Архивы укытучылар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кибет сатучысыз, мәктәп укытучысыз булачакмы?
Саклык банкы Татарстанның мөһим партнеры булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә банкның еллык бизнес-конференциясендә шулай дип белдерде. Быел чара “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Конференциядә Саклык банкы президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бүген банкның бик күп юнәлешләр буенча лидер булып торуын басым ясап әйтте.

– Кече һәм урта бизнеска  ярдәм итәсез, “Бизнес-класс” мәгариф проектын тормышка ашырасыз. Саклык банкы – шулай ук эскроу-счетлар белән эшләү мәсьәләсендә дә лидерларның берсе. Аерым алганда, Татарстанда төзелеш оешмалары яңа эш кагыйдәләренә өйрәтелде. Без сездән санлаштыру өлкәсендә дә күпкә өйрәнәбез, – диде Татарстан Президенты.

Герман Греф, үз чиратында, Татарстанның соңгы егерме елда илебездә икътисади яктан этәргеч көчкә әйләнүен билгеләп үтте. “Республика Россиядә ничек итеп чимал бәйсезлегеннән китеп булуны күрсәтә, – диде ул.

Саклык банкы идарәсе рәисе республикада эшмәкәрләр өчен тудырылган шартларның югары дәрәҗәдә икәнлеген искәртте. Ул Татарстан территориясендә Саклык банкы белән берлектә “Бизнес-класс” мәгариф проектының гамәлгә ашырылуын да искә төшерде.

Конференция алдыннан Герман Грефның “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә Татарстанның инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты. “Санлы авыл” проекты, мәсәлән, фермерларга Интернет аша авыл хуҗалыгы продукциясен сату, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар бирү мөмкинлеге бирә. Аның төп юнәлешләреннән берсе – сатучысыз кибет булдыру. Кешеләрнең йөзләреннән тану системасына корылган технология авылда яшәүчеләргә терминал аша кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.

Сәфәре ахырында Герман Греф Татарстан Президенты белән Казанда Саклык банкының иң зур мәгариф проектларыннан берсе –  IT-белгечләр өчен “Мәктәп 21” проектын ачу тантанасында катнашты. Биредә төрле яшьтәге студентлар IT-белгечлекләр (программист, робот техникасы буенча белгеч, мәгълүматлар базасы администраторы һ.б) буенча бушлай белем алу мөмкинлегенә ия булачак.

– Санлаштыру турында сөйлибез икән, иң элек кешене игътибар үзәгенә куярга тиешбез. Бинасын төзербез, барлык шартларын да тудырырбыз, әмма анда эшләргә кешеләребез булмаса, бөтен тырышлыгыбыз юкка чыгачак.  Хәзер мондый мәктәпләр булдырмыйча ярамый. Биредә белем алып чыккан кешеләр бик нәтиҗәле эшлиячәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Герман Греф әйтүенчә, Казан мондый мәктәпле икенче шәһәргә әйләнгән. Тәүгесе Мәскәүдә эшләп килә икән. Яңа уку йорты янәшәсендә кечкенә генә кунакханә дә ачылган. Биредә әлегә – 500ләп абитуриент. Мәктәпкә теләсә кайсы яшьтә алалар: Казан “абитур”ларының  яше17 дән 59 га кадәр “тирбәлә”.

Булачак “айтишник”лар төркемләшеп һәм аерым гына да мәсьәләләр (гадиеннән –  катлаулыга) чишә. Мәктәптә укытучылар юк, студентлар бер-берсенә ярдәм итү нигезендә белем эсти.

– Сезне бөек киләчәк көтә. Армый-талмый эшләгез генә! – дип фатиха бирде абитуриентларга Саклык банкы идарәсе рәисе.

Мәктәп бинасында ясалма акылдан файдаланыла: ишектәге камералар студентларны йөзләре буенча “таный”, ә эш урыннарында (биредә уку урыннары шулай дип атала), студентлар бер-берсеннән күчермәсеннәр өчен, видеокамералар күзәтеп тора.

Шунысы мөһим: “Мәктәп 21” студентлары дөньяның 12 илендә урнашкан капмусларда белем алуны дәвам итә алачак.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Кибет сатучысыз, мәктәп укытучысыз булачакмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Укытучылар нинди яңа һөнәр үзләштерә?
Пенсия яшендәге  укытучылар арасында бала тәрбияләүче, гувернер  булырга теләүчеләр аз түгел. Белгечләрне киләчәкне күздә тотып әзерләү үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Королева бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет белән республика Иҗтимагый палатасы утырышында  җиткерде.

Узган ел республикада Казан педагогия көллияте базасында белгечләрне алга карап әзерләү үзәге ачылган иде. Татарстанда заманча һөнәрләргә әзерләүче бердәнбер үзәк бу. Монда илкүләм проектларын да тормышка ашырачаклар. Күптән түгел гувернер юнәлеше буенча гаризалар кабул итә башлаганнар.

– Анда катнашырга  укытучылар, директор урынбасарлары теркәлде. Алар гаиләдә белемгә өстенлек бирәчәк. Без әлегә бу юнәлеш буенча кыска, яңа программа эшләдек. Алар кыска,  бик кыска һәм озын булырга мөмкин, – дип ачыклык кертте урынбасары.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан
Фото Ликей

Запись Укытучылар нинди яңа һөнәр үзләштерә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөслим укытучыларын агач кәүсәсен чүпрәк белән юарга мәҗбүр иткәннәр [видео]
Шушы арада социаль челтәрдә Мөслим укытучысының бер видеосы зур популярлык казанды. Кадр артындагы хатын-кыз Мөслим укытучыларын агачларны юарга мәҗбүр итәләр, дип зарлана. //Kazanfirst//

– Үләм, халык! Менә без бүген тагын эштә. Без бүген агачларны юабыз, күз алдыгызга китерәсезме?! – ди ул гаҗәпләнеп. Агачларны юып бетергәч, һәр яфракны аерым-аерым юарга керешәбез, дип белдерә укытучы.

Мөслим районы мәгариф бүлеге башлыгы Ләйлә Харрасова KazanFirst басмасына укытучыларның берсе дә эшкә мәҗбүриләп чыгарылмады дип белдергән.

Запись Мөслим укытучыларын агач кәүсәсен чүпрәк белән юарга мәҗбүр иткәннәр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..