыгын белдем. (Инде бу тирәдәге күрә-зәче-багучыларны йөреп чыккан идек.)

Бардым мин аның янына. Ике перевал аша, мең газап белән бардым.

Алтай тауларының илаһи һәм кыргый серлелегенә бер сокланып, бер нәфрәтләнеп карап йөрдем. Бу карт таулар: “Кил, рәхәтләнеп йөр, миндә бернинди куркыныч юк”, — дип, йомшак дәшеп, алдыйлар төсле тоелды миңа. Ерактан ук “Кем — кемне?” дип, көч сынашырга чакырып торган кырыс, ачык яшь Тянь-Шань тауларыннан үзгә болар, үзгә. Без аңлап җитә алмас сер туплаган бу таулар белән күңелемнән бәхәсләшеп, аларны гаепләп һәм аклап бардым. Илдарымны алдап ашкындырган Ак Тау (Белуха) кайсы икән дип, аны күрергә өметләнеп, ялварыр гозерем, әйтер сүзләремне күңелемнән кабатлап бардым.

— И Ак Тау! Сине бит “Изге Тау”, диләр. Әйт, син изгеләрнең җанын үзеңә җыясыңмы? Нигә, нигә минем Илдарымның җанын күкләргә ашырмак булдың? Ул бит монда — җирдә безгә кирәк әле. Әллә кеше аңы барып җитә алмас Бөек Сер бармы монда? Безнең төрки кавемнең туган җирләре диләр бит бу Алтай тауларын. Без шушыннан дөньяга таралганбыз. Илдарымның нәкъ менә бирегә килеп, һәлакәткә юлыгуында берәр мәгънә бармы? Әллә син аны үзең чакырып алдыңмы, Ак Тау?..

Ике ел элек Тянь-Шань тауларында Илдар белән булган сәер хәл искә төште.

Мин Наил белән авырлы идем. Илдар тауларга китте. Шунда ул связкадан ычкынган һәм Ходайның рәхмәте белән генә ледоруб белән кечкенә генә ташка эләгеп кала алган. Иптәшләре коткарганчы шулай асылынып торган. Бу хакта ул миңа Наил үлгәннән соң гына сөйләде. Ачынып сөйләде.

— Шунда эленеп торганда исеп үткән җил колагыма: “Сиңа әле иртәрәк…” — дип пышылдап китте, — диде.

Шуннан ниндидер бик сәер нәтиҗә ясады: әгәр мин шунда үлсәм, Наил исән калыр иде.

Мин аңа гел: “Кеше гомерен кеше яшәми, һәркемнең гомере үзенә генә бирелә”, — дип әйтә тордым.

Инде шушы сүзләремә каршы килеп, үз гомеремне Илдарыма бирер ысул эзлим. Эзлим. Чөнки мин могҗизага ышанам. Минем моңа ышаныр сәбәпләрем бар.

Илдарым кабат тауларга җыенганын белгәч, мин гомеремдә беренче кат аңа каршы килдем: “Барма, куркам мин”, — дидем. Барысы да күңелемә шом салып, уң иңемә килеп кунган гаҗәеп зур кара күбәләктән башланды. Табигатьтә андый күбәләкне башка беркайчан да очратканым булмады. Мин шул көннән бер сәбәпсез эчемнән туңып-калтырап авырып яттым. Температурам 37,2 дән төшмәде. Аннан соң, төшемә кереп, котымны алган кара мәче өнемдә каршыма сикереп чыкты. Илдарым тауларга китәсе көнне өйдә бөтен сәгатьләр туктап калды (Һәм ул сәгатьләр күпме генә рәтләсәм дә, яңадан йөреп китә алмады)…

Очлы түбәле түгәрәк йортны күргәч, күңелгә җылы кереп китте. Менә килеп чыгар бер карт дип көтеп торганда, каршымда миннән дә яшьрәк ир-ат пәйда булды. Хәлне аңлатып бирдем. Ул бик җентекләп сорашты. “Комадан чыгара алам, ләкин аның файдасы булмаячак”, — диде.

Әйләнеп кайтканда мине Барнаулдан махсус килгән табиблар көтеп торалар иде. Алар миңа таулар арасында калган медитаторның сүзләрен кабатладылар, тик комадан чыгару турында гына бер сүз дә әйтмәделәр.

Шау-шулы тормыштан аерылып, таулар арасында яшәп яткан ул егетнең Ялгызлыгында да ниндидер кодрәт бар төсле тоелды миңа.

Ул кодрәт — Аныкы. Инде миңа үз кодрәтемә генә өметләнергә калды. Мин, мин генә коткарырга тиеш Илдарымны! Бер генә минутка булса да күзләрен ачтыра алдым бит. Инәлеп, өзелеп, җан авазым белән: “Илдарым, бәгырем, уян! Мин сине бик яратам! Син безгә бик кирәк. Кызың көтә, әниең көтә, туганнарың көтә, дусларың көтә… Калдырма безне, уян…” — диюемә, күзен ачып карады бит.

Тик… Бу караш бәхилләшү булган икән.

Ялгызлыгым белән Ялгызымны калдырып китте Илдарым. Үзе дөньяга философларча карап яшәгәнгәме, мине дә шундый фәлсәфи уйларга төреп, китеп барды.

Бөек Ялгызлык. Ялгыз киләбез, ялгыз китәбез бу дөньядан. Ходай безне — Адәм балаларын (табигатьтәге һәр тереклекне) үзенә тиң итеп — Ялгыз итеп яраткан икән. Аплаһ бер! Ул да Ялгыз. Шул ук вакытта Ул безнең Ялгызлыгыбыз янәшәсендә — безнең җанда. Адәм баласы Ялгыз. Тик япа-ялгыз түгел!

Казан.

Запись «Минем Илдарым, газиз баламның әтисе, ялгызымны калдырып, ялгызы китеп бара!.. » впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

69 яшьлек Тәнзилә апа: “Үзем үлгәнче, кызымны инвалид арбасына булса да утыртып калдырасым килә” [булган хәл]
Язмыш тез астына китереп сукса да, сынмаган, бирешмәгән, авырлыкларны җиңеп барган кешеләр бар. Әмма бу җиңүнең бәясен алар үзләре генә белә. Казанда яшәүче Тәнзилә апа Зарипова биш ел буе кызы Алсуны тәрбияли һәм бирешмәскә тырыша //Ватаным Татарстан//.

Алсу улы Әмир белән әни­сенең өендә яши. “Аерылышсалар да, кияү белән аралары өзелмәде. Хәлләрен белешеп торды, ике җәй рәттән ире кызым белән оныгымны чит илгә ялга да җибәрде. Соңгы баруында Алсу: “Башка барып йөреп булмас инде, соңгысы булыр”,  диде. Бу сүзенә артык игътибар бирмәсәм дә, хәзер менә аңладым,  дип искә ала Тәнзилә апа.  “Бәла буласы көнне пилмән пешергән идем. Алсуның бер дә өстәп ашаганы юк иде. Үзе чыгып китәргә ашыкса да, тагын дүрт пилмән салып алды. “Бигрәк тәмле булган, әни”,  диде. Соңгы тапкыр үз кулларына кашык тотып ашавы шул көнне булды. 2011 елның 11 декабре иде бу”.

“Хәле бик авыр, яшәмәс”

Тәнзилә апа кызының бәлагә тарыганын белми. Куркыныч хәбәрне Чиләбегә командировкага киткән кызы Ләйсән телефон аша җиткерә. Алсу бу вакытта хастаханәдә аңсыз ята. “Кич белән Алсуның дус кызлары килеп керде. Баламның тукталышта хәле начараеп, хастаханәгә эләккәнен әйттеләр. Ул чакта да үземне тыныч тоттым. Табиблар кулында бит, бар да әйбәт булыр дип уйладым,  ди ул.  Тукталыштагы кешеләр башта узып баручы “ашыгыч ярдәм” машинасын туктата. Анда кислород баллоны таба алмыйлар. Икенчесе килгәндә инде соң була. Кислород җитмәү аркасында, 3-7 минут эчендә кеше клиник үлем дә кичерергә мөмкин”.

Табиблар башта рөхсәт итмә­сә дә, Тәнзилә апа реанимациядә ятучы Алсуы янына барыбер эләгә. Янына килеп: “Нишләдең, балам?”  ди. Шулчак Алсуның күзләреннән яшь тәгәрәп чыга. “Бик авыр көннәр кичердек. Ничек түзгәнмен? Алсуның улы Әмир беренче сыйныфта укыган чак. Баланы да карарга кирәк, әнием үлем түшәгендә ята. Кая барырга белмичә бәргәләндем. Алсу бик тә бетәшкән иде. Кул-аягы хәрәкәтләнми, йотуы юк, күзләре йомылмый иде. Бары тик башын гына чайкап тора,  ди Тәнзилә апа.  Яңа ел алдыннан табиблар Алсуны өйгә алып чыгуыбызны сорады. Тик мин куркып калдым. Җитмәсә, гыйнвар яллары да бар. Хәле начараеп китсә, нишләрбез? Мондый хәлгә калган кешене ничек тәрбия­ләргә икәнен дә белми идек. Хастаханәдә мартка кадәр тоттык, аннары кызыбызны барыбер үзебезгә алып кайттык. Табиб­лар өмет юк диде. Әмма без көрәшергә булдык. Икенче кызым Ләйсән бик булышты. Гаи­ләсе белән ике арада йөгереп йөрде. Өйгә табиблар җыйды. Алар киңәшләшеп, кайбер дә­валау курсларын билгеләде. Әм­ма ул даруларның күбесе ки­лешмәде. Аптырагач, мин Ләй­сәнгә интернеттан дәва эзләргә куштым. Аллага тапшырып, әк­ренләп күңелем кушканча дә­валый башладым”.

Алсуга кайсы дару килешә, кайсы юк – әнисе барысын да язып бара. Баксаң, кан тамырларын киңәйтә торган дарулар бөтенләй ярамый икән. Гел дару биреп торсаң, ашказаны, бавыр-бөер­ләре нишләр, дип тә кайгыра. Халык медицинасына таянып дә­валарга тотына. “Аллаһы Тә­галәгә ышанып, аннан сорадым. Әгәр бу авырлыкны җиңеп чыксак, син яшисең әле, кызым, дидем. Кызыма әкренләп массаж ясый башладым. Беренче вакытта аны каты итеп уарга, утыртырга ярамый иде. Тик ятмасын дип, гәүдәсен әвәләп йөрттем”,  дип сөйли Тәнзилә апа. Башта ул Алсуга тамчылап су эчерә башлый. Ә аннары әкренләп шулпага күчә­ләр. Алсу берни дә әйтми, бары кәефе булмаса гына, йөзен үзгәртеп сиздерә икән. Элек караңгы бүлмәдә ятканда, куллары белән ишарәләп, кояшка күрсәтә. Әнисе аңлап, аны якты бүлмәгә күчерә. Кайбер килгән кешеләрне дә ошатмый икән әле. Аларны күргәч, бө­гәрләнеп ята, ди әнисе. Инде кечкенә Әмир дә зур егет булып үсеп җиткән. Ул да әнисе яныннан китми. Әбисенең уң кулына әйләнгән.

“Мин үлсәм, кызым нишләр?”

Үз көчләре генә җитмәгәч, башкалардан да ярдәм сорарга туры килә. “Моңа кадәр бер генә тапкыр да кешедән ярдәм сораган юк иде. Әмма кая бармак кирәк? Булышучылар күп булды. Аларга чиксез рәхмәт. Кайчак күңел төшкән, көрәшергә көч калмаган вакытлар була. Шул чакта Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә. Бервакыт авыр хәлдә калдык. Акча да беткән иде. Бер туганыма шалтыратам дип ялгышып, оныгым белән бер сыйныфта укыган баланың әтисенә эләккәнмен. Мин исә, туганым дип белеп, аңа мәшәкатебез турында сөйли башладым. Ул мине бүл­дерми генә тыңлады да кичке якта 6 мең сум акча тотып килеп керде. Шулай итеп, гел яхшыга өметләнеп яшибез”.

Алсуны тернәкләндерү үзә­ге­нә дә алып баралар. Аннан ул бөтенләй икенче кеше булып кайта. Баш миенә файдалы дару да алганнар. Ләйсән интернеттан тәнен бозмый торган карават та тапкан. Хәзер инде ул ярты сәгать утыра ала.

Тәнзилә апага – 69 яшь. Кызы авырып киткәч, микроинфаркт кичереп, аяк өс­тендә йөргән. Әле дә үзе түгел, кызы өчен кайгыра ул. “Мин үлсәм, кызым нишләр соң? Аны бик тә табиб­ларга күрсәтәсем килә. Аларның күбесе беренче тапкыр хастаха­нәдә ятып чыккан кәгазь­ләрне генә карый. Кызым­ның бүгенге хәлен белмиләр. Мин бит алга китеш барлыгын үзем белеп-күреп торам. Ә Алсуны хастаха­нәгә алып бара алмыйм. Участок табиб­ларын чакыртабыз, тик тик­шерү узар өчен заманча җиһаз­лар кирәк. Тө­бәкара клиник диагнос­тика клиникасында (МКДЦ) та­биб-нев­ро­патологка кү­ре­нәсебез килә,  ди Алсуның әнисе.  Биш ел буе бер генә кешене дә борчымыйча, үз көне­безне үзебез күрдек. Инде үзем үлгәнче, кызымны инвалид арбасына булса да утыртып калдырасым килә. Өметем юк түгел. Бервакыт намазымны укып бетереп, тәсбих тартырга утыргач, йокымсырап киткән­мен. Төшемә ирем керде. “Алсуны нишләтик?”  дип сорадым. “Аңа монда урын юк”,  диде әти­се”.

Редакциядән:

Тәнзилә апаның гозере буенча, ул сораган табибны эзләп таптык. Алсу янына табиб җибәрүне сорап, МКДЦ җитәкчелегенә рәсми хат та юлладык. Озакламый Тәнзилә апаның теләге тормышка ашып, Алсу тикшеренү узар дип ышанып калабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Запись 69 яшьлек Тәнзилә апа: “Үзем үлгәнче, кызымны инвалид арбасына булса да утыртып калдырасым килә” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..