Архивы эш - Tatar Today - татар яңалыклары.

60 тан өлкәннәр азрак эшләячәк?
Россиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим итәләр.

Тәкъдимне хезмәт министры Антон Котяковка юллаган Иҗтимагый палата әгъзасы, “Аек Россия” проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев фикеренчә, кызу җәй айларында эшләү физик яктан да, психологик яктан да авыр. Хроник чирләре булган гражданнар өчен бу мәсьәлә бик актуаль һәм алар өстәмә ялга мохтаҗ. “Хезмәт хакын киметмичә, 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр өчен җәйге чорда эш көннәрен бер сәгатькә кыскартуның максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм”, – диелә Хамзаевның мөрәҗәгатендә.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Запись 60 тан өлкәннәр азрак эшләячәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эшсез калган студентларга да эш табалар…
Стратегик инициативалар агентлыгы Хөкүмәттән, коронавирус аркасында 70 меңгә якын студентка эшсез калу куркынычы янавын истә тотып, вузларда аларга өстәмә эш урыннарын булдыру мөмкинлеген карауны сорый.

“Хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә һәм вак-төяк эшләргә (курьер, секретарь) җәлеп ителүче 70 меңгә якын студент, ә аларның күпчелеге – бакалавриатның 2-5 курслары студентлары, эшсез калырга мөмкин. Студентларның хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге эшен, димәк, керемнәрен югалту куркынычын ничек тә киметү өчен вузларның авыр хәлдә калган студентларны эшкә урнаштыру юлларын эзләп табуы максатка ярашлы булыр иде”, – диелә агентлык хатында.

АСИ белгечләре фикеренчә, өлкән курсларда – бакалавриат һәм магистратураның дүртенче курсында белем алучы студентларының кимендә 10 проценты чамасын үзләренең югары уку йортында эшкә урнаштырырга була. “Студентларны дистанцион белем бирүдә ярдәм итүгә тартырга мөмкин. Алар шулай ук онлайн-укыту барышында тупланган мәгълүматларга анализ ясауда катнаша ала”, – дип аныклык кертелгән хатта.

Авыр хәлдә калган студентларга эшмәкәрлекне үстерү программалары аша да ярдәм итеп булыр иде, дип уйлый АСИ белгечләре. Хатта күрсәтеп үтелгәнчә, студентлар өчен социаль өлкәдәге яки IT- өлкәдәге проектка 150 мең сумга кадәр күләмдә субсидия бирүне әнә шундый чаралар исәбенә кертергә мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Эшсез калган студентларга да эш табалар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Былтыр эш тәкъдим итүчеләр 130 мең бухгалтер эзләп баш ваткан, ә бүген кемнәр кирәк?
Бухгалтер, укытучы һәм тәрбияче. Россия хезмәт министрлыгы ихтыяҗ зуррак булган һөнәрләрне атаган. Исемлекне һөнәр һәм квалификация өлкәсен кү­зәтү аналитика системасы мәгълүматларына нигезлә­неп төзегәннәр. Былтыр эш тәкъдим итүчеләр барыннан да бигрәк, бухгалтерлар эзләп баш ваткан. Ел дәвамында 130 меңнән артык вакансиягә белгеч та­ләп ителгән.

Чагыштыру өчен, 2017 елда 100 мең чамасы бухгалтер эзләгәннәр. Икенче урында – һөнәри һәм урта белем бирүче мөгаллимнәр. Алар өчен былтыр 100 мең 800 эш урыны буш торган. Беренче өчлеккә тәрбиячеләр дә эләккән. Былтыр балалар бакчаларында 96 мең чамасы тәрбияче җитмәгән.

“Бухгалтерларга ихтыяҗ зур булу сөендерә, – дигән Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры Александр Щербаков. – Хисапчылар кирәк икән, димәк, илдә оешма-предприятиеләр саны арта. Кайберәүләр “күләгә”дән чыга, дип фикер йөртергә дә җирлек бар. Ә менә укытучылар һәм тәрбиячеләргә килгәндә, ни кызганыч, алар аз хезмәт хакы тү­ләнүче, тиешенчә бәялән­мәүче һөнәрләр булып санала. Шуңа күрә әлеге өл­кәләрдә эшләргә теләүче­ләр күп түгел, хезмәт базарында килеп чыккан кытлык та шуңа бәйле”.

Моңа кадәр белгечләр, роботлаштыру аркасында, якын арада юкка чыгарга мөмкин булган һөнәрләрне атаган иде. Алар арасына поликлиникаларда, хаста­ха­нә­ләрдә регистратура хез­мәткәрләре, электр җи­һазларын җыючылар, авыл хуҗалыгы инспекторлары, машина йөртүчеләр, сатучылар, иминиятләш­терүче­ләр, риэлторлар һәм офис хезмәткәрләре эләккән. Шул ук вакытта, гидролог, җитәкче, укытучы, полиция­дә тикшерүче, социаль хез­мәткәр кебек һөнәр ияләре беркайчан да юкка чыкмаячак, дигәннәр. Аларны бернинди машина да алмаштыра алмаячак.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 9, 19.01.2019/)

Фото: https://pixabay.com/

Запись Былтыр эш тәкъдим итүчеләр 130 мең бухгалтер эзләп баш ваткан, ә бүген кемнәр кирәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русиядә нинди вакансияләр иң югары хезмәт хаклы ?
Россиянең HeadHunter компаниясе 2019 елның гыйнварында урнаштырылган иң югары хезмәт хаклы вакансияләр рейтингын төзегән. Мәскәүдә табиб акушер-гинекологка, репродуктологка иң күп хезмәт хакы түләргә әзерләр. Аларга 574 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Бу хакта “Известия” яза.

Моннан тыш, нефть продуктлары сату буенча техник директорга һәм менеджерга кулына 500 мең сумнан алып түләргә әзерләр. Алга таба Мәскәүдә Python developer вакансияләре, кандидатларга 4 мең доллар һәм Владивостокта финанс директорга 500 мең сум вәгъдә итәләр.

Шулай ук иң отышлы тәкъдимнәр унлыгына һава судносы командиры, реклама һәм маркетинг буенча директор, коммерция директоры, senior Java developer һәм теш табибы-ортопед вакансияләре кергән.

20 декабрьдә Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәрләр исемлеге тәкъдим ителгән иде. Бу исемлекне IT, транспорт, логистика һәм җитештерү өлкәсендә эшләүче кешеләр җитәкләгән.

Шулай ук эш бирүчеләр җитәкчеләргә һәм тәҗрибәле белгечләргә хезмәт хакын шактый күтәрергә әзер. Оешмалар һәм компанияләр яшь белгечләр белән аз кызыксына. Шул ук вакытта хезмәт баскычын нефть һәм газ тармагында, сәламәтлек саклау һәм юриспруденция өлкәсендә башлау отышлы.

Татар- информ

Запись Русиядә  нинди вакансияләр иң югары хезмәт хаклы ? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ялкаулыкны ничек җиңәргә? [файдалы киңәш]
Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз.

Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз.

Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык өчен чыгарылган күпсанлы техниканың, пластик савыт-сабаның организмга зыяны турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук көчле тәэсирле төрледән-төрле юыну препаратлары калдыгы, ахыр чиктә, җиргә сеңеп, үзебезгә эчәр су аша кайта башламады микән дип шикләнүебез дә урынлы бит. Аннары рухи ныклыгыбыз кимү дә физик чыдамлыкны какшата бугай. Илдә үзгәртеп кору башланганнан бирле без ияләнгән тыныч, ипле тотрыклылык югалды. Киеренке тормыш шартлары иң әүвәл гади халыкны китереп кысты.

Күпчелек тамак туйдыру, фатирга түләү, балалар үстерү һәм урнаштыру проблемасына баткан. Авыл җирендә өрлектәй гәүдәле ир-егетләрнең берише эшсезлектән гаҗиз булып аракыга үрелә, болай да тилмереп яшәгән гаиләсендә җан тынычлыгы югала. Әйтеп кара син андыйларга: “Әйдә, башта сәламәтлегеңне кайгырт, аннары берәр файдалы шөгыль тап”, – дип, билләһи, көлкегә алып, үзеңне сүгеп китәчәк.

Дөресен генә әйткәндә, безнең илдә сәламәтлекне саклау турында кайгырту беркайчан да җитди бурыч саналмады, кешегә иң башта ил-көн файдасына эш аты итеп карау канга сеңдерелде. Өлкән яшьтәге авторларның берсе, якташым Рәфыйк Шәрәфиевнең: “Безнең буынның мохтаҗлыкта, ачлы-туклы яшәп балачактан ук сәламәтлеге какшап калгандыр. Хәзер чагыштырмача тук тормышта каян килеп чыга бу авырулар?” – дип борчылып язуы проблеманың бик җитди икәнен искәртә.

Үземә дә байтак еллардан бирле узгынчы һәм узгынчы булмаган чирләр ябышырга гына торганга күрә, һәр төрле авыруның килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнергә омтылыш ясап караган идем. Безнең гадәтләнгән яшәү рәвешебездә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган факторлар галәмәт күп икән. Шуның иң беренчесе (гәрчә миңа кагылмаса да) заман кешесенә, шул исәптән пенсионерларга хас әйбер – хәрәкәт җитмәү. Компьютер, интернет, телевизор кебек популяр техник чаралар кешенең күпчелеген йомшак урындыкка беркетеп куйды. Уңайлыкның, тизлекнең рәхәтен тойгач, күпләр кыска арада эшкә дә машина белән йөри, ясле-бакча, мәктәп балалары да машинада хәзер, бер-ике чакрымны да (һичьюгы баш сафландыру өчен) җәяү атлыйсылары килми. Өйгә кайткач, алар тагын экранга төбәлә, кайбер пошмас әти-әниләр баласының зарарлы мавыгуына күз йома.

Кешенең табигый физиологик ихтыяҗы булган хәрәкәт (хәзер исә томалана, сүрелә барган инстинкт) нинди файда китерә соң организмга? Иң әүвәл, интенсив хәрәкәт ярдәмендә, яшәешне тәэмин итүче эре һәм вак тамырларда, бөтен тәнне биләп алган чутсыз-чамасыз күп капиллярларда кан йөрү яхшыра, организмда матдәләр алмашыну уңышлы барсын өчен кирәкле кислород микъдары туплана, ул исә күзәнәкләрне яңартуга булыша, әзме-күпме стресс киеренкелегеннән арынырга ярдәм итеп, тән мускулларына, буыннарга сыгылмалылык һәм җегәр өсти. Ышанмасагыз, баштарак үзегезне мәҗбүр итеп булса да, һичьюгы, көн саен ярты сәгать йөреп кайтыгыз. Аннары үзегезне уңай якка үзгәртә алганга куанып, йөрү вакытын арттыра барыгыз. Адымнарыгыз җиңеләер, башларыгыз сафланыр, авызыгызга тәм керер. Хәрәкәт рәхәтлеген тоярга өйрәнерсез.

Авызыгызга тәм керер димәктән, туклануга кагылышлы кагыйдәләр җыелмасы үзе бер фәлсәфә. Безнең татар халкы нигездә итле, токмачлы шулпа, камыр ризыклары белән мавыга бит инде. Үзе пешерергә иренгәне яисә вакыты тыгыз булганы кибеттән ярымфабрикат, перәннек-печенье, вафли кебек кондитер әйберләре алып ашый, яисә майонезны кат-кат сеңдереп, яшелчә салаты ясап куя. Дөрес туклануны пропагандалаучы диетологлар кондитер әйберләрен, һәр төрле консервларны, колбаса, сосиски ише ымсындыргыч әзер ризыкны бик сирәк кенә кулланырга кушалар. Аның каруы, гасырлар буе сыналган, организмга кирәкле аминокислоталарга бай, туклыклы, җиңел үзләштерелә торган пешкән кара итне, яшелчәле яисә ярма салынган шулпаны, һәртөрле боткаларны, эремчек, кефир, катык кебек ризыкларны көндәлек рационга кертергә киңәш итәләр. Йөрәк-кан тамырларына утырган холестеринны киметү өчен дә иң башта үзебезгә тырышырга кирәк.

Һәртөрле трансмайлар һәм тәмен яхшырту, саклану вакытын озайту өчен кушыла торган химик матдәләре күп булган әзер ризыклар белән мавыкмыйча, үзебезнең шартларда үстерелгән тулы кыйммәтле, витаминлы, сыйфаты ышанычлы ризык куллану уңышлы булыр. Кишер, кабак, чөгендер, чи суган һәм сарымсак, әчетеп тозлаган кәбестә, чистартылмаган сыек май болгатып ясалган төрле яшелчә салатлары аксымлы ризыкны җиңел үзләштерергә булыша һәм холестеринны киметә. Ә җиләк-җимештән кан тамырлары өчен иң файдалысы – чия һәм кура җиләге. Кураның хәтта кайнатмасы да тәэсир көчен югалтмый, ул врачлар тәкъдим иткән аспиринны өлешчә алыштырырга сәләтле. Балан, кызыл һәм кара миләш, лимон-әфлисун кан басымын көйләргә ярдәм итә. Клевер, сукыр кычыткан, дүләнә җимеше (боярышник), мелисса төнәтмәләрен чиратлаштырып эчү дә йөрәкнең җегәрен арттырыр.

Холестерин күләме ризыкка гына түгел, эчке әгъзаларга, бигрәк тә үт куыгы, бавыр эшчәнлегенә бәйле һәм шуңа күрә аларына да ярдәм итәргә кирәк. Диетологлар чистартылмаган сыек майның төрлесен көн саен кимендә 3 аш кашыгы эчәргә киңәш итәләр. Һәм составында омега-3 булган балык мае яисә майлы балык ашарга кирәк диләр.

Соңгы елларда кибет киштәләрендә пәйда булган муллык-иркенлек кешенең психологиясен дә беркадәр тискәре якка үзгәртте. Хәзер кайбер ими балаларына да иммунитетны ныгыта торган күкрәк сөте эләкми. Консервланган ризыктан башланган туклану конфет-шоколад, чипса кебек тәм-том белән дәвам итә, табында төп ризык булырга тиешле аш шулпасы, ботка һәм башкасыннан алар инде йөз чөерә. Ә шул ук вакытта, зурлар да, балалар да даруны контрольсез күп куллана. Бигрәк тә антибиотикларны, авыртуны баса торган, иммунитетны күтәрә торган төрле препаратларны үз белдегең белән кулланырга һич тә ярамый, дип кисәтә медиклар. Кызганычка, гомер буена әллә ничә төрле хроник чир үрчеткәнгә күрә, мин дә котыла алганым юк әле алардан. Алай да үзебездә үскән дару үләннәрен отышлы итеп файдаланырга өйрәндем.

Сәламәтлеккә зур зыян китерә торган өченче җитди фактор – һәрдаим нерв киеренкелеге, ягъни озакка сузылган көчле стресс халәте. Бу хәл хәтта кешенең гомеренә дә кизәнергә мөмкин. Тормышта котылгысыз булып килеп чыккан бәла-каза, авыру, үлем-җитем, һәртөрле алдану һәм хыянәт бигрәк тә нерв системасы нәзберек кешене байтак вакытка сафтан чыгара. Психологлар фикеренчә, тормышта нинди генә кыен хәл чыкса да, бетерешергә, бирешергә ярамый. Тормыш тәҗрибәңне, белемеңне файдаланып, ихтыяр көчеңне туплап, үзеңә киңәш бирердәй теләктәшләргә, якыннарың ярдәменә таянып, киләчәккә өмет белән фикереңне уңай якка үзгәртә алсаң, җанны богаулап торган авырлык әкренләп җиңелер, якты көнгә ышаныч туар. Ялгышудан, хаталанудан курыкмаска, үкенеп, офтанып, үзеңне җәзаламаска кирәк. Кайвакыт начар килеп чыккан әйбер дә синең тормыш тәҗрибәңне баетып, алга таба саграк булырга, икенче уңышлы юл сайларга мөмкинлек ача. Ходайның рәхмәте һәм кодрәте киң, сиңа насыйп бәхетнең җиде ишеге ябылса, өметеңне ашкындырып, көчеңне тупларга өндәп, тәрәзәсе булса да ачылыр.

Фәридә ШАКИРОВА, Балтач
Татарстан яшьләре

Запись Ялкаулыкны ничек җиңәргә?  [файдалы киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Туксанга җитеп килгән Солтан ага белән Җәвидә апа яшь калуның серен ачты
Һәр икесе туксанга җитеп килгәндә, ничек итеп яшьләрчә җиңел хәрәкәтле, шат күңелле булып калырга? Гомеренең ярты гасырдан артыгын авыл хуҗалыгына багышлаган Солтан ага моның серен… тик тормаудан күрә. Иртә таңнан кичкә кадәр  эштә ул. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.

65 ел бергә гомер иткән карчыгы Җәвидә апа белән Дәр­вишләр бистәсендә үз йортларында яши алар. Каралты-куралары, кош-кортлары, мунчасы-сарае дигән­дәй, һәркайсының төзеклеген көн саен диярлек карап-тикшереп тормасам, кү­ңелем булмый,  ди йорт хуҗасы.

Аларның яшелчә бакчалары да әйләнеп чыккысыз. Ниләр генә үстермиләр анда. Рәттән саный калсаң, озак вакыт кирәк булыр иде. Иртә яздан башлап, кара көзгә кадәр икәүләшеп бакчада кайнашудан ямь һәм ләззәт табып яшиләр.

Алар үстергән яшелчә, җиләк-җимештән инде үзләре дә күптән мөстәкыйль тормыш белән яшәүче ул-кызлары, кияү-киленнәре, ике дистәдән артык онык-туруннары гына түгел, Дәрвишләр бистәсендә яшәү­челәрнең күбесе авыз итми калмыйдыр. Төрле орлык һәм үсен­теләрне дә күпләр алардан алырга тырыша. Куллары җиңел яки бушлай булганга гына түгел, нинди туфракта нәрсә уңганлыгын белеп биргәнгә.

Киңәш-табыш итәргә кирәк булганда да, яшьләр Солтан ага белән Җәвидә апалары янына килә. Нәрсә-нәрсә, икесенең гомерен бергә кушканда 175 елда  тормыш тәҗрибәсе байтак җыел­ган.

Аларның балачагы да бергә узган. Икесе дә – Буа районы, Иске Тинчәле авылыннан. Бер урамда яшәп, бер мәктәптә белем алганнар. Икесе дә – сугыш чоры балалары.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда яшәгән үсмерләрнең нинди язмышка дучар булуы турында китаплардан укыганда да, җан өшеп куя. Сугыш башланганда, нибары 11 яшендә булган Солтан исә ул вакытларның һәр көнен диярлек хәтерендә саклый. Ишле гаи­ләдә өлкән бала буларак, үзәккә үткән салкыннарда ат җигеп, дүрт ел буе иртә таңнан кичке караң­гыга кадәр колхозның иң авыр эшләрендә катнашырга туры килә. Унбише дә тулмаган килеш “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булуы да – шуның нәтиҗәсе.

Үзеннән бары бер яшькә ке­че­рәк Җәвидәне колхозда бер­гәләп эшләгән елларда ук күңеленә беркетеп куйса да, дуслыкның мәхәб­бәткә әйләнүен  һәр икесенә шактый еллар көтәр­гә кирәк була. Солтан баштарак Буа ветеринария техникумын тәмамлап, юллама буенча эшкә урнашырга да өлгерми, армия сафларына алына.

Җәвидә исә Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Бер үк вакытта авыл элемтә бүлегендә эшли һәм мәктәптә укыта. Солтан да армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә.

Яшьлек үзенекен итә. Торырга урын булмауга, икесе дә укып йөрүгә  карамастан, авырлыкларга баш имичә, бер елдан алар инде гаилә булып яши башлый.

Ул вакыттан соң инде шактый еллар узган. Армия сафларында чагында ук партиягә кергән, яңалыкка омтылучы яшь белгечне хуҗалык  җитәкчесе булып берни­чә ел эшләгәч, КПССның Нурлат район комитетына икенче секретарь итеп билгелиләр. Аннары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында һәм 20 елдан артык Татарстан Халык контроле комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аның белмәгәне юк, – диләр Солтан ага Алиев турында.

Җәвидә апа исә 60 ел дә­ва­мында мәктәптә математика укыта. Озак еллар Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә эшли. Лаеклы ялга чыккач та, мәктәп җи­тәкчелеге үтенече буенча 75 яшенә кадәр интернат-мәктәптә тәрбияче вазифаларын башкара. Укучылары арасында кемнәр генә юк: республика күләмендә дан алган хезмәт алдынгылары, галимнәр, зур җитәкчеләр, хәтта генераллар да бар. Яраткан тәрбиячеләренең хәлен сораштырып, кунакка килеп йөриләр.

– Мин – укучыларымны, укучыларым мине яратты. Һәркайсы үз балам кебек якын, – ди Җәвидә апа.

Без килгәндә, Җәвидә апа белән Солтан ага бакча артындагы бә­рәңге кишәрлегендә иде. Бу кишәр­лекне чүп-чардан арындырып, үзләре ясаган. Барыбер буш тора, дип.  “Орлыкны ел саен алыштырып торабыз. Быел уңышы бер­мә-бер яхшырак”, – диләр.

– Монда ничә сутый соң?

– Кем үлчәгән инде аны. Ел саен бераз арттыра барабыз. Чүп-чардан да котылабыз, үзебезгә бер шөгыль дә, – диләр, елмаеп.

Юк, нидер җитмәүдән эш­ләү­ләре түгел. Балаларның һәркайсы югары белем алып, тормышта үз урынын тапкан.  Пенсияләре дә җитәрлек, диләр.

Солтан ага белән Җәвидә апа исә сәбәбен эш-мәшәкатьнең сә­ламәт яшәр­­гә мөмкинлек бирүе белән аңлата.

Чыганак һәм фото: "Ватаным Татарстан" газетасы

Запись Туксанга җитеп килгән Солтан ага белән Җәвидә апа яшь калуның серен ачты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр]
Кемдер иртән торып салкынга, яңгырга, буранга карамый ашыга-ашыга эшкә чаба, ә кемдер җылы фатирыннан чыкмый гына акча эшли. Андый эшне ничек табарга, ничек алданмаска һәм нәрсәдән башларга? Кызыкмы? Алайса бу язма синең өчен! //Tatar today//

Өй шартларында эшләү соңгы елларда аеруча киң таралды. Игъланнар арасында шундый эш тәкъдим итүчеләр бихисап. Кызганыч, шул игъланнарга алданып, акчасын югалтканнар да аз түгел. Шуңа да өйдә эшлисең килә икән, игътибарлы, сак бул, әмма үзгәрешләрдән курыкма һәм үз-үзеңә ышан.

Әлбәттә, заманасы белән яшәеш тә үзгәрә. Хәзер яшь әниләр балалары белән ялда булганда да акча эшләргә тели. Кемгәдер өйдә эшләү уңайлырак, икенчеләр үз төбәкләрендә эш таба алмау сәбәпле интернет челтәреннән эзләнә башлый. Шулай итеп, нәрсәдән башларга соң?

Беренчедән, тыныч вакытта шуны хәл итегез. Сезнең нинди эштә эшлисе килә, эш вакыты күпме булырга тиеш? Сез үзегезне нинди өлкәдә күрәсез? Бәлки сезнең берәр балачак хыяллыгыз бардыр? Әлеге уйларыгызны дәфтәр битенә төркәп куегыз. Икенче биткә түбәндәге сорауларга җавап бирегез: сез нинди эшне яхшы башкарасыз, сезнең берәр сәләтегез бармы? Кемдер кешеләр белән аралашырга ярата, кемдер язу, санау эшләрен яхшы эшли, э кемдер сату осталыгына ия. Сез үз мөмкинлекләрегезне яхшы аңларга тиеш.

Икенчедән, иң зур хата ясаудан сакланыгыз. Өйдән интернетта эшләп яхшы эш хакы аласыгыз килә икән, җиңел тәкъдимнәрдән ерак булыгыз. Бер кеше дә сезгә бушка акча бирмиячәк. Финанс пирамидаларга кереп, булган акчагызны югалтуыгыз бар.

Өченчедән, хезмәт базары белән танышыгыз. Хәзергә вакытта нәрсә актуаль, кешеләр нинди хезмәтләргә мохтаҗ?

Дүртенчедән, үз-үзегезгә ышаныгыз, ялгышырга, хаталанырга курыкмагыз. Беренче уңышсызлыктан соң максатыгызга кул селтәмәгез.

Бишенчедән, мөмкинлегез булса, эшләргә теләгән өлкәдә белемегезне арттырыргыз, махсус курслар үтегез.

Ә хәзер өйдә эшләүнең берничә вариантларын карап китик.

– Иҗади эш. Чигү, тегү, бәйләү, рәсем ясау һ.б. Кулдан ясалган эшләмәләр хәзер аеруча да кызыксыну уята. Туган көнгә, туйларга бүләкләр, открыткалар ясый белсәгез тагы да яхшы. Әмма, әлеге хезмәт күрсәтүдә конкурентлык зур. Шуңа да кул эшләре башкалардын аерылып торырга тиеш, үз товарыңны тәкъдим итә белү дә мөһим.

– Аш-су. Татлы ризыклар, камыр ашлары пешереп, токмач басып та азмы-күпме акча эшләп була. Бу очракта чыгымнарыңны санап, ризыкларыңа дөрес бәя куя белергә кирәк.

– Студентлар өчен рефератлар, курс, диплом эшләре эшләү. Белемегез бар икән, әлеге эш сезгә туры килергә мөмкин. Ләкин бу очракта интернет челтәрендә үз-үзегезгә реклама ясарга кирәк булачак. Заказлар тупланган аерым сайтларга төркәлсәгез дә ярый, әммә анда хезмәт хакы кимрәк.

– Текстлар язу сезгә җиңел бирелә икән, үзегене копирайтер, рерайтер буларак сынап карый аласыз. Заказлар тупланган шулай ук аерым сайтлар бар, анда теркәлеп эшне башлап җибәрергә мөмкин.

– Матурлык. Махсус курслар үтеп маникюр, чәч кистерү, керфекләрне үстерү буенча хезмәт күрсәтә аласыз.

– Тәрбияче, укытучы. Белемегез бар икән, үз өегездә бер ничә сәгать тәрбияче булып та эшләргә мөмкин.

– Интернет. Интернет челтәрендә күп төрле эш табып була: сайтлар редакторы, сорау битләрен тутыру, форумнарда фикерләр калдыру, социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару.

– Оператор. Шәхси клиникалар, интернет-кибетләр операторларга өй шартларында эш урыны булдыра. Бу очракта, яхшы интернет булуы шарт.

– Бухгалтерия. Эш тәҗрибәгез бар икән, бухгалтер эшен шулай ук өйдән башкарып була. Күпчелек зур булмаган фирмалар мондый шартларга ризалаша.

Нинди эшкә тотынсаң да үз-үзеңә ошану, эзләнә белү, тырышлык күрсәтү мөһим! “Эзләгән – табар, такшка кадак кагар”, диелә бит халыкта.

Киләсе язмаларда әлеге теманы дәвам итәрбез, өйдә эшләүчеләр белән якынрак танышырбыз. Безнең белән булыгыз.

Ләйсән  МИНАЗОВА

Запись Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Танышым байларда өй җыештыра, 25 меңгә якын акча ала…” [булган хәлләр]
«Туйдым, китәм бу дәүләт эшеннән! Балалар бакчасында эшләп 10 мең хезмәт хакы да алмыйм, эшме, тормышмы инде бу?! Әнә, бер танышым байларда өй җыештыра, 25 меңгә якын акча ала…» дип, кибет янында бер хатын ахирәтенә сөйләнә. Тормышын ничек авыр тартып барганы йөзенә чыккан: талчыккан, кәефе дә юк…Ә бит шулай фикер йөртүчеләр хәзер еш очрый. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында хезмәт хакы арттыралар дип сөйләсәләр дә, гадәттә, бу укытучыларга, тәрбиячеләргә генә кагыла. Ә бит мәктәп  ул әле укытучы гына түгел, белем йортында хезмәт итүчеләр бик күп. Әллә алар турында оныталармы, ә бәлки әлеге проблемага игътибар итәргә генә теләмиләрдер?.. Монысы билгесез…

Кемгәдер барып идән юып кайту, ашарга пешереп, баласын карап акча эшләү хәзер оят түгел. Эш урыны базарында мондый хезмәтне тәкъдим итүчеләр, әлеге эшчеләргә мохтаҗ булучылар бармы? Без дә шуны белешергә булдык //Tatar today//.

Танышлардан, күршеләрдән белешә торгач, шактый мәгълүмат җыеп булды. Ләкин бер кеше дә ачыктан-ачык үзенең кемнәрдә хезмәт куюын, чын исемнәрен күрсәтергә теләмәде. Шуңа да әлеге язмада тормыш хәлләре чын булса да, исемнәр уйлап чыгарылган булыр.

Зариповлар гаиләсе инде 6 ел кешеләрдә яши. Казаннан ерак түгел урнашкан бистәләрнең берсендә гомер итә алар. “Мин монда 6 ел элек үзем генә килгән идем. Дөресен генә әйтсәк, әлеге йортның хуҗасы үзе чакырды. “Бушка миндә торырсың, төп эшеңне калдырмасаң да була”, диде – дип, сүзен башлады гаилә башлыгы. – Мин риза булдым, авылдан килеп, укуын гына тәмамлаган егет өчен бик уңай иде бу тәкъдим. Мин  ике көн эшләп, ике көн ял итәм. Ял көннәрендә хуҗаларга булышам, бакчаларын  карыйм: кышын кар керим, җәй көнне газонны тәртиптә тотам.  Бер дә авыр түгел, без бит авылда  эшләп үскән балалар.

– Эш сәгатегез билгеләнгәнме соң?

– Алай эш сәгатем юк. Теләгән чакта, эш булмаса чыгып та китә алам. Яшәр урыныбыз зур булмаса да бик уңайлы (3 катлы коттедж янында кечкенә генә тагын бер йорт бар, егет гаиләсе белән шунда яши икән). 6 ел өчендә гаилә кордым,  хуҗалар китмәгез, монда торыгыз дигәч, калдык. Безнең әлегә фатир, алыр мөмкинлегебез юк, шуңа да ризалаштык. Ул арада балабыз да туып өлгерде.

–  Хатыныгыз да эшлиме?

– Юк, ләкин кирәк булса миңа булыша. “Хуҗалар” дип сөйләшсәк тә, без бик тату, дус торабыз, алар безне бер дә түбән күрмиләр, кунакка чәйгә дә еш чакырып торалар. Аларга хөрмәтем, рәхмәтем зурдан.

Чыннан да, читтән карап торганда Зариповлар гаиләсен хезмәтчеләр дип әйтеп булмый. Шулай ике гаиләнең  тыныч кына гомер итүләре ике якка да бик файдалы. Яшь гаиләләргә тормыш корып, фатир алырга авыр булган заманнарда бу бик тә матур күренеш. Әмма һәр нәрсәнең ике ягы бар.

-Үзегезне бәйле итеп хис итмисезме соң? Барыбер, чит кешеләрдә торасыз бит?

– Бераз бар инде, ни дисәң дә үзеңне тиешле итеп хис итеп яшисең. Буш вакытыбызда эшсез тормаска тырышабыз. Эш була торып, өйдән чыгып  китә алмыйбыз, уңайсыз… Кунакка дусларны, туганнарны да дәшеп булмый. Хуҗаларыбыз каршы түгел анысы, әмма барыбер, яхшы түгел кебек. Хәзер квартирны арендылау бик кыйммәт бит, ә монда без бушка яшибез.

– Хезмәт хакы күпме соң?

– Хезмәт хакым юк.

– Димәк, яшәгенегез өчен, хезмәтегез белән түлисез?

– Шулай килеп чыга инде…

Язма укытучылар, тәрбиячеләр турында башланып киткән иде. Гомер буе балалар бакчасында тәрбияче, соңыннан мөдир булып эшләгән Сиринә Миңнуловна да шул бистәдә яшәүче икенче гаиләгә бала карашырга йөри икән.

-Сиринә ханым, нигә төп эшегезне калдырырга булдыгыз?

– Эшемне бик яратсам да калдырырга туры килде шул. Җитәкче итеп билгеләгәч,  аеруча да авыр булды. Андый урында эшләү бер дә җиңел түгел: тәлапләр куялар, ә менә ярдәм итәргә ашыкмыйлар, акча да бүлеп бирмиләр. Ярты хезмәт хакымны эштә калдырып кайтам: я монысын, я тегесен алырга кирәк. Шулай эшләп буламы инде? Башта икеләнсәм дә, соңыннан китәргә булдым һәм бер дә үкенмим.

-Хәзерге эшегез турында сөйләп китегез әле.

– Бер гаиләдә балаларга белем бирәм. Халыкта андый гаиләләрне “байлар” дип әйтергә яраталар (елмая). Әти-әниләре эштә, хезмәт хаклары яхшы, кызларына 3 һәм 5 яшь. Мин эш көннәрендә килеп алар белән берничә дәрес үткәрәм, татар телен, инглиз теле өйрәтәм.  Балаларны караучы, ашарга пешерүче аерым кеше яллаганнар. Ничек эшләвемне ошаткач, хуҗалар мине дусларына да тәкъдим итте. Иртән бер гаиләдә, өйләдән соң икенчесенә барам. Эшем белән бик канәгать, балалары да тыныч, тәртипле. Мин балалар белән эшләргә бик яратам, яшем дә бара бит, шуңа да миңа мондый тыныч эш бик туры килә.

-Хезмәт хакы әйбәт аласызмы соң?

– Әйе, зарланырлык түгел, ике җирдә эшләгәч, 25 меңнән артык чыга.

Пенсиядә булган Нурания ханым да кибетче эшен ташлап, өй җыештыру белән шөгыльләнә башлаган:

–  Берничә кешегә йөрим: кемгәдер атнага бер, икенчеләренә атнага ике-өч килеп идәннәрен юып, тузаннарны сөртәм, керләрен үтекләп калдырам, урын җирләрен юам. Эше күп инде, чөнки андый кешеләрнең йортлары да 2-3 катлы, әмма барыбер эшем ошый, теләгән вакытта киләм дә, хуҗалар булмаганда тыныч кына эшләп чыгам, – дип сөйләде ул.

– Куркмыйсызмы соң, төрле хәлләр булырга мөмкин бит. Әнә, интернетта да күп язалар, караклыкта гаепләп калдыручылар да бар.

– Әәәй, аның турында уйлана башласаң өйдә генә утырырга кирәк. Аллага тапшырган инде, хуҗаларым бик әйбәт кешеләр, татарлар.

– Хезмәт хакы әйбәт аласызмы соң?

– Безгә җитә инде, пенсиябез кечкенә, ә балаларга, оныкларга булышасы килә. Аяк-куллар йөрсә, эшемне ташламыйм әле мин – дип, сүзен тәмамлады Нурания ханым.

Яңа гына көллият тәмамлаган Айсылу 73 яшьлек әби янына йөри икән: “Әби олы яшьтә булса да, әле сәламәтлеге нык, СөбеханАлла. Балалары, оныклары эш көннәрендә өйгә бик соң кайталар, мин аның янына килеп даруларын биреп, ашатып китәм. Әлеге әбекәй күбрәк аралашуга, игътибарга мохтаҗ дияр идем. Күрәсең, балалары мине шуңа эшкә яллаган” дип, аңлатып китте ул.

Кешеләрнең шулай сөйләгәнен тыңлап торгач, дәүләткә, оешмаларда эшләгәнче, менә шулай кемгәдер барып идән юып кайтырга, балаларга белем бирергә күпкә кулайрак икән дигән фикергә килергә мөмкин. Әле интернет челтәрендә утырган арада  да андый игъланнарга көннән-көн күбрәк тап буласың. Кемгәдер баланы мәктәптән каршы алучы, кемгәдер хатыны бала тапканчы идәннәр юучы кирәк. Гаҗәп, элек мондый игъланнар бик сирәк очрый иде кебек. Әллә миңа гына шулай тоела микән? Ә бәлки, чыннан да, дөнья, тормыш үзгәрүе белән гаиләнең шәхси хезмәтчеләренә мохтаҗлык артадыр. Шундый эш урынын тәкъдим итүчеләр белән дә сөйләшеп карарга булдым. Киләсе әңгәмәдәшебез ике бала әнисе Альбина Шакирова:

– Безнең гаиләбезнең ярдәмчеләре бар, бездә эшләгән ханымнарны мин нәкъ шулай дим. Балаларымның шәхси тәрбиячеләре – Камилә апа һәм атнага бер килеп, өйне тәртипкә салучы Лилия апабыз бар. Кызганыч, әмма минем дә, тормыш иптәшемнең дә әти-әниләре еракта – башка шәһәрдә яши. Безгә балалар белән ярдәм итүче кешеләр юк. Ирем җидти урында эшли, мин дә балаларыма 1,5 тулу белән эшкә чыктым. Кызларым балалар бакчасына йөрми, әмма без төрле түгәрәкләргә язылдык. Камилә апабыз балаларны шунда илтә, алып кайта, кирәк булса ашарга да пешереп куя. Ял көннәребездә  гаиләбез белән бергә булырга тырышабыз, шуңа  өй җыештырырга аерым кеше ялладык. Көне буе идән юып, ашарга пешергәнче, мин балаларым, ирем белән  ял итәргә барам.  Лилия апа ял көннәрендә  яки үзенә уңайлы булган башка көнне килеп бүлмәләребезне тәртипкә салып китә. Ярдәмчеләребезне бик озак сайладык, танышларыбыз аша белештек, аларның укымышлы, тәрбияле, белемле булулары бик мөһим иде.

Белгечләр фикеренчә, соңгы 4 ел өчендә, тәрбиячеләргә, өй җыештыручыларга мохтаҗлык ел саен 20% арта икән. Аеруча да авыру әти-әниләрен чит кешеләр карамагында калдыручылар күп. Шуңа да, соңгы елларда махсус оешмалар да арткан. Алар тәрбиячеләргә, өй җыештыручыларга өстәмә белем дә бирә, хезмәтчеләрне дә сайларга булыша.

Психологлар фикеренчә, чит кешенең өендә эшләү – бер яктан уңайлы булса, икенче яктан авырга да килергә мөмкин. Кешеләр төрле: аларга яраклашу, җай таба белү кирәк. Димәк, андый эшкә барырга телисең икән, үзең дә бераз психолог булырга тиешсең. Ә инде мөмкинлекләре булып та, балаларын чит кешегә калдырган аналарга белгечләр яхшылап уйларга киңәш итә. Кечкенә бала беренче 5 елда әни игътибарына бик мохтаҗ, сабый чит кешегә тиз ияләшсә дә,  үзен ялгыз хис итәргә мөмкин. Киләчәктә андый бала үз-үзенә ошанмаучан яки эгоист булып үсә ала.

Язмамны бетерәм дигәндә, интернетта тагын бер игъланга тап булдым: “Балабызны балалар бакчасыннан алып кайтырга кеше эзлибез. Хатын-кыз булса яхшырак. Балабыз юлда йоклап китсә, уятмыйча чана яки колесканы күтәреп 3 катка менгезергә кирәк булачак, шуңа көчле булу да сорала.”

Эшнең начары юк диләр. Хезмәт куеп, гаиләне туендырырга акча эшли аласың икән – әйбәт, хезмәтең белән кемгәдер ярдәм дә итәсең икән – монысы инде тагын да яхшырак. Башка кешеләргә эш урыны булдырасың икән – шулай ук мактаулы. Йорт хезмәтчеләренең артуы начар күренеш түгел дип саныйм. Мөмкинлекләре, акчалары булган кешеләр башкалар өчен уңайлы өстәмә эш урыны булдыра икән әйбәт кенә. Әмма, әлеге күренешнең ике ягы бар. Беренчедән, һәр кеше яхшы шартларда,  җитәрлек хезмәт хакы алып эшләргә тели. Озак еллар буе хезмәт куйган эш урыннарын ташлап, кемгәдер хезмәтче булып урнашучылар арта икән,  димәк, уйланырлык әйбер бар. Икенчедән, мөмкинлекләре булып та, балаларны, әти-әниләрне чит кешеләргә калдыру, аларны игътибарыңнан, яратуыңнан мәхрүм итү дөрес микән? Балалар бер генә кечкенә була, әти-әниләр дә бу дөньяга гомерлеккә килмәгән бит, шуның турында онытмасак иде…

Ләйсән Миназова

Запись “Танышым байларда өй җыештыра, 25 меңгә якын акча ала…” [булган хәлләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..