«Үлмим әле»: ире вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрә

-- Лэйсирэ

Газетаның бер санында төш күрү турында язма укыгач, тагын каләм алдым әле. Төштә чи ит күрү, дөрестән дә, авыруны кисәтү ахры ул. Бервакыт төшемдә зур бер кунада өеп куелган сыер ите, икенче кечерәк кунада тавык ите күрдем. Шуннан соң елга якын авырдым. Хәтта ит турында төштә сөйләшсәң генә дә икенче көнгә кәефләр китә. Ә вак акча, йомырка – юк-бар сүз чыгасын кисәтә.

Гөлүсә исемле укытучыбыз беренче баласын югалтты. Күпмедер вакыт үткәч, Зәйнәп күргән төшен сөйләде:

– Гөлүсәнең ире: “Зәйнәп апа, карале, менә монда чөгендер чәчтек, нинди матур булып тишелгән, әйеме? Элек анда без кишер чәчкән идек, ул чыкмады”, – ди икән. Гөлүсә үзенең авырга калганын белгәнче, аның кыз бала табасын Зәйнәп төшендә күргән иде инде.

– Иремнең түтәлдән чүп утаганы булмады, – дип сөйли дустым Гөлфия. – Аның вафатыннан соң бер төшне өч тапкыр күрдем. Ел ярымнар үткәч, имеш, ул кишер түтәлен утап кара җиргә калдырган. Кишере тишелмәгән, имештер. Күпмедер вакыттан соң тагын төш күрәм: кишер түтәлен чүп баскан, үлән арасын аерып карыйм – тигез рәт булып кишерләре тишелеп-тишелеп чыккан, ләкин ирем мин өлгергәнче утап, тагын кара җиргә калдырган. Биш ел узгач тагын күрдем бит шул төшне. Тик бу юлы аны куып җибәрдем дә, чүпне үзем утадым. Ямь-яшел кишер түтәле булды, ике айдан соң кияүгә чыктым. Шуннан ирем төшемә кермәде.

Безнең күрше Мөбәракша абый бик карт, урын өстендә ята иде. Кергән кешегә: “Кайчан үлә инде дип бик көтәләр, үлмим әле мин, тагын ике ел ярым яшим – төшемдә ике бөтен түгәрәк ипи һәм ярты ипи күрдем”, – ди икән. Нәкъ шулай булды да, күршебез ике ел ярымнан бакыйлыкка күчте.

Г. ХӨСНЕТДИНОВА. Казан. tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий