Архивы ярату - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»
Берен­че мәхәббәт, үкенечле язмышлар хакын­да күп языла. Араларында ниндиләре генә юк. Курсташымның сөйләгәннәре һич онытылмый, мәхәббәт тарихын сезгә дә сөйләргә булдым әле.

Зифа буйлы, сылу, мө­лаем Динә унынчы сый­ныфта укыганда беренче тапкыр ныклап гашыйк була. Җәйнең кояшлы бер көне. Ул гадәттәгечә уку­дан кайтып килә. Үзләре яшәгән урамга таба бо­рылгач, күрә: бер капка төбендә бик күпләп егет­ләр җыелышканнар. Ди­нә алар яныннан ты­ныч кына үтеп китмәкче була, тик шунда аңа бер егет, ягымлы итеп: “Сы­лукай, исемең ничек?” дип дәшә. Моңа кадәр бу егетне бер дә күргәне булмаган Динә, оялып кына, җавап кайтара. Егет шәһәрдән кунак­ка кайткан Айдар булып чыга. Ә беркөнне клуб­тан ул Динәне озата кай­та. Яшьләр матур гына оч­рашып йөри башлыйлар.

Берничә көннән исә Айдарның дусты Марат армиядән ялга кайтып төшә. Солдат егете кичен үзләре капка төбенә дус­ларын җыя. Бергәләшеп кич утыралар. Марат кич буе Динәдән күзен алмый, кызның да күңелендә ты­нычлык бетә. Ул үзенең гашыйк булганлыгын аңлап ала. Озакламый, Маратның отпускасы бетә, һәм ул кире армия сафла­рына китеп бара. Тик егет Динәнең йөрәгенә ут са­лып калдыра. Кызның бит әле мәктәпне тәмамлыйсы бар, алда имтиханнар кө­тә. Инде Айдарга да ар­мия сафларына чакыру кәгазе килеп төшә. Динә йөргән егетен хәрби хезмәткә озата, арада хатлар йөри башлыйлар. Үзе сөеклесенә хат яза, ә үзенең күңелендә – Марат. Нәрсә соң бу? Динә апты­рашта кала. Күңеле белән дөрес эшләмәгәнлеген аңласа да, йөрәге башка­ча тибә.

Көн артыннан көн үтә. Кыш җитә. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Беркөнне мәктәптән кайтып килгәндә, янә та­ныш күренеш кабатлана. Марат яшәгән йортның капка төбенә егетләр җыелышканнар. Динәнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, ул дулкынла­на башлый. Әйе, Марат  армия хезмәтен туты­рып кайткан. Егет, кыз­ны күрүгә, аны йомшак итеп кочагына ала һәм капка төбенә кадәр оза­тып куя. Кич кабат очра­шырга вәгъдә бирешәләр. Яшьләр, шулай итеп, оч­раша башлый.

Динә Айдарга хатла­рын хәзер сирәгрәк яза инде, ә бераздан арадагы хатлар бөтенләй тукта­ла. Динәгә Марат белән рәхәт. Сөйләшеп, сүзләре дә бетми.

Кызның мәктәпне тәмамлар көннәре дә якынлаша. Ул югары уку йортына китәргә әзерләнә. Яшьләр бергә булыр­га дигән ныклы карарга киләләр. Ә кыз беренче курсны тәмамлауга, Ма­рат Динәгә тәкъдим ясый.

… Инде Айдар да армиядән кайта. Аның нәкъ менә Динә исем­ле кыз белән очрашып йөри башлаганын иптәш кызлары Динәгә дә җиткерәләр. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителде ке­бек. Тормыш дәвам итә. Марат белән Динә туйга әзерләнеп йөргәндә, шомлы хәбәр ирешә. Ай­дар, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә вафат бул­ган. Динә Айдар алдында үзен гаепле тоя. Шул хис аңа һич тә тынгылык бир­ми. Тик, язмыштан тамыш юк, диләр.

Марат белән Динә өй­ләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре – беренче са­быйлары дөньяга килә. Яшь әни бик тә бәхетле. Тик, күпмедер вакыт яшәгәч, иренең үзенә карата сал­кынаюын сизә ул. Ир өйгә төн кунарга да кайтмый башлый. Динә караңгы төннәрне тәрәзә төбендә уздыра, меснәп йоклап ят­кан мәхәббәт җимешләре – улына карап, Маратын көтә. Бу инде Динәнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга ка­рап, очсыз-кырыйсыз уй­лар диңгезендә шактый йөзә ул. Ә бәлки, Айдарның күз яшьләре төшкәндер? Шикләнүләре аны үзеннән- үзе иксез-чиксез дәрьяга әйди. Динә белән Марат нинди бәхетлеләр иде бит. Алар тормышына соклан­маган кеше булмагандыр. Күз тигәндер, диючеләр дә булды. Мәхәббәтләре мәңге дә сүнмәс, сүрелмәс кебек тоелган иде бит. Төннәр буе кая йөри соң ир? Нигә өендә ямь югалды? Шулай йокысыз, икеләнүле, әрнүле бик күп көннәр, төннәр уза. Динә сабыр гына төеннең сүтелешен көтә. Авыр, бик авыр була аңа. “Барыбер ахыры булырга тиеш!” – ди ул һәм киләчәккә өмет белән карый.

Альбина Сабирова

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиңне табарсың, мине гафу ит»
…Унсигез-унтугыз яшьлек самими, рәхәт чагыбыз. Язгы матур кич. Туганнан туганым, аның сөйгән кызы һәм иптәш егете, мин – барыбыз бергә клубтан чыктык та, авыл башындагы кечкенә бакчага юнәлдек. //Татарстан яшьләре//

Без ул бакчаны Ленин бабай бакчасы дип йөртә идек, чөнки анда Ленин бабай сыны тора иде. Килсәк, бакчаның капкасы бикле, мал-туар кермәсен дигәннәр, күрәсең. Егетләрнең берсе койма өстеннән керде, шуннан алар безгә койма аркылы керергә булыштылар. Агачлар яфрак ярган чак, төрле кошлар өздереп сайрый, онытылмас саф сөю киче иде бу. Бераз утыргач, кергән кебек үк, койма аша чыктык һәм таң атканчы бер капка төбендә утырдык, шуннан таралыштык. Сөйләшергә хәзерге кебек телефон-мазар юк. Авылга кайткач, клубка чыксаң гына инде. Шулай итеп сирәк кенә очрашкаладык. Бер очрашуда егетем армиягә алулары турында әйтте. Элек солдатка озату кичәләре юк, бары озатырга барулар гына иде. Анда да оялып, читенсенеп кенә бара идек. Егетем китәсе көнне аны озатырга туган тиешле егет белән бардык. Шунда ул: “Мине көтәсеңме?” – дип сорады, мин “көтәм” дидем. Ул вакыттагы, ул чордагы яшьләр бик оялчан, бик инсафлы идек. Шулай итеп, без аерылыштык, ул китте.

Бераз вакыт үткәннән соң мин телефонистка булып эшкә урнаштым, яңа дуслар барлыкка килде. Минем арттан гармунчы егет йөри башлады. Иптәш егете белән һәрвакыт мине сагалап: “Сине берәү белән дә йөртмибез, икебезнең беребезгә кияүгә чыгасың”, – диделәр. Минем гармунчы егеткә кияүгә чыгасым килсә дә, иптәш егетен яратарак төшә идем. Гармунчы егет яшькә дә зуррак, шуңамы, һаман өйләнү турында сөйли иде. Аның әти-әнисе өлкән кешеләр, алар улларына тыйнак, чибәр, акыллы, уңган килен булырдай кыз эзләгәннәр һәм мине шундый дип тапканнар икән. Егет бик матур җырлый, аккордеонда уйный, болар мине бик нык тырыштылар үзләренә каратырга. Матур сөйләшеп, ярдәмләшеп йөрделәр һәм ахырда мин ризалашырга мәҗбүр булдым. Әти-әни белән күрешергә, килешергә килделәр. Шулвакыт олырак бер абзый: “Сеңлем, нишләрсең икән, ул егет салырга бик ярата бит”, – дип әйтеп куйды. Миңа шунда ук уйланырга мөмкинлек бар иде әле, армиядән кайтасы егетем дә бар бит, әмма гармунчыга барасы килү теләгем өстенрәк булды. Шулай итеп кияүгә чыктым. Тора-бара теге абзыйның сүзләре раслана башлады: ирем эчүле мәҗлесләрне бик яратты. Гармунда да уйнагач, урыны түрдән иде. Ә мәҗлестән соң гармунын, үзен сөйрәп кайту минем җилкәгә төште. Бер ел яшәгәннән соң, кызыбыз туды. Сөенеп бала үстерәсе иде, әмма ир яман холкын да күрсәтә башлады. Эшендә бик яхшы эшли иде, анысы хак, токарь иде. Шуннан бервакыт аңа барактан ике бүлмә бирделәр һәм без шунда күчендек. Мин бала белән декретта утырам, ә ул хезмәт хакын кайтармый, акча аның кесәсендә, ул бирсә була, бирмәсә – юк. Каенана-әниләргә дә бирә, аннан калганы миңа. Шулай итеп, бер ачуланышканда эчеп кайтып, өйдәге барлык савыт-сабаны ватып бетереп, әти-әниләренә кайтып китте. Мин бала белән берүзем утырып калдым. Шуннан, эшкә чыгарга уйлап, баланы әниләргә авылга кайтарырга булдым. Бала әйберләрен җыеп, вокзалга килдем. Ул вакытта әле автобуслар йөрми иде. Күрәм, зур машина тора, арбасының ике ягына эскәмия куелган, анда кешеләр төзелешеп утырган. Мин килгәндә ул инде кузгалып китәргә тора иде. “Сумкамны гына алыгыз әле”, – дигән идем, бер солдат баламны да, сумкамны да алды һәм мин менгәч, үз урынына утыртты. Аннан, исемем белән эндәшеп: “Бу синең кызыңмы?” – дип сорады. “Әйе”, – дидем. Шуннан ул чемоданын каршыма куеп, шунда утырды. Бүтән юлчыларның күзләре бездә. Мин солдатка күтәрелеп карарга кыймыйча барам. Авылга кайтып төштек. Солдат миңа төшәргә булышты, аннан бер кулына минем сумканы, берсенә үзенең чемоданын тотып, мине капка төбенә кадәр озата килде. Мин өйгә йөгереп кереп, кызымны караватка салдым да, туйганчы еладым. “Ник елыйсың?” – дип сораганга әнигә берни дә әйтмәдем. Үкенү, гарьләнү, нинди хата ясавыма үртәләнү үзәкләремне өзде. Арабызда саф мәхәббәт булган икән бит…

Икенче көнне китәргә дип тукталышка чыктым, машина килмәгән иде әле. Кибет янында бер “УАЗ” тора, аннан солдатым төште дә: “Кайтабызмы, әйдә, бу машина хәзер китә”, – диде. Артка кереп утырдык. Юлда барганда ул минем кулдан тотып: “Син бәхетлеме?” – дип сорады. “Әйе”, – дидем. “Алдыйсың бит, сез бергә тормыйсыз икән, мин барын да сораштым”, – диде. Азнакайга җиттек. Машина мин яши торган җиргә җиткәч, шофердан туктатуын сорап, төштем. Егет тә төште. “Мине кунакка чакырасыңмы?” – диде. “Юк, син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиң кеше табарсың, мине гафу ит”, – дидем. Без шуннан соң күрешмәдек. Ул эшкә урнашты, бик чибәр кызга өйләнде, әйбәт яшәделәр. Ул бик эш сөючән, акыллы кеше. Өч балалары булды. Ләкин өченче баласын тапканда хатыны үлеп китте. Ир тол калды. Аннан бик акыллы укытучыга өйләнде.

Минем дә тормышым бик сикәлтәле булды. Ирем белән 22 ел яшәдек, ул нибары 49 яшендә үлеп китте. Өч бала үстердем. Кем белә бит, егетем армиягә киткәндә биргән вәгъдәмә тугры калып, аны көтеп алсам һәм без кавышкан булсак, бәлки, бәхетлерәк тә булыр идек. Кем белә… Һәркемнең язмышы алдан язылып куя диләр, бәлки шулайдыр да.

Әдилә ХӨСНЕТДИНОВА. Азнакай.

Запись «Син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиңне табарсың, мине гафу ит» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

60 ел бергә яшәүче Садриевлар: «Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың»
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәм уңаеннан, без 60 ел бергә гомер итүче Садриевлар гаиләсе белән очрашып, озак, тату яшәү серләрен сораштык. //Шәһри Казан//

Эх, Мөкә-Мөкәрәмә

– Элек 10 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Ходай безгә картаймыш көнебездә 100 квадрат метрлысын насыйп итте, – дип каршы алды безне Мөкәрәмә апа.

Күрше фатирда гаиләсе белән оныклары Рамил яши. Ике кызы да якында гына торалар. Йортлары артында үзенә күрә кечкенә генә урман бар. Мөдәрис абый белән Мөкәрәмә апа еш кына, җитәкләшеп, саф һава суларга шунда чыгалар. «Озак еллар бергә, тигезлектә, балаларның, оныкларның, оныкчыкларның рәхәтен күреп, кадер- хөрмәттә яшәү – зур бәхет», – ди алар.

Тормышлары җиңел булмый. Тигезлектә яшәүләренең серен дә Мөдәрис абый күп сынаулар узу, авырлыклар белән бәйли. «Юклык берләштерде безне, булсын дип тырыштык, эшләдек»,– ди ул.

– Бүген яшьләрнең барысы да бар. Фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык… Тормышлары җитеш булгач, кайгырыр урын юк, күңелләренә башка яман уйлар килә, күрәсең, гаилә кыйммәте югала, хыянәт арага керә, аерылышулар күп. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың, – дип сүзгә кушыла Мөкәрәмә апа.

«Балачагыбыз булмады безнең», – ди алар, беравыздан. Икесе дә – сугыш чоры балалары. Мөдәрис абый тумышы белән Әлкидән булса да, алты яшеннән Казанга күченгәннәр. Бүген «Идел-пресс» нәшрияты урнашкан урында 1950 елларга кадәр 387нче заводның хуҗалыгы булган. Мөдәрис абый әйтүенчә, анда хәрби заводлар, фронт өчен товар җитештергәннәр. Шәһәр уртасындагы «авылда» ат абзары, сыер, дуңгыз фермасы да булган, яшелчәләр дә үстергәннәр. Мөдәрис абый ат белән Кремльгә продуктлар ташыган. 13 яшеннән авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән малай, паспорт алуга, заводка урнашкан. 16нчы Казан моторлар төзү заводында 44 ел токарь булып эшләгән.

Мөкәрәмә апа – Арча ягы кызы, Үгез-Елга авылыннан. Аңа яшь ярым чакта әтисе дөнья куя, әнисе сугыш вакытында гел окоп казуда була. Сугышта хәбәрсез югалган Нурмөхәммәт абыйсын бүген дә эзли әле Мөкәрәмә апа.

– Бик авыр еллар кичердек. Күпләп бәрәңге утырта идек. Күрше авылдагы апам умарта тотты. Мине шул бәрәңге белән бал коткарып калгандыр инде. Сугыш елларында күргәннәремне туплап, бер китап та бастырасым килә, – ди ул.

Мөкәрәмә апа 30 елдан артык хәзерге «Тасма» предприятиесендә хезмәт иткән.

«Әтигә охшаган, матур иде»

Яшьләрне таныштыручы, кавыштыручы да – завод. Эш урыннарыннан егетне – уңыш җыярга, кызны бәрәңге алырга Питрәч районының Колай авылына җибәрәләр. Эшкә оста, җитез Мөкәрәмәгә шунда ук күзе төшә егетнең. «Зифа гәүдәле сәламәт кызны бер күрүдән үк үз иттем», – ди Мөдәрис абый. Мөкәрәмә апа да яшьлек елларын хәтерендә яңарта. «Артымнан егетләр күп чапты, берсенә дә исем китмәде. Мөдәрис бик матур, әтигә охшаган иде», – дип елмая. Бераз очрашып йөргәч язылышалар.

– Кияргә күлмәк тә юк, Мөдәриснең өстеннән хәрби хезмәттән киеп кайткан шинеле төшмәде. Мин, акча җыеп, коңгырт төстә күлмәк сатып алдым. Аны озак еллар кидем. Баксаң, ул мәктәп формасы булып чыкты. Без форма күргәнмени? Мәктәптә укыган чакта форма түгел, язарга дәфтәр, каләм дә юк иде бит, – дип искә ала Мөкәрәмә апа.

10 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмәгә килен булып төшә. Каенана, иренең энесе белән бергә яши башлыйлар.Уллары, ике кызлары дөньяга аваз сала. Соңрак бу бүлмәне сатып, төзелеш материаллары юнәтәләр, йорт салып чыгалар. Кызганыч, улларының гына гомере кыска була. 35 яшендә ул суга бата. Төзи башлаган ике катлы йорты да төгәлләнмичә кала. Торак төзелешен кызы белән кияүләре дәвам итә.

– Агач йорт. Газ кермәгән, мичкә яга идек, суны урамнан ташыйбыз. Аннан, тузган торак дип, бу йортларны сүтә башладылар. Алмашка яңа фатир тәкъдим иттеләр. Ризалаштык. Хәзер менә иркен, бар уңайлыклары да булган фатирыбызда яшибез, – дип сөенәләр.

Яшьлекләре авырлык белән узса да, ул чорларны сагынып искә алалар үзләре. «Иң мөһиме – бергә идек», – диләр.

Татулыкның тагын бер сере – сабырлык

– Теш пастасын япмаган өчен дә үпкәләсәң, бергә яшәп булмый инде ул. Гаиләдә тугрылык та кирәк. Гомер буе яраткан кешем белән генә яшәргә хыялландым. Хыянәтне кичерә алмас идем.Сүзгә килгән чаклар, ачуланышкан вакытлар да була, гафу итә белергә кирәк. Балалар гаиләне ныгыта. Хәзер менә өч оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз – юаныч, – ди Мөкәрәмә апа.

Садриевлар гаиләсенең үз традицияләре бар. Бер көн калдырмый ураза тотып, зурлап, Гает бәйрәмен каршылаганнар. Туган көннәргә барлык туган-тумача бергә җыела. Мөкәрәмә апаның туган ягы Арча районына кайтып йөриләр. Табигать кочагында булырга яраталар. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яшиләр. Әле Мөдәрис абый 77 яшендә дә кызына йорт салырга ярдәм иткән, төзелеш материалларын әзерләп торган. Мөкәрәмә апа намазын калдырмый. Ике тапкыр хаҗда булган, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Суверенитет алган вакытта да, Ирек мәйданында митингларда катнашып, милләт өчен янып- көеп йөргән активистларның берсе булган ул.

Бүген Мөдәрис абыйга – 85, Мөкәрәмә апага – 83 яшь. Күзләрендә яшьлектәге мәхәббәт чаткылары әле дә дөрли. Хәзер инде ул 60 ел сыналган, ныгыган, хөрмәт катыш сөюгә әйләнгән.

– 70 ел яшәгәннән соң уздырыла торган таҗлы туебызга тагын 9 ел да 9 ай гына калып бара. Килерсез әле, алла боерса, – дип көлеп-шаяртып озатып калды безне Садриевлар.

Насыйп булсын, еллар узган саен, сезгә карап сокланырга язсын!

Эльвира МОЗАФФАР

Запись 60 ел бергә яшәүче Садриевлар: «Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Минем малай – кияү, синең кызың – кәләш дип, язмышны үртәде безнең әти-әни…”
Минем әти белән аның атасы ничек дуслашканнардыр – белмим. Нишләптер, аларга бик еш бара идек без. //Сөембикә//

Шулай да Нуретдин абый белән бер табында утырганда, әти, көлемсерәп, болай диде: «Бигрәк шаярышалар бу балалар. Әйдә колакларын тешләтик әле. Минем малай – кияү, синең кызың кәләш булып китәр, бәлки».

Шаяру шаяру инде, мин аның кызының колагын тешләгәнмен. Шуның белән эш тә беткән.

Бу хәлгә мин бөтенләй игътибар итмәгәнмен. Әти дә уенга гына санаган. Шунысы бар: без ул кыз белән бер класста укыдык. Тәнәфес вакытында кызлар белән шаярасың инде. Аңа бер заман күзем төшкән бит. Ничектер аңлашырга кирәк. Бусы инде чынлап.

Шулай бервакыт Октябрь бәйрәме уңаеннан дәресләрдән соң икебез дә репетициягә йөрибез.

Шунда аңлашырга исәп. Ләкин менә бәла: дәресләр тәмамлануга, сеңлесе килә дә җитә – кайда ул сөйләшү-аңлашу! Хатны болай гына тапшырып булмый. Бер көн үтә, ике, өч көн… Аннан тәвәккәлләргә булдым. Хатны, җаен туры китереп, Розалиянең учына салдым. Бер сүз дә әйтмәде. Сеңлесенең генә бик беләсе килә – тыкырдата апасын. Ләкин минем ул мәхәббәт хатлары язуларым озакка сузылмады.

Розалия дә бик ашкынып тормый иде бугай – минем беренче мәхәббәтем бераз гына пыскыды да сүнде. Барып чыкмады, ахрысы.

Инде заманалар үтеп, университетта укый башлагач, бөтенесе башкача булып чыкты. Бер заман дус егет белән кызлар янына киттек. Аңа рәхәт: яратып йөргән кызы шунда. Ләкин ул кыз иптәшләре белән кинога киткән булып чыкты. Ә бүлмәдә бөтенләй башка бер кыз утыра. Дус егет телгә оста – сөйләштерепме-сөйләштерә. Анысы да чая күренә!

– Иптәшең нигә бер дә сөйләш­ми? – дип ычкындырмасынмы! Оялудан кызарып чыктым. Нәр­сәдер мыгырдандым бугай шунда. Барыбер сүзгә кушылып китә алмадым. Күрешү шуның белән тәмамланды. Гап-гади очрашу иде инде ул. Тик әллә нәрсә булды бит миңа. Күңелдә әллә нинди бер хис кабынды. Их, танышасы иде шул кыз белән! Озак уйлап тормадым – берүзем киттем янына! Дус кешегә әйтү юк.

Бу юлы да ул үзе генә иде. Укы­ган җиреннән бер генә күтәре­леп карады да тагын китабына чумды. Ә мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап басып торам. Уңайсыз инде. Аннан… Каян килгәндер ул

кыюлык?!

– Сез кирәк идегез миңа, – дидем…

Таныштык. Аңлаштык. Актаныш ягыннан, Агыйдел буйларында үскән сылукай икән. Шаян үзе. Көлеп кенә сөйләшә. Ул да беренче күрүдә үк ошаткан икән мине. Кыз бала бу хакта башлап әйтә алмый бит инде! Уйнап-көлеп сөйләшүдән әнә шулай йөреп киттек. Кайчак сүзгә килеп, үпкәләшеп тә бетә идек – тик тирәнгә җибәрмәдек. Яраттым мин аны.

Шулай матур гына йөргәндә, көннәрдән бер көнне ул тиз генә җыенып Актанышына кайтты да китте: абыйсы белән ниндидер күңелсезлек килеп чыккан ди. Көннәр үтте, атналар… Ә ул юк та юк! Ни хәбәре, ни үзе! Мин газапларга чумдым. Инде тәмам өметемне өзгән идем… Хаты килеп төшмәсенме! Минем хакта авыр хәбәр ирештергәннәр, ул кайдандыр егылып төшеп үлгән, дигәннәр. Һәм көтмәгәндә радиодан тавышымны ишеткән! Сөенечтән хат язарга утырган…

Бераздан ул кабат Казанга килде. Сагынышып күрештек. Бауман урамындагы «Балалар дөньясы» кибетендә эшли башлады. Минем студент тормышы, китаплар, шигърият ошый иде аңа. Университетка имтиханнар да тапшырып карады – укырга керергә баллары җитмәде… Ә мине университеттан соң Апас районы газетасына эшкә җибәрделәр. Очрашулар сирәгәйде. Берчак эш буенча Казанга бару җае чыкты. Ә миңа шул гына кирәк – йомышларны үтәп бетергәч, очтым гына кыз янына! Әнә үзе дә! Горур, чибәр!..

Чү, эше тыгызмы соң – рәтләп сөйләшми дә… Халык та байтак иде бугай. «Теге урында, сәгать сигездә…» – диде дә эшен дәвам итте.

Мин ул көнне Апаска кире кайтмаска булдым. Редактор сүксә сүгәр инде – түзәрмен. Әйткән вакытка барып бастым. Килде. Ике гашыйк бергә очрашкач нәрсә буласы билгеле инде… Аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенып, озак йөрдек кичке Казан буйлап.

Танышларыма кайтып кундым. Иреннәрдә – аның җылысы, күз алдымда – сурәте…

Редактор бер тузынып алды да тынды. Кайчакларда гына: «Кылны кырыкка ярыр чакта», – дип ачуын чыгаргалады.

Мин – монда, ул – анда. Һәркем үз эшендә, үз дөньясында. Ул заманда тора салып Казанга да чыгып чабып булмый. Аралар ерак. Хәбәрләшкән дә юк.

Ул матур кыз образы җанда гына күңелне ымсындырып яшәвен дәвам итә.

…Бераздан районны бетерделәр. Безнең газетаның да кирәге калмады – кире Казанга кайтырга туры килде. Мин аптырау хәлендә, эш эзләргә кирәк. Көч-хәл белән теле­студиягә урнаштым. Һәм бер көнне эшкә барганда… Ул! Үзе! Мин тораташтай катып калдым. Кулына зур сумкалар күтәргән, үзе йончыган… Ике-өч адым алдан ире атлый. Мин гомер буе хыялланган кыз ир хатыны булып яннан узып бара. Ул да күрде мине – керфеге дә селкенмәде. Боздай салкын карашы белән коендырып, үз юлыннан китте…

Мин аны башка бер тапкыр да күрмәдем. Күңелне юатырлык бер җыр гына калды. Ул – минем «Беренче мәхәббәт» шигыренә Сара апа Садыйкова язган җыр.

Беренче мәхәббәт

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,

Хәтердә бормалы су юлы.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы.

Ул мине утларда яндырды да,

Тилмертте аерылу газабы.

Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең

Кавышу булмады азагы?

Юлларда киртәләр очратсагыз,

Күңелегез булса нык яралы.

Сез искә алыгыз яшьли сөйгән

Беренче яраткан ярларны.

Әхмәт Рәшитов

Запись “Минем малай – кияү, синең кызың – кәләш дип, язмышны үртәде безнең әти-әни…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..