“Улларым юбилеема бәяләп бетереп булмаслык бүләк ясады”

-- Лэйсирэ

Казандагы “Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” дигән бәйге үткәрде. Халкыбызның күңел дөньясы гаять бай, ул үткәне белән кызыксына икән: конкурска йөзләп хезмәт килде. Миңа бәйгедә катнашу белән бергә, жюри составында да эшләү насыйп итте.

Татарстан районнарыннан гына түгел, күрше Самара өлкәсенең Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан, Екатеринбургтан да бик үзенчәлекле, саллы хезмәтләр җыелды. Иң куандырганы: бу эшкә балаларның күпләп алынуы. “Шәҗәрәне барлау нәселгә тап төшермәү, нәсел данын лаеклы дәвам итү өчен мөһим. Һәр хезмәт үзе бер гыйбрәт, үзе бер хикмәт!” – диде жюри рәисе, галим Фәйзелхак Ислаев.

Мәктәптә укучыларның күбесе фикерен шигъри юлларга салып тәкъдим иткән. Нәсел чылбырын барлауга иҗади якын килеп, татар теле, тарих укытучыларының да балаларга матур юнәлеш бирүләре ачык күренде. Казаннан укытучы-галим Мидхәт Иҗбулатов нәселе шәҗәрәсен калын китапка туплап, “Генерал Иҗбулатов” дип атаган, тарихи чыганакларга таянып, гаҗәеп бай хезмәт башкарган. Әлмәт районы, Яңа Нәдер авылыннан Хәлим Мостафин 13 буынын барлаган! Гәүһәрия Вәлиуллина-Зарипова да архив документлары белән дәлилләп, әтисе Борһанетдинга багышлаган “Буыннар чылбыры” китабын булдырган.

Конкурстан тыш тәкъдим ителгән шәҗәрәләр арасында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән аның җәмәгате Алсу Хәйруллинаның нәсел тамырларын барлауда ифрат зур тырышлык куеп эшләнгән, бүтәннәрнекеннән аерылып торган шәҗәрәләрен күреп шаккаттык.

Мин дә әниемнең олы нәселен барлап, җиденче буын бабаларымнан таралган 400 варисны кәгазьдә имән агачы рәвешендә тәкъдим иттем. Шәҗәрә – ул документ, нәселгә таралырга тиешле гаять бай чыганак. Диварда эленеп торган шәҗәрә янына килүгә аның кайсы елны һәм кем тарафыннан барлануы, кем эшләве күрсәтелергә тиеш. Аннан мин әлеге нәсел документын күп туганнарда булдыру яклы – белсеннәр, күрсеннәр. Өстәл тартмасында, шкаф башында тузан җыеп ятмасын нәсел ядкаре.

Йөз шәҗәрә арасында нәсел тамырларын ак кәгазьгә төшерүнең нинди ысулларын гына күрмәдек?! Үрмәкүч оясын хәтерләткәне дә, милли архив мәгълүматларына таянып эшләнгән, хәтта нәсел тамгалары куелган хезмәтләр дә бар иде. Әминә Гафурова (Балтач) шәҗәрәне галәмгә чәчелгән йолдызлар рәвешендә эшләгән иде һәм жюри аның тырышлыгын өченче урынга лаек дип бәяләде. Теләче районыннан килгән Камил Сәхәбиев буыннар чылбырын ак кәгазь битенә сызым-схема рәвешендә гарәпчә теркәгән, Балтачтан килгән Айрат Сәфәргалиев исә 12 буын әби-бабайлары исемен оста итеп фанерга төшергән. Бер үк шәҗәрәдә әтисенең дә, әнисенең дә нәселләре күрсәтелгән хезмәтләр очрады. Өч нәсел шәҗәрәсендә 15 буынын барлаган, һәр исемгә, һәр фактка фәнни якын килеп эшләгән Гүзәлия Әхмәтханова (Казан) конкурста икенче урынны алды.

Балтачтан Әмин Кәримов бик затлы зур кысага куелган шәҗәрәне туганнарына бүләк буларак эшләтелүен әйтте.

Казаннан Рөстәм Мөхәммәтшинга да шәҗәрәне бүләк иткәннәр икән. “Аны матур кысада ясатып, улларым юбилеема бәяләп бетермәслек бүләк ясадылар, – диде ул. – Шатлыгымның, горурлануымның чиге булмады. 7 буын әби-бабаларымның (103 кеше) һәркайсының яшәү еллары күрсәтелгән, фотолар куелган. Иртән уянып китүгә, күзем шул шәҗәрәгә төшә. Аннан миңа иң газизләрем – әти-әнием, әби-бабаларым “карап тора”. Килеш-килбәтләре, әйткән нәсихәтләре, эш-гамәлләре белән хәтердә яңара. Тел белән аңлатып бетереп булмаслык хисләргә биреләм”.

Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Әлмира Газина (рәсемдә) өч ел буена нәселен барлаган, 200ләп туганының исемнәрен ачыклаган, 1720 елда туган ерак бабалары тамырына кадәр барып җиткән.

Җиңүче дип бертавыштан Яшел Үзән районы, Осиново бистәсеннән быел 1 сыйныфка укырга китәсе Азамат Шәмсетдинов игълан ителде. Әтисе ягыннан 11 буын әби-бабасы, әнисе нәселендәге 7 буын әби-бабалары турында нәсел агачына фотоларын куя-куя, бәйнә-бәйнә сөйләгән бу балага сокланмаган кеше калмады.

Вәсилә РӘХИМОВА. Казан.

Татарстан яшьләре

Бәйле