Архивы файдалы киңәш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Дару урынына – солы боткасы
Солы боткасын даими ашасагыз, даруханәләрнең кайдалыгын да онытырсыз һәм даруларга тотыласы акчагызны янга калдырырсыз.

Галимнәр, солы боткасын даими ашау, безне тынычландырып кына калмыйча, акыллырак итәргә дә сәләтле, дигән фикергә килгән. Шулай ук, яхшы хәтерен картлык көненә кадәр сакларга теләүчеләргә дә солы боткасы ашарга киңәш ителә.

Солы боткасы – холестерин дәрәҗәсен көйләүнең һәм кан тамырларында яссы төерләр барлыкка китермәүнең иң яхшы чарасы. Сөякләрне, тешләрне ныгыту һәм теш черүен, сөяк тукымасы калынаюын булдырмас өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.

Әгәр кан басымыгыз югары булса яисә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска теләсәгез, һәр көнне өчәр тапкыр яртышар стакан солы төнәтмәсе эчегез. Төнәтмә болай әзерләнә: 1 стакан солы ярмасына 1 литр су салып, суы яртылаш калганчы кайнатыгыз, сөзегез.

Тәнне чистарту һәм артык авырлыктан арыну өчен түбәндәге төнәтмәне әзерләргә була. 3 стакан солыга 3 литр су салып, сүрән ут өстендә 20 минут кайнаталар, аннары савытны сөлге белән төреп, бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар, савытның капкачын ябалар һәм янә кайнатып чыгаралар. Суынган төнәтмәгә лимон суты өстиләр һәм суыткычка куялар. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Дару урынына – солы боткасы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иртән торуны җиңеләйтә торган 15 яхшы гадәт [киңәш]
“Хәзер-хәзер, 5 минут кына күзләремне йомып ятып торам да, тора-аа-аам…”. Таныш сүзләр, әйеме? Ә аннан ут капкандай сикереп торулар, нәрсә туры килсә, шуны капкалап, нәрсә туры килсә, шуны киеп чыгып чабулар да танышмы? Һәр иртә саен үз-үзеңне: “Кайчан будильник шалтырауга торырга өйрәнәм мин?!” – дип битәрләсәң, бу язма нәкъ синең өчен!

1.  Йоклар алдыннан 2 сәгать кала электрон җайланмаларны кулланмаска тырышыгыз. Экраннардан төшкән яктылык йоклыйсы килү теләген бетерә, нәтиҗәдә тагын соң ятыла, ә иртән тагын торып булмый. Ә бу безгә нәрсәгә? ?

2. Зәңгәр яктылыкны киметегез. Компьютерларда яктылыкны 50%ка гына калдырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, аннан төшкән яктылык йокыга комачауламас.

3.  Йоклар алдыннан пәрдәләрне ябыгыз һәм торуга аларны ачыгыз. Дөм караңгылыкның яктылыкка алмашынуы тизрәк уянырга ярдәм итәр.

4. Уянганнан соң яктылыкта булып алыгыз. Җылы вакытта берничә минутка урамга чыгып керергә мөмкин, ә салкыннарда ут терапиясе өчен мөхсус лампа кулланырга була. Сүз уңаеннан, болар барысы да киләсе кичтә тиз йоклап китәргә ярдәм итәчәк.

5. Йоклар алдыннан ванна керегез. Кичкә таба безнең тән температурасы түбәнәя. Әгәр кисәк кенә әнә шул температураны алыштырсаң (ваннада җылы, аннан чыккач, салкынча) йоклап китәргә һәм йокыны туйдырырга җиңелрәк булачак. Димәк, 15 минут ваннада җылы суда ятып торабыз, аннан яраткан пижаманы киеп йокларга ятабыз.

6. Салкынча бүлмәдә йоклагыз. Салкынча бүлмәдә йоклаганда йокы татлырак була. Бу – температура 16-19 ℃ арасында булса, тагын да яхшы, дигән сүз.

7.  Йоклаганда оекбаш киегез. Йоклаганда тән температурасы төшә. Әгәр йокларга носки киеп ятсагыз, тизрәк йоклап китәрсез, чөнки аяклар җылыда булганда, организм аларны суытырга тырыша.

8. Торганнан соң хәрәкәтләнеп алыгыз. Уянгач, тән температурасы күтәрелә башлый, бу процессы тизләтер өчен төрле күнегүләр ясарга мөмкин.

9.   Спорт белән көн дә бер үк вакытта шөгыльләнегез. Физик активлык яхшырак йокларга ярдәм итә. Көн дә бер үк вакытта шөгыльләнү организмга кайчан йокларга кирәклеген искәртә.

10.    Йоклар алдыннан берничә сәгать кала спорт белән шөгыльләнегез. Йоклар алдыннан физик активлык йокыга начар тәэсир итәчәк. Шуңа күрә бу ике процесс арасында ара калырга тиеш.

11.    Спортның интенсивлыгын арттырыгыз. Спорт белән күбрәк шөгыльләнгән саен йокы яхшыра. Ник дигәндә, мускулларда йокыны китерә торган цитокин бүленеп чыга.

12.   Торгач та ашагыз. Йокы килү-килмәү безнең кайчан ашавыбызга да бәйле. Димәк, ашагач, йоклыйсы килү теләге бетә.

13.    Көн дә бер үк вакытта ашагыз. Монысы спорт кебек үк: организм кайчан ашарга, ә кайчан йокларга кирәклеген шул рәвешле истә калдыра.

14.   Кичке аш вакытында күп ашамаска тырышыгыз. Күп ашаганда тән температурасы да арта, ә димәк, йокы кача.

15.   Кичен углеводларга бай ризык ашап куярга мөмкин. Мәсәлән, сөт белән кукуруз кисәкләре (хлопья) ашарга мөмкин. Углеводлы ризык ашагач, кеше йокымсырый башлый.

Чыганак: Теләче информ

Фото: sleepmdnyc.com

Запись Иртән торуны җиңеләйтә торган 15 яхшы гадәт [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чәч иртә агара башласа нишләргә? [киңәш]
//Tatar today//

Чәч иртә агару проблемасы күп кешене борчый. Чәчнең вакыттыннан иртә агара башлавына тирә-юньдәге төрле факторлар йогынты ясый. Начар туклану, тәмәке тарту, стресс, гормональ дисбаланс һәм башка бик күп сәбәпләр булырга мөмкин. Дөрес, агарган чәчләрне  чәч буявы белән дә яшереп була. Тик чәчне гел буяу зыянлы. Чәчнең агара башлавын киметә,  сәламәтлеккә зыян китерми торган  табигый ысуллар бар. Сезгә шул ысулларның берсен тәкъдим итәбез.

Чәч агару кимесен өчен лимон суы һәм кокос мае катнашмасын ясарга киңәш итәбез.

Кирәк:

3 чәй кашыгы лимон суы.

Әз генә кокос мае. Кокос маен даруханәләрдән, зур спермаркетлардан алып һәм интернет кибетләрдән заказ биреп була.

Катнашманы әзерләү һәм куллану:

Кирәкле ингредиентларны кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы чәчкә һәм баш тиресенә сөртеп, бер сәгать тотарга. Аннары чәчне шампунь белән юып алырга. Әлеге масканы атнага 2- 3 тапкыр кулланырга киңәш ителә. Масканы даими куллансагыз агарган чәчләр кимер һәм чәчләрегез сәламәт булыр.

Запись Чәч иртә агара башласа нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Баш мие өчен файдалы ашамлыклар [киңәш]
Баш мие яхшы эшләсен һәм иң хәлиткеч вакыйгаларда синең ялгызыңны “калдырып” китмәсен өчен төп факторларны дөрес үтәү кирәк: физик күнегүләр, йокы һәм туклану.

Ни өчен безнең нәрсә ашавыбыз шуның кадәр мөһим соң? Үзе кечкенә генә булса да, баш мие бөтен тән энергиясенең 2 %ын куллана. Димәк, аның ничек “эшләве” турыдан-туры без тукланган ризыкка бәйле булып чыга.

Моңарчы эчелгән кола, ашалган чипсы, гамбургерларга “Сау бул!” диеп, дөрес туклана башларга әле соң түгел! Бүген без сезгә баш миеңнең моңарчы яшеренеп яткан сәләтләрен ачарга булышачак 20 продуктны тәкъдим итәрбез.

Авокадо. Әлеге продуктта маш миенең төзелешен саклый һәм кан әйләнешен яхшырта торган файдалы майлар бар.

Кузаклылар. Алардагы файдалы элементлар инсульттан саклый һәм гомер озынлыгын арттыра. Шулай ук холестерин күләмен киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.

Кара җиләк (Черника). Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге җиләк-җимеш картаю нәтиҗәсендә, яңалыкны кабул итә алмауны берничә елга кичектерә.

Брокколи. Олыгаю белән килә торган хәтерсезлектән саклый.

Кофе. Баш миенә шулай ук файдалы.

Зәйтүн мае. Туклыклы матдәләргә бай.

Җитен орлыгы. Холестерин күләмен көйли, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Үлән чәе һәм үләннәр. Баш миенә бик файдалы булыр.

Тәмләткечләр. Корица, шафран, канәферне рационыгызга кертегез.

Чәй. Әлеге эчемлек токсиннардан арынырга ярдәм итә.

Чипсы, печенье, әзер продуктлар, ак ипи, колбаса ашамаска, баллы эчемлекләр эчмәскә тыршыгыз.

Дөрес туклану белән беррәттән физик күнегүләр дә ясый башласагыз, баш миегез сезгә рәхмәт әйтер!

Чыганак: "Ялкын" журналы сайты
Фото: vistanews.ru

Запись Баш мие өчен файдалы ашамлыклар [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Аш содасының файдасы [киңәш]
Аш содасының тәме күпләрнең авызында торадыр, мөгаен. Чөнки салкын тиеп авырганда элек баланың авызын, тамак төбен содалы эремә белән чайкату табигый хәл иде. Хәзер инде бу уңайдан даруханәләрдә нинди генә препаратлар сатылмый. Шуңа да карамастан, әле дә халыкта аш содасы дәвалануның бер коралы булып тора.

– Коры ютәл борчыганда 1 стакан җы­лы сөткә 1 чәй кашыгы аш содасы са­лып болгаталар һәм әкренләп эчәләр.

– Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.

– 0,5 чәй кашыгы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.

– 0,5 чәй кашыгы сода белән 1 чәй кашыгы тозны 1 литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен 1әр аш кашыгы эчәләр.

– Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.

– Урт ялкынсынганда да содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.

– Ашказаны эшчәнлеге бозылганда 1 стакан сөткә 2 чеметем сода салып эчәргә була.

– Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы содага аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарар китергән урыннарга сөртәләр.

Чыганак: "Акчарлак" газетасы сайты
Фото: autogear.ru

Запись Аш содасының файдасы [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Йомырка кабыгының без белмәгән файдасы [файдалы киңәшләр]
Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәмгә китми. Банан кабыгын да, каһвә калдыкларын да, ит юган суны да, йомырка кабыгын да эшкә җигәләр. Аларны башлыча бүлмә гөлләренә ашлама сыйфатында кулланалар.

Йомырка кабыгына килгәндә, анда файдалы элементлар бик күп. 100 грамм йомырка кабыгында 35 грамм кальций карбонаты, 650 миллиграммга кадәр цинк, 410 миллиграмм магний, 170 миллиграмм фосфор, 110 миллиграмм марганец, 130 миллиграмм натрий, 85 миллиграмм калий бар.Никадәр генә файдалы булмасын, аны бөтен гөлгә дә кулланырга ярамый.

Ачы туфракны ярата торганнарына зыян гына китерә ул, чөнки аның төп үзлеге – туфракның әчелеген бетерү. Шуңа да азалия, миләүшә, пеларгония, камелия, гортензия, абага гөлләренә мондый төр ашлама бармый.Йомырка кабыгын ашлама итеп куллану өчен аны башта әйбәтләп юарга кирәк. Аннары газ мичендә киптереп алабыз. Пешкән йомырканың кабыгын киптерергә кирәкми, аның файдалы үзлекләре югалган була инде. Чи йомырка кабыгында туклыклы матдәләр күбрәк. Кипкән кабыкны иттарткыч аша чыгарыгыз яки кофетарткычта ваклагыз. Ваграк булган саен, туфракка файдалы матдәләрне тизрәк бирәчәк. Он хәленә килгән кабыкны гөл үскән туфракка сибегез.Әлеге ашламаны кыш буе күп итеп әзерләп куеп, бәрәңге утыртканда чокырчык төбенә дә сала аласыз. Кәбестә, помидор утыртыласы чокырчыкка да салып калдырырга була.

"Кызыл таң"

Запись Йомырка кабыгының без белмәгән файдасы [файдалы киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлләрнең яфраклары кызарса, очлары саргайса нишләргә? [киңәш]
Бүлмә гөлләрен ашлау турында гел язып торабыз. Теләсә нинди ашламаны туфрак төренә туры китереп сибәргә кирәк. Чөнки туфракта теге яки бу минераль юк икән, нинди генә ашлама сипсәң дә, гөлне коткарып калып булмый. Туфракка ни җитмәвен гөлгә карап белеп була.

Әгәр яраткан гөлегез аксыллана, сабаклары нәзек, яфраклары вагая икән, аңа азот җитми дигән сүз. Димәк, аммиак селитрасы сибәргә кирәк.

Азот артып китсә, киресенчә, үсемлек котырып үсә башлый, куе яшел төскә керә, сабаклары юаная. Бу очракта чүлмәкне ваннага куеп юындырырга кирәк. Юкса, гөлегез чәчәк атмаячак.

Яфракларда мәрмәр кебек билгеләр чыгу – магний белән туендырырга вакыт дигән сүз.

Әгәр яфраклар саргая икән, бу тимергә бай ашлама сибәргә кирәклеге турында сөйли.

Яфраклар кызыл-шәмәхә төскә керсә, фосфорлы туендыру җитми.

Яфрак очлары саргаю – туфрак калийга ярлы.

Акчарлак газетасы

Запись Гөлләрнең яфраклары кызарса, очлары саргайса нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Организмга яшь калырга ярдәм итүче 5 төп кагыйдә [киңәш]
Әлегә фән адәм баласының картаю процессы алдында көчсез. Әмма билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, организмга яшь калырга ярдәм итәргә мөмкин.

1. Актив булырга кирәк. Өлкән яшьтә физик активлык орган һәм системаларның эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә. Көн саен ярты гына сәгать булса да җәяү йөрү йөрәктә тайпылышлар барлыкка килүдән саклый. Белгечләр, урта яшьлекләргә көнгә – 2, ә өлкәннәргә, кимендә, 1,5 сәгать хәрәкәтләнергә яки спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Иң мөһиме – күнекмәләрнең даими булуы.

2. Дөрес туклану. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз, алар клетчаткага бай, йөрәк авыруларын кисәтергә буыша. Составында азык җепселләре булган ризыклар (чикләвек, көнбагыш, кузаклылар, солы, коңгырт төстәге дөге, ясмык) өлкәннәргә хас тайпылышлар – эч кибү, эчәк ялкынсыну синдромыннан сакланырга ярдәм итә.

3. Профилактика өчен медицина күзәтүе узу. Өлкән яшьтәгеләрне бимазалый торган авыруларның күбесе эзсез барлыкка килә. Кырык яшьтән соң җитди сырхауларны вакытында ачыклау өчен даими төстә тикшеренү зарур. Бигрәк тә нәселдәге авыруларны ачыклау мөһим. Ел саен гинеколог, маммологка барырга, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен белү өчен анализ тапшырырга, күз күремен, эндокрин системаның эшчәнлеген тикшертергә кирәк. 45 яшьне узгач, 5 елга бер мәртәбә колоноскопия узарга киңәш ителә.

4. Баш мие сәламәтлеге турында кайгырту мөһим. Билгеле булганча, еллар узган саен акыл эшчәнлеге кими, хәтер начарая. Баш мие дә, тән кебек үк, күнекмәләр ясауга мохтаҗ. Аның өчен китап укырга, яңа спорт төрләре белән шөгыльләнергә, хобби табарга, сәяхәт итәргә, кроссворд чишәргә, пазл җыярга һ.б. эшләргә киңәш итәләр. Шулай ук омега-3 кислотасына бай ризыклар ашау, вакытында йоклау файдалы. Күбрәк аралашу, кеше арасына чыгу ялгызлык хисеннән, депрессиягә бирелүдән саклый.

5. Начар гадәтләрдән арыну. Алкоголь, тәмәке, туклану һәм йокы графигы булмау – әлеге начар гадәтләрдән котылу шарт. Әйтик, тәмәке хатын-кыз гомерен алты-җиде елга кыскарта. Алкоголь исә баш мие күзәнәкләрен үтерә.

Игътибар!

Яше 60тан узган кешеләрне якынча 3/4 өлеше артык гәүдә авырлыгыннан интегә. Бу хәл симерү, атеросклероз, гипертония, йөрәктәге ишемия авырулары, шикәр диабеты, үт куыгы һәм бәвел куыгына таш утыру, подагра кебек тайпылышлар белән хәтәр.

Белеп торыгыз!

Кан басымыгызны контрольдә тотыгыз. Кан басымының хроник югары булуы (яки гипертония) кан тамырларын зарарлый, бигрәк тә вак кан тамырларына зыян сала. Алар исә баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород барып җитсен өчен кирәк. Кан басымы югары булган кешеләр мәгълүматны авыр кабул итә, озак үзләштерә.

Акчарлак газетасы

Запись Организмга яшь калырга ярдәм итүче 5 төп кагыйдә [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары
Барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата торганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын каз итеннән, берсеннән-берсе тәмле салатлардан башка күз алдына да китереп булмый. Без тәкъдим итә торган рецептлар да бәйрәм табынына үзенчәлекле ямь өстәрләр дип уйлыйбыз.

КРАБ ТАЯКЧЫКЛАРЫ БЕЛӘН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Болгар борычы – 2 данә.

Йомырка – 2 данә.

Сыр – 95 грамм.

Помидор – 2 данә.

Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч, йомырка, сыр, помидорны катламлап тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.

БАВЫРДАН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Майонез – 190 грамм.

Маринадлаган вак кыярлар – 10 данә.

Тавык бавыры – 345 грамм.

Йомырка – 5 данә.

Кишер, суган – 4әр данә.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы… Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

ГӨМБӘ САЛАТЫ

Кирәкле әйберләр:

Маринадланган гөмбә – 495 грамм,

Пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр данә,

Угычтан уылган каты сыр – 145 грамм.

Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Әгерҗе хәбәрләре

Запись Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чәч коелудан ничек котылырга? [киңәш]
Чәч коелганда дерматолог, эндокринологка күренергә, гормоннарга анализ бирергә кирәк. Андый вакытта кемгәдер тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчү ярдәм итә.

Шулай ук халык чаралары кулланырга мөмкин.

-2 стакан кайнаган суга (40 градус җылылыктагы) 4 аш кашыгы бал салып болгаталар. Шуны чәчкә, баш тиресенә сөртәләр. Полиэтилен каплап, сөлге урап куялар. 1 сәгатьтән башны юалар. Процедураны көнаралаш кабатлыйлар.

-Башны юган саен чәчне үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) һәм кычыткан төнәтмәсе белән чайкаталар.

-Кастор маен пар ваннасында җылытып, теш щеткасы ярдәмендә баш тиресенә сөртәләр. Аннары башка сөлге урап 5-6 сәгать тоталар. Ахырдан башны шампунь белән юалар. Атнага бер мәртәбә шулай эшләгәндә чәч коелмый башлый.

"Ашыгыч ярдәм" газетасы киңәшләре

Запись Чәч коелудан ничек котылырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..