Архивы төш - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә…
Соңгы арада кайнанам төшемә кергәне юк. Аның белән бит хәзер төштә генә очрашабыз. Бу якты дөньядан киткәненә дә быел тугыз ел була…

Гомере кыска булды газиз кайнанамның. 70 яше дә тулмаган иде. И, яшәтәсе килә иде дә бит, тәкъдирне без язмыйбыз… Һәр кешенең Җирдәге ризыгы санап куелган…

Ниһаять, кайнанам төшемә керде. Имеш, урамда басып торабыз. Ихатага кереп булмый, кар баскан. Урам капкасы да ачылмый… Карыйм, өйдә ут янып калган икән. Өй ишеге дә ачык, лабаса. “Әнкәй, без китәргә чыктык бит, кире кермим, бар инде зинһар, утны сүндереп, ишекне бикләп чык”, – димен. Кайнанам бер сүз дә дәшми кереп китте. Урамдагы тәрәзәдән карап торам, кайнанам бәләкәй якка керде дә, өстәлдән күчтәнәчләр алып безгә төйни башлады. Мин түзмәдем, өйгә кердем. Кайнанам башына минем яулыкны бәйләгән, үзе шундый моңсу, боек, башын аска игән. “Әйдә, әнкәй, безнең белән”, – димен. “Бездә торырсың, кыен була башласа, Алсуларга керерсең”. (Алсу- олы килендәш, зур улының хатыны). “Нәрсә генә эшләп торам инде сездә?” – ди кайнанам. “Сөйләшеп утырырбыз, сине туйганчы күрә дә алганыбыз юк. Ашык-пошык кайтабыз да китәбез, Яңа елны да бергә каршыларбыз, без кайтуга тәмле коймакларыңны пешерерсең, мин көн дә эштән соң кайтам”, – димен. Кайнанам шатланып китте, йөзе балкып китте, ярар, алайса, әйдәгез, дип ризалашты…

Уянгач, төшем тәэсирендә тора алмый, кайнанамның әйткән һәр сүзен, йөз чалымнарын искә төшереп  яттым.

Кайнанамның язмышы җиңел булмаган. Унике кыз арасында үскән бердәнбер малайга кияүгә чыга ул. Кайнатабыз белән өч малай тәрбияләп үстерәләр. Гомерләре буе колхозда хезмәт итә, кул белән сыерлар сава.

Олыгайгач төнлә торып кулларын уып утыра иде. Салкын су белән флягалар юуу үзенекен иткән күрәсең… Кайната белән ял көннәрендә безнең авылга кайтуны бәйрәм кебек көтеп торалар иде. Икесе дә бик ихлас, гади кешеләр булдылар. Тормыш авыр булуга бер дә зарланмый, һәрвакыт булганына шөкер итеп яши белделәр. Аларның йортында һәрвакыт кунаклар була иде. Кайнанабыз кунакларны хөрмәтләп каршы ала белде, безне дә шуңа өйрәтте.

Кайнанам үләргә ярты ел калгач (без аның үләсен һич кенә дә алдан сизмәдек) мәчеткә йөри башладым. Дәресләрдә укытучыны тыңлап утыру йөрәгемә, күңелемә, кальбемә шулкадәр хозурлык, тынычлык бирә иде. Кайнанам үлгәннән соң шулкадәр зур кайгыны күтәрергә минем мәчеткә йөрүем генә коткарды…

Кайнананы югалту барыбыз өчен дә чын дәрәҗәсендә зур югалту булды. Иртән эшкә баргач кул үзеннән-үзе телефонга сузыла, “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә…

Иремнең туган йортын ташламыйбыз, без әле дә кайтып йөрибез. Тик безне бикле капка, бикле ишекләр каршы ала. Һәр почмак кайнана белән кайнатаны хәтерләтә. Баскычка барып життем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп, туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын диптер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип, ул вакытта күз алдына да килмәде шул…

Буш йортның тәрәзәләре: “Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?” – дип, шелтә белән карыйлар сыман тоела. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый.

Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде…

Әсәдуллина Эльвира

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Өйгә мәрхүм әтием белән әнием кайтып керделәр”
Йортларга газ кергәннән бирле җәннәттә яшибез кебек диләр михнәтне күп күргән өлкәннәр. Дөрестән дә, күмер яки утын әзерлисе-ягасы юк, нибары кранны борып, шырпы гына сызасы бит. Әмма сак эш итмәсәң, зәңгәр ягулык хәтәр көчкә әйләнергә мөмкин.

Быел мин үзем газ җайланмалары көйсезләнүдән интектем. Газ казанының кайбер детальләрен һәм төтен чыгу торбасын алыштырырга туры килде. Безнең участок өчен җаваплы хезмәткәр, кибеттән алган торбаны кирәгенчә кисеп, аерым буыннарын ялгап, урнаштырып китте. Әмма тоташкан җирләреннән газ исе чыкканлыктан, кабат чакыртырга туры килде үзен. Бу юлы ул әлеге урыннарны фольгалы скотч белән урады. Инде барысы да тәртиптә дип шатлануым гына озакка бармады: газны кабызгач, өй эченә янә агулы ис тулды. Аерым котельный да юк ичмасам, ишеген ябып кына куяр идем.

Ярый әле көз җылы килде: газны аз гына яндырып алам да, ишекне, форточканы ачып, өйне җилләтәм. Төнгә бөтенләй яндырмыйм: агуланып харап булырмын яисә шартлар дип куркам. Район газ оешмасыннан авария хезмәтен чакыртмыйча булмас инде, мин әйтәм.

Шул көннәрдә гаҗәеп төш күрдем: өйгә мәрхүм әтием белән әнием кайтып керделәр. Кысып кочаклап, хәлләрен сораштым. “И-и, авыр инде миңа, бер торам, бер ятам, газ исе килә бит”, – диде әнием. Шулчак ни күрим: газ торбасы янында бер ир нидер эшләп маташа. Тик үзе идәнгә басмаган, һавада эленеп торган кебек.   Ни кызганыч, шул урында төшем өзелде. Шулай да әти-әниемне күрә алуыма бик шатланып уяндым. Еллар үткән саен сирәгрәк керәләр шул төшемә.

Иртән, газны кабызып җибәргәннән соң, бакчага чыгып, көзге мәшәкатьләргә чумдым. Аннары, янә өйгә кереп, җилләтергә җыендым. Әмма… газ исе килми бит! Торба янына килеп тә иснәп карадым: юк инде ис! Бермәлгә тораташтай катып калдым. “Теге дөнья”дан әти-әнием ияртеп килгән белгеч рәтләгән була түгелме соң?

Шул көннән соң ис бөтенләй юкка чыкты. Мәрхүмнәр барысын да белеп ята дигән сүзләргә шикләнеп карый идем. Хәзер фикерем үзгәрде. Кемнедер моңа ышандыру өчен язмадым, булган хәл белән уртаклашасым гына килде.

Мәгълүмат Матбугат.ру
Татарстан Яшьләре

Запись “Өйгә мәрхүм әтием белән әнием кайтып керделәр” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үлмим әле”: ире вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрә
Газетаның бер санында төш күрү турында язма укыгач, тагын каләм алдым әле. Төштә чи ит күрү, дөрестән дә, авыруны кисәтү ахры ул. Бервакыт төшемдә зур бер кунада өеп куелган сыер ите, икенче кечерәк кунада тавык ите күрдем. Шуннан соң елга якын авырдым. Хәтта ит турында төштә сөйләшсәң генә дә икенче көнгә кәефләр китә. Ә вак акча, йомырка – юк-бар сүз чыгасын кисәтә.

Гөлүсә исемле укытучыбыз беренче баласын югалтты. Күпмедер вакыт үткәч, Зәйнәп күргән төшен сөйләде:

– Гөлүсәнең ире: “Зәйнәп апа, карале, менә монда чөгендер чәчтек, нинди матур булып тишелгән, әйеме? Элек анда без кишер чәчкән идек, ул чыкмады”, – ди икән. Гөлүсә үзенең авырга калганын белгәнче, аның кыз бала табасын Зәйнәп төшендә күргән иде инде.

– Иремнең түтәлдән чүп утаганы булмады, – дип сөйли дустым Гөлфия. – Аның вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрдем. Ел ярымнар үткәч, имеш, ул кишер түтәлен утап кара җиргә калдырган. Кишере тишелмәгән, имештер. Күпмедер вакыттан соң тагын төш күрәм: кишер түтәлен чүп баскан, үлән арасын аерып карыйм – тигез рәт булып кишерләре тишелеп-тишелеп чыккан, ләкин ирем мин өлгергәнче утап, тагын кара җиргә калдырган. Биш ел узгач тагын күрдем бит шул төшне. Тик бу юлы аны куып җибәрдем дә, чүпне үзем утадым. Ямь-яшел кишер түтәле булды, ике айдан соң кияүгә чыктым. Шуннан ирем төшемә кермәде.

Безнең күрше Мөбәракша абый бик карт, урын өстендә ята иде. Кергән кешегә: “Кайчан үлә инде дип бик көтәләр, үлмим әле мин, тагын ике ел ярым яшим – төшемдә ике бөтен түгәрәк ипи һәм ярты ипи күрдем”, – ди икән. Нәкъ шулай булды да, күршебез ике ел ярымнан бакыйлыкка күчте.

Г. ХӨСНЕТДИНОВА. Казан. tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Запись “Үлмим әле”: ире вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Төшне беренче булып кем юрый – шуныкы чынга аша”
«Йә, Раббым, бу төшем чынга ашмаса гына ярар иде», – дигән сүзләр белән йокыдан уянучылар бихисап. Кайчак төн уртасында уянып та күргән төшең турында уйланып утырырга туры килә. Кайберәүләр уйлый, кемнәрдер юрарга тотына. Ә төш юрау мөселманнар өчен дөрес гамәлме? Шушы сорауга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, төш күрү ислам динендә нәрсәне аңлата?

– Төш ул өч төрле була. Беренчесе, әлбәттә – Аллаһы тарафыннан керә торган төш, икенчесе – шайтаннардан, өченчесе – фәрештәләрдән керә торганы. Беренче төр төшләр бик ачык һәм матур була. Икенчесе – алдый торган төшләр. Җен һәм шайтаннар кешеләрне туры юлдан тайпылдыру өчен төшкә керә, дисәк тә ялгыш булмас. Мәсәлән, бер кеше төшендә үлгән күршесен күрә: ул ап-ак киемнәрдән ачык бер болында, яшел чирәмнән атлап йөри икән. Ә күршесе гомере буе намаз гыйбадәте кылмый, начар гамәлләр эшләп яшәгән дип алыйк. Төшендә үлгән күршесен шундый кыяфәттә күргән кеше уйга кала: менә ул кеше гомере буе начарлык кылды, ә бит барыбер җәннәткә кергән. «Ә безгә нигә начарлык кылмаска, барыбер җәннәткә керербез», – дип, башкаларга да бу төшен сөйли. Андый төр төшләр шулай начарлыкка өнди, саташтыра. Менә фәрештәләрдән керә торган төш кешенең үз тормышын, йә берәр вакыйганы, йә мәрхүмнәр кыяфәтен үз эченә ала. Мондый төр төшне юрау кирәк.

– Димәк, төшләрне юрарга ярый?

– Юрау дигәндә беренче очраган кешегә барып, төшеңне сөйләүне күз алдында тоту кирәкми. Әгәр дә син төшеңне сөйләп, кемгә дә булса юратасың килсә, аны иң якын һәм хөрмәткә лаеклы кешегә генә сөйләргә кирәк. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр тарафыннан кергән төшләрне юрарга кирәк, ә менә шайтаннардан кергән төшләрне юрау мөһим түгел. Җеннәр тарафыннан кергән төш кешене саташтырып уятырга да мөмкин. Бу очракта төшеңдә күргәннәр кайчан чынга ашар икән дип уйлау кирәкми. Куркыныч төш күргәннән соң, торып, сул ягыңа өч тапкыр төкереп, бисмилланы әйтеп ятсаң, барысы да яхшы булыр. Төшне юрату теләге зур булган очракта, төшнең мәгънәсен тәгаен аңлаган кешегә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр андый кеше булмаса, «шатлыкка, куанычка булсын» дию хәерле. Әгәр белмәгән башыбыз белән төшне юрарга тырышабыз икән – юраганча булырга да мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән дә бер хәл булган. Пәйгамбәребездән ерак түгел яшәүче бер хатын төшендә иренең ишек бусагасыннан атлап чыгуын күргән. Иртә белән йокыдан торуга, Пәйгамбәребезгә йөгергән һәм аңа барысын да сөйләгән.

– Син бу төшеңне берәр кешегә сөйләдеңме? – дип сораган Пәйгамбәребез.

– Юк, сөйләмәдем, – дигән хатын.

– Синең ирең хәзерге вакытта кайда?

– Ул сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, – ди хатын.

– Менә ирең бөтен товарларын сатып бетерер һәм баеп кайтыр, куанычта яшәрсез, – ди Пәйгамбәребез.

Аның сүзләре чынга аша: ире баеп кайта, шатлыкта яшиләр. Вакыт үткәч, ире яңадан сәүдәгә китә һәм хатын төшендә шундый ук төш күрә. Пәйгамбәребезгә төш юратырга барганда, юлда таныш хатынын очратып, аңа барысын да сөйли. Танышы: «Кайгы-хәсрәт киләчәк өегезгә. Ирең исән-имин әйләнеп кайтмас», – дип юрый. Кайгыга баткан хатын Пәйгамбәребез янына йөгереп килеп, барысын да аңлата. Пәйгәмбәребез: «Менә шушы хатын ничек юрады, шулай булыр», – ди. Ягъни беренче кеше төшне ничек юрый – шулай булачак яки шулай булуы ихтимал.

– Ансар хәзрәт, ә менә төрле төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?

– Иң беренче чиратта, әлбәттә, бу китапларның кем тарафыннан нәшер ителүен карарга кирәк. Дин әһелләре тарафыннан чыгарылган китап булса, аларга ышанырга мөмкин. Ә интернетка кереп, ниндидер «сонник» актару дөрес түгел. Төшне юраганда төшнең һәрбер өлешен дә аерым карап, һәр өлешен аерым юрарга кирәк. Ә китаплардан без төшнең истә калган яки үзебезгә кирәкле булып тоелган өлешен генә тикшерәбез бит.

Гомумән, бүген дөрес итеп төш юраучылар бик сирәк. Иң яхшы төш юраучы дип Йосыф галәйһиссәләмне атыйлар иде. Ул төшнең бар өлешен дә хак итеп юрый торган булган. Аның төш юрау буенча калын китаплары да сакланып калган, диләр, әмма үземнең күземә чалынганы юк. Йосыф галәйһиссәләмнең фиргавенгә төш юравы турында истәлекләр бар. Йосыф патша йортында хезмәтче булып эшләгәннән соң, патша аңа нахак бәла ягып, төрмәгә утырткан. Шуннан патша төшендә җиде симез сыер һәм җиде ябык сыер, җиде тук башак һәм җиде уңмаган башак күрә. Йокысыннан торгач, ул уйга кала, төшне кемгә юрату турында уйлана башлый. Ләкин аның кул астындагы хезмәтчеләренең берсе дә бу адымга бармый – патша төшен юрарга кыймыйлар. Шулчак бер хезмәтче: «Мин бер кешене беләм, ул сиңа төшеңне юрап бирер», – дип сүз кузгата, әмма бу кешенең Йосыф икәнен әйтми. Хезмәтче тиз генә йөгереп, төрмәгә бара һәм Йосыфка патшаның төшен сөйли. Йосыф галәйһиссәләм төшне юрый: «Җиде ел уңыш мул булачак, бодай да мул булачак, маллар да тук булачак. Ләкин җиде елдан соң ачлык килер. Шуңа да патшага уңышка мул булган җиде елда аннан соңгы җиде елга җитәрлек итеп байлык, мөлкәт, азык-төлек туплап куярга кирәк», – ди. Йосыфның юраган һәр сүзе дә чынга аша.

Ләкин төшне юратмау, гомумән, беркемгә дә сөйләмәү хәерлерәк.

– Ә матур төш керсен өчен нәрсә эшләргә?

– Төнлә белән куркыныч төшләрдән саташып уянмас өчен, йоклар алдыннан догалар укып яту кирәк. Йокларга ятуның иң беренче әдәбе – таһарәт алу. Пәйгамбәребез дә: «Таһарәтләнеп ятыгыз. Таһарәтләнгән кешенең йокысы да – гыйбадәт», – дигән. Ягъни таһарәтләнеп йоклау кеше өчен савап булыр, ди. Икенче эш – йокларга ятар алдыннан, бисмилла әйтеп, ята торган урыныбызны сыпыру. Чөнки безнең бу урыныбызга шайтан яки җен яткан булырга мөмкин. Без алар өстенә утырабыз яки ятабыз икән, алар безгә төрле начарлыклар эшли башлаячак. Төнлә кайчак кеше буылып яки бастырылып уяна. Бу – җеннәрнең үч алуы инде. Йоклау һәм төш күрүнең үз әдәбе бар, билгеле. Аякны кыйбла тарафына куеп ятсаң да төрле куркыныч төшләр керүе ихтимал.

Матур төш күрү өчен укыла торган дога

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер, дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укырга кирәк.

نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ

وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

«Нүэминү билләәһи нәсику – билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».

(Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.)

Риваять буенча, Гайшә анабыз болай дип дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин».

(Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм).

БУ – КЫЗЫК!

– Кеше үз гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

– Һәр кеше дә төш күрә, ләкин күпләр күргән төшен онытырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, күргән төшнең 90 процентын кеше уянып 10 минут үтүгә оныта.

– Куркыныч төшләр күреп уяну яки саташу кешедә нинди дә булса чир барлыгы турында кисәтә ди табиблар.

– Атаклы химик Дмитрий Менделеев төшендә химик элементлар күреп, уянгач шуларны таблицага тезгән һәм шуның белән танылган дип сөйләргә яратсалар да, бу фаразның хак булмавын белеп торырга кирәк. Менделеев якынча 20 ел химия белән шөгыльләнгән һәм бу өлкәгә үз өлешен кертергә теләгән, шуңа да үзенең әзерләнә башлаган таблицасын төшендә күргән. Әгәр кеше озак еллар буе бер өлкә белән генә кызыксынып, ниндидер ачышлар ясарга әзерләнә икән, бу аның төшенә керергә мөмкин.

– Сукыр булып туган кешеләр дә төш күрә, ләкин күрү сәләтенә ия булганнардан аермалы буларак, алар ниндидер сыннар һәм төсләр түгел, ә ис, тавыш һәм төрле эмоцияләргә күмелгән төшләр күрә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Запись “Төшне беренче булып кем юрый – шуныкы чынга аша” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..