Архивы ярдәм итик - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кукмарада янгын вакытында ике сабыен югалткан әни: “Бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк”
21 февральдә Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында чыккан янгында Ләйлә белән Фәнзил Минемуллиннарның ике сабый балалары вафат булды. Минемуллиннарның туганы Васил абый “Шәһри Казан”га 23 февральдә балаларны җирләүләре, аларны озатырга кеше бик күп килүен сөйләгән.

– Ярдәм итүчеләр дә бик күп. Белгәне, белмәгәне дә булыша. Күмү кирәк-яраклары белән дә ярдәм иттеләр, чардуганнарны да бушка эшләп китерәбез диделәр. Туганнарыбызга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен инде. Аларга бик нык авыр. Уколлар белән генә тоттык. Янгын булган көнне алар Кукмарага киткәннәр иде. Социаль яклау бүлегенә, аннары хастаханәгә дип чыгып киткәннәр. Ләйлә көндез барып дәваланып йөри иде. Олы балалары Казанда эшлиләр. Берсенә 23, икенчесенә 21 яшь. Уртанчылары өченче сыйныфта укый. Ул мәктәптә иде. Янгын көндезге уннар тирәсендә чыкты. Өч һәм алты яшьлек Сәйдәш белән Нурисламны әбиләре белән калдырганнар. Ул малларга печән салырга дип чыгып киткән. Шунда өйне бик тиз ут ялмап алган. Утның нәрсәдән чыкканын әлегә белмибез. Кыска ялганыштан түгелме икән дибез. Яңа гына йорт салып, яңа абзар, мунчалар төзеп куйганнар иде. Абзарда өч сыер, өч үгез тора иде. Бөтен нәрсә янып бетте. Өсләрендәге киемнәреннән генә калдылар. Сәйдәш белән Нурислам бик тере, акыллы, тәртипле балалар иде, – дип сөйләгән “Шәһри Казан”га Васил абый.

Күршеләре Чулпан янгын чыкканда өйдә булган.

– Без күреп алганда тәрәзәдән ургылып төтен чыга иде. Йорт-каралты бик тиз янды. Балаларны карарга килгән әбиләре маллар янына чыккан булган, янгынны күреп, күршеләренә йөгергән. Алар да, соң иде, балаларны коткарып калырлык түгел иде, диделәр. Ләйлә апа белән Фәнзил абый чыгып киткәндә, балаларны карарга әбиләре килә иде. Бу юлы да ул килеп калган. Ләйлә апа, бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый ди. Ул үзе өйдә генә тора иде. Берничә ай элек кенә үзләре карап-тәрбияләп торган 100 яшьлек сукыр әбиләрен җирләделәр.

Фәнзил абый төзелештә эшләде. Яңарак кына ул эшләгән оешма ябылып, ул да эшсез калган иде. Күп итеп маллар тоттылар. Бик тырыш, үрнәк гаилә, – дип уртаклашкан Чулпан.

Шәһри Казан

Запись Кукмарада янгын вакытында ике сабыен югалткан әни: “Бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Чәчләре коелды, аягына басмый… Балам теге дөньяга китә бугай…” [сабыйга ярдәм кирәк]
Әти-әнинең бәхете – сау-сәламәт балаларда. Балалары белән бәхеткә күмелеп, матур гына тормыш итеп яткан Азат һәм Алинә көтмәгәндә генә зур сынау алдында кала. Кызлары Аделинада куркыныч авыру – кандагы яман шеш табыла. Татарстанда бу авыруның Аделинадагы төре белән авырган башка бер бала да юк… Курчак сыман искитмәле гүзәл кызга күз тидергәннәрме әллә? Нәселләре белән сәламәт гаилә таң калган. Бала аягына баса алмый, тиз арада җыярга кирәкле сумма бик зур – 30 миллион…

2018 елның 10 июлендә Азат һәм Алинә Абдуллиннар гаиләсенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. 3 яшьлек кызлары Аделинада куркыныч авыру – “уңай филадельфия хромосомалы үткен лимфобластлы лейкоз”. Татарстанда мондый авырулы башка бер бала да юк. Сабый гына булса да, әти-әнисе өчен ул олы бала. Курчактай озын сары чәчле, матур йөзле, актив Аделинага күз тидергәннәр.

“Җәйнең нинди матур көне иде бит ул…”

Җәйнең җылы, якты, матур көне… Алинә улы Русланны прививкага алып бара.

– 2 яшьлек кече балабыз Русланның прививка вакыты җитте. Августта безнең участок педиатры ялга китәргә тиеш иде. Аделинага 4 яшь 26 ноябрьдә генә тулачак. Шуңа карамастан, ике эшне бер көнне эшләп куйыйм әле дип, кызымны дүрт яше уңаеннан уздырыла торган медицина тикшерүенә алып барырга булдым. Шәфкать туташыннан “Иртәрәк үтеп куйсаң буламы?” дип сорадым да, алар каршы килмәгәч, балаларымны алдым да, киттем инде. Бу эшне көзгә калдырасым килмәде.

“Сезнең кызыгызның канында…”

Алинә кызы Аделинаның барлык анализларын тапшырган. Бер табибтан икенчесенә йөргәндә кан да биргәннәр. Һәм шул кан анализы, бормалы юлның башы гына булып чыккан…

– Мин үзем дә табиб. Терапевт. Бервакыт, кабул итү бүлмәсендә утырганда педиатр шалтырата. Алинә, синең кызыңның лейкоцитлары (ак кан тәнчекләре) югары, берәр ничек авырмадымы ул, ди. Мин юк, барысы да яхшы, сезнең лабораториягез генә ялгышкандыр дидем инде… Яңадан тикшертеп карагыз әле дип, кызның канын тагын бер кат алдылар. Алдылар һәм тикшерделәр… Шуннан соң педиатр яңадан шалтырата. Юк ди, лейкоцитлары һаман да югары тора, ди. Монда инде бернинди дә шаярту да, очраклылык та була алмый, Алинә, хәзер балаңның киемнәрен җый да, эшеңнән сора да, бала белән хәзер үк Казанга госпитализациягә онкогематологиягә бар диделәр… Минем күңелем ышанмаса да, шушы мизгелдә бөтен дөньяларым бетте. Иремне эшеннән чакырттым да, өйгә кайттык. Өйдә әти-әниләр көтеп торалар. Әниләр елый, әти елый… Балам көлеп йөри. Аделинамның бернинди дә авыру билгеләре юк иде бит. Уйнап, көлеп, сикереп, биеп йөри торган бала…

“Чәчләре коелды, балам аягына баса алмый”

Лейкоз вакытында балаларның аяклары йөрми башлый, кайбер очракта тәнгә тимгел чыга. Ә Аделинаның исә кечкенә генә булса да авыру билгеләре булмаган. Анализлар биреп кайтыйм әле дип барган җирдән “канда яман шеш” дигән диагноз куеп кайтарырлар дип кем уйлаган? Больницага нинди генә максат белән барсаң да, бу турыда уйламыйсың бит. Дөрес, авыру килеп ябышасы кешесен үзе сайлый. Бу юлы зур сынаулар алдында кечкенә генә Аделина калган.

– Җәйнең матур көнендә яшен суккан кебек булды бу. Киттек без шулай итеп Казанга. Казанда кабат кан алдылар. Балалар республика клиник больницасында инде бу. Без барыбер Сабада дөрес тикшермәгәннәрдер дип өметләндек. Анда, җитмәсә, педиатр булып минем дус кыз эшли. Ул миңа “Алинә, бу синең бөтенләй авыру балага охшамаган, борчылма, ялгышлыктыр бу”, диде дә, мин инде бераз тынычландым, өметләндем… Анализларны көтәргә урамга чыгып киттем. Бераз соңрак безне чакырып алдылар. Һәм табибның анализларны күтәреп чыккан кыяфәтеннән мин инде җавапның нинди буласын аңладым. Шул вакытта якты тормышым челперәмә килде… Аделинаны 10 көнгә онкогематологиягә яткызып калдырдылар. Хастаханәгә салганнан соң икенче көнендә җелек сыеклыгын алып тикшерделәр. Монда бераз шикләнгәч, анализларны Мәскәүгә дә бирергә куштылар инде. Аделинаның анализларын ирем алып барып бирде. Генетик дәрәҗәдә хромосомага зыян килгән диделәр…

“Кайдан чыккан авыру бу?”

Аделинаның диагнозы гадәттә булмаган икәнен Казан табиблары да әйткән булган. Мондый диагнозлы бала республикада бүтән юк! Бу бит, димәк, Аделинаның авыруы беренче очрак дигән сүз! Шуңа да Абдуллиннар гаиләсе анализларны кабат-кабат тапшырган, шикләнгән, өметләнгән… Төгәл диагнозны әйтә алмыйбыз, 50/50 дигәндә өметләнми мөмкинме соң ул?!

Әмма бер мизгелдә туган өмет гаиләнең тыныч тормышын үзе белән билгесез срокка алып китә…

– Сезнең балагызга химия иң югары дозада булачак диделәр. Мондый “хромосома сынуы”, гадәттә, зурларда гына була диделәр. Мондый авырулы бала булганы юк иде әле диделәр безгә. Мәскәүдә тикшерделәр. Туганда ук шундый булып тумаганмы икән дигән идек, юк, тумыштан килгән авыру түгел, диделәр. Аделинаның ничектер барлыкка килгән, каяндыр алынган авыруы бу. Безнең гаиләбез тып-тыныч, баланың бернинди дә стресс хәлендә булганы юк. Минем ирем белән мөнәсәбәтләрем яхшы. Аннары нәселебездә, минем яктан да, ирем ягыннан да андый нәрсәләр юк. Ашау мәсьәләсендә дә барысы да яхшы. Белгән юк инде… Ул һәрдаим прививка алып бара иде. Бәлки шуңадыр дип тә уйлаганым булды инде. Белмим… Бүтән уйларлык әйбер юк.

“Россия препаратлары килешми”

Аделинаны дәвалауның матди ягын Балалар республика клиник больница фонды үзенә алган, ягъни химия һәм дарулар өчен больница түли. Әти-әнисе, кирәк вакытта, өстәмә дару ала. Әлеге дәвалануның тискәре эффектлары бик күп.

Аделинаны Германиядә 8 октябрь көнне кабат тикшерәчәкләр.

– Сезнең Россиядә куелган диагноз безнеке белән туры килмәскә дә мөмкин диделәр. Безнең балага җелек күчереп утыртырга туры киләчәк. Мин үзем дә монда ясатырга куркып торам. Россиядә җелекне әти-әнидән бары тик 50 процент кына алалар. Ә безгә җелек 50 процент булганда авыру янәдән үсә башларга мөмкин диделәр.

Германиядә безне әйбәтләп тикшерәчәкләр, үзләренең диагнозларын куячаклар, шуннан соң гына дәвалый башлаячаклар. Аделина хәзерге вакытта Россия препаратлары ала, алар бик үк килешми инде. Россия препаратлары – 7 мең, Германия оригиналлары – иң арзаны 78 мең… Мин шуңа да бик куркып торам. Балага бит яхшысын телисен, чиста препаратлар юкмыни икән соң, берничек тә булмыймы икән соң, дип, көне-төне уйлыйм инде.

“Балам теге дөньяга китә бугай инде…”

Аделина гел шешенеп чыга икән. Аның озын матур сары чәчләре коелып беткән. Ул аягына баса алмый, йөри алмый. Йөгереп, рәхәтләнеп уйнап йөргән бала “аяксыз калган”… Ул баштарак гәүдәсен дә күтәрә алмаган, күзләрен дә ача алмаган.

– Мин инде китәме әллә дип уйлап, елап бетә идем. Тора-бара бераз хәл керде инде… Ике атнага химияне дә туктатып тордык. Гәүдәсен барыбер дә күтәрә алмый әле. Мин гел янында. Белмим инде. Аделина белән бөтен җирдә сокланалар иде. “Күзләр тимәсен” дип торалар иде. Балалар бакчасында тәрбиячеләре дә шаккаттылар. Больницада да табиблар да “нинди курчак” дип, гел сокланып торалар иде.

Аделинага әлеге куркыныч авыруны җиңеп чыгар өчен 30 миллион сум акча кирәк!… Бүгенге көндә 7 миллионнан күбрәк акча җыелган. Баланың сәламәтлеге өчен һәр көн исәптә, һәр көн кадерле… Аделинага ярдәм итү максатыннан Саба районы башлыгы белән районның баш табибы Татарстан Республикасы Президентына хат язачаклар. Каралама вариантны Аделинаның әтисе Азатка күрсәткәннәр. Аделинаны терелтергә була, әмма аның өчен бик күп акча кирәк. Табиблар дәвалау процессын мөмкин кадәр тизрәк башларга кушканнар. Ул сумманың җыелып беткәнен көтеп торып булмый дигәннәр. Аделинага булышыйк! Ул әти-әнисенең якты кояшы булып озын-озак еллар яшәсен!

Кадерле укучыларыбыз, ярдәм итү өчен реквизитлар:

СБЕРБАНК 4276 6200 4512 9644 (тел. 89274293668) Азат Абдуллин

СБЕРБАНК 4276 6200 3456 4348 (тел. 89510692168) Алинә Абдуллина

АК БАРС БАНК 2200 5301 3163 9759 (тел. 89510692168) Алинә Абдуллина

PAYPAL: azattat41@gmail.comАзат Абдуллин

Өстәмә реквизит:

Киви кошелек – 89510692168

Автор: Динә ЙОСЫПОВА

Фото: Алинә Абдуллинаның Инстаграм аккаунтыннан

Чыганак: "Интертат"

Запись “Чәчләре коелды, аягына басмый… Балам теге дөньяга китә бугай…” [сабыйга ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Берьялгызы кечкенә оныкларын үстерүче Альвера Фәләхова: “Кызым йортсыз калдырды…”
Казанда яшәүче Альвера Фәлә­хова берьялгызы өч бала үсте­рә. Шушы көннәрдә 55 яшен тутырган бу ханым үз балаларын аякка бастырган инде. Хәзер ул 35 яшьлек кызының сабыйларын тәрбияли.

Начар булсын дип үстермәдем

Альвера апаның ире үлгәнгә дә 26 ел икән инде. Тормыш иптәше вафат булганда, аның кулында ике яшь бала кала. “Балаларым кеше булсын дип тырыштым. Аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен, кайда гына эшләмәдем. Бер көн ял да күр­мәдем”, – дип сөй­ли ул. Ул елларны аңа урам себе­рергә туры килә. Эшләгәне өчен башта бер бүлмә, аннан икенчесен ала. Шул арада балалары да буй җитә. Улы әни­сенә борчулар китерми. Ә менә кызы күрсәтмәгәнне калдырмый. Урам себереп алган бүлмәләрен сатып, алар йорт тө­зиләр. Тик, бәхетсезлеккә, Альвера апаның кызы әнисен йортсыз калдыра. Аларны “кара” риэлторлар алдалый. Сату-алу ки­лешүе төзе­сәләр дә, йорт өчен тиешле акча түләнми. Алар йорт бәясенә ике-өч сутый җир алалар.

“Ул чакта кызым тәртипсез тормыш алып бара иде инде. Акчам җитми бит, түлим мин аны, дип әллә ничә кредит та алдырды. Мин ышандым. Алып бир­гәләдем. Хәзер өстемдә әле дә бетмәгән 90 мең сум бурыч бар. Кызым аркасында өч сутыйлы бер җиремнән колак кактым. Ул аны кредит алганда милеге итеп күрсәткән. Үз балам бит, мин аңа ышандым. Мондый хәлләргә төшәрбез дип кем уйлаган?” – ди бичара ана.

Башта олы кызы качты

“Авыр хәлләргә юлыккач, тормыш итү җиңел булыр дип, бер­гә яши башладык. Әмма кызымның минем белән торасы килмәде. Әле анда дүрт онык та бар иде бит. Үз тормышымны кора алмыйм дигәч, мин башка фатирга күчендем. Болар бер ир белән яши башлады. Кызымның аралашуы кимеде. Мин кунакка киләм дигәч тә, йә өй җыешты­рылмаган, йә мин өйдә түгел, дип төрле сәбәпләр таба иде. Баксаң, алар ире белән эчеп ятканнар. Бу җәйне кызым өч ай эчкән. Фатирына кемне генә җыймаган­нар. Шул вакытта олы онык, өйлә­рен­нән качып, миңа килде. Күп тә үтмәде, кызым миңа тагын ике баласын китереп ташлады. Өченче булып туган кызын улыма илткән. Аны хәзер алар үстерә. Миңа китер­гәндә икенче кызының авызы ертылган иде. Сабыйны табибларга алып барып күрсәттем. Әнисе ник бер тапкыр хәлен сорасын. Дүртен­че бала миңа килгәндә әле күкрәк сабые иде. Аны ниш­ләтергә дә белмәдем. Пенсиягә чыкмаган, бала тотып утырып булмый. Эшләргә, башка балаларны аякка бастырасы бар. Кеше фатирында гына яшим бит әле. Мин ПДН чакырттым. Алар исә опека бүлегенә җибәрделәр. Алар, кызымны аналык хокукыннан мәхрүм итеп, мине опекун ясап куйды. Кечкенә сабыйны ике яклы килешү төзеп, балалар йортына тапшырдым. Бер елдан соң аны барып алдым. Улыма хәзер – 2 яшь тә 8 ай. Бакчага йөртәм. Зур кызым Настяга – 14 яшь. Матур итеп бии. Иптәш­лә­реннән аерып калдырасым килми инде. Кешегә бурычка кереп булса да, бию ярышларына җибәрәм. Әле менә укытучысы 14 мең сум әҗәткә акча биреп торды. Аны кайтара алмыйм. Озакламый тагын ярышка барасы бар. Анысына 16 мең сум кирәк, – ди Альвера апа. – Элегрәк әни­ләре балаларга бераз булыша иде. Ана хокукыннан мәхрүм ителсә дә, мин аларны очрашудан тыя алмыйм. Әмма быел җәй буена килмәде дә, хәлне дә белмәде. Олы кызымны мәктәпкә әзерләр өчен, бер ай ялымда бер генә көн дә буш утырмадым. Башка эшкә чыктым. Улым гаиләсе бик булыша. Киленемә мең рәхмәт! Кайчак мин балаларны мәктәптән, бакчадан алырга соңга калсам, ул алып кайта. Мин кайтканчы көтеп утыра. Кызыма бер ышаныч калмады. Абыем үлгәч, балаларны карап тор, дип киткән идем, миңа килеп тә эчеп яткан”.

Алга таба нишләрмен?

Альвера апа шушы көннәрдә пенсиягә чыгу мәшәкате белән йөри. 17 мең сум хезмәт хакы ала икән. Аның яртысын кызының кредитлары өчен тотып баралар. Фатир хуҗасына да бурычы җыелган. “Кызым хәзер бер ир белән яши. Эчәренә акча сорап шалтыратырга да оялмый. Икенче елга икенче оныгым Сафия укырга бара. Ул Диана киленем белән улымда яши. Малаебыз­ның исеме – Клим. Урыска кияүгә чыккач, бер татар исеме дә куймады шул. Бу балалар белән алга таба ниш­ләрмен? Аларны бик яратам. Төн­нәрен аз йоклыйм, юам, үтүклим, пешерәм. Сафия оныгым әнисен­дә чакта ач торган. Суыткычны карап кына тора хәзер. Әзрәк бушаса, “Без ачка үлмибезме?” – дип сорый. Бала­каемның йөрәгенә үткән икән. Казанда пропискасыз да калган идем бит мин. Әле ярый ясатып булды. Хәзер менә балага бирелә торган җир кишәрлеге артыннан йөрим. Яхшы күңелле кеше­ләр белән таныштым. Әгәр җирне рәсмиләштереп булса, ничек тә сабыйларыма йорт салырга иде”, – ди ул.

Миңа хәзер рәхмәт әйтәләр

Әнисе эчәргә яраткач, бу сабыйлар берсе дә рәхәт күрмәгән. Хәтта үсешләренә зыян килгән була. Әмма Альвера апа тырыша, сабыйларга тәрбия бирә. Балаларга матур булсын дип, үзе яшәгән фатирда ремонт ясый. Обойларын алыштырып чыга. Олы оныгы Настяның дус кызларының әни­ләре килеп рәхмәт әйтә. “Һәрвакыт чиста-пөхтә йөртәсез. Акыллы булып үсә. Без кызларыбызга аның белән дус булырга кушабыз”, – диләр икән. Балалар бакчасындагы тәрбияче­ләр дә әбиләренең хезмәтен күрә. Оныкларын гел мактап торалар.

“Президентка да хат язармын дип торам. Балалар артыннан йөри торгач, кич була. Һич кенә дә вакыт таба алмыйм. Тыңлар иде ул мине. Аңлар иде. Аның кеше хәленә керә торган икәнен беләм”, – ди ул. Альвера апа яхшы күңелле кешеләргә дә рәхмәтле. Әле менә бер кеше Сафиягә букча китергән, кемдер киемнәр биргән. Кеше почмагында гомер итүче олы йөрәкле бу ханым үзенә сәламәтлек тели. “Аяк-кулларым йөреп торса, мин аларны ташламам. Ничек тә аякка бастырырмын”, – ди.

Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Альвера апаның телефон номеры: 89061153819.

Автор: Гөлгенә Шиһапова

Язма һәм фото “Ватаным Татарстан” газетасы сайтыннан алынды

Запись Берьялгызы кечкенә оныкларын үстерүче Альвера Фәләхова: “Кызым йортсыз калдырды…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..