Мөслим укытучыларын агач кәүсәсен чүпрәк белән юарга мәҗбүр иткәннәр [видео]

-- Чулпан

Шушы арада социаль челтәрдә Мөслим укытучысының бер видеосы зур популярлык казанды. Кадр артындагы хатын-кыз Мөслим укытучыларын агачларны юарга мәҗбүр итәләр, дип зарлана. //Kazanfirst//

— Үләм, халык! Менә без бүген тагын эштә. Без бүген агачларны юабыз, күз алдыгызга китерәсезме?! — ди ул гаҗәпләнеп. Агачларны юып бетергәч, һәр яфракны аерым-аерым юарга керешәбез, дип белдерә укытучы. 

Мөслим районы мәгариф бүлеге башлыгы Ләйлә Харрасова KazanFirst басмасына укытучыларның берсе дә эшкә мәҗбүриләп чыгарылмады дип белдергән.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий