Чәч иртә агара башласа нишләргә? [киңәш]

-- Алина

//Tatar today//

Чәч иртә агару проблемасы күп кешене борчый. Чәчнең вакыттыннан иртә агара башлавына тирә-юньдәге төрле факторлар йогынты ясый. Начар туклану, тәмәке тарту, стресс, гормональ дисбаланс һәм башка бик күп сәбәпләр булырга мөмкин. Дөрес, агарган чәчләрне  чәч буявы белән дә яшереп була. Тик чәчне гел буяу зыянлы. Чәчнең агара башлавын киметә,  сәламәтлеккә зыян китерми торган  табигый ысуллар бар. Сезгә шул ысулларның берсен тәкъдим итәбез.

Чәч агару кимесен өчен лимон суы һәм кокос мае катнашмасын ясарга киңәш итәбез.

Кирәк:

  1. 3 чәй кашыгы лимон суы.
  2. Әз генә кокос мае. Кокос маен даруханәләрдән, зур спермаркетлардан алып һәм интернет кибетләрдән заказ биреп була.

Катнашманы әзерләү һәм куллану:

Кирәкле ингредиентларны кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы чәчкә һәм баш тиресенә сөртеп, бер сәгать тотарга. Аннары чәчне шампунь белән юып алырга. Әлеге масканы атнага 2- 3 тапкыр кулланырга киңәш ителә. Масканы даими куллансагыз агарган чәчләр кимер һәм чәчләрегез сәламәт булыр.

Бәйле