Архивы билет - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штрафны 10 меңгә җиткермәкчеләр
Казанда  җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штрафны берничә дистә тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр.

Алар моны «куяннар»га каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы дип саный. Алик Умаров Билетсызларга штрафны арттырырга тәкъдим итте.

«Билетсыз йөргән өчен штраф кертергә кирәк, һәм штраф сизелерлек дәрәҗәдә зур булырга тиеш. 10-15 меңнән ким түгел. Хәзер ул 350 сум тәшкил итә», –дип сөйләде Умаров.

Чыганак: Федерал Пресс

Запись Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штрафны 10 меңгә җиткермәкчеләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда җәмәгать транспорына билет бәясе артты
Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында транспорт картасы – электрон проездной буенча түләү өчен билет бәясе артты. Шулай ук лимитсыз проезднойлар кертелде. Бу турыда “Транспортная карта” ААҖ сайтында хәбәр ителә.

Гыйнвар азагына кадәр транспорт картасы буенча түләү бер бару өчен 23 сум күләмендә калып тора.

Тарифлар таблицасыннан аңлашылганча, автобуста 50 тапкыр бару өчен проездной бетерелә. Ул 750 сум тора иде. Барлык электрон проезднойлар да лимитсыз була. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты.

Барлык автобус маршрутлары өчен лимитсыз проездной 2300 сум торачак. Җир өстендәге электр транспортында чиксез санда йөри торган проездной 1600 сум тора.

Трамвай яки троллейбусның бер маршруты өчен проездной 1500 сум, бер автобус маршруты өчен проездной 1300 сум була.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанда җәмәгать транспортына акча белән түләгәндә, пассажирлар өчен билет бәясенең максималь суммасын 27 сум итеп билгеләде, дип яза “Татар-информ”.

Фото: pixabay.com

Запись Казанда җәмәгать транспорына билет бәясе артты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер кыз бер айда Камал театрына 45 мең сумлык билет ала
Камал театры “Ай тамашачысы” бәйгесенең декабрь аендагы җиңүчесен билгеләде. Бу турыда театрның сайтында хәбәр ителә.

1 сентябрьдән башлап Камал театрында “Ай тамашачысы” конкурсы игълан ителде. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итә. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20%ы күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.

“Сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган декабрь тамашачысы – Миләүшә Котбиева. Ул барысы 45 000 сумга билетлар алган”, дип яза театрның матбугат хезмәте.

Фото: kamalteatr.ru

Запись Бер кыз бер айда Камал театрына 45 мең сумлык билет ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев: “Районнарда билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Сыер савучыга тоттырганнары юк!” [интервью]
Фирдүскә TMTV музыкаль премиясенә ни өчен килмәвен сорарга дип кенә шалтыраткан идем. Баштарак җавапларны кыска тотса да, район мәдәният йортларына кагылышлы соравымнан соң җырчы ачылып китте. Баксаң, бу өлкәдә без белмәгән бакалар ята икән. //Интертат.ру//

– Фирдүс, быел сезнең Теләчедәге концерт вакытында мәдәният йорты администрациясе белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән. Анда бүтән килмәскә сүз биргәнсез, дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы?

– Концертлар белән күп районнарда булырга туры килә. Проблемалар булмый калмый инде ул. Ләкин мин алар турында кешегә сөйләп йөрмим.  Мин ир-ат кеше, андый нәрсәне яратмыйм. Теләчедә булган хәл турында да белдертәсем килмәде. Нәрсәгә? Мин аны кирәк дип санамыйм. Булган – беткән. Анда кабат бару-бармауга килгәндә… быел без концертлар исемлегеннән күп районнарны сызып ташладык.  Беренчедән, матур итеп каршы ала белмиләр, аренда хакы белән уйныйлар, без киләсе көнне үз мероприятиеләрен үткәреп яталар. Залларда тәртип юк. Үз кешеләренә икешәр рәт чакыру билетлары өләшәләр, безгә белгертми генә өстәмә билетлар саталар. Менә шундый районнарга ничек барасы килсен инде? Бу бит битеңә төкергән кебек! Мин үзем Норлатта район мәдәният директоры булып эшләгән кеше. Бу өлкәне беләм. Ләкин алай эшләргә ярамый.

– Кайсы районнар турында сүз бара?

– Мин яхшы эшли торганнарын гына әйтим әле. Менә Саба күңелемә бик хуш килде. Анда чын тәртип! Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм әфәндегә зур рәхмәт. Хөрмәт белән каршы алдылар, кунак иттеләр. Чакыру билеты да бары тик район башлыгы исеменә генә бирелгән иде. Теләгән һәркем билет сатып алып керде концертка. Апас, Арча, Азнакай, Кукмарада яхшы эшлиләр. Бу районнарда халыкка хөрмәт бар. Чакыру билетлары өләшенергә тиеш түгел дигән таләп куелган аларда. Мин моны дөрес дип саныйм. Бездә бит ул билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Бер дә сыер савучыга тоттырганнары юк! Кайда монда дөреслек? Җитәкче кешенең концертка билет алырга мөмкинлеге юкмы әллә аның? Гади авыл кешесен бушлай кертсәләр, алай гарьләнмәс тә идем.

– Аренда белән уйнау дигәнегезне дә аңлатып китегез әле…

– Татарстанда мәдәният йортларында җырчы концерт өчен калдырырга тиеш аренда бәясенең конкрет ставкасы юк. Кайдадыр 10, кайдадыр 15, кайдадыр 20 процент сорыйлар. Шуның өстенә үзләренең закон бозу очраклары да юк түгел. Әйтик, бер районда безнең концерт көнне үз мероприятиеләренә әзерләнеп яталар иде. Ул көн арендага бирелгән икән, алар залны буш тотарга тиеш югыйсә. Россия шәһәрләрендә дә чыгыш ясыйбыз. Анда мондый хәл юк. Барысында да аренда ставкасы бертөрле. Менә минем беләсем килә – ни өчен бездәге район мәдәният йортларында кагыйдәләр бертөсле түгел?

– Эстрададан китәм дигән сүзләрегез хакмы соң?

– Сәхнәгә чыгып җырлый башлагач та миңа: “Йөрсәң өч ел йөрисең дә, аннары юкка чыгачаксың”, – дип юраган иде кайберәүләр. Аллаһы Тәгалә язган күрәсең, менә инде 5 ел халык алдында чыгыш ясыйм. Елдан-ел концертларыма тамашачы күбрәк килә. Быел менә, Аллага шөкер, Казанда 6 көн концерт куйдык. Халыкның 99 проценты безгә яхшы бәя куйды. Узган ел – 50 проценты, өченче ел исә 30 процент тамашачы гына яхшы дип бәяләгән иде. Әгәр халык минем җырларымны ярата икән, минем концертларыма теләп йөри икән – мин аларга бик рәхмәтле. Әмма алда, әйткәнемчә, кайбер сәбәпләр аркасында концертлар санын киметергә уйлыйбыз.

“Мине Мәдәният министрлыгына киңәшче итеп алсалар, мин белер идем нишләргә”

– Иҗатыгызны тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел…

– Миңа үзем турында бик күп фикерләр ишетергә туры килә. Сөйләсеннәр. Тик бер нәрсәне аңламыйм – нәрсәгә мине башка җырчылар  белән чагыштырырга? Гомумән, безнең эстрада җырчыларын берсен-берсенә капма-каршы куеп чагыштырырга яраталар. Бу дөрес нәрсә түгел. Һәр җырчының үз тыңлаучысы булырга тиеш. Моңлы җырлар яратасың икән – Филүс Каһировны тыңла, шоу, дискотека кирәк икән – Радик Юльякшин, җаныңны ял иттерәсең, үткәннәргә кайтасың килсә – Салават, Зәйнәп, Хәния Фәрхиләргә бар, энергия аласың килә икән –  минем концертларга кил. Эстрадада бөтен юнәлеш тә булырга тиеш бит. Ник шуны аңламыйлар икән? “Mercedes” белән “BMV”ны  яки “Калина” белән “99”лыны чагыштырган кебек була бит инде бу! Һәр җырчы концертына күп көч сарыф итә, тырышлык куя. Нигә аны сүгәргә? Дөрес, эстрадада проблемалар юк түгел. Ләкин аларны тәнкыйтьләргә түгел, ә чишәргә өйрәнергә кирәк! Менә мине Мәдәният министрлыгына киңәшче итеп алсалар, мин белер идем нишләргә!

– Нишләр идегез соң?

– Иң элек барлык җырчыларны бергә җыеп, аларның проблемалары турында сүз кузгатыр идем. Музыка мәктәпләрен кирәк әсбаплар, уен кораллары белән баетыр идем. Авылларда мәдәният өлкәсендә белгечләр җитми – шуны хәл итәр идем. Татарның нигезе авылда бит. Телебез, гореф-гадәтләребез шунда яши. Без кечкенә вакытта бәйрәмнәрдә җырларга дип 30-40 кеше чиратка тезелә идек, хәзер андыйлар 10 кешегә дә тулмый. Кеше калмады авылда! Менә шуларга йөрәк әрни.

– Фирдүс, фикерләреңне тыңлагач син минем күзалдыма бөтенләй башка кеше булып килеп бастың. Гади, эчкерсез, милләт җанлы. Сәхнәдә син кызу, усал кеше итеп  күренәсең…

– Мин фәрештә түгел! Төрле вакытларым була. Кызып китеп, кешене үпкәләткән чакларым да булгалый. Ләкин тиз кайтам, ялгышымны аңлап гафу үтенә беләм. Әгәр мин дөрес түгел икән, мине төзәтегез, дим. Усаллык, кызулык бар миндә, яшермим. Әмма усал булмыйча да булмый! Минем төркемдә 15 кеше эшли, аларны тыңлата белергә кирәк. Акча эшли башлагач, дуслар да күп була башлады – аларны аера белергә кирәк. Әмма күңелем белән мин бик добрый кеше. Дин ягына тартылу теләгем дә юк түгел. Җәмгыять кешене боза. Эстрада да. Арыйм, сүгенәм, усаллык барлыкка килә. Йолдызлык чиреннән, дөнья малы белән күзем томаланудан куркам. Аның өчен җавап бирәсе бар бит. Туганнардан, дуслардан да гел сорыйм: “Мин үзгәрмәдемме? Әгәр “оча” башласам, мине җиргә төшерегез!” – дим. Мин хәзер биш ел элек булган Фирдүс түгел инде. Уйлануларым, фикерләвем бөтенләй башка. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Аллаһы Тәгалә дуслардан, туганнардан аермасын.

Әңгәмәдәш – Галия РАХМАН

Запись Фирдүс Тямаев: “Районнарда билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Сыер савучыга тоттырганнары юк!” [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәл Уразова, Төхвәтуллин, Тямаев – эстрада “олимп”ында торучы җырчыларның билет бәясе кыйбатмы? [күзәтү]
Татар эстарадасының олимпында кемнәр? Кемнең билет бәясе кыйммәтрәк? Уртача билет бәясе ничә сум? //Интертат.ру//

Соңгы 5 елда татар эстрадасы бик зур үзгәрешләр кичерә, кайчандыр дан тоткан йолдызлар арткы планга күчте, аларга алмашка йөзләгән җырчы килде. Һәр көн саен яңа җырчы күреп барсаң да, аптырамассың.Буын алышына, соңгы арада ул аеруча да сизелә. Олы һәм яшь җырчылар сәхнә бүлешә алмыйлар, берсен берсе тәнкыйтлиләр. Шул ук Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей конфликтларын гына алыйк, икесенең дә төрле юнәлеш, төрле тынлаучы, төрле буын, ә нәрсә җитми? Салават абыйга 14 яшьлек кызлар мәхәббәтеме? Яки Элвин Грейга 50 яшьлек олы апаларның концертларында сикереп торулары кирәкме?

Гомумән алганда, татар эстрадасы үзгәрешләр кичерә, элек бар җырчы да тигез рәвештә популяр булса, хәзер эстрада “олимп”ында бары тик берничә җырчы гына: Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев һәм Рифат Зарипов. Ә калганнар икенче планда, яки, гомумән, “сүнгән йолдызлар”, авыл клубларын да тутыра алмыйлар.

Әле моннан өч ел элек кенә ике җырчының үзара сөйләшкәннәрен күзәтергә туры килгән иде. Алар: “Үзен хөрмәт иткән җырчы банкетларда йөрми, йөргән очракта да, йолдыз икәнен онытмаска тиеш, атна саен банкетларда түгел, ә шәхес буларак дан тотарга тиеш”, – дигән фикер әйттеләр. Дөрес, хәзер җырчыларыбыз концертлардан түгел, банкетлардан кайтып керә алмый, бер яздырып куйган җырларын кешенең “колаклары шиңгәнче” җырлыйлар һәм чәйниләр. Шуннан соң аптырыйлар – ни өчен алар арткы планда, ни өчен халык аларны түгел, ә Элвин Грейны ярата? Сорау биреп карагыз әле үзегез дә, хөрмәтле җырчылар, сез Элвин Грейны, Гүзәл Уразованы, Ришат Төхвәтуллинның банкетларда халык алдында “шут” булып йөргәннәрен күргәнегез бармы? Булган очракта да бик сирәктер, чөнки зур шәхес булыр өчен, акча артыннан  куарга түгел, ә үзеннен имиджың, репертуарын һәм  авторитетың өстеннән эшләргә кирәк.

Җырчыларның уртача билет бәяләренә күз салыйк. Мәгълүмат җырчыларның үзләренең, рәсми һәм фан-төркемнәренең ВКонтакте битләреннән, билетлар сату белән шөгыльләнүче сайтлардан алынды.

Рамил Закиров 200 сум.

Азат һәм Алсу Фазлыевлар – 200 сум.

Винарис Ильегет – 200 сум.

Иркә – 250 сум.

Ризат һәм Зинирә Рамазановлар – 300 сум.

Әнвәр Нургалиев – 300 сум.

Мөнир Рахмаев – 300 сум.

Филүс Каһиров – 350 сум.

Казан егетләре – 350 сум.

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – 350 сум.

Раяз Фасихов – 350 сум

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов – 400 сум.

Илназ Гарипов – 400 сум.

Рифат Зарипов – 400 сум.

РишатТөхвәтуллин – 450 сум.

Данир Сабиров – 400-500 сум.

Салават Фатхетдинов – 600-650 сум.

Элвин Грей – 1300 сум (Казанда булачак концертында билетлар 950 сумнан 2000 сумга кадәр)

“Арзанлы” бәяләрне күреп, болар өч тиенлек икән дип уйлый күрмәгез. Болар – концерт куеп, халыкны җыярга алырга сәләтле җырчылар. Билет бәясен ун сум куеп та, халыкны җыя алмый торган җырчылар да бар. Шуңа күрә андыйлар концерт та куеп мәшәкатьләнми. Тамадалык белән шөгыльләнә, банкетларда җырлый, мәдәният министрлыгы тирәсенә елышып, дәүләт үткәргән чараларда катнашып, бераз гына булса да гонорар өмет итеп йөри. Аларын кемнәр дип атарга?

Телевизорны кабызып карасаң, кешеләр нинди җырлар тыңлый икәнен игътибар итеп тыңласаң, халыкның нинди җырчыларны яратканын аңлап була. Әлбәттә, билет бәясе – популярлык күрсәткече түгел. Билет бәяң кыйбат, ә үзең өч тиенлек тә булмасаң, халыктан мәхәббәт таләп итеп булмый.

Булат АБДРАХМАНОВ

Запись Гүзәл Уразова, Төхвәтуллин, Тямаев – эстрада “олимп”ында торучы җырчыларның билет бәясе кыйбатмы? [күзәтү] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры билетларын “Вконтакте” аша да сата башлады
Камал театры, Казан театрлары арасыннан беренче булып, “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә спектакльләргә электрон билетлар сата башлады. Хәзер билетларны театр кассасы яки сайты аша гына түгел, популяр социаль челтәрләр аша да алырга мөмкин. Проект «Инфоматика» оешмасы, “Лента” билет-үткәргеч башкару системасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

Спектакльләргә электрон билет сатып алу өчен әлеге сылтама аша театрның рәсми төркеменә керергә һәм “Онлайн билет алу” дигән төймәгә басарга кирәк. Алга таба тәкъдим ителгән исемлектән үзегезгә кирәкле спектакльне, урынны сайлап алырга һәм карта буенча мәгълүматларны тутырырга. Сатып алынган билет берничә минут эчендә сатып алучының электрон почтасына җибәрелә.

«Без заман тамашачысына уңайлыклар булдыру өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз: электрон билетлар сатуны үстерәбез, интернет-кибетне камилләштерәбез социаль челтәрләрдәге эшчәнлекне киңәйтәбез һ.б. Билетларны социаль челтәрләр аша сата башлау – тамашачыга таба тагын бер адым ясау ул», – ди Камал театрының директоры Илфир Якупов.

Билетларны социаль челтәрләр аша сату хезмәте “Инфоматика” оешмасы хезмәткәрләре эшләгән программа ярдәмендә тормышка ашырылды. Әлеге программа театрның рәсми сайтындагы билетларны онлайн сату сервисын театрның “Вконтакте” бите белән тоташтыру мөмкинлеге булдырды. Якын киләчәктә онлайн билетлар сату Камал театрының Facebook бите аша да тормышка ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрында электрон билетлар сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә тормышка ашырылды. Беренче айларда сатылган билетлар йөзләр белән исәпләнсә, хәзер ай саен театр сайты аша меңнән артык билет сатыла.

Мәгълүмат kamalteatr.ru сайтыннан алынды

Запись Камал театры билетларын “Вконтакте” аша да сата башлады впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..