Архивы алданган тормыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Хатын аерган абыйны куып чыгарып булмый бит, үз йортына кайтты…» [тормыш хәле]
Хатын-кызлар белән безнең якта проблемалырак. Хәйран, байтак егетләр өйләнмичә дә йөри. Ныклы эш тә юк, булган киленнәр мәктәпкә, тегендә-монда барып эшләштергәләп йөриләр инде. Эш юк дип, халык кул кушырып утырмый, җайлый, тегеләй итә, болай итә. Йә мал асрый, йә бәрәңге үстерә – ачтан үлми инде кеше. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин өйләнгән идем анысы. Хатын почта таратып йөрде, әйбәт кенә яшәгән идек шикелле. Ничек аерылалар микән дип, кешегә аптырый идем әле мин. Ул вакытта абый да исән иде, бервакыт ул Чаллыдан кайтып төште. Андагы тормышы җимерелеп, төп йортка, безнең өскә яшәгә кайтып утырды ул. Өйдә ул да тавыш чыгарып ятты, хатынга бу хәлләр ошамады, билгеле. Бер көтү олы кеше бергә-бергә яши алмый инде. Абыйны куып та чыгарып булмый иде, үзе туып-үскән йортка кайтты бит ул. Безгә хатын белән үзебезгә нидер уйларга кирәк иде шул. Хатын баштук, яши башлаганда ук миңа: “Казанга китик, Казанда яшик!” – дип, колак итемне ашап торган иде. Ә мин элек-электән шәһәрне яратмадым, белмим дә мин аны, беләсем дә килми. Шәһәрдә яши дә алмыйм. Әй-й, хатын шулай кирле-морлырак йөрде дә инде, әле аерылышмыйча да чыгып китә башлады. Кукмара районыннан иде ул, бер бәләкәй генә авылдан. (“Язмыш кочагы” газетасы ) Гел үзенә кайтып киткәли башлады. Мин аның янына барып, кире алып кайта идем. Аннары ул кире кайтмады инде, шунда бер егеткә кияүгә чыкты. Бер балалары да туды бугай хәзер. Минем шуннан соң анда барганым да, күрешкәнем дә юк.

Шуннан соң бүтән өйләнеп тә караганым юк. Газетага үзем турында язасым да килми, хәзер минем турында язсак, хатыннар миңа шундук ташланачак диме инде? Булмый ул алай. Минемчә, киресенчә, ирләр хатыннарны үзләре эзләргә тиештер. Мужик кешеләр, үзе турында яза-яза, хатын-кыз эзләми инде. Андый ирләр бик сирәктер ул. “Язмыш кочагы” газетасын безнең күршебез алдыра, миңа да укырга бирә шуны. Мин аңа башкасын бирәм, шулай алмашып укыйбыз. Әле монда хатын-кызлар язганы буенча шалтыратып та, очына чыгып булмый. Аларга да ышаныч бетә башлады, әйтәм бит. Берсе белән аралашкан идек, мине тәмам ышандырып бетерде. Мин гел өйләнергә әзерләнеп беткән идем. Бер-ике иптәш егеткә дә әйттем, әзерләнеп торыгыз, кыз алмакка барабыз тиздән дидем. Ә хәзер шул хатын-кыз телефонын алмый гына бит! Ә үзе күпме кызгандырды, элеккеге ирем башымны бетерә, яшәргә ирек бирми, теләсә кая чыгып китәргә ризамын дигән иде. Ире әфганчы булган, күптән аерылышканнар, югыйсә. Ләкин барыбер араларында нидер бар ахрысы, һаман тынгылыкта калдырмыйлар бер-берсен. Өч бүлмәле фатирда кызы да, элеккеге ире дә – барысы бергә торалар икән. Шул хатын мине тәмам ышандырды, үзе дә мине ошаткан иде, син минем кеше икәнсең диде. Мин аны барып алырга дип сүз бирдем. Ошамаса, карарсың дидем. Гел җүләр булмаган кешегә ошамаслык нәрсәләр юк бездә дидем. Гел килешеп беткән идек, хәзер гел алмый трубкасын.

Мисбах, Саба районы

Запись «Хатын аерган абыйны куып чыгарып булмый бит, үз йортына кайтты…» [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Заяга үткән тормыш: “Чит ил кешесе белән бәйләнеп, тәмуг газапларында яндым…” [булган хәл]
Бүген генә килеп туган мәсьәлә түгел бу. Мондый хәл узган гасыр башында да күзәтелгән. Ул чакта да кызларыбыз язмышларын чит-ят белән бәйләп, килде-киттегә яр булган. Яр булуын булган да бит, бәхетләре булды микән соң үзләренең? Арасында, бәлки, андыйлары да очрагандыр. Күбесенең ире үз иленә кайтып китеп, бичара хатын калган гомерен аны көтеп уздырган. Ул инде кабат кияүгә чыга алмаган (чөнки талак кылынмаган), ире дә әйләнеп килмәгән. Мондый язмышка дучар булучыларның хокукларын яклау өчен ул чорда хәтта бер фәтва да игълан ителгән. Шуның нигезендә  Идел буенда яшәүче мөселман хатын-кызларын Урта Азиядән килүчеләргә кияүгә биргәндә никах килешүе төзелгән һәм әгәр дә ул ир үз иленә китеп күпмедер вакыттан хатыны янына кайтмаса, ул хатын үзеннән-үзе талак кылынган дип саналган.

Бу – узган гасыр башында, ә бүген хәлләр ничек? Дөресен генә әйткәндә, бүген дә шул ук хәл, берни дә үзгәрмәгән диярлек. Читтән килгәннәрне әле дә яратучыларыбыз бар, алдын-артын уйлап тормый гына алар белән язмышларын бәйләп куючылар бар. Бер үк тырмага ничә тапкыр басарга була? Югыйсә ишетеп-күреп торабыз, озын гомерле булып чыкмый ул никахлар. Алар безгә гомерлеккә дип килгән кешеләр түгел, бүген – монда, иртәгә – тегендә. Аларга вакытлыча гына сыеныр куыш, бер-ике ел яшәп торырга хатын кирәк. Ә безнекеләр беркатлы, бер белмәгән җиде ятны бик теләп сыендыралар, өй түренә үткәрәләр, язмышларын ышанып тапшыралар. Югыйсә бу ирләрнең күбесенең үз илендә гаиләсе, бала-чагасы булуы да сер түгел. Алар исә анда калган гаиләсен беркайчан да ташламый – тапкан малын  җибәреп, тормышларын кайгыртып тора. Монда бергә яшәгән хатыны аның болай гына – вакытлы гына хатын, никахлары да вакытлыча гына. Ни кызганыч, андый вакытлыча никахларда  белә торып ятимлеккә дучар ителгән балалар да туа.

Хәер, алай берьяклы гына фикер йөртсәк, хата булыр иде. Яңа корган гаиләсенең вакытлыча гына булуын белә торып та шушы адымга баручы хатын-кызлар очрый. Ни этәрә аларны моңа? Бәлки, чарасызлыктыр – аз гына булса да бәхет тәмен татып, көчле затның кайгыртуын тоеп яшисе килмәсмени кешенең?! Тормышның бар йөген үз җилкәсендә сөйрәп баручы эш аты гына түгел, кадерле бикә дә булып яшисе килүе гаҗәпме аның?! Йә, кайсыбыз ягымлы йөзгә, тәмле сүзгә мохтаҗ түгел? Кайсыбызга игътибар-наз артык? Бездә ир-егетләрнең аз булуы, булганының да гаилә корырга атлыгып тормавы, беришенең эчкечелеккә сабышуы хатын җилкәсенә салынуы, хөрәсәнлеге әллә серме?

Көньяк ирләрен дөнья көтүчән, балалары, гаиләсе өчен җан атып тора, диләр. Бәлки, әнә шул сыйфатлары белән дә үзләренә каратадыр алар безнең хатын-кызларыбызны. Бизмәннәргә салып үлчәгәч, вакытлы гына булса да, сөекле бикә булып яшәү теләге өстен чыгадыр.  Берничә ел гына булса да бәхетле булып яшәп карау, гомеремдә бәхет чыраен күрмәдем, дип яшәүгә караганда,  яхшырак бит. Гәрчә көньяк ирләре арасында да төрлесе очрый. Бәхет йомгагының очларын тәмам чуалтып, кеше язмышы белән уйнаучылары да аз түгел.

…Гүзәл авыл кызы иде. Казанга укырга килде. Дөресен генә әйткәндә, апасы мәҗбүриләп дигәндәй алып килде аны. Училищены да, курсташларын да беренче көннән яратмады кыз. Бер айга түзде, аннан укырга йөрмәс булды. Көнозын телевизор каршында утыра да, апасы кайтыр алдыннан гына урамга кузгала, үзләре яшәгән йорт янындагы базарны урап кайта. Ул базар күзләгәндә, башка берәүнең тырышып-тырышып үзен күзәткәнен белми әле Гүзәл. Азау ярган сәүдәгәрнең аның яшьлегенә, сафлыгына, сәламәтлегенә кызыкканын абайламый. Яшь шул әле, ышанучан. Әнә әле дә: «Эй, дэвушка! Падхади!» – дип үзен чакыручы иргә таба атлады да китте. Ник чакыра икән?  «Как зовут такую красавицу?» Шулай танышып китте ул үзенең алга таба тормышын челпәрәмә китерәчәк, аны тәмуг газапларына салып, мәңге кичерү булмас гөнаһларга батырачак ир белән.

Көньяк егете Азимга җимеш сатыша хәзер Гүзәл. Кызны күргәч, егетебез май кояшына әверелә, теленнән баллар тама. Азим булмаса, үзенең шулкадәр дә матур, шулкадәр дә чибәр, тегесе әйтмешли, «просто лукум!» икәнен беләсе дә булмаган икән. Тәмам зиһене чуалды кызның. Азимның тәмле теленә, күчтәнәч-мүчтәнәчләренә алданды. Бу халык хатын-кызны ничек каратасын белә шул! Утка очкан күбәләкләр шикелле, моңа кадәр күрмәгән игътибардан, ишетмәгән татлы сүзләрдән акылы томаланган күпме кыз-кыркын эләгә шушы тозакка. Гүзәл дә капты.

Танышуларына ай да узмады, Азим аны бергә яшәргә кыстый башлады. Ул ышандырган рәхәт тормышка кызыкты Гүзәл. Әти-әнисен, апасын алдап-йолдап, егет янына күченде. Күрәчәгенә ашкынды. Бик ымсындырды шул аны гаиләле тормыш. Көне буена базарда сатып кайтканнан соң, кичен Азимның өерелеп килгән дусларына табын әзерләп, төн уртасына кадәр өстәл җыештырып йөрүне дә авырсынмады. Юып кына куярсың әле, дип, аларның тау-тау кер калдырып китүләрен дә әллә нигә санамады. Юды, җыйды, пешерде. Тик һәрнәрсәнең бер чиге була шул – аның да ваемсызлыгына чик куелды – соңгы арада «күреме» килмәде. Дөньялары тәмам буталды Гүзәлнең. Бер уй белән йокларга ята, икенче уй белән уяна. Кешегә беленә башлаганчы барып төшертеп кайтырга кирәк дип уйлап кына бетерә, аннан соң гомердә дә бала таба алмасам, дигән уй баш калкыта. Аның бу баланы табасы да килә, әти-әнисеннән, аннан битәр кеше сүзеннән дә курка. Ничек тә тизрәк никах укытасы иде. Тик Азимның башында ниләр кайнаганын аңлармын димә. Никах укытырга ризалашкандай итсә дә, үзе кыймылдамый.

Апасы белән барып сөйләшми чарасы калмады Гүзәлнең. Бер ноктага төбәлеп утырган көе тын гына тыңлады ул аны. Сеңлесеннән тәмам күңеле кайтып, нәрсә дип әйтергә дә гаҗиз иде апа кеше. «Әй кызый, кызый. Башың бармы синең азрак, юкмы, ә? Башы булган кеше, кыз килеш нәсел-нәсебен дә белмәгән бер әтрәк-әләмгә барып кабамы?»

Апасы ничек сөйләшкәндер, нинди үтемле сүзләр тапкандыр, шул атнаны ук тиз генә никах укыттылар. Авылдан Гүзәлнең әти-әнисе дә килде, Азимның гына якыннары күренмәде. Хәер, аларга хәбәр салучы да булмады.  Мулла мәһәр-фәлән дип башлаган иде, кырт кисте Азим: түләнгән инде мәһәре. Әй лә, Гүзәлгә аның мәһәре кирәкми дә, кеше арасында никахлары бар дигән сүз чыкса, шул җиткән.

Авыры зурая барган саен, борчулары артты Гүзәлнең. Баласының атасын бик аз белә бит ул. Кая белү, берни белми дисәң дә була. Кем ул Азим, кайда үскән, нинди ата баласы? Туганнары бармы? Сумгаит шәһәре янындагы бер бистәдә туып-үскәнен генә белә. Башка мәгълүматы юк. Үзе хакында сораганны бер дә яратмый тагын: «Кирәкмәгәнне сорама дип әйттемме мин сиңа?»  – дип җикеренә үк башлый. Какмый-сукмый ул үзе, әмма Гүзәлне бер күз карашы белән буйсындыра да куя. Үз халәтен үзе дә аңлый алмый хәзер Гүзәл. Күңеленең тирән бер төпкелендә яшәгән шөбһәсе генә көннән-көн көчәя бара – ул үзе дә, аның туачак баласы да бу иргә кирәк түгел, ахрысы. Элеккеге тәмле тел дә, юмалаулар да төнлә күргән төш кебек кенә булып калды. Тагын да яманрагы – тиздән Азим үз иленә кайтып китәчәк. Гүзәлнең өзгәләнеп елаулары, аягына сарылып ялварулары, хәтта туачак нарасый хакы да аны монда алып кала алмаячак. Гүзәл кебекләрне күп күргән инде ул, бу кыз беренчесе дә, соңгысы да түгел.

…Зиратның кеше күзе төшми торган аулак почмагында бәләкәй генә бер калкулык бар. Аның кайчан, кем тарафыннан барлыкка килүен һичкем белми. Туарына өч ай кала карында килеш юк ителгән бала кабере ул.

Сөембикә журналы

Запись Заяга үткән тормыш: “Чит ил кешесе белән бәйләнеп, тәмуг газапларында яндым…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..