Ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми ул

-- Алина

Кайчак, төрле сериаллар карап, алар өчен борчылып яшәүче кешеләр белән дә очрашып куясың. Ә бит тормыш дигәнең телевизор экраннарына караганнан шактый катлаулырак. Юлдашым Нурия апа әйткәнчә, “Пусть говорят”, сериаллар бер якта торсын, аның гомер юлы үзе кино кебек… Өч кыз бала үстергән, иртән эшкә барган, кичен кайтып ашарга әзерләгән, өен җыйган-юган хатын-кыз­ның тормышы поезд рас­писаниесе кебек төп-тө­гәл.

Нурия апа да 30 ел буена әнә шулай уртак тормышны ныгыту өчен бөтен көчен куя. Кызлар үсеп, укырга чыгып китәләр. Аннан уңышлы гына кияүгә чыгалар. Бу уртак тормышта әти дигән кеше­нең роле гадәттәгечә диванга ятып телевизор карау, газета-журналлар уку, әзер ашны да җылытып ашатканны көтеп торудан гыйбарәт. Төскә-биткә ярый­сы, көн саен хезмәтенә барып кайтучы бу ир-атка тел-теш тидерерлек тә булмый анысы. Әмма гаиләнең бөтен­леген күрсәтергә теләп яшә­гән хатынга бармак төр­теп күр­сә­тү­челәр дә табыла. Ирең өс­теңнән йөри, акчасын урам хатыннарына туздыра, диючеләргә дә тыныч карар­га тырыша әле ул. Ире ул кадәр үк начар түгел бит аның, көн дә эчеп йөрми. Әм­ма Нурия аның эчкән чак­та тәмсез теле бе­лән каһәрләвен, өстә­венә ка­ра яндырып кыйнавын үзе генә белә.

Бер караганда, хәзерге заманда 30 ел буена бу хәлгә түзеп яшәүче дә юктыр. Әмма хатын һа­ман уртак тормышны бө­тәйтү турында хыялланып, зур өйләрен ямь­ләндерү өс­тендә эшли. Яңа диван алалар, аш бүл­мәсе, йокы бүл­мәсенең җиһазла­рын яңар­талар. Газ плитәсе, суыткычлар яңа модельләр­гә алмаштырыла. Кызлар урнашкан, өй­ләр ямьләнгән. Карт белән карчык, кадерле әби белән бабай булып яшисе көннәр алда булырга тиеш кебек тә: тик тормыш көтмәгәндә-уй­ламаганда җимерелә дә куя. Ул көнне Нурия апа хас­таханәдән чыккан әни­сен мунча кертергә дип күрше авылга китә. Ире эштә кала.

Мәшәкатьлерәк көн була ул, Нурия апа иренә ашарга әзерләргә дә өлгерми. Суыткычта әзер пилмәннәр бар, шуларны пешереп ашар әле дип уйлый хатын. Телефоннан да шалтыратышалар, анда да Нурия апа әзер пилмәнне суга салып алырга куша. Әмма 30 ел буена әзергә-бәзер яшәүче ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми. Хатын кайтканда тәмам ярсыган ир аңа ташланып, кыйный башлый. Әнисе өчен борчылган, авылга барып-кай­тып арган Нурия апага шул җитә кала. Күршеләренә йөгереп кереп, ишек тө­бендә үк аңын җуя ул. Шул чыгып китүдән өйлә­ренә башка әйләнеп кайтмый.

Суд була, аларны аералар. Нурия апа кызларында яши башлый. Ир кеше башта үз өендә яши, аннан башка районга икенче хатын янына күченә. “Сезне кыйнаган кебек аны да кыйныймы икән?” – дип, кызыксынуымны җиңә алмыйча сорарга кыйдым. “Белмим. Кыйнаса, артына тиз тибәр­ләр. Әмма безнең әкият шушында башлана гына әле”, – дип гаҗәпләндерә ул мине. – Бергә яшәгән чакта бер кызыбыз, фатир алып, вакытлыча минем исемгә яздырган иде. Ирем шул фатирны бүлешә башлады. Имеш, бергә чакта алынган фатирның яртысы аңа тиеш. Их, белсәгез икән, балаларыбыз – безнең бәгырь җи­меш­ләребез. Без аларга фатир алганда өч тиенлек тә ярдәм итә алмадык. Барысын да үз тырышлыклары белән булдырдылар. Зур кредитлар алып, аена 30ар мең түләп торалар. Яшь балалары бар, ашыйсы-яши­селәре дигән­дәй… Менә шулай, әтиебез кызыбызның фатирын бүлү өчен безне судка бирде. Минем белән булышсын да инде ул, балалар белән арасын бозып бик ялгыш эшләде….

Нурия апа бу юлы барысын бәйнә-бәйнә аңлатып, судка үзе гариза яза. Ничек кыйнап өйдән чыгып кит­кән­нәрен, күршеләренең яр­­дәм кулы сузганнарын, шаһитлар барын да язарга онытмый. Бу язуны укыганнан соң, ир кешегә карата җинаять эше ачыла. Аны шартлы рәвештә хөкем итә­ләр. Озак та тормый, ул ам­нистиягә эләгеп азат ите­лә. Аңа карата фатирны үз­ләш­терүдә мошенниклык га­мәл­ләре өчен гаепләргә мөмкин булачакларын хә­бәр иткәч, гаризасын кире ала. …

Нурия апа шәһәр тормышына да тәмам ияләшә. Эшкә дә йөри, оныкларны да караша. Шул ук вакытта гомер буена яшәгән өен дә сагына торгандыр, ни дисәң дә, 30 ел аз вакыт түгел. Кеше өендә барыбер кешечә булырга кирәк. Никадәр генә ип­ле булмасын, кияү кияү инде ул. Шулай тынычланып кына яшәп ятканда, туган як­лардан хәбәр килеп ире­шә. Ире йорттагы ки­рәк-ярак­ларны, бөтен яңар­тыл­ган җиһазларны төяп, яшәп яткан районына китеп барган. Шуннан Нурия апа түзмәгән, бу юлы үзе судка гариза язган. Нишләп әле ул тир түгеп тапкан малын ятларга би­рергә тиеш? Йортта кызлар­ның да өлешләре, аларның да җиһазлары бар икән. Тормыш – үзе кино кебек. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген аңлау да кайчак бик авыр. Тик гомер буе бергә яшәгән, уртак балалар үстергән ирнең аларны кырып-себереп “сатуын” аңлап булырмы икән?! Алдагы көндә әллә газиз балалары бусагасына кайтып егылыр ул, кем белә?

 

 

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий