Архивы шәҗәрә - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Җавап көтеп үрсәләнәсең, булган белешмәне укый алмый интегәсең…” [фото]
//Татар Тудей//Гүзәл Закирова//

Бик күп еллар үз шәжәрәләрен төзегән, ата-бабалары турында документаль расланган мәгълүмат табучыларга ак көнләшү белән көнләшеп яшәдем. Бу бәхетле көн миңа да килде, әтием ягыннан ата-бабаларымның исем-шәрифләрен ачыкладым, ун буын чылбырыннан торган , Насибулиннарның шәжәрә агачын төзү мөмкин булды.

Насибуллиннар

Каян ничек башланды бу эш дип кызыксынасызмы? Бик гади дә, шул ук вакытта бик катлаулы да булып чыкты ул. Гади дим, чөнки, Башкортстанда дәүләт дәрәҗәсендә 2010 еллардан бирле шәжәрә бәйрәме оештырыла, шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә һәм анда эшенең остасы методист Рәшидә Гыйльванова эшли. Бер сүз белән әйткәндә, шартлар тудырылган. Минем гозеремне ишетүгә ул нинди китаплар табарга икәнен әйтте. “Башкорт ырулары тарихы” дигән китапны актарып, Башкортстанның Ярмәкәй районында Елан ыруы яшәгәнен ачыкладым. Моннан тыш, 1811, 1816, 1834, 1859 еллардагы  “Ревизские сказки” язмаларыннан (хәзер аны җанисәп алу дип атыйлар) нәселемнең типтәр булуын, бабаларымның исемен, туган, яшәгән елларын ачыкладым. Эш барышында укытучым, Гайсә Гыйззәтуллин төзегән шәжәрә дә бик ярдәм итте. Моннан тыш архив фондыннан бабам Хайрулланың туган елы, атасы солдат Насыйбулла Гыйззәтулла улы, әнисе – ясак татары Әлмөхәммәт кызы Гатифә булуы турында белешмә килде. Солдат бабамның тарихын ачыклау җае әлегә чыкмады, бу алга чакырып торучы яуланмаган бер биеклек булып калды әлегә. Ничек кенә көлке тоелмасын, әтием Шәгъбәнең туган көне төгәл генә билгеле түгел, арыш урган чорда дип кенә әйткәннәр, язулар да сакланмаган.

1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу документларында хуҗалыкта ничә баш мал асраулары, биләгән җир мәйданы, нинди мәйданда нинди төр иген игүләре турында мәгълүмат тупланган. Тагын шунысы бар, 1811 елгы китапта бары тик ир-атлар турында гына мәгълүмат бирелгән, соңрак инде аерым биттә хатыннары, кызлары да урын алган. Нәсел чылбырын ачыклаганда берничә бабамның икешәр хатыны булуы, күбрәк ир балалары тууы ачыкланды. Әйткәндәй, бүгенге көндә дә нәселебездә малайлар күбрәк туа.  Безнекеләрне авылда көнәфия нәселе диләр иде, асылына төшендем, 1797 елгы Мөхәммәткөнәфиядән калган исем икән ул. Ә аның атасы Зиянгул Алмаметов  1740-1822 елларда яшәгән. Нәселебез бердәм, тату, эшчән. Бүген дә куп көч таләп ителгән эшләрне бергәләп, өмәгә җыелып башкара.

Борисовлар

Катлаулы да дидем, кайвакыт инде беркаян берни табып булмастай тоела, җавап көтеп үрсәләнәсең, булган белешмәне укый алмый интегәсең…

Мәгълүмат эзләгәндә,  Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәткәрләре, репрессияләнгәннәр  турында басылган китапларны кулланырга мөмкин, чөнки анда расланган мәгълүмат бирелә.

Жюри әгъзалары һәм конкурста катнашучылар

Запись “Җавап көтеп үрсәләнәсең, булган белешмәне укый алмый интегәсең…” [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нәсел шәҗәрәсен төзү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
Сирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Кунакларның күзләре дә нәкъ шуңа төшә. Минем, шәхсән, өй түрләрендә дүрт картина эленеп торганын да күргәнем бар. Ни өчен дүрт дип сораучы булмас кебек, андый сорау бирүче табылса, һәр кешенең ике әбисе, ике бабасы барлыгын исенә төшерәм. Нәселеңнең дүрт тармагы.

Гомумән, нәсел тармагы гел икегә тапкырланып бара. Әти-әни – 2, әби-бабайлар – 4, карт әби-бабайлар – 8. Димәк, 7 буынга әби-бабайлар саны 254 кә тула.

Картина рәвешендә эшләнгән нәсел шәҗәрәсен күргәч, күпләрдә «Эх, минеке дә булсын иде!» дигән тойгы-теләк уяна торгандыр. Кемнәрдер кызыксынып кына калмый, тәвәккәләп, нәселен барларга ният тә кыла.

Архивларга берәр кешене эзләп мөрәҗәгать итәр өчен, аның турында өч төрле мәгълүматны белү зарур: кем, кайчан һәм кайда туган? Тулырак итеп әйткәндә, эзләнүче кешенең исеме (фамилиясе), атасының исеме, туган елы, туган урыны турында төгәл мәгълүмат кирәк. Әгәр туган елы төгәл билгеле булмаса, эзләнүче кешенең эш урыны да ярдәмгә килергә мөмкин. Кайсы елларда һәм кайда эшләгәнлеге билгеле икән, шул оешма яки предприятиенең архивында сакланган «личное дело»лар аша эзләнүче кеше турында шәхси мәгълүмат табып була. Кешенең туган елын ачыклауның тагын бер юлы бар: метрикәләрдә язылышу турында мәгълүмат теркәлгәндә, егетнең дә, кызның да яше күрсәтелгән. Арифметиканы эшкә җигеп, язылышкан елларыннан яшен алсак, туган еллары килеп чыга. Архив хезмәткәрләре: «Без кешенең туган елы якынча гына билгеле булганда, алдагы һәм соңгы ике елны кертеп эзлибез», – диләр.

Метрикәләргә нәрсә язылган?

Мәгълүм булганча, мәчетләрдә элек метрикә кенәгәләре алып барылган. Анда, гадәттә, мөселман кеше турында дүрт төрле мәгълүмат теркәлгән:

туучылар;

никахлашучылар;

аерылышучылар;

үлүчеләр.

Архивларның уку залларында Метрикә кенәгәләренең цифрлашкан вариантын компьютер аша укып була. Әмма алар иске имлядә яки гарәп хәрефләре белән язылган.

Кайда мөрәҗәгать итәргә?

ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләр өчен ике төрле гариза-анкета гамәлдә:

Факт ачыклау (Бер конкрет фактны гына, мәсәлән, йә туу турындагы, йә язылышу, йә үлем турындагы мәгълүматны ачыклау һ.б.)

Нәселне барлар, ачыклар өчен генеалогик мәгълүматлар эзләү.

Шунысын да әйтик, ТР Дәүләт архивында нәсел шәҗәрәсен төзү, ачыклау өчен күрсәтелгән хезмәтләр түләүле. Бер архив белешмәсенең бәясе (яки бер факт ачыклау) 730 сум тора.

Генеалогик тикшерүләргә килгәндә, бу эш килешү нигезендә башкарыла. Тикшерүнең масштаблары мөрәҗәгать итүченең теләгеннән тора. Ул әнисе яки әтисе ягыннан гына яки ике яктан да эзләтергә мөмкин. Бәяләре 10 меңнән башлап 30 мең сумга кадәр. Эшләп бирү вакыты өч ай эчендә һәм күбрәк.

ТР Дәүләт архивының ике бинасы бар: берсе – Казан шәһәренең Декабристлар урамы, 4 нче йортында, икенчесе 8 Март урамы, 5А йортта урнашкан.

Гариза белән мөрәҗәгать итү урыны – 8 Март урамындагы бина. Шулай ук Дәүләт архивының рәсми сайты, ТР Архив эшләре буенча Дәүләт комитетының интернет-кабул итү хезмәте аша да элемтәгә керергә була.

Мәгариф

Автор: Нурия ӘЛМИЕВА

Фото: https://pixabay.com

Запись Нәсел шәҗәрәсен төзү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Улларым юбилеема бәяләп бетереп булмаслык бүләк ясады”
Казандагы “Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” дигән бәйге үткәрде. Халкыбызның күңел дөньясы гаять бай, ул үткәне белән кызыксына икән: конкурска йөзләп хезмәт килде. Миңа бәйгедә катнашу белән бергә, жюри составында да эшләү насыйп итте.

Татарстан районнарыннан гына түгел, күрше Самара өлкәсенең Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан, Екатеринбургтан да бик үзенчәлекле, саллы хезмәтләр җыелды. Иң куандырганы: бу эшкә балаларның күпләп алынуы. “Шәҗәрәне барлау нәселгә тап төшермәү, нәсел данын лаеклы дәвам итү өчен мөһим. Һәр хезмәт үзе бер гыйбрәт, үзе бер хикмәт!” – диде жюри рәисе, галим Фәйзелхак Ислаев.

Мәктәптә укучыларның күбесе фикерен шигъри юлларга салып тәкъдим иткән. Нәсел чылбырын барлауга иҗади якын килеп, татар теле, тарих укытучыларының да балаларга матур юнәлеш бирүләре ачык күренде. Казаннан укытучы-галим Мидхәт Иҗбулатов нәселе шәҗәрәсен калын китапка туплап, “Генерал Иҗбулатов” дип атаган, тарихи чыганакларга таянып, гаҗәеп бай хезмәт башкарган. Әлмәт районы, Яңа Нәдер авылыннан Хәлим Мостафин 13 буынын барлаган! Гәүһәрия Вәлиуллина-Зарипова да архив документлары белән дәлилләп, әтисе Борһанетдинга багышлаган “Буыннар чылбыры” китабын булдырган.

Конкурстан тыш тәкъдим ителгән шәҗәрәләр арасында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән аның җәмәгате Алсу Хәйруллинаның нәсел тамырларын барлауда ифрат зур тырышлык куеп эшләнгән, бүтәннәрнекеннән аерылып торган шәҗәрәләрен күреп шаккаттык.

Мин дә әниемнең олы нәселен барлап, җиденче буын бабаларымнан таралган 400 варисны кәгазьдә имән агачы рәвешендә тәкъдим иттем. Шәҗәрә – ул документ, нәселгә таралырга тиешле гаять бай чыганак. Диварда эленеп торган шәҗәрә янына килүгә аның кайсы елны һәм кем тарафыннан барлануы, кем эшләве күрсәтелергә тиеш. Аннан мин әлеге нәсел документын күп туганнарда булдыру яклы – белсеннәр, күрсеннәр. Өстәл тартмасында, шкаф башында тузан җыеп ятмасын нәсел ядкаре.

Йөз шәҗәрә арасында нәсел тамырларын ак кәгазьгә төшерүнең нинди ысулларын гына күрмәдек?! Үрмәкүч оясын хәтерләткәне дә, милли архив мәгълүматларына таянып эшләнгән, хәтта нәсел тамгалары куелган хезмәтләр дә бар иде. Әминә Гафурова (Балтач) шәҗәрәне галәмгә чәчелгән йолдызлар рәвешендә эшләгән иде һәм жюри аның тырышлыгын өченче урынга лаек дип бәяләде. Теләче районыннан килгән Камил Сәхәбиев буыннар чылбырын ак кәгазь битенә сызым-схема рәвешендә гарәпчә теркәгән, Балтачтан килгән Айрат Сәфәргалиев исә 12 буын әби-бабайлары исемен оста итеп фанерга төшергән. Бер үк шәҗәрәдә әтисенең дә, әнисенең дә нәселләре күрсәтелгән хезмәтләр очрады. Өч нәсел шәҗәрәсендә 15 буынын барлаган, һәр исемгә, һәр фактка фәнни якын килеп эшләгән Гүзәлия Әхмәтханова (Казан) конкурста икенче урынны алды.

Балтачтан Әмин Кәримов бик затлы зур кысага куелган шәҗәрәне туганнарына бүләк буларак эшләтелүен әйтте.

Казаннан Рөстәм Мөхәммәтшинга да шәҗәрәне бүләк иткәннәр икән. “Аны матур кысада ясатып, улларым юбилеема бәяләп бетермәслек бүләк ясадылар, – диде ул. – Шатлыгымның, горурлануымның чиге булмады. 7 буын әби-бабаларымның (103 кеше) һәркайсының яшәү еллары күрсәтелгән, фотолар куелган. Иртән уянып китүгә, күзем шул шәҗәрәгә төшә. Аннан миңа иң газизләрем – әти-әнием, әби-бабаларым “карап тора”. Килеш-килбәтләре, әйткән нәсихәтләре, эш-гамәлләре белән хәтердә яңара. Тел белән аңлатып бетереп булмаслык хисләргә биреләм”.

Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Әлмира Газина (рәсемдә) өч ел буена нәселен барлаган, 200ләп туганының исемнәрен ачыклаган, 1720 елда туган ерак бабалары тамырына кадәр барып җиткән.

Җиңүче дип бертавыштан Яшел Үзән районы, Осиново бистәсеннән быел 1 сыйныфка укырга китәсе Азамат Шәмсетдинов игълан ителде. Әтисе ягыннан 11 буын әби-бабасы, әнисе нәселендәге 7 буын әби-бабалары турында нәсел агачына фотоларын куя-куя, бәйнә-бәйнә сөйләгән бу балага сокланмаган кеше калмады.

Вәсилә РӘХИМОВА. Казан.

Татарстан яшьләре

Запись “Улларым юбилеема бәяләп бетереп булмаслык бүләк ясады” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..