Архивы чегэн - Tatar Today - татар яңалыклары.

Балтачта чегәннәр инвалидны дәвалыйбыз дип, акчасын урлап китәләр [борчылу]
Кукмараның Нур Баян урамындагы күпкатлы йортларның берсенең фатирыннан акча урлап чыгалар. //Татар-информ//

-Хәл болайрак була. 1938 елгы өлкән ханым аштан кайта һәм фатир ишеген бикләмәгән килеш кенә ял итәргә ята. Тиздән кызы кайтып җитәргә тиеш янәсе. Әмма ул уянып күзен ачса, фатирда таныш түгел, чегәнгә ошаган бер кыз басып торганын күрә. Әлеге хатын-кыз: “Мин бик нык туңдым, чәй эчертегез әле зинһар”, – ди. Әби аңа чәй ясап бирә, ул берничә йота да, рәхмәт әйтеп чыгып китә. Кич белән әби матрас астын караса, акча янчыгында акчаларының юкка чыгуын күрә, – дип сөйләде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев. – Бу хәл турында безгә әбинең кызы хәбәр итте.

7 март көнне Балтач районында да мондый төрдәге җинаять теркәлә. Чегәннәр тумыштан инвалид булган кешенең өенә керәләр һәм дәвалыйбыз, дип аның акчасын урлап чыгалар. Җинаятьне башкаруда шикләнелүче чегән хатын-кызлары хәзерге вакытта тоткарландылар. Тикшерү эшләре бара.

Һәркемнең үз милкенә карата игътибарлы һәм сак булуын сорыйбыз. Фатир һәм өй ишекләрен һәрвакыт бикләп тотыгыз, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз, өегезгә кертмәгез.

Запись Балтачта чегәннәр инвалидны дәвалыйбыз дип, акчасын урлап китәләр [борчылу] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Чегәннәр кыерсытылганмы, әллә кыерсытамы?” [Айшә чегәннәре гаугасы дәвам итә]
Чегәннәрнең законсыз рәвештә төзелгән йортларын сүттерергә теләүләре аркасында, җирле хакимият вәкилләре баш өстендә болытлар куерганнан-куера: кайбер хокук сакчылары, бер яклы гына фикер йөртеп, чегәннәрне милләт ягыннан аерып караулары турында чаң суга башлагач, республика прокуратурасы да, район җитәкчелегенең сүзләрендә-гамәлләрендә законсызлык юкмы икән, дип тикшерә башлады.

//Безнең гәҗит//

«Яшел Үзән хакимияте «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору» турындагы законны бозмыймы?» дигән сорауга җавап табарга тели алар. Табам, дигән кеше чиста тырнак астыннан да кер чокып чыгара, дигәндәй, Яшел Үзән районы башлыгының чегәннәр турында кайчандыр әйтелгән «кыек-мыек» сүзләрен еш телгә ала башладылар. Бактың исә, моннан ике ел элек бер киңәшмә вакытында Тыгин: «Ә мошенниклык – ул ни була? Мин «урам мошенниклары»ның кем булуын күз алдына бик авыр китерәм. Башка бер әйбер генә килә – чегәннәр», – дип әйткән булган. Икенче бер вакыт: «Әгәр дә миңа үз көче белән акча эшләгән бер генә чегәнне булса да күрсәтсәгез, бу күңелемә хуш киләчәк. Музейга куярбыз – шәһәр тарихында бердәнбер шундый чегән булыр», – дигән. Түрәнең бу сүзләрен хокук яклаучылар чегәннәрне мыскыллау, кысрыклау дип атый. Тик бер әйбергә төгәллек кертмиләр: чегән гаиләләре районда нәрсә белән шөгыльләнә, салымнарын вакытында түли, законга буйсына торган гражданнармы алар? Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – районда чыккан тавыш инде Мәскәүгә үк барып ирешкән.

«ЧӘЧТАРАШХАНӘГӘ БЕТЛЕЛӘРНЕ КЕМ КЕРТСЕН?»

Хокук сакчылары сөйләгәннәрдән чегәннәрнең ничек рәнҗетелеп яшәвен тыңлап торсаң, чынлап та, бик кызганыч була башлый. Тик таякның икенче башында торган җирле халыкның зарын ишетми торып, ниндидер нәтиҗә ясарга иртә. Ә Айшәнең төп халкын тыңларга атлыгып торучы юк. «Журналистларга үпкәбез зур. Чегәннәрне мактыйлар, аларны яклыйлар. Ә безнең фикерне нигә сорамыйлар?» – ди алар. «Зарланган кешеләрне түгел, зыян күрүчеләрне якларга кирәк. Ә безнең авылда кем-кем, зыянны чегәннәр күрми!» – ди алар бер авыздан.

Узган атнада Айшәгә НТВ телеканалыннан журналистлар килгән. Сәбәбе – кыерсытылган чегәннәр тормышын яктырту. Айшә авыл җирлеге башлыгы Сергей Моисеевка да, журналистларга ияреп, кабат чегән таборына барырга кирәк булган.

Бөтен нәрсә үзгәрешсез: журналистларны җимерек өйләренә кертмиләр, һаман бай барон йортына алып керәләр. Имеш, күрегез – без бит яхшы яшибез… Журналистларга: «Безнең хөкүмәткә бернинди дә бурычыбыз юк, без законны үти торган гражданнар», – дип сөйлиләр. Ә менә гомер буе су өчен түләмәүләре турында эндәшмиләр. Хәзерге вакытта чегәннәрнең су өчен 140 мең сум бурычлары бар. Түләмәгән очракта газны, утны өзеп куеп була, тик менә салкын суны өзәргә хакыбыз юк. Шуңа күрә дә авыл халкы су өчен акчаларын түләсә, чегәннәр бушлай гына эчә…

НТВ каналы килгәч, 5 минут эчендә 10 авыл кешесен җыйдым. Эшләрен ташлап, килделәр. «Боларга түзәр көчебез калмады», – дип сөйләделәр журналистларга да. Мин дә сүзгә кушылдым: «Әйдәгез, бер атнага калыгыз, мин сезгә чегәннәр яныннан гына бушлай фатир бирәм, бушлай ашатам. Үз күзегез белән күрерсез, әгәр дә өч көннән качмасагыз…»

Соңгы вакытта телевидениедә дә, радиода да Айшәдәге гауга хакында яңалыклар күп чыкты. Һәрберсендә диярлек районда чегәннәргә карата «аерым мөнәсәбәт» булуы турында бәян ителде. Мәсәлән, аларны чәчтарашханәләрдән куып чыгаралар, кибетләргә кертмиләр икән. Җирлек башлыгыннан әлеге уңайдан аңлатма бирүен сорадым – ни өчен алай кыланырга инде чегәннәр белән?

– Карагыз әле, чәчтә бетләр мыжгып тору фәнни телдә ни дип атала әле ул?

– Педикулез, – дим.

– Педикулез. Ә менә шул чирең булган килеш чәчтарашханәгә барырга ярыймы, ничек уйлыйсыз, Айгөл? Бет дигән сүзне ишетүгә каз тәннәре чыга! Анда бит яшь кызлар эшли. Юылмаган, бетле башның чәчен кисәсе киләме аларның? Ә менә алар чәч кисәргә тиеш икән… Урамдагы бомжны да кертмиләр бит чәчтарашханәгә… Мин сезгә сөйләдем бит, юынмый алар. Ә кибеткә урлашканнары өчен кертмиләр. Култык асларына кыстырып, әйбер алып чыкканнары өчен…

Чегәннәр керләрен менә шушылай киптерә. ProKazan сайтыннан алынды

Хокук сакчыларының чегәннәрне яклап йөрүен җирле халык өнәп бетерми икән. «Хәзер монда бунт көчәйгәннән көчәя, кечкенә генә бер очкын да авыл халкын «гөлт» итеп кабындырып җибәрергә әзер», – ди җирлек башлыгы. Февральнең беренче атнасында Айшәдә халык җыены үткән булган, шунда да залда утыручылар беравыздан: «Сез җитәкчелекме, юкмы? Ник безне якламыйсыз чегәннәрдән, тагын күпме түзик?!» – дип тавыш чыгарган.

– Ә чегәннәр ни дип җавап бирде, – дим Сергей әфәндегә.

– Сез аларны халык җыенына килделәр дип уйлыйсызмы? Алар бит авыл тормышында катнашмый, урлашуда һәм әшәкелек эшләүдә генә катнаша беләләр…

АЕРЫМ СЫЙНЫФ ТУРЫНДА

Чегәннәрнең тагын бер зары – балалары турында. «Аларны башка балалардан аерым – махсус ачылган «ц» сыйныфында укыталар. Башка балалардан аерым гына чыршы бәйрәме уздыралар. Быел Яңа ел бүләкләре дә бирмәделәр», – дип сөйли Айшә чегәннәре. Бу сүзләрне ишеткәч, җирлек башлыгы Айшә урта мәктәбе директоры белән сөйләшеп, барысына да ачыклык кертергә тәкъдим итте.

– Мондый ялганчылыкны гомеремдә күргәнем юк иде. Ничек шулай алдашырга мөмкиндер? Сорый беләләр дә, ярдәм ит, дия беләләр. Имеш, аларга җир бир – балалары күп… Имеш, яңа ел бүләкләре китер – балалары күп… Ярдәм ит тә, булыш! «Ул балаларны ясаганда бер дә миннән ярдәм сорамадыгыз бит, – дидем аптырагач. – Нишләп мин сезгә бертуктаусыз нәрсәдер биреп торырга тиеш?»

Кышкы 30 градуслы салкыннар вакытында, балаларын кызганып, үз исәбемнән бер арба утын китереп ташлаттым ишек алларына. Аларга утынның да ярылганы һәм корысы гына кирәк – ярылмаган булса, алмыйлар! «Ел да шулай утын китертәм – булышмыйммы?» – ди башлык. Исемә төште – узган кайтуыбызда чегәннәр, башлык китергән утыннан канәгать булмыйча, зарланып торганнар иде шул. «Утын арасында пакетлар да бар, шуңа ишек алдыбыз чүпләнде», – дигәннәр иде.

…Башка берәр кешегә бер арба утынны бушлай китереп бирсәң, рәхмәт әйтеп туя алмас иде. Чынлап та, ярап булмый икән шул, чегәннәргә… Теге юлы газетабызда язма чыккач, төрле районнардан укучыларыбыз шалтыраткан иде: «Менә, безнең авылда, казан астына утын ягып, тавыкларга бәрәңге пешерергә дә ярамый – законсыз учак яккан дип, штраф сугалар», «Безнең районда бәрәңге чүбен дә яндырырга рөхсәт итмиләр», – дип зарланышты алар. Һәм бөтенесе бер үк сорауны бирде: ә нишләп көн-төн ут чыбыгы яндырган чегәннәргә бер сүз дә әйтүче юк? Аңлатам: җирлек башлыгы әйбәт булганга, шушы көнгә кадәр чегәннәрне кызганып, «ярар инде, бер юлга кичерим», дип килгәнгә. Тик менә чегәннәр үзләре моны аңлый микән соң?

…Айшә урта мәктәбе директоры Гөлнур ханым Зиатдинова белән сөйләшеп, тагын кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертеп бетерәсем килгән иде. Әйтик, менә шул чегәннәр өчен Яңа ел бәйрәмен аерым уздыру турында. Мәктәп директоры моның бер гаебе дә юк дип аңлатты. Кайбер елларда, гомуми чыршы бәйрәменнән тыш, чегән балаларына – аерым, рус балларына – аерым, татарларга да шулай аерым бәйрәм уздыру кебек матур гадәт керткән булганнар. Бу, төрле милләт балалары өчен, әнә шулай, үз даирәләрендә дә бер күңел ачу мөмкинлеген бирү өчен эшләнгән эш булган. Тик ит яхшылык – көт начарлык. Чегәннәр өчен әлеге хәл мыскыл итү булып тоела икән.

– Ә чегән балаларын укыта торган «Ц» сыйныфы буенча әйтә алмассызмы, – дип сорыйм. – Ни өчен аларга башкалардан аерым белем бирәсез?

– Бу сорауны безгә килгән һәр корреспондент бирә инде. Моннан 4 ел элек, район хакимиятендәге җитәкчеләрне, чегән балаларының әти-әниләрен чакыртып, җыелыш уздырдык һәм чегәннәргә сорау бирдек: балаларыгызны укырга йөртәсезме, ничәдә киләсез, дибез. «Без иртән иртүк йокыбыздан тора алмыйбыз, сәгать 12гә генә киләбез», – диделәр. Күршеләреннән сораштырган булсагыз, беләсездер – төне буе күңел ачалар, музыка акырталар. Шуңа күрә балалар йокыларыннан тора алмый. Аларга каршы килмичә, әйткәннәренә риза булдык, балалары сәгать 12гә килеп укыды. Тик чегәннәр көндез генә килә ала дип, мәктәптә укыту вакытын тулаем килеш икенче сменага күчерә алмыйбыз бит! Шуңа күрә татар, урыс балалары, гадәттәгечә иртәнге якта йөрде. Чегәннәрне төш вакытында укыту өчен дип, аерым сыйныф булдырдык. Менә шул гына. Закон буенча һәр балага төп белем бирергә тиешбез бит.

– Төп белемне алып, мәктәп бетергән укучылар бармы соң?

– Әлегә юк. 16 яшьлек чегән егет-кызларының да икешәр баласы бар, гаиләләре… Ничек укысыннар инде… Аннан соң, аларның белем алырга омтылышлары да юк, иң мөһиме азрак саный белергә, һәм бераз укый белергә. Аларга кушу-алу гына кирәк. Тапкырлау-бүлү мисалларын чишә алмыйлар. Тапкырлау таблицасын хәтта әти-әниләре дә белми, ышанасызмы? Чегәннәрне Айшәдә кыерсыталар дию – дөрес түгел. Гел аларга яхшылык итеп, сүзләренә колак салып, гозерләрен алга куеп, үзебезчә, ярдәмләшеп яшәргә тырыштык. Берничә ел элек, чегән хатыннары оешмасы да булдырган идек. Анда аларны чисталык, аш-су дәресләренә өйрәттек. Хет хатын–кызларыбыз үзара дус булсын дип уйлаган идек. Тик кирәк булмады бу аларга… Оешма озак эшләмәде.

Мәктәп директоры белән сөйләшкәндә, чегән балаларының нинди шартларда яшәве белән кызыксындым. Журналист халкы чегәннәрнең иске ызбаларына кереп карый алмый бит – рөхсәт итмиләр, шуңа күрә, шулай кеше аша гына сораштырырга туры килә инде…

– Нигезе дә булмаган, туфрак өстенә келәм кисәкләре җәелгән өйдә, билгеле, кышларын сап-салкын була. Иртән әниләренең мичкә ягып, өйне җылытканнарын урыннарыннан тормыйча көтеп яталар. Балаларның үзләреннән һәм киемнәреннән төтен, тәмәке исе, юылмаган тән исе килеп тора. Шуңа күрә, әти-әниләреннән чисталыкны саклауларын таләп итәбез. Ачуланалар. Яратмыйлар… – дип аңлата директор.

Баласын мондый шартларда яшәткәне өчен башка бер ата-ананы мәхкәмә аша күптән хокукларыннан мәхрүм итәрләр иде. Тик чегәннәргә никтер кагылмыйлар. Югыйсә, опека бүлегеннән килеп, атна саен тикшерәләр, балаларны махсус учреждениеләргә тапшыруларын сорап, судка да еш мөрәҗәгать итәләр. Ләкин суд, болай эшләү өчен нигез юк, дип карар чыгарып килә…

Айшә авыл җирлеге башлыгы көннәрнең тизрәк җылытуын түземсезлек белән көтә. Өйләрен сүттергәч, чегәннәр башка җиргә күченеп китәчәкләр, ди. «Алар китсә дә, эш өелеп калачак әле монда. Йортлары торган туфракка нәҗесләр сеңеп беткән. Шуңа бу урыннан бер метр калынлыгында казыттырып алып туфракны, берәр чокырга алып барып күмдерергә уйлыйм. Юкса, монда беркем дә яшәмәячәк», дип планнары белән уртаклашты җирлек башлыгы. Бу мәсьәлә буенча, һәркемнең үз фикередер бәлки. Тик менә «чегәннәрне Айшәдә рәнҗетәләр», дип тавыш куптарып йөрүчеләргә бер сорау бирәсе килә. Айшәдән күченгәч, сез яшәгән җиргә килеп урнашсыннармы соң?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Яшел Үзән – Казан

Запись “Чегәннәр кыерсытылганмы, әллә кыерсытамы?” [Айшә чегәннәре гаугасы дәвам итә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айшә авыл чегәннәре: “Чүпкә батырмыйбыз авылны. Ирләребез эшли, без багу белән шөгыльләнәбез”
Капка шакып, әйбер сатып йөргән, сатмаса, алтын урлап чыгып киткән чегәннәр турында элегрәк шактый еш ишетергә-күрергә туры килә иде. Үзебездә дә базарлар гөрләп эшли башлагач, дефицит заманнары үткәч, чегәннәрнең алай йөрүе башкача күренмәде – хәзер алар Чаллы автовокзалы тирәсендә генә йөри. //Безнең гәҗит//

Шуңа күрә, моннан 12 ел элек Яшел Үзәннең Айшә авылына төпләнгән һәм бүгенгәчә таборы белән шуның уртасында яшәгән чегәннәр турында күбегез белмәгәндер. Тик Айшә чегәннәренең исеме бөтен республикага танылды, ник дигәндә, алар, район җитәкчеләреннән зарланып, хокук яклау үзәкләренә мөрәҗәгать итә башлаганнар. Эш шунда – чегәннәрне озак еллар яшәгән, шунда итәк тутырып балалар үстергән өйләреннән куып чыгармакчы, һәм ул өйләрне сүттермәкче булалар. Хокук яклаучылар моны, чегәннәрне түбәнсетү, кимсетү, дип атый. Чегәннәр үзләре дә: «Безне кысрыклыйлар», – дип каравыл кычкыра. Айшәдә ни булган? Ачыклау өчен юлга кузгалдык.

БЕР АДЫМЫҢ – ҖИРГӘ, ИКЕНЧЕСЕ…

Нинди соравың булса да, җавапны авыл кибетендә табасың. Шуңа да иң беренче кибеткә кердем. Чегәннәр турында сораштыра башлагач та Галина исемле сатучы усал гына әйтеп куйды:

– Теләсә нишләсеннәр, монда гына кермәсеннәр! Кергән саен ни дә булса урлап чыгалар… Әле күптән түгел берсе кесәсенә груша тыгып маташа!.. – Кибетче, бу хәлне исенә төшереп агарынды да, урындыгына барып утырды. – Сез, иң яхшысы, авыл башлыгы янына барыгыз, ул күбрәк сөйләр!

Кибетче дөрес әйтә, бу хәлне ачыклау өчен башлык кешене тыңламый булмый. Ә Айшә җирлеге башлыгы Сергей Моисеев чегәннәр турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер иде.

Бу районга чегәннәр күптән – 30 еллар элек күчеп килгәннәр. Башта ерак түгел урнашкан Карамалы Тау авылында яшәгәннәр, аннары, берничәсе аерылып чыгып, Айшәгә күченгән. Законлы рәвештә биредә өч җир участогы сатып алганнар һәм өй салганнар. Әкренләп чегәннәр ишәйгән – дәүләт белән килештермичә генә тагын 6 өй торгызганнар. Әмма бу йортларны төзергә дип җирле хакимияттән бирелгән рөхсәт кәгазьләре дә, кадастр паспортлары да юк, өйләр утка да тоташтырылмаган. «Ун елдан артык утсыз ничек яшәделәр соң?» – дип сорап та өлгермәдем, җирлек башлыгы йодрыгы белән «шап итеп» өстәлгә сукты: «Яшәрләр утсыз! Электр чыбыкларын теләсә-ничек итеп ялгап куйдылар, алар кулланган ут өчен авыл халкы түли!»

…Сергей Николаевич, кызып китүен аңлап булса кирәк, бераз тын торды да, сүзен чегәннәрнең көнкүреше белән таныштырудан башлады.

– Миңа авылда кем яшәсә дә барыбер. Чегәнме ул, чуашмы, татармы – теләсә кем булсын. Ләкин яши икән – закон буенча яшәсен. Авылыбызда 4 меңләп кеше, күп милләтле җирлек булып саналабыз! Тик, нишләптер, бөтенесе дә чегәннәрдән генә зарлана.

– Ә нәрсә эшлиләр соң алар шул кадәр?

– Нәрсә эшләгәннәрен күрәсегез килсә, яз көне кайтыгыз. Кибеттән алып, боларның таборларына кадәр юлның ике ягында да сыра шешәләре ауный. Яшәгән урыннары һәм аның тирә ягы – чүп. Йомышларга кеше кая йөри? Бәдрәфкә. Ә боларның гореф-гадәтләре, диннәре буенча бәдрәфкә керү тыелган. Шуңа кайда телиләр – шунда барып утыралар. Хәтта бароннарының да өендә бәдрәф юк. Бөтен ишек алларын, якындагы басуны, елга тирәләрен, күпер астын – бөтен җирне нәҗескә батырдылар. Бер адымың җиргә эләксә, икенчесе алар калдырган б.. өстенә туры киләчәк.

Без сөйләшеп утырганда, җирлек башлыгының сәркатибе дә бер-ике сүз кыстырып алды: «Таборлары янына ике чүп контейнеры куйдык, ә алар контейнерга бер әйбер дә ташламый, бөтенесе урамда чәчелеп ята. Штраф та суктырдык, җәза да биреп карадык, кешечә дә сөйләштек – файдасыз! «Пес» итәсе килгән саен, гафу итегез, итәген күтәрә дә, юл читенә барып утыра. Берсе генә түгел – йөздән артык чегән анда, барысы да шуны эшли бит! Күз алдыгызга китерегез!»

Чегән йортларының берсе

КӨН САЕН УЧАК ЯГАЛАР

Дөресен әйтим, бу сүзләргә ышанасы килмәде. Тик җирлек башлыгы фотолар күрсәтә башлагач… Кыскасы, шуны әйтергә мөмкин: яз көне башка авылларда гөрләвекләрдән кәгазь көймәләр йөзсә, Айшә гөрләвекләре чегәннәрнең ашказаны эшкәрткән нәҗесне ияртеп ага.

Сергей Николаевич тагын бер фотога төртте: юл читендә әллә ничә мәктәп формасы аунап ята…

– Ел саен районнан чегән балаларына мәктәп формалары бирәләр. Ә алар уку елы беткәнен генә көтәләр дә, чирек чыккан көнне таборларына шушылай чишенә-чишенә кайталар. Аннары артларыннан безнең мәктәп укучылары җыештырып йөри. Үзләре җыештырмый! Аларда, гореф-гадәт буенча, ир-атка җыештырырга ярамый. Диннәре кушмый! Ә безгә ярый… Ә сез карагыз халыкны ничек җәфалый алар!

Җирлек башлыгы кулыма Николай Дончук исемле пенсионерның гаризасын тоттырды. Тиз генә күз йөртеп, түбәндәге юлларны укып чыктым: «Мин чегәннәр янында яшим. Яз көне коймамны сындырдылар, этләрен куып керттеләр, капка төбемдә хаҗәтләрен үтиләр, бакчадагы агачымны сындырдылар, тәрәзәмне ваттылар»… Ул арада тагын бер гариза бирделәр: «Бакчабыздагы бәрәңгене казып бетерделәр, коймамны сүтеп, мичләренә яктылар»… Чираттагы гариза – монысына дистәләгән халык имза куйган: «Бүтән бу агулы искә түзә алмыйбыз, чарасын күрегез!»

– Нинди агулы ис турында телгә алган җирле халык? – дип сорыйм.

– Алар күп итеп электр чыбыклары (провода) ташыйлар да, ишек алларында учак ягып, шуны көннәр буе яндыралар. Көн саен төтен иснәп интегә якын-тирәдә яшәүчеләр. Форточканы да ача алмыйбыз, диләр.

Чыбыкларны яндыру – аның эчендәге бакырны тимергә тапшырыр алдыннан эшләнә торган эш. Чегәннәрнең бөтенесе дә эшсез – югыйсә авылда ферма бар, тик анда урнашып, кул көче белән акча табарга атлыгып тормыйлар икән. Төсле металл тапшырып, учак ягып, урлашып көн күрәләр, ди. Кызлары – 12 -14 яшьтә кияүгә чыгып китә, шуңа күрә мәктәптә ике өч елдан да артыграк укымыйлар. «Акча санарга өйрәнсәк, шул җиткән, мәктәпнең безгә кирәге юк», – дип фикер йөртәләр икән. Менә шул сәбәпле, Айшә мәктәбендә чегәннәр өчен махсус сыйныф булдырганнар да инде. 1нче сыйныфка укырга 7 яшьлек бала белән беррәттән, аның 20 яшьлек әнисе дә керергә мөмкин.

Айшәгә кайткач, җирле халык белән дә сөйләштем. Чегән дигәч, йокымсырап торганнар да уянып китә монда. Һәм әңгәмәдәшләремнең ник берсе авыз тутырып мактасын шуларны! Татьяна Кузнецова исемле ханым, мәсәлән, яз җитүгә табордагыларның елгага пакет-пакет ипи ташлаячагын, шул пакетларны җыеп хәлдән таячагын күз алдына китереп, уфтанып куйды:

– Калдык ипиләрен ашатырга сыерлары юк бит. Терлек асрамыйлар, әйбер утыртмыйлар, урлашалар да пычрата гына беләләр шул! Ә сез алардагы тараканнарның күплеген күрсәгез! Ишек алларыннан урамга кадәр чыга тараканнары җәй көннәрендә. Ул балаларының тәртипсезлеге турында әйтмим дә, кибеттән кайткан чагыңда, юлыңа аркылы төшеп, «сумкаңда ни ул, бир әле», диләр, акча даулыйлар, бирмәсәң, «каһәрлим мин сине», дип куркыталар. Монда тагын берничә чегән күченеп килеп, җир кишәрлеге сатып алмакчы иде – авыл халкы каршы чыкты: сәнәкләр белән «восстание» ясыйбыз, сугышабыз, тик чегәннәрне башка якын китермибез дидек…

«БОЛАР – ТЕШ АВЫРТУЫ»

Айшә халкы еламый гына: кем янына килсәң дә, чегәннәрне мактап сөйләүче юк. Ә шулай да, табор халкына сүз бирәсе, аларның үзләрен күреп сөйләшәсе килә иде. Сергей Николаевич ялгызыма гына бармаска киңәш итте. «Бер мәртәбә журналистлар кайткач, табордагы хатын-кызлар таяклар белән өсләренә ташланды. Төшермәгез монда, дип куып җибәрделәр», – дип аңлатты башлык. Шуңа күрә дә чегәннәр яшәгән таборга җитәкче белән бергә киттек.

Анда-монда такта кисәкләре аунаган ишек алдына килеп кергәч тә каршыга чегән малай-кызлары йөгереп чыкты. Тик җирлек башлыгын күргәч, кайсы-кая кереп качышты. Акрын гына чегәннәр яшәгән өйләрне күз уңыннан уздырам. Фанера, каралып чери башлаган агач кисәкләре белән аннан-моннан корыштырылган, коточкыч кыяфәттәге, сарай төсле өйләрне күреп, Сергей әфәндегә борылып карадым:

– Болар тузган торакка охшаган икән…

– Нинди торак булсын бу! Фундаменты да юк, ә кайбер өйләрдә бөтенләй… идәннәре дә юк. Җир өстенә палас җәйгәннәр. Менә шулай яшиләр. Су юк, бәдрәфләре юк, электрга да үзбелдеклеләнеп кенә тоташтырылганнар. Җылылык та юк аларның өйләрендә – мичкә ягалар. Әнә, күрәсезме, түбәләреннән мич морҗасы чыгып тора, ул тимер белән уратып алынмаган, агач түбәгә терәлгән. Димәк, монда янгын да чыгарга мөмкин. Итәк тулы балалары белән янып үлсәләр, мин нишлим? Башым төрмәгә китмәсә ярый инде болар белән.

– Сез шуңа күрә сүттермәкче буласызмы бу өйләрне?

– Аңа түгел. Ни өчен чегәннәр Русия гражданының хокукларыннан файдалана, ә бурычларын үтәми? Нигә бездә татар яки урыс законсыз рәвештә йорт салып куйса, аны сүттерәләр, ә чегәннекен сүттерү – аны кимсетү булып санала? Менә хәзер алар: «Безнең өйләрне сүттерәсез», – дип, зарланып йөриләр Сүттерәбез! Чөнки алар законсыз төзелгән.

Бу мәсьәлә буенча суд булган һәм чегәннәрнең законсыз салынган өйләрен сүттерергә дигән читтән торып карар чыгарылган. Шулай да Сергей әфәнде аларны балалары белән кыш уртасында урамда калдырырга җыенмый. Сүттерү эшләрен җәйгә калдырырга планлаштыра.

– Ардым мин алар белән. Баш авыртуы булдылар инде! Юк, баш авыртуына түзеп була әле, болар – теш авыртуы! – дип, баш чайкады башлык.

Таборга ят кешеләр аяк басканын сизеп, урамга хатын-кызлар чыга башлады. Йөгереп барып әле берсенә эндәшәм, әле икенчесенә -– чегәнчәләтеп нидер кычкыралар да, җимерелергә торган йортларына кереп югалалар. Алай да, бер карчык белән әңгәмә кора алдык. 65 яшьлек Мария Михай йортларны сүттерүне кансызлык дип саный. «Безнең дә кешечә яшисе килә, тик каян акча алыйк? Бу өйләрне сүткәч, без кая барырбыз?» – ди ул. Акрынлап яныма тагын берничә чегән карчыгы килеп басты. Алар мине иң читтә торган шактый купшы өйгә чакырдылар: әңгәмәне барон өендә дәвам итәргә булдык.

Баронның бик купшы һәм заманча эшләнгән өенә килеп кергәч, шаккатып тел шартлаттым. Ишек алдындагы хәерче фанера кисәкләреннән корыштырган йорт янында бу – әкияти ызба иде. «Аяк киемеңне салма!» – дип киңәш бирде чегән карчыклары, һәм үзләре дә итекләре-карлары белән бергә өй түренә үттеләр. Ул арада мич янына тезелеп утырыштылар да, тәмәкеләрен кабызып җибәрделәр. Өй эче зәңгәр төтенгә тулды.

– Без монда күптән яшибез инде, – дип сүз башлады баронның әнисе Вера Кольдарас. – Бу – туган җиребез кебек. Ирләребез эшли, без багу белән шөгыльләнәбез. Моңа кадәр беркем кысрыкламады да, рәнҗетмәде дә. Тик, акрынлап, безнең турыда төрле начар сүзләр сөйли башладылар. Имеш, авылдагы кешеләргә гепатит, туберкулез йоктырганбыз. Әйе, безнең бер кешебез чирләде гепатит белән, ләкин бу без чир тараткан дигән сүз түгел бит. Хәзер менә йортларыбызны сүттермәкчеләр. Анда кечкенә балаларыбыз яши, без нишлик?

Чегән карчыклары әнә шул рәвешле аһ-та ваһ килеп, тәмәкеләрен көйрәтте һәм авыл халкын, җитәкчелекне үзләрен кысрыклауда гаепләде. Кешеләрнең бакчаларына кереп бәрәңге урлауларын, коймаларын сүтеп яндыруларын гына инкарь иттеләр. «Коймадан бер такта алганнан ни була?», «Ә сез урлашмый идегезме кечкенә чакта? Без бәрәңге урламыйбыз, безнең балалар җәй көне чия, груша кебек әйберләр өзеп кабалар, шул гына», «Авылны чүпкә батырганыбыз юк, аны бүтәннәр батыра», кебек җаваплар алдым.

– Безгә вакыт бирсеннәр, миллионнарыбыз юк, тик 4-5 гаилә акча җыеп, бу йортларны законлаштырырбыз дип уйлыйбыз, – диде әңгәмәдәшләрем.

Айшәгә чегәннәрне кыерсыталар дигән сүз ишетеп кайткан идек. Чегәннәрнең балаларын кочаклап урамда басып калуы бик кызганыч, әлбәттә, әмма гомер буе шушы җирне эшкәрткән, салымын түләгән шушында туып-үскән халыкның да, кайдандыр килгән чегәннәрдән куркып яшәве дөресме соң?

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Яшел Үзән – Казан

Запись Айшә авыл чегәннәре: “Чүпкә батырмыйбыз авылны. Ирләребез эшли, без багу белән шөгыльләнәбез” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..