«Чегәннәр кыерсытылганмы, әллә кыерсытамы?» [Айшә чегәннәре гаугасы дәвам итә]

Чегәннәрнең законсыз рәвештә төзелгән йортларын сүттерергә теләүләре аркасында, җирле хакимият вәкилләре баш өстендә болытлар куерганнан-куера: кайбер хокук сакчылары, бер яклы гына фикер йөртеп, чегәннәрне милләт ягыннан аерып караулары турында чаң суга башлагач, республика прокуратурасы да, район җитәкчелегенең сүзләрендә-гамәлләрендә законсызлык юкмы икән, дип тикшерә башлады.

//Безнең гәҗит//

«Яшел Үзән хакимияте «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору» турындагы законны бозмыймы?» дигән сорауга җавап табарга тели алар. Табам, дигән кеше чиста тырнак астыннан да кер чокып чыгара, дигәндәй, Яшел Үзән районы башлыгының чегәннәр турында кайчандыр әйтелгән «кыек-мыек» сүзләрен еш телгә ала башладылар. Бактың исә, моннан ике ел элек бер киңәшмә вакытында Тыгин: «Ә мошенниклык – ул ни була? Мин «урам мошенниклары»ның кем булуын күз алдына бик авыр китерәм. Башка бер әйбер генә килә – чегәннәр», – дип әйткән булган. Икенче бер вакыт: «Әгәр дә миңа үз көче белән акча эшләгән бер генә чегәнне булса да күрсәтсәгез, бу күңелемә хуш киләчәк. Музейга куярбыз – шәһәр тарихында бердәнбер шундый чегән булыр», – дигән. Түрәнең бу сүзләрен хокук яклаучылар чегәннәрне мыскыллау, кысрыклау дип атый. Тик бер әйбергә төгәллек кертмиләр: чегән гаиләләре районда нәрсә белән шөгыльләнә, салымнарын вакытында түли, законга буйсына торган гражданнармы алар? Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – районда чыккан тавыш инде Мәскәүгә үк барып ирешкән.

«ЧӘЧТАРАШХАНӘГӘ БЕТЛЕЛӘРНЕ КЕМ КЕРТСЕН?»

Хокук сакчылары сөйләгәннәрдән чегәннәрнең ничек рәнҗетелеп яшәвен тыңлап торсаң, чынлап та, бик кызганыч була башлый. Тик таякның икенче башында торган җирле халыкның зарын ишетми торып, ниндидер нәтиҗә ясарга иртә. Ә Айшәнең төп халкын тыңларга атлыгып торучы юк. «Журналистларга үпкәбез зур. Чегәннәрне мактыйлар, аларны яклыйлар. Ә безнең фикерне нигә сорамыйлар?» – ди алар. «Зарланган кешеләрне түгел, зыян күрүчеләрне якларга кирәк. Ә безнең авылда кем-кем, зыянны чегәннәр күрми!» – ди алар бер авыздан.

Узган атнада Айшәгә НТВ телеканалыннан журналистлар килгән. Сәбәбе – кыерсытылган чегәннәр тормышын яктырту. Айшә авыл җирлеге башлыгы Сергей Моисеевка да, журналистларга ияреп, кабат чегән таборына барырга кирәк булган.

Бөтен нәрсә үзгәрешсез: журналистларны җимерек өйләренә кертмиләр, һаман бай барон йортына алып керәләр. Имеш, күрегез – без бит яхшы яшибез… Журналистларга: «Безнең хөкүмәткә бернинди дә бурычыбыз юк, без законны үти торган гражданнар», – дип сөйлиләр. Ә менә гомер буе су өчен түләмәүләре турында эндәшмиләр. Хәзерге вакытта чегәннәрнең су өчен 140 мең сум бурычлары бар. Түләмәгән очракта газны, утны өзеп куеп була, тик менә салкын суны өзәргә хакыбыз юк. Шуңа күрә дә авыл халкы су өчен акчаларын түләсә, чегәннәр бушлай гына эчә…

НТВ каналы килгәч, 5 минут эчендә 10 авыл кешесен җыйдым. Эшләрен ташлап, килделәр. «Боларга түзәр көчебез калмады», – дип сөйләделәр журналистларга да. Мин дә сүзгә кушылдым: «Әйдәгез, бер атнага калыгыз, мин сезгә чегәннәр яныннан гына бушлай фатир бирәм, бушлай ашатам. Үз күзегез белән күрерсез, әгәр дә өч көннән качмасагыз…»

Соңгы вакытта телевидениедә дә, радиода да Айшәдәге гауга хакында яңалыклар күп чыкты. Һәрберсендә диярлек районда чегәннәргә карата «аерым мөнәсәбәт» булуы турында бәян ителде. Мәсәлән, аларны чәчтарашханәләрдән куып чыгаралар, кибетләргә кертмиләр икән. Җирлек башлыгыннан әлеге уңайдан аңлатма бирүен сорадым – ни өчен алай кыланырга инде чегәннәр белән?

– Карагыз әле, чәчтә бетләр мыжгып тору фәнни телдә ни дип атала әле ул?

– Педикулез, – дим.

– Педикулез. Ә менә шул чирең булган килеш чәчтарашханәгә барырга ярыймы, ничек уйлыйсыз, Айгөл? Бет дигән сүзне ишетүгә каз тәннәре чыга! Анда бит яшь кызлар эшли. Юылмаган, бетле башның чәчен кисәсе киләме аларның? Ә менә алар чәч кисәргә тиеш икән… Урамдагы бомжны да кертмиләр бит чәчтарашханәгә… Мин сезгә сөйләдем бит, юынмый алар. Ә кибеткә урлашканнары өчен кертмиләр. Култык асларына кыстырып, әйбер алып чыкканнары өчен…

Чегәннәр керләрен менә шушылай киптерә. ProKazan сайтыннан алынды

Чегәннәр керләрен менә шушылай киптерә. ProKazan сайтыннан алынды

Хокук сакчыларының чегәннәрне яклап йөрүен җирле халык өнәп бетерми икән. «Хәзер монда бунт көчәйгәннән көчәя, кечкенә генә бер очкын да авыл халкын «гөлт» итеп кабындырып җибәрергә әзер», – ди җирлек башлыгы. Февральнең беренче атнасында Айшәдә халык җыены үткән булган, шунда да залда утыручылар беравыздан: «Сез җитәкчелекме, юкмы? Ник безне якламыйсыз чегәннәрдән, тагын күпме түзик?!» – дип тавыш чыгарган.

– Ә чегәннәр ни дип җавап бирде, – дим Сергей әфәндегә.

– Сез аларны халык җыенына килделәр дип уйлыйсызмы? Алар бит авыл тормышында катнашмый, урлашуда һәм әшәкелек эшләүдә генә катнаша беләләр…

АЕРЫМ СЫЙНЫФ ТУРЫНДА

Чегәннәрнең тагын бер зары – балалары турында. «Аларны башка балалардан аерым – махсус ачылган «ц» сыйныфында укыталар. Башка балалардан аерым гына чыршы бәйрәме уздыралар. Быел Яңа ел бүләкләре дә бирмәделәр», – дип сөйли Айшә чегәннәре. Бу сүзләрне ишеткәч, җирлек башлыгы Айшә урта мәктәбе директоры белән сөйләшеп, барысына да ачыклык кертергә тәкъдим итте.

– Мондый ялганчылыкны гомеремдә күргәнем юк иде. Ничек шулай алдашырга мөмкиндер? Сорый беләләр дә, ярдәм ит, дия беләләр. Имеш, аларга җир бир – балалары күп… Имеш, яңа ел бүләкләре китер – балалары күп… Ярдәм ит тә, булыш! «Ул балаларны ясаганда бер дә миннән ярдәм сорамадыгыз бит, – дидем аптырагач. – Нишләп мин сезгә бертуктаусыз нәрсәдер биреп торырга тиеш?»

Кышкы 30 градуслы салкыннар вакытында, балаларын кызганып, үз исәбемнән бер арба утын китереп ташлаттым ишек алларына. Аларга утынның да ярылганы һәм корысы гына кирәк – ярылмаган булса, алмыйлар! «Ел да шулай утын китертәм – булышмыйммы?» – ди башлык. Исемә төште – узган кайтуыбызда чегәннәр, башлык китергән утыннан канәгать булмыйча, зарланып торганнар иде шул. «Утын арасында пакетлар да бар, шуңа ишек алдыбыз чүпләнде», – дигәннәр иде.

…Башка берәр кешегә бер арба утынны бушлай китереп бирсәң, рәхмәт әйтеп туя алмас иде. Чынлап та, ярап булмый икән шул, чегәннәргә… Теге юлы газетабызда язма чыккач, төрле районнардан укучыларыбыз шалтыраткан иде: «Менә, безнең авылда, казан астына утын ягып, тавыкларга бәрәңге пешерергә дә ярамый – законсыз учак яккан дип, штраф сугалар», «Безнең районда бәрәңге чүбен дә яндырырга рөхсәт итмиләр», – дип зарланышты алар. Һәм бөтенесе бер үк сорауны бирде: ә нишләп көн-төн ут чыбыгы яндырган чегәннәргә бер сүз дә әйтүче юк? Аңлатам: җирлек башлыгы әйбәт булганга, шушы көнгә кадәр чегәннәрне кызганып, «ярар инде, бер юлга кичерим», дип килгәнгә. Тик менә чегәннәр үзләре моны аңлый микән соң?

…Айшә урта мәктәбе директоры Гөлнур ханым Зиатдинова белән сөйләшеп, тагын кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертеп бетерәсем килгән иде. Әйтик, менә шул чегәннәр өчен Яңа ел бәйрәмен аерым уздыру турында. Мәктәп директоры моның бер гаебе дә юк дип аңлатты. Кайбер елларда, гомуми чыршы бәйрәменнән тыш, чегән балаларына – аерым, рус балларына – аерым, татарларга да шулай аерым бәйрәм уздыру кебек матур гадәт керткән булганнар. Бу, төрле милләт балалары өчен, әнә шулай, үз даирәләрендә дә бер күңел ачу мөмкинлеген бирү өчен эшләнгән эш булган. Тик ит яхшылык – көт начарлык. Чегәннәр өчен әлеге хәл мыскыл итү булып тоела икән.

– Ә чегән балаларын укыта торган «Ц» сыйныфы буенча әйтә алмассызмы, – дип сорыйм. – Ни өчен аларга башкалардан аерым белем бирәсез?

– Бу сорауны безгә килгән һәр корреспондент бирә инде. Моннан 4 ел элек, район хакимиятендәге җитәкчеләрне, чегән балаларының әти-әниләрен чакыртып, җыелыш уздырдык һәм чегәннәргә сорау бирдек: балаларыгызны укырга йөртәсезме, ничәдә киләсез, дибез. «Без иртән иртүк йокыбыздан тора алмыйбыз, сәгать 12гә генә киләбез», – диделәр. Күршеләреннән сораштырган булсагыз, беләсездер – төне буе күңел ачалар, музыка акырталар. Шуңа күрә балалар йокыларыннан тора алмый. Аларга каршы килмичә, әйткәннәренә риза булдык, балалары сәгать 12гә килеп укыды. Тик чегәннәр көндез генә килә ала дип, мәктәптә укыту вакытын тулаем килеш икенче сменага күчерә алмыйбыз бит! Шуңа күрә татар, урыс балалары, гадәттәгечә иртәнге якта йөрде. Чегәннәрне төш вакытында укыту өчен дип, аерым сыйныф булдырдык. Менә шул гына. Закон буенча һәр балага төп белем бирергә тиешбез бит.

– Төп белемне алып, мәктәп бетергән укучылар бармы соң?

– Әлегә юк. 16 яшьлек чегән егет-кызларының да икешәр баласы бар, гаиләләре… Ничек укысыннар инде… Аннан соң, аларның белем алырга омтылышлары да юк, иң мөһиме азрак саный белергә, һәм бераз укый белергә. Аларга кушу-алу гына кирәк. Тапкырлау-бүлү мисалларын чишә алмыйлар. Тапкырлау таблицасын хәтта әти-әниләре дә белми, ышанасызмы? Чегәннәрне Айшәдә кыерсыталар дию – дөрес түгел. Гел аларга яхшылык итеп, сүзләренә колак салып, гозерләрен алга куеп, үзебезчә, ярдәмләшеп яшәргә тырыштык. Берничә ел элек, чегән хатыннары оешмасы да булдырган идек. Анда аларны чисталык, аш-су дәресләренә өйрәттек. Хет хатын–кызларыбыз үзара дус булсын дип уйлаган идек. Тик кирәк булмады бу аларга… Оешма озак эшләмәде.

Мәктәп директоры белән сөйләшкәндә, чегән балаларының нинди шартларда яшәве белән кызыксындым. Журналист халкы чегәннәрнең иске ызбаларына кереп карый алмый бит – рөхсәт итмиләр, шуңа күрә, шулай кеше аша гына сораштырырга туры килә инде…

– Нигезе дә булмаган, туфрак өстенә келәм кисәкләре җәелгән өйдә, билгеле, кышларын сап-салкын була. Иртән әниләренең мичкә ягып, өйне җылытканнарын урыннарыннан тормыйча көтеп яталар. Балаларның үзләреннән һәм киемнәреннән төтен, тәмәке исе, юылмаган тән исе килеп тора. Шуңа күрә, әти-әниләреннән чисталыкны саклауларын таләп итәбез. Ачуланалар. Яратмыйлар… – дип аңлата директор.

Баласын мондый шартларда яшәткәне өчен башка бер ата-ананы мәхкәмә аша күптән хокукларыннан мәхрүм итәрләр иде. Тик чегәннәргә никтер кагылмыйлар. Югыйсә, опека бүлегеннән килеп, атна саен тикшерәләр, балаларны махсус учреждениеләргә тапшыруларын сорап, судка да еш мөрәҗәгать итәләр. Ләкин суд, болай эшләү өчен нигез юк, дип карар чыгарып килә…

Айшә авыл җирлеге башлыгы көннәрнең тизрәк җылытуын түземсезлек белән көтә. Өйләрен сүттергәч, чегәннәр башка җиргә күченеп китәчәкләр, ди. «Алар китсә дә, эш өелеп калачак әле монда. Йортлары торган туфракка нәҗесләр сеңеп беткән. Шуңа бу урыннан бер метр калынлыгында казыттырып алып туфракны, берәр чокырга алып барып күмдерергә уйлыйм. Юкса, монда беркем дә яшәмәячәк», дип планнары белән уртаклашты җирлек башлыгы. Бу мәсьәлә буенча, һәркемнең үз фикередер бәлки. Тик менә «чегәннәрне Айшәдә рәнҗетәләр», дип тавыш куптарып йөрүчеләргә бер сорау бирәсе килә. Айшәдән күченгәч, сез яшәгән җиргә килеп урнашсыннармы соң?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Яшел Үзән – Казан

Бәйле