«Чоланда хайван аяклары табылганнан соң, башланды инде гаиләбез өчен коточкыч көннәр»

-- Алина

Лаеш районы Кече-Елга авылында моннан берничә ел элек булган аяныч гаилә язмышы турында язасым килә.

– Үземә урын таба алмаганда, авыр чакларда сиңа киләм инде мин, башка беркемем дә юк. Зинһар, ачуланма инде, – дия-дия, Рәзинә килеп керде. Күзләре тоныкланып калган авылдашыма карап куркып калсам да, үземне кулга алып:

– Ни булды, Рәзинә?! Әйдә, әйдә! Менә хәзер чәй эчәрбез, тынычланып китәрсең, – дип, аны түргә дәшеп, чәй куеп җибәрдем.

– Юк, Гәүһәрия апа, бернәрсә дә тамагымнан үтми. Бу арада үтерепләр башым авырта. Күзем йомсам, һаман шул дүрт хайван аягы күз алдымнан китми. Инде кайсыбызга чират җитте икән? 4 ел да 4 ай була тиздән, – диде дә күз яшьләренә буыла-буыла елап җибәрде.

– Нәрсә сөйлисең син, Рәзинә? Бернәрсә дә аңламыйм. Нинди 4 аяк? Нинди 4 ел турында сөйлисең?

– Мин кечкенә идем әле. Чолан җыештырып йөрим. Карасам, өстәлдә чип-чиста итеп чистартылган хайван аяклары ята. Әби чыкты да:

– Әниеңне әйтәм, әйтмәгән дә. Холодец куеп җибәр, аяклар алдым, дисә ни була инде. Кара инде бу киленне, – дип, үзенчә үпкәсен белдереп йөри.

Гаилә кичке ашка җыелгач, бу аякларны беркемнең дә алмавы мәгълүм булды. Шулвакыт әни ярсып:

– Мансур, зинһар чыгарып ташла ул аякларны. Бозык бу, бозык! – дип кычкырып җибәрде.

Менә шул аяклар вакыйгасыннан соң башланды инде гаиләбез өчен коточкыч көннәр. Яшьлегемнең иң гүзәл чагында, серләремне сөйләп киңәшләрен тыңлар вакытта әниемне югалттым. Әниләрен югалтканнар гына аңлый алыр минем кичерешләрне. Әле ярый каенанам белән каенатам мине үз балалары кебек кабул иттеләр. Алар шулай якын итмәсә, кая барыр, кемгә сыеныр идем? – дип яшьле күзләрен сөртә-сөртә бик озак сөйләде Рәзинә.

– Әниемнең соңгы көннәрен, соңгы тапкыр эшкә җыенуын гомеремдә дә оныта алмам. Яңа халатын киеп чыгып киткән килеш күз алдымнан китми…

Мин Рәзинәне юатырлык сүзләр таба алмадым. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигән бит борынгылар. Ә Рәзинә, ясаган чәемне кырыйга этеп, яшьле күзләрен бер ноктага төбәп, сөйләде дә сөйләде…

…Быел кыш тагын бирешергә теләми. Яңа ел бәйрәмнәре узгач, азрак йомшартып җибәргәндәй була иде. Раштуа салкыннары үзенекен итте – урамга чыгарлык түгел. Рәзинә урамнан йөгереп керде дә, мичкә аркасын терәп, әнисе ясаган түп-түгәрәк кабарып торган кабартмаларны күзәтә. Менә алар бер-бер артлы мичкә керә торды. Әнисенең кулындагы табагачны ут уйнатканына карап, мичтән чыккан эссе рәхәтлеккә чумып уйланып утырганда, кинәт арткы яктагы сәгатькә күзе төште кызның. Клубка барырга вакыт түгелме соң? Ул урыныннан сикереп торды. Түр якка чыгып кием шкафын ачты. Күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен сылу буй-сынына куеп көзге каршында бөтерелде.

– Бөтен урамга тәмле ис чыгаргансыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, ишектән күрше Фәридә апалары килеп керде. Морҗадан чыккан тәмле кабартма исе бөтен урамга таралган күрәсең. Авылда шунысы күңелгә якын, шатлыгың булса да, кайгы-хәсрәтең булса да, йомышың төшсә дә күршеңә чабасың. Әллә кайлардан килеп килен булган бөтенләй чит кеше дә синең үз кешеңә, якын туганыңа әверелә.

– Әйдә, Фәридә, әйдә уз. Яңа пешкән кабартмалар белән чәй эчеп алырбыз, – дип, Рәзинәнең әнисе күршесен чәй өстәленә чакырды. Ишек тавышына түр яктан Рәзинә дә килеп чыкты.

– Аллага шөкер, Рәзинә, үзең дә өйдә икәнсең әле. Ни булды бит әле Рәзинә… Апамның малае өйләнә. Кызның шаһите авырып киткән. Зинһар өчен, аның өчен шаһит булып бар әле.

– Син нәрсә инде, Фәридә апа, мин ул киленне бөтенләй белмим бит, күргәнем дә юк.

– Зинһар тыңла инде, сеңлем. Ятим бала бит. Әти-әнисе исән булса, болай йөрмәс тә идем. Вакытында башлы-күзле итәргә иде. Тыңла сеңлем! Сүземне аяк астына салып таптама!

– Фәридә апа, белмим шул инде, бер дә белмәгән кешеләр янына… Юк, зинһар үпкәләмә!

– Инде сиңа ышанып кергән идем, кемгә барыйм, кемне сорыйм? – дип яшьле күзләрен кызына төбәгән күршесенә карап торган Рәзинәнең әнисе Наилә:

– Күршекәем, бер дә борчылма, барыр. Бар, тынычлап әзерлән, – дип юатып чыгарып җибәрде.

– Ятим бала өйләнергә йөргәндә шушы тол хатынның гозерен кире кагуыңны ничек аңларга? Кызым, нәрсә бу? Атна саен шаһит булып туйга чабасың. Укаң коелмас, барасың!

– Ярар, әнием, барырмын, хәзер Фәридә апага үзем керәм, – дип ризалашудан чара калмады кызыкайга.

Иртәгесен уянгач: «Баруын барырмын. Менә нәрсә кияргә? Алданрак билгеле булса, яңа күлмәк тапкан булыр идем», – дип озак уйланып ятты кыз. Аннан торып әле бер, әле икенче күлмәген киеп, көзге каршында озак боргаланды. Шул арада, яңа халатын киеп чыккан әнисе дә, көзге каршында бөтерелә башлады. Кыз әнисен кочаклап туган көне белән котлады.

– Әни, комачаулама әле. Син эшкә генә барасың, ә мин туйга, – дип бер-берсен үчекләп төрткәләште кыз белән ана.

– Кызым, халатым бераз киңрәк булганмы соң? Бераз гына арттан тарайтып җибәрсәң…

Рәзинә көзге аша әнисен күзәтә. Фермага сыерлары янына барганда да киенеп, үз-үзен карап кына бара аның әнисе. Инде 48 яшен тутырып килсә дә, буй-сыны нәфис, йөзендә ник бер җыерчык булсын. Үзе бит көн-төн эштә, бер ял күргәне юк. Рәзинә дә шундый булырмы икән? Үзе эшендә ут уйната, ә җырлавы, биюе… Юк, мин әнигә охшамаган шул, әкренрәк, сыеграк, дип нәтиҗә ясап куйды кыз.

– Кызым, кесәсенә «Наилә» дип тә чигеп куй инде, эштә алышынмасын.

– Сыерларың бутамасын тагын, – дип көлә-көлә үчекләп әнисенең халатын кулына алды Рәзинә.

Их, шул көнне бу матур халатын әнисенең беренче һәм соңгы тапкыр киюен, беренче киюендә үк өстендә теткәләнеп бетәчәген белгән булса…

– Кызым, туган көн булгач, кунаклар килер инде. Әзерләнәсе булыр. Тиз генә савымга барып килим. Яңа бозаулаган сыерларым да бар, бозаулары туңалардыр, – дип, Рәзинәнең чигеп тә бетергәнен көтми, халатын алып киде дә, чәчләрен матурлап ашыгып чыгып та китте. Рәзинә әнисенең урам аша узганын карап калды. Бигрәк җитез инде аның әнисе, күз генә тимәсен…

Рәзинә киенеп-ясанып кәләш янына ашыкты. Авылга туй кайтты. Яше карты, бала-чагасы яшь парны карарга мәдәният йортына җыелды. Авыл советы рәисе Зәйтүнә апалары матур шигъри юллар белән яшьләрне тәбрикләде. Күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәндереп тантаналы кичәне ачып җибәрде.

Менә сүз шаһитләргә бирелде. Рәзинә матур итеп шигъри юллар өстәп: «Балаларыгыз ятимлек ачысын тоймасын. Шушы пар балдаклар кебек парлы булып, матур итеп яшәгез…» – дип яшьләрне котлады.

Рәзинә үзенә карап елаган авылдашларына карап: «Алай еларлык нәрсә әйттем соң әле мин?» дип, кияү белән кәләш янынарак сыенды. Шушы минутларда нәрсә булганын кыз әле төшенеп җитмәгән иде. Күңелендә ниндидер бер авырлык бар-барын…

Тизрәк тантана бетсә, өйгә төшеп торт ясап менәр идем, кичкә кадәр, дип уйлады кыз.

Нигә халык елый соң? Нигә бар да Рәзинәгә карый? Кияү ятим бала бит, аны кызганалар микән? Бигрәк яшьли киттеләр шул Әлфия апа белән Котдус абый. Их, менә шушында Әлфия апа: «Урманнарга кердем бер ялгызым…» дип сузып җырлап җибәрсә…

Яшьләр язылышты. Залда бию көе яңгырады. Рәзинә канатланып очып-очып биергә чыкты. Бер салмыш егет килеп: «Син нәрсә биеп йөрисең, бар тизрәк өеңә кайт», – дип әйтеп китте.

– Бар әле, кит янымнан. Болай эчми идең бит син. Нәрсә булды сиңа?

– Сине кызганып эчтем мин, Рәзинә, сине кызганып…

Ул арада кабат яңгыраган көйгә Рәзинә тагын зырылдап биеп китте. Үзе бии, үзенең күңеле ярсый. Нигә күңелем тыныч түгел соң? Йөрәге сикерә. Каушады дисәң, инде күпләрдә шаһит булганы бар аның. Теге исерек егет кызганам диме? Нигә кызгана ул мине? Кияүгә чыкмый ич ул, шаһит кенә булып килде.

Әнисенең үле гәүдәсен инде өйгә алып кайтып салганнарын ул әле белми иде шул.

Энесе белән күршесе Рәзинәне биегән җиреннән янына килеп туктаттылар. «Апа, әйдә өйгә кайтыйк әле, әнине эштә колхоз үгезе сөзеп аягын сындырган», – диде энесе.

– Гипс салдылармы соң аягына? Туган көн дә бит әле бүген, – дип сөйләнә-сөйләнә өйгә дә төшеп җиттеләр.

Баскыч төбе тулы аяк киеме күрүгә Рәзинәнең: «Бу халык нигә җыелган? Әнием үлгәнме әллә?» – дип ачыргаланып кычкыруына өйдәгеләр чыктылар.

Төн буе бәргәләнгәнен, янында ак халатлы шәфкать туташы басып торганын аз гына хәтерли Рәзинә.

Алдагы көнне көзге каршында шатлыктан боргаланган кыз, бүген кабат көзге каршына килеп басты. Әкрен генә башыннан яулыгын сыпырып төшерде. Я, раббым, бер төн эчендә чәче яртылаш агарган түгелме соң? Күз төпләренә кара күләгәләр йөгергән.

Бүген аның өчен дөньяның гаме, яшәүнең яме калмаган иде. Ләкин энесе, әтисе өчен яшәргә кирәк!

Кыз бик озак уйларга чумып утырды. Әнисенең кинәт кенә үлүенә нәрсә сәбәпче булды соң? Ник Раббым шундый үкенечле үлем, ачы язмыш бирде соң? Күз тия сиңа, Наилә, дияләр иде. Әллә чыннан да, күз тидеме икән? Әллә инде теге 4 аякмы моның сәбәпчесе? Уйлансаң, уйланырлык та шул.

Көннән-көн сүрелә барса да, Рәзинә өйдәге бөтен авырлыкны үз җилкәсенә алды. Әтисе дә бик үзгәрде. Сөйләшмәде, сәгатьләр буе зират ягына карап тора торган булды.

Инде тагын 4 ай да 4 көн узгач, әтиләре Мансур да балаларын дөм ятим калдырып әниләре янына мәңгелеккә күчте. Әтисен югалтуны да бик авыр кичерде Рәзинә. Инде аның күңеленә куркыныч шом керде. 4 ел да 4 көн һәм 4 аяк. Әбиләре, аның 3 оныгы, кайсыбызга чират җитәр дип, ачыктан-ачык көтә башладылар. Әтиләрен җирләгәннән соң 4 ел да 4 ай дигәндә 30 яшьлек абыйлары Шамил йокларга яткан җиреннән тормады. Шулай итеп, өченче хайван аягы абыйларына булды. Аны да әти-әнисе янына алып кайтып җирләделәр. Төп йортта япа-ялгызы калган Бикә әби кулындагы тәсбихын тарта-тарта: «Я Раббым, дүртенче аяк миңа гына булса ярар иде. Калган ике оныгыма озын гомер бир. Аларга гына тимә!» – дип Аллаһыга ялварды. Тагын 4 ел да 4 ай үткәннән соң Бикә әби мәңгегә күзләрен йомды. Рәзинә дә, Мөдәрис тә бу көнне куркынып көттеләр. Икесендә дә бер сорау – бу юлы кайсыбыз булыр? Яшен яшәгән, ашын ашаган дигәндәй, 90 яшен тутырып бу нигездән дүртенче кеше булып әбиләре китте. Әбинең бу нигездән бөтен кайгы-хәсрәтне, бозыкларны барысын да үзе белән алып китүе булса иде.

Нәрсә бу? Аллаһы Тәгаләнең сынавымы? Ниндидер бер бозыкмы? Гыйбрәтле язмыш булды бу гаиләдә. Шундый гыйбрәтле язмышны Ходай сынау өчен җибәрәме? Ярый ла бу дөньяда гына сынаса, инде ахирәттә дә сынамаса иде.

 

 

 

"Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле