Архивы табиб киңәше - Tatar Today - татар яңалыклары.

Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!”
Мартның 13ендә Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелде. Йокыга мондый зур әһәмият бирелү тикмәгә генә түгел. Даими рәвештә йокысы туймаганлыктан, аңгы-миңге йөргән кешегә моны аңлатып торырга да кирәкми. Ләкин көн буе үзеңне начар хис итү, авыз ачып иснәп җәфалану – куркынычның башы гына әле.

Йокылы-уяулы узган бер атнадан соң ук кешедә агрессия, арыганлык хисе барлыкка килә, эшләвенең рәте бетә. Мондый хәлдән котылу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, дигәндә, йокы проблемалары белән махсус шөгыльләнүче табиблар (сомнологлар) бар.

Эдуард Якупов – невролог, Татарстанның атказанган табибы, Сомнология үзәге җитәкчесе:

– Күптән түгел Казандагы безнең Сомнология үзәге «Татарстан ничек йоклый?» дигән тикшеренү үткәрде. Нәтиҗәдә шул ачыкланды: республикада яшәүчеләрнең 40 проценты йокы җитмәүдән интегә икән! Кызганыч ки, күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми. Халык арасында шундый фикер киң таралган: янәсе, бу – кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган җитди проблема түгел.

– Ә чынлыкта ничек?

– Йокының бозылуы хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларыннан интеккән пациентларның үлеменә сәбәп була торган апноэны гына алыйк. Йоклаганда, тын алуның туктап торуы дигәнне аңлата бу сүз. Гадәттә, апноэ каты гырлау вакытында күзәтелә. Гырлаганда, кече тел артка китеп, сулыш юлын каплый. Сулау туктый – кеше уяна. Бу хәл төн буена берничә тапкыр кабатлана. Димәк, гырлаучы кешенең йокысы бүленә дигән сүз. Анысы – бер хәл, аның бит әле уянмавы да, үлеп китүе дә бар!

АКШта 18 ел дәвамында 1500 кеше катнашында тәҗрибә үткәргәннәр. Инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр арасында апноэлы кешеләр 6 тапкыр артык булып чыкан!

Тагын бер зур проблема – рульдә барганда йоклау. Хәтта кеше күзе ачык килеш йоклап барырга мөмкин. Юлда шуның аркасында күпме фаҗига килеп чыга.

– Йокы туймаса, баш та әйбәт эшләми бит әле…

– Соңгы елларда уздырылган тикшеренүләр организмда үзенчәлекле гли-лимфатик система барлыгын ачыклады. Ул бары тик акрын йокы фазасында гына активлаша һәм, канализация системасы сыман, баш миен Альцгеймер авыруын китереп чыгаручы кирәкмәгән нәрсәләрдән чистартырга мөмкинлек бирә. Гәрчә үзе бар да тәртиптә дип санаса да, аз һәм начар йоклаучы кешенең мие һәрвакыт арыган халәттә тора. Шуңа күрә күрә аның зиһене, фикерләү сәләте сыйфат ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә була.

– Туйганчы йокларга нәрсә комачаулый?

– Хәзерге көндә кешеләрнең гаджетлардан файдалануы йокы сыйфаты начарлануның төп сәбәпләреннән берсе булып санала. Тынычлап йокыга таласы урынга кеше бертуктаусыз социаль челтәрләрне һәм сайтларны актара. Экраннардан сирпелүче зәңгәр ут бик куркыныч бит: йокларга ятар алдыннан бер сәгать кенә булса да телевизорга яки телефонга карап утырсаң, организмда мелатонин эшләп чыгарылу ике тапкыр кими. Димәк, йоклап китү бик кыенлаша. Начар йоклауның башка сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Мәсәлән, Паркинсон авыруы (куллар дерелдәү), югары кан басымы, таркау склероз һ.б.

– Мелатонинга киңрәк тукталыйк әле.

– Ул – күзәнәкләрнең мутациясенә каршы торучы, йокының сыйфаты өчен җаваплы, организмның йоклау һәм уяу булу циклларын җайга салучы гормон. Күзнең челтәр катламына яктылык төшмәгәндә, ягъни бары тик дөм караңгыда гына эшләп чыгарыла. Ул тиешле күләмдә барлыкка килсен өчен, тәрәзә пәрдәләре ябылган, утлар сүндерелгән булырга тиеш. Бүлмәдә бернинди яктылык чыганагы, хәтта зарядка җайланмасының яки телевизорның диодлы лампочкасы да булмасын. Ахыр чиктә, аларны калын әйбер яисә ябышкак тасма белән каплап куярга була. Күбебез төнгә ут кабызып калдырырга гадәтләнгән. Ләкин организмны караңгыда йоклаудан мәхрүм итү яман шеш авырулары китереп чыгара. Бу – исбатланган факт.

– Барлык шартлар үтәлсә, мелатонин һәрвакыт бер үк күләмдә эшләп чыгарыламы?

– Кайбер очракларда бу гормонның җитмәве дә бар. Беренчедән, олыгая барган саен, ул кимрәк эшләп чыгарыла. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү, һәр көнне утырып эшләү дә аның кимүенә китерә. Туклану рационында мелатонин өчен төзелеш материалы булып торучы ризыкларның азлыгы да тәэсир итә. Әйтик, кара һәм кызыл уылдык, бадәм (миндаль), җир чикләвеге (арахис), эрбет чикләвеге, эретелгән сыр, сөт һ.б. Кайвакыт мелатонинлы дарулар да кулланырга туры килә.

– Йоклауның кагыйдәләре бармы?

– Төн уртасы җиткәнне көтмәскә, иртәрәк ятарга кирәк. Әгәр уникедән соңрак ятсагыз, йокының сыйфаты начар була. Йокларга кимендә ике сәгать кала ашарга, спорт белән шөгыльләнергә, телевизор карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярамый. Китап укырга, саф һавада йөреп керергә мөмкин. Уртача 8 сәгатьлек йокы нормаль дип санала. Артык озак йоклау да зыянлы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 10 сәгать һәм аннан артыграк йоклаучыларга инсульт булу куркынычы икеләтә күбрәк яный.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табиб вируслы инфекция авыруларыннан саклану өчен киңәшләр бирде
Табиб-терапевт, иммунолог Ирина Ярцева «360» телеканалында әңгәмә вакытында вируслы инфекция авыруларыннан саклану өчен киңәшләр бирде.

Белгеч һава торышы үзгәреп торган вакытта, салкын тию куркынычы аеруча югары булганда, әйбәтләп йоклау һәм фатирны, офисны җилләтү мөһимлеген әйтте.

«Бүлмәгә саф һава керергә тиеш, һичшиксез, дымландыргыч файдаланырга кирәк, бигрәк тә кеше сигез сәгать дәвамында була торган йокы бүлмәләрендә», — дип аңлатты Ярцева.

Өйдә җылылык системалары эшләгәндә, урамда салкын булганда һава дымлылыгы кими, бу исә борын куышлыгына йогынты ясый. Лайлалы тышча кипкәнлектән, организмга вирус үтеп керү җиңеләя. Һаваның дымлылыгы нормада булу тәмәке тартучылар һәм аллергиклар өчен аеруча мөһим, аларның борыннарында лайлалы тышча болай да зарарланган була.

«Стресс йөкләнешен җайга салырга кирәк. Кешеләр стресс чоры булганда ешрак авырый», — дип сөйләде табиб.

Ул шулай ук физик йөкләнешләргә күбрәк вакыт бирергә чакырды — йөгерү, чаңгыда шуу һәм башкалар. Моннан тыш, вакцинация турында да онытмаска кирәк. Хезмәттәшләрнең берсе авырса, медицина битлеген кияргә, кабинетларны ешрак җилләтергә һәм саф һавага чыгарга кирәк.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Табиб вируслы инфекция авыруларыннан саклану өчен киңәшләр бирде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табиб грипп һәм ОРВИдан саклану ысулларын тәкъдим итте
Табиб-терапевт, блогер Алексей Водовозов “”кышкы” авырулардан профилактика чаралары турында сөйләде. Артрит, астма һәм йөрәк авыруларыннан, шулай ук грипп һәм салкын тиюдән ничек котылып булу турында киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Табиб билгеләп үткәнчә, елның салкын вакытында иң киң таралган авырулар – грипп һәм ОРВИ. Аның сүзләренчә, бу чирләрне профилактикалау өчен прививка ясату кирәк. “Прививканы теләсә кайсы вакытта, хәтта яңа елдан соң да ясарга мөмкин”, — диде эксперт.

“Грипп куркыныч, ул үлемгә китерергә мөмкин, хәтта хәзерге вакытта дөньяда аннан ел дәвамында 350 меңгә кадәр кеше үлә”, – дип сөйләде Водовозов.

Ул оксолин мазе организмны ОРВИ эләгүдән саклый алмаячак, шуңа күрә аны куллану файдасыз, дип өстәде.

Терапевт эпидемияләр чорында кешеләр күп җыелган урыннарга йөрмәскә чакырды.

Сәламәтлекне ныгыту һәм “кышкы” авырулардан саклану өчен табиб һава торышына туры килердәй итеп киенергә, күбрәк ял итәргә һәм йокы туйганчы йокларга киңәш итте.

Табиб салкынның кайбер авыруларны җиңеләйтергә мөмкин булуын да искәртте. Ул артрит һәм радикулит вакытында ялкынсыну процессын киметергә һәм туктатырга сәләтле.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Табиб грипп һәм ОРВИдан саклану ысулларын тәкъдим итте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тиешле витаминнарны кышын ничек алырга кирәк? – табиб киңәше
Кышкы чорда кирәкле витаминнарны төрле ысуллар белән алырга була. Аларны В.М. Горбатов исемендәге азык-төлек системаларының Федераль фәнни үзәге эксперты, медицина фәннәре докторы Валерий Сергеев санап күрсәтте.

Әйтик, ит һәм ит продуктларындагы шактый күләмдә булган В төркеме витаминнары аксым һәм энергетика алмашын җайга салу өчен кирәк. Баш миенә калий, магний, марганец һәм цинк А, С һәм Е витаминнары белән бергә кирәк, ди табиб.

Кешегә кирәкле витаминнар һәм минераль матдәләрне бергә кабул итү организмга аеруча кулай йогынты ясый, ди белгеч. Билгеле, ул витамин-минераль комплексларны ай дәвамында кабул итәргә киңәш итә, бу бигрәк тә аңа кадәр кеше салкын тию авыруын да кичергән булса файдалы булачак.

Моннан тыш, Сергеев кышка ит, яшелчә, гөмбә, җиләк-җимеш тозларга һәм маринадларга киңәш итә. Эш шунда ки, чит илдән кертелгән яшелчә, җиләк-җимештә еш кына, өлгерү вакытлары үтәлмәү сәбәпле, витаминнар саны аз була, дип аңлата ул.

Медик сүзләренчә, кеше организмы үзенә кирәкле витаминнар эшләп чыгарудан читләшкән. «Кирәкле күләмдә витаминнар һәм минераллар алу өчен без туклану рационнарын физиологик мөмкинлекләрдән ике тапкыр артыграк кулланырга тиеш», — дип искәртә эксперт.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Тиешле витаминнарны кышын ничек алырга кирәк? – табиб киңәше впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балалар психологы: “Шикәр чире тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин”
Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова әйтүенчә, шикәр чире тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында сөйләде.

«Шикәр чире дә „яшәрде“ хәзер. 20 еллар элек шикәр чирен 45-50 яшьлекләрдә күз алдына китерә идек, бүген хәтта балалар бакчаларына йөрүче балаларда бар. Бу тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин дигән гипотеза бар», — ди ул.

Аның фикеренчә, совет чоры тәрбиясендә «елама, малайлар еламый, тәти кызлар алай эшләми» дигән ярлыклар эленгән, шуңа күрә тыелулар булган. «Җитте сиңа еларга» дип үскән буын бар. Хәтта көләргә дә ярамый кайчак. Күп көлсәң, елыйсың дигән сүз бар. Бу шул совет чоры балачак установкалары», — ди Эльвира Морозова.

Эльвира Морозова әйтүенчә, әти-әниләр «малайлар еламый» дисә, бала моны кабул итә алмый, чөнки шәхесе кире кагыла. Нәтиҗәдә, олыгайгач та хисләрне тыю программалаштырыла. «Ирләрдә ни өчен йөрәк-тамыр авырулары күбрәк, чөнки эмоцияләрне тыю бар. Тыштан нык күренсә дә, эчтә көрәш барырга мөмкин. Шуңа күрә бу организмның йомшаграк урынына бәрә», — ди ул.

Психолог балага хисләрен күрсәтү бик кирәк булуын әйтте. «Теләсә кайсы кеше теләсә нинди эмоцияләргә хаклы. Бу күз яше дә, кычкыру, ярсу да булырга мөмкин», — ди ул. Табиб, кечкенә чакта балалар тарткалашканда да, дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте.

Балалар сугыша башласа да, тартып алмыйча гына, кулыннан тотып, читкә китеп, кеше ишетмәслек итеп аңлатырга кирәк, ди ул. «Аңлыйм, бирәсең килмәде, уенчыгыңа сак каравыңны беләм. Мин дә әйберләремә тигәндә ачуым чыга, дияргә кирәк. Бала, мине барыбер аңлыйлар, дип тоярга тиеш. Икенче юлы шундый хәл туса, бала йомшаграк булачак», — дип киңәш бирде Эльвира Морозова.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Балалар психологы: “Шикәр чире тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан табибы тән тиресен тәрбияләү өчен киңәшләр бирде
Түбән Кама дерматовенерологы Полина Ильина сизгер тирене тәрбияләү турында киңәшләр бирде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Көзен һәм кышын атопик дерматит һәм экзема белән авыручы кешеләрнең күбесендә авыруның кискенләшүе күзәтелә. Бу хроник авырулар, алар тулысынча дәваланмый, әмма пациент авыруны контрольдә тота һәм кискенләшүләрне булдырмый кала ала.

Тиредә аллергия авырулары булганда, аның катламнарында ялкынсыну процессы бара, шул вакытта тирене тәрбияләү кирәк. Атопик дерматит һәм экзема вакытында ялкынсыну процессы тышкы яктан үзгәрмәгән тире катламнарында да барлыкка килә.

Кискенләшүне сезон алмашынуы, стресс яки аллергеннар йогынтысы китереп чыгарырга мөмкин. Бу чорда дәвалау һәм тәрбияләү өчен башта табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Кискенләшү үткәч, тире артыннан карауны туктатырга кирәкми — шулай сез ремиссияне озайта алачаксыз, диелә хәбәрдә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Татарстан табибы тән тиресен тәрбияләү өчен киңәшләр бирде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..