Былтыр эш тәкъдим итүчеләр 130 мең бухгалтер эзләп баш ваткан, ә бүген кемнәр кирәк?

-- Лэйсирэ

Бухгалтер, укытучы һәм тәрбияче. Россия хезмәт министрлыгы ихтыяҗ зуррак булган һөнәрләрне атаган. Исемлекне һөнәр һәм квалификация өлкәсен кү­зәтү аналитика системасы мәгълүматларына нигезлә­неп төзегәннәр. Былтыр эш тәкъдим итүчеләр барыннан да бигрәк, бухгалтерлар эзләп баш ваткан. Ел дәвамында 130 меңнән артык вакансиягә белгеч та­ләп ителгән.

Чагыштыру өчен, 2017 елда 100 мең чамасы бухгалтер эзләгәннәр. Икенче урында – һөнәри һәм урта белем бирүче мөгаллимнәр. Алар өчен былтыр 100 мең 800 эш урыны буш торган. Беренче өчлеккә тәрбиячеләр дә эләккән. Былтыр балалар бакчаларында 96 мең чамасы тәрбияче җитмәгән.

“Бухгалтерларга ихтыяҗ зур булу сөендерә, – дигән Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры Александр Щербаков. – Хисапчылар кирәк икән, димәк, илдә оешма-предприятиеләр саны арта. Кайберәүләр “күләгә”дән чыга, дип фикер йөртергә дә җирлек бар. Ә менә укытучылар һәм тәрбиячеләргә килгәндә, ни кызганыч, алар аз хезмәт хакы тү­ләнүче, тиешенчә бәялән­мәүче һөнәрләр булып санала. Шуңа күрә әлеге өл­кәләрдә эшләргә теләүче­ләр күп түгел, хезмәт базарында килеп чыккан кытлык та шуңа бәйле”.

Моңа кадәр белгечләр, роботлаштыру аркасында, якын арада юкка чыгарга мөмкин булган һөнәрләрне атаган иде. Алар арасына поликлиникаларда, хаста­ха­нә­ләрдә регистратура хез­мәткәрләре, электр җи­һазларын җыючылар, авыл хуҗалыгы инспекторлары, машина йөртүчеләр, сатучылар, иминиятләш­терүче­ләр, риэлторлар һәм офис хезмәткәрләре эләккән. Шул ук вакытта, гидролог, җитәкче, укытучы, полиция­дә тикшерүче, социаль хез­мәткәр кебек һөнәр ияләре беркайчан да юкка чыкмаячак, дигәннәр. Аларны бернинди машина да алмаштыра алмаячак.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 9, 19.01.2019/)

Фото: https://pixabay.com/

Бәйле