«Җавап көтеп үрсәләнәсең, булган белешмәне укый алмый интегәсең…» [фото]

//Татар Тудей//Гүзәл Закирова//

Бик күп еллар үз шәжәрәләрен төзегән, ата-бабалары турында документаль расланган мәгълүмат табучыларга ак көнләшү белән көнләшеп яшәдем. Бу бәхетле көн миңа да килде, әтием ягыннан ата-бабаларымның исем-шәрифләрен ачыкладым, ун буын чылбырыннан торган , Насибулиннарның шәжәрә агачын төзү мөмкин булды.

 

Насибуллиннар

Каян ничек башланды бу эш дип кызыксынасызмы? Бик гади дә, шул ук вакытта бик катлаулы да булып чыкты ул. Гади дим, чөнки, Башкортстанда дәүләт дәрәҗәсендә 2010 еллардан бирле шәжәрә бәйрәме оештырыла, шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә һәм анда эшенең остасы методист Рәшидә Гыйльванова эшли. Бер сүз белән әйткәндә, шартлар тудырылган. Минем гозеремне ишетүгә ул нинди китаплар табарга икәнен әйтте. “Башкорт ырулары тарихы” дигән китапны актарып, Башкортстанның Ярмәкәй районында Елан ыруы яшәгәнен ачыкладым. Моннан тыш, 1811, 1816, 1834, 1859 еллардагы  «Ревизские сказки» язмаларыннан (хәзер аны җанисәп алу дип атыйлар) нәселемнең типтәр булуын, бабаларымның исемен, туган, яшәгән елларын ачыкладым. Эш барышында укытучым, Гайсә Гыйззәтуллин төзегән шәжәрә дә бик ярдәм итте. Моннан тыш архив фондыннан бабам Хайрулланың туган елы, атасы солдат Насыйбулла Гыйззәтулла улы, әнисе – ясак татары Әлмөхәммәт кызы Гатифә булуы турында белешмә килде. Солдат бабамның тарихын ачыклау җае әлегә чыкмады, бу алга чакырып торучы яуланмаган бер биеклек булып калды әлегә. Ничек кенә көлке тоелмасын, әтием Шәгъбәнең туган көне төгәл генә билгеле түгел, арыш урган чорда дип кенә әйткәннәр, язулар да сакланмаган.

1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу документларында хуҗалыкта ничә баш мал асраулары, биләгән җир мәйданы, нинди мәйданда нинди төр иген игүләре турында мәгълүмат тупланган. Тагын шунысы бар, 1811 елгы китапта бары тик ир-атлар турында гына мәгълүмат бирелгән, соңрак инде аерым биттә хатыннары, кызлары да урын алган. Нәсел чылбырын ачыклаганда берничә бабамның икешәр хатыны булуы, күбрәк ир балалары тууы ачыкланды. Әйткәндәй, бүгенге көндә дә нәселебездә малайлар күбрәк туа.  Безнекеләрне авылда көнәфия нәселе диләр иде, асылына төшендем, 1797 елгы Мөхәммәткөнәфиядән калган исем икән ул. Ә аның атасы Зиянгул Алмаметов  1740-1822 елларда яшәгән. Нәселебез бердәм, тату, эшчән. Бүген дә куп көч таләп ителгән эшләрне бергәләп, өмәгә җыелып башкара.

 

Борисовлар

Катлаулы да дидем, кайвакыт инде беркаян берни табып булмастай тоела, җавап көтеп үрсәләнәсең, булган белешмәне укый алмый интегәсең…

Мәгълүмат эзләгәндә,  Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәткәрләре, репрессияләнгәннәр  турында басылган китапларны кулланырга мөмкин, чөнки анда расланган мәгълүмат бирелә.

Жюри әгъзалары һәм конкурста катнашучылар

Бәйле