Организмга яшь калырга ярдәм итүче 5 төп кагыйдә [киңәш]

-- Алина

Әлегә фән адәм баласының картаю процессы алдында көчсез. Әмма билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, организмга яшь калырга ярдәм итәргә мөмкин.

1. Актив булырга кирәк. Өлкән яшьтә физик активлык орган һәм системаларның эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә. Көн саен ярты гына сәгать булса да җәяү йөрү йөрәктә тайпылышлар барлыкка килүдән саклый. Белгечләр, урта яшьлекләргә көнгә – 2, ә өлкәннәргә, кимендә, 1,5 сәгать хәрәкәтләнергә яки спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Иң мөһиме – күнекмәләрнең даими булуы.

2. Дөрес туклану. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз, алар клетчаткага бай, йөрәк авыруларын кисәтергә буыша. Составында азык җепселләре булган ризыклар (чикләвек, көнбагыш, кузаклылар, солы, коңгырт төстәге дөге, ясмык) өлкәннәргә хас тайпылышлар – эч кибү, эчәк ялкынсыну синдромыннан сакланырга ярдәм итә.

3. Профилактика өчен медицина күзәтүе узу. Өлкән яшьтәгеләрне бимазалый торган авыруларның күбесе эзсез барлыкка килә. Кырык яшьтән соң җитди сырхауларны вакытында ачыклау өчен даими төстә тикшеренү зарур. Бигрәк тә нәселдәге авыруларны ачыклау мөһим. Ел саен гинеколог, маммологка барырга, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен белү өчен анализ тапшырырга, күз күремен, эндокрин системаның эшчәнлеген тикшертергә кирәк. 45 яшьне узгач, 5 елга бер мәртәбә колоноскопия узарга киңәш ителә.

4. Баш мие сәламәтлеге турында кайгырту мөһим. Билгеле булганча, еллар узган саен акыл эшчәнлеге кими, хәтер начарая. Баш мие дә, тән кебек үк, күнекмәләр ясауга мохтаҗ. Аның өчен китап укырга, яңа спорт төрләре белән шөгыльләнергә, хобби табарга, сәяхәт итәргә, кроссворд чишәргә, пазл җыярга һ.б. эшләргә киңәш итәләр. Шулай ук омега-3 кислотасына бай ризыклар ашау, вакытында йоклау файдалы. Күбрәк аралашу, кеше арасына чыгу ялгызлык хисеннән, депрессиягә бирелүдән саклый.

5. Начар гадәтләрдән арыну. Алкоголь, тәмәке, туклану һәм йокы графигы булмау – әлеге начар гадәтләрдән котылу шарт. Әйтик, тәмәке хатын-кыз гомерен алты-җиде елга кыскарта. Алкоголь исә баш мие күзәнәкләрен үтерә.

Игътибар!

Яше 60тан узган кешеләрне якынча 3/4 өлеше артык гәүдә авырлыгыннан интегә. Бу хәл симерү, атеросклероз, гипертония, йөрәктәге ишемия авырулары, шикәр диабеты, үт куыгы һәм бәвел куыгына таш утыру, подагра кебек тайпылышлар белән хәтәр.

Белеп торыгыз!

Кан басымыгызны контрольдә тотыгыз. Кан басымының хроник югары булуы (яки гипертония) кан тамырларын зарарлый, бигрәк тә вак кан тамырларына зыян сала. Алар исә баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород барып җитсен өчен кирәк. Кан басымы югары булган кешеләр мәгълүматны авыр кабул итә, озак үзләштерә.

 

 

 

 

Акчарлак газетасы

Бәйле