Архивы Чүпрәле - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чүпрәледә булып узган давыл нинди зыян китергән?
Кичә Чүпрәле районы буйлап давыл узган.

Көчле җил һәм давыллы яңгыр аркасында Яңа Әлмәле һәм Иске Чүти авылы халкы аеруча зыян күргән. Урамнарда агачлар ауган, көчле җил аркасында, шәхси йортларның түбәләре һәм капкалары, ишегалды корылмалары җимерелгән.

Кичәге давылдан 50 шәхси йорт зыян күргән, дип хәбәр итә “Родной край” район газетасы. Бүген Чүпрәле районы башкарма комитетында бу гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышы узган, анда иминият агентлыклары вәкилләре, шулай ук банк вәкилләре чакырылган. Очрашу барышында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү чаралары турында фикер алышу булган.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Чүпрәледә булып узган давыл нинди зыян китергән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Өлгермәдек!” Авыл халкы куркыныч фаҗигане әле дә оныта алмый
Өлгермәдек! Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр әнә шулай, ди. Авылдашлары 2 группа инвалид Илфан Мөхәммәтшинны янгыннан коткара алмауларына үкенә алар.  Авыл уртасында яшәгән Илфан абый көпә-көндез янып үлә.  Туганнары бер атна көн элек кенә 63 яшен тутырган абыйларының иртәгә өчесен уздыра.

–  Әле дә бу хәлне оныта алмыйбыз. Күршебезнең йорты дөрләп янды. Каралты-куралары бик җитеш, өе өч яклы иде.  Йорт-җире тыштан да, эчтән дә балкып торды. Түр якларында гына җиде тәрәзә аларның. Илфанның кулы эш белде, – дип сөйли Гөлшат Шәрәфетдинова.

Илфан абый өйләнеп, гаилә корган була. Тик хатыны белән аерылышалар. Шуңа да ул авылга әти-әнисе янына кайта. Ул чакта сәламәтлегенә дә зарланмый. Табиблар башында шеш тапканнан соң, авырулары башлана да инде аның.

– Энем исемә төшә дә, утырам да елыйм. Иртәгә менә өчесен уздырабыз инде, – ди апасы Дания. – Без сигез туган идек. Башта әнине югалттык. Абый әти белән бергә яшәде. Күптән түгел әти дә бакыйлыкка күчте. Бәла ялгыз йөрмәде. Табиблар энемнең башында шеш тапты. Башта аны яман чир дип куркыттылар. Яшәү теләге көчле иде аның. Операциягә дә риза булды.  Башында  начар әйбер тапмасалар да, операциядән соң сәламәтлегенә зыян килде. 2016 ел иде бу. Хастаханәдән кайтып 1 ай торгач, эпилепсия чире башланды. Ә аннары бер як кулы-аягы параличланды. Сөйләшүе бетте, безне аңламый башлады. Ирем үлгәнче, аны ул карады. 7 ай  элек иремне дә югалттым. Шуннан соң, энемә күршебез социаль хезмәткәр булды.

Дания апаның төзәлергә өлгермәгән яраларына кагылдым. Әмма ул күз яшьләренә буылып булса да, үзенең язмышын сөйләп бирергә көч тапты.

– Күрде инде башларым. Моннан алты ел элек 38 яшендә улым Ренат ашказанына операция ясатканнан соң, наркоздан айнымыйча үлеп китте. Ә аның артыннан 49 көн үтүгә, киленем китеп барды. 15 яшьлек кызлары миндә калды. Ул чакларда бик авыр иде. Инде хәзер кызым Казанда яши. Бала хәсрәте һич кенә дә онытылмый. Ичмаса, киленем дә озын гомерле булмады дип өзгәләнәм, – ди Дания апа.

Менә хәзер ире артыннан, бертуганын да югалтты. Дания апа Илфан абыйның ярдәм сорап кычкыра алмаганына бик борчыла.

– Ул бит тәрәзә буена килгән. Аны ачкан да. Тик теле булмагач, кешеләрне чакыра алмаган. Әгәр сәламәт булса, тәрәзәдән сикерер иде дә бит. Ут та тиз таралган. Өстенә түшәм төшкән. Янгын чыгар дип кем уйлаган? Әле бит төш вакытында күршесе кереп ашатып чыккан, – дип өзгәләнә  Дания апа.

Ут чыкканын ишетүгә үк Дания апаның кече улы абыйсын коткарырга йөгерә. Тик аны эчкә кертмиләр. Йорт дөрләп яна. Янгын сүндерүчеләрне озак көтәләр.

– Сәгать ярым үткәч кенә килделәр. Әгәр иртәрәк килсәләр, ичмаса абыемның гәүдәсен алып чыгарлар иде. Ул янып түгел, төтенгә тончыгып үлгән. Янгынны да электр чыбыгыннан чыккандыр дип уйлыйбыз. Чөнки абыем үзе берни пешермәде, чәйнеге зал ягында тора иде, – ди Дания апа. – Ник янгын чыккач хәбәр бирүче җиһаз куйдырмадыгыз дисезме? Өлгермәдек. Узган елның декабрь аенда әйдә куек дип килгән булганнар. Тик ул аңлап бетермәгәнме, кирәкми дигән. Ә без куярлар дип көткән идек. Тик менә күңелсез хәл килеп чыкты. Бернигә дә өлгермәдек. Абыйны да коткара алмадык, өе дә янып бетте. Башка кешегә мондый кайгылар килмәсен!

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда  ел башыннан биш меңнән артык янгын булган.  115 кеше һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр 386 кешене коткарган, күп катлы йортлардан 1800 кеше эвакуацияләнгән. Янгын турында хәбәр итә торган җайланма хәбәр биреп, 67 кешене шул исәптән 34 баланы котарганнар.Республикада бу җиһазны күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә, авыр хәлдә яшәүчеләргә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, ялгыз яшәүче кешеләргә бушлай куйдыралар. Җиһазны җирле үзидарә аша юллап була. Сатып алган очракта да, җиһаз кыйммәт тормый. 200 сум түләп, кеше гомерен саклап калырга була.

Гөлгенә Шиһапова

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Өлгермәдек!” Авыл халкы куркыныч фаҗигане әле дә оныта алмый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мәҗбүриләп су кертү маҗаралары” – Чүпрәледәге гаугалы хәлләр турында халык зар елый
Татарстан авылларында “Чиста су” программасы белән ел саен йөзләрчә чакрым суүткәргеч торбалар салына, яңа скважиналар бораулана һәм су башнялары сафка баса. Әмма эссе җәй көннәре җитү белән кайбер авылларда тагын шул су проблемасы килеп баса. Шуңа да җәй үтеп барганда редакциягә бер-бер артлы шундый хатлар килүе табигый да кебек.

“Хөрмәтле редакция! Кушкуак авылы чишмәсен­нән Иске Чүпрәлегә эчәргә ярак­лы су линиясе үткәрел­гәннән соң, бик шатланган идек. Ун километр арадан су кертү бик тиз булмаса да, халык чишмә суын түземсезлек белән көтеп алды. Урамнарга су колонкасы куелды, өйләр­гә су кертелде. Өйләренә кертә алмаганнар суны колонкадан алды.

Башта бу эшләрне җи­тәкчесе Шамил Хафизов, директорлар советы рәисе Шәү­кәт Алиуллов булган район коммуналь хуҗалыгы пред­приятиесе башкарды. Өйләргә су кертү чыгымнары бүгенге кебек бер ке­сә­дән икенчесенә акча биреп түгел, ә предприятие кассасы аша эшләнде. Бәясе дә күңел­ләр­дә ризасызлык тудырмады.

Район коммуналь хуҗа­лыгы җаваплылыгы чиклән­гән “Чүпрәле коммуналь чел­­тәре” җәмгыяте итеп үз­гәр­телгәч, хәлләр нык үзгәр­де. Әллә җаваплылыгы чик­ле булу, әллә бөтен эш шәхси кулларга күчүе сәбәп­леме, авылларда су кертү бәяләре торган саен арта барып, кайчандыр 3-4 меңлек чыгымнар 30 мең сум һәм аннан да артты.

Өең каршыннан үткән су линиясен тоташтырган өчен генә дә әллә никадәр акча түләргә туры килә. Башкарылган эшләр өчен “Чүпрәле коммуналь челтәре” директоры Рамил Хисамиев акчаны үзе җыйгач, ничек шик­лән­мисең?

Бәяләр арткач, су кер­тергә теләүчеләр кимеде. Тик монда да җаен таптылар. Озак­ламый, Иске Чүпрәле авылы халкы суны урлый дип, урамдагы 200дән артык колонканы сүтеп алып, металлоломга тапшырдылар. Сусыз калганнарны 30-40 мең сумга өйләренә су кер­тергә мәҗ­бүр итү шулай булды.

Без бу турыда район җи­тәкчеләренә хәбәр иткәннән соң, тикшерүләр дә булды. ОООны бетереп, МУП “Прогресс” һәм “Перспектива” пред­приятиеләре итеп үз­гәрт­теләр. Тик оешма җитәк­челәре генә үзгәрмәде.

Бу хатны су кертүне үз­ләре өчен табыш чыганагына әйләндерүчеләргә карата бер­нинди чара күрелмәвенә йөрәкләребез әрнегәнгә язабыз”.

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче 12 кеше имзалаган икенче хатта да сүз су кертү маҗаралары турында бара.

“Без, “Санта-Барбара” бистәсендә яшәүчеләр, үзе­без дә инде чит ил фильмындагы хәлләргә төшеп барабыз. Көтмәгәндә-уйламаган­да, өйләребезгә кертелгән су линиясенә параллель итеп урамның икенче ягындагы җирләрне казып бәрделәр һәм торбалар салып, яңа линия үткәрергә керештеләр. Бу эшнең башында элегрәк елларда Чүпрәле районы башкарма комитетында, хәзерге вакытта су кертү оеш­масында эшләүче Шәү­кәт Алиуллов тора.

Югыйсә 12 ел элек урамнарга су линиясе үткәргәндә, нәкъ менә ул полиэтилен торбаларның 100 ел хезмәт итәчәген әйткән иде. Узган ел эш урынын алыштыргач, торбалар да яраксызга чыкты микәнни?

Дөрес, ул халыкны җыеп, яңа линия кирәклеген аң­латырга тырышты. Халык баштарак аңлап та бетер­мәде. Эшләп торган су торбаларын алыштырып, ни өчен яңадан су кертүнең хикмәтен соңыннан гына сизендек, чөнки өйләргә суны яңадан тоташтыру хәзерге вакытта 20-30 мең сумга төшәчәк.

Шәүкәт Алиуллов – тәҗ­рибәле кеше. Ничек итеп акча эшләүнең серләрен яхшы белә. Бюджеттан бирелгән акчаны шулай саксыз тоту тиешме икән? Иске торбаларны урыны-урыны белән генә алыштырган очракта ни­ка­дәр­ле акчаны әрәм итмәскә була иде бит.

Хәзер инде бездә чын-чынлап “Санта-Барбара”: ап­тырауның аргы ягында калдык. Урамның ике ягында ике су линиясе. Икесе дә эшләп тора. Яңа линиядән суны тоташтырмас идең, су трассасын эшләп бетердек дип, акт язылса, иске трассаны туктатып куймаслармы? Аннары шул ук Шәүкәт Алиуллов янына барып, 20-30 мең сумга су кертергә туры килмәсме? Тик ул кадәр акчаны каян аласы? Авыл кешесе өчен аз чыгым түгел бу. Бездәге хәлләрне үзегез килеп тикшерсәгез иде”.

Менә шундый ике хат. Игъ­тибар иткән булсагыз, алар­да сүз бер үк җитәкче – Шәүкәт Алиуллов турында бара. Шәхси йортларга су кертү буенча тиешле документларны рәсмиләштерми генә, ягъни эшләнәсе эшләрнең күп­мегә төшәчәге турында бел­гечләр тарафыннан расланган смета-калькуляциясез, ике якның үзара килешүе һәм предприятиенең кассасына илтеп түләнгән акча квитанциясе булмый торып, халыктан акча җыюлары, урамнардагы су колонкаларын сүтеп алулары, бер мәртәбә сулы булган кешеләрне икенче кабат су кертергә мәҗбүр итү­ләре, әлбәттә инде, Чүпрәле халкын гына түгел, безне дә гаҗәпләндерде. Шәүкәт әфән­денең үзен күрү безгә насыйп булмады – ашыгыч эш белән каядыр чыгып китте, диделәр.

Соңгы вакытта “Перспектива” дип үзгәртелгән муниципаль унитар предприятие җитәкчесе урынбасары Марат Ханҗәров фикеренчә, “Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Редакциягә хат юллаган Иске һәм Яңа Чүпрәле авылында яшәүчеләрнең кайберләре суүткәргечләргә шланглар тоташтырып, тәүлек буе су агызалар. Ай саен бирелә торган 27 мең кубометр су­ның яртысыннан артыгы бә­рәңге бакчаларын сугаруга киткәч, аны каян җиткерәсең? Билгеле инде, бу вакытта кай­берәүләр суга интегә. Авария­ләрнең дә күбесе саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыга. Урамнарга икенче су линиясен үткәрергә туры килде”.

Менә шундый җиңел генә җавап. Әлбәттә инде, кулдан-кулга акча алуны әйләнеп үтми хәле юк “Перспектива” вәкиленең. Закон бозуларны, телгә бик оста булсаң да, аклап булмый. Бу кадәресе аңлашыла. Әмма район җи­тәкчелеге нәрсә уйлый бу тәртипсезлекләр турында?

Күптән түгел билгеләп куелган район башлыгы Марат Гафаровның сүзләреннән аң­лашылганча, аның бу эшкә катнашы юк – вакыйгалар ул үз вазифасына керешкәнче булган. Әмма райондагы хәл­ләр өчен бүген бит нәкъ ул җавап бирә. Эт – эткә, эт – койрыкка принцибы белән дәвам иткәндә, районда бу проб­леманың беркайчан да хәл ителәсе юк. Бу очракта да хәлне ачыклау эшен район башлыгы (ул бер үк вакытта Чүпрәле авыл җирлеге җи­тәкчесе дә) үзенең урынбасары Рамил Низамовка йөкләде. Без аның белән хат авторлары яшәгән “Санта-Барбара” бистәсенә бардык, су кер­түнең кыйммәтлегеннән зарланган кешеләрне тың­ладык. Урамның бер ягыннан иске су торбалары үткәрелгән, икенче ягыннан яңалары салынган. Икесе дә эшләп тора.

Ләкин ике су торбалы булган Яңа Чүпрәле авылыннан башка районның дистәләрчә авылы, шул исәптән Иске һәм Яңа Ишле, Яңа Кәкерле, Югары һәм Түбән Каракитә кебек авылларны сулы итү проблемасы да бар бит әле.

Дөрес, бу юнәлештә авылларда эшләнгән эшләр дә аз түгел. Соңгы вакытларда гына да 100 чакрымнан артык су линиясе үткәрелгән, җир асты сусаклагычлары, су суырту станцияләре, янгын сүндерү гидрантлары ясалган. Моның өчен республика бюджетыннан махсус 112 миллион сум акча бирелгән. Шул рәвешле эштәге кайбер чатаклыкларга күз дә йомып булыр иде шикелле. Әмма бүген халыкның кыргый капитализм шартларына керешеп китәрлек җае гына чамалы икән бит. Моңарчы су кертеп калган пенсионер кабат шушы эш өчен 20-30 мең сумны кайдан алырга тиеш?

Дөрес, ул бәяләрне киметеп тә була икән, диләр. Әйтик, үзең торбасын, башка кирәк-яракларын сатып алып, кайбер эшләрне үзләре үк башкарганнар арзанрак түли.

– Сусыз яшәп булмый бит. Күпме дисәләр дә, түләргә туры килә. Каршы яктан үтүче линиядән өемә су үткәрергә үзем дә булыштым. Ике яшь кенә малай эш җаен белми, азапланып беттеләр. Шулай булса да, 20 мең сумнан артык түләргә туры килде, – диде җор телле Фәрит Хисаметдинов.

Су кертүчеләрнең барысы да диярлек шәхси йортларга су кертү өчен матди чыгымнарның нигезлеме-түгелме икәнлеген төгәл генә белми. Кулларында су кер­түче предприятие тарафыннан расланган калькуляция, смета документлары, кассага түләү турында квитанция дә юк. Йорт хуҗалары сүзләренә караганда, “күпме сорасалар – шуның кадәр түләгәннәр”.

Аннан килеп, районның алда әйтеп үтелгән дистә­ләр­чә авылы чиста суга интек­кәндә, аерым бер авылда су линиясендә аварияләр булгалый дип, эшләп торган линияне алыштыру ул кадәр үк кирәк микән? Югыйсә поли­этилен торбаларга 12 ел эчендә әллә ни булмагандыр. Белгечләр әйтүенчә, андыйлар металлдан эшләнгән торбалардан да чыдамлырак, хәтта 90-100 ел эчендә дә череми.

Шулай да, шәхси йортларга су кертүнең нинди дә булса тәртибе булырга тиештер бит инде? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен озак еллар дәва­мында Чүпрәле районы коммуналь хуҗалыгы предприятиесе директоры булып эш­ләгән Шамил Хафизовның фикерен дә белештем.

Аның әйтүенчә, Чүпрәле районында шәхси хуҗалык­ларга су кертү бәяләренең чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә 3-4 мең сумнан 30-40 мең сумга җитүе һич кенә дә законлы гамәл түгел.

– Һәр эшнең үз җае булган кебек, шәхси хуҗалыкка су кертүнең дә тәртибе бар. Иң элек башкарылачак эш күлә­мен ачыклау кирәк. Шуның нигезендә хезмәтне бәяләү, ягъни калькуляция һәм предприятие белән йорт хуҗасы арасында үзара килешү тө­зелә. Башкарылган эш өчен акча кулдан кулга түгел, предприятие кассасына түләнергә тиеш, – ди ул.

Хәер, мондый тәртип булуын Чүпрәле районы авылларында шәхси хуҗалыкларга су кертү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчеләре дә яхшы белә булыр. Су кертү тәртибе, чыгымнар күләме турында йорт хуҗаларына аң­лату да җитми. Болганчык суда балык тотуы җиңелрәктер шул.

Камил Сәгъдәтшин

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Запись “Мәҗбүриләп су кертү маҗаралары” – Чүпрәледәге гаугалы хәлләр турында халык зар елый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Янгын өйгә үрмәли, мунча янып бетә, кызлары пешә…” [ярдәм кирәк]
15 сентябрь киче Иске Чүпрәле авылында Ленин урамында яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе өчен олы кайгы алып килә.

Күз ачып йомганчы, янгын гомер буе җыйган мал-мөлкәтне юк итә. Бүген алар, хуҗаларыннан рөхсәт алып, күршедәге буш йортны ачып кергәннәр һәм вакытлыча шунда яшәргә мәҗбүрләр.

Мизгел эчендә  сарайлар юк булды…

Роза апа һәм Чулпан абый Шәрәфетдиновлар гомереләрен туган туфрак белән бәйләп, тырыш хезмәтләре, кешеләргә һәрвакыт ярдәмнәре белән  Иске Чүпрәле авылында гомер кичергән гаилә. Бүгенге көндә икесе лаеклы ялда,  олы яшьтәге кешеләр.

– Бакча артында малларга печән чабып торам. Бервакыт колагыма “Шарт-шорт” килгән тавыш ишетелә. Башлап, печән чапкычымнан  чыгардыр бу тавыш дип торам. Сүндереп куйдым, кисәк артыма борылып карасам, инде терлекләрнең сарай түбәсе кып-кызыл янгын эчендә. Ә  сарай тулы печән – мизгел эчендә булды бу хәл.  Үз-үземне аңышмыйча өйгә чабам, бер каян да керә алмыйм. Документлар янса, янсын дип, тизрәк абзардан терлекләрне чыгарып җибәрдем. Малкайлар кая барганнарын  белми, чабып чыктылар, – ди Чулпан абый.

Терлек абзарыннан янгын өйгә үрмәли. Мунча, тулысынча янып бетә. Хәер тышкы яктан стеналар сакланып калса да, эчке якта бар нәрсә тулысынча юкка чыга. Кием, җиһазлар, документлар да  яна. Иң аянычы, янгында кызлары Гөлфия шактый зыян күрә. Тәненең 20 проценты пешә. Бүгенге көндә ул хастаханәдә, дәвалану, аннан соң реабилитация узу өчен кыйммәтле препаратлар таләп ителә.

“Беркемнән дә берни сораганыбыз булмады”,- ди Роза апа күз яшьләре белән. –Гомеребез хезмәттә узды. Балалар үстердек, аларга ярдәм иттек. Инде картлыгыбызда рәхәтләнеп яшәрбез дип, үзебезнең йортыбызны да хәлдән килгәчә заманча, матурайтырга тырыштык. Кыш өстеннән менә бернәрсез утырып калдык.  Ярдәм кулы сузучыларга иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Янгын вакытында да күп кеше килде, җыештырышты, эшләде,  әле дә булышып торалар, Ходай Тәгалә үзләренә дә әҗерен бирсен.

Билгеле, гомере буе абзар тулы мал асрап, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән  Роза апа белән Чулпан абый Шәрәфетдиновларга  олыгайган көннәрендә  ярдәм сорап кемгәдер мөрәҗәгать итү бер дә җиңеллләрдән бирелми.  Тик, туган нигезләрен бер дә ташлап та китәсе килми аларның, балаларның да үз гаиләләре, үз мәшәкатьләре дигәндәй… Ә салкын кыш айларына  санаулы вакыт калды. Шуңа кадәр өйне рәтләп, урамдагы малларга кечкенә генә булса да абзар ясап куярга исәпләре. Кызлары Гөлфияләре өчен дә ата-ананың йөрәгеге өзелә, аңа да шактый ярдәм кирәк.

Без дә үз чиратыбызда, газета укучыларыбызга, мәрхәмәтле кешеләргә  мөрәҗәгать итәбез.  “Тамчыдан күл җыела диләр бит”. Бу  гыйбрәтле һәм фаҗигале язмышка битараф булмаучылардан ярдәм кулы сузуларын сорыйбыз.

Булышырга  теләүчеләр өчен Роза апаның исәп-хисап,  карта номерлары:  5336 6900 4588 6928; 40817810862002654681, шулай ук Чулпан абыйның карта номеры:  2202 2003 4995 9054.

Чыганак һәм фото: Чүпрәле районы "Туган як" газетасы

Запись “Янгын өйгә үрмәли, мунча янып бетә, кызлары пешә…” [ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чүпрәледә 100 яшьлек акъәбиләр тормышларын, озын гомер серләрен сөйли
Быел Чүпрәле районында өлкән яшьтәге 75 кеше үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтте. Аларның 3есенә 100 яшь, 7сенә 95 яшь, 55енә 90 яшь тулды. //Татар-информ//

Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның сугыш кичкән, ачлык-ялангачлык, илне торгызу елларына туры килгән гомер юллары исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә, дип яза азета.

Ел дәвамында гомер бәйрәмнәре уңаеннан һәр өлкән кеше янында район җитәкчелеге булды, тормыш шартлары белән танышты. Аларны бер гасырга якын истәлекле көннәре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатлары һәм район башлыгы Александр Шадриковның бүләкләре дә тапшырылды.

Шушы көннәрдә исә 2016 елны тәмамлап, Яңа Кәкерле авылында Миннебану апа Зиннәтуллина да 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Миннебану апа да – сугыш елларын күргән авыл баласы. Әтиләре, биш баланы калдырып, фронтка чыгып китә. Әниләре итәгенә сарылган берсеннән-берсе кечкенә сабыйлар әтиләрен шул китүдән башка күрми, ул үлеп кала.

Миннебану апаның гомере хезмәттә уза. Сугыштан кайткан Нурмөхәммәт белән гаилә корып, алар ике кыз һәм җиде ир балага гомер бирәләр. Үз үрнәкләрендә тәрбияләнеп үскән балалар туган нигездән чыгып китеп, намуслы хезмәтләре белән дан казаналар, ата-ана күрсәткән юл белән тормыш итәләр.

Үткәннәрне сагынганда Миннебану апа бары тик яхшы вакытларны гына искә алырга тырыша. “Аллага шөкер, балаларым әйбәт булды. Кибеттә эшләгән елларымда бик кичкә дә калырга туры килә иде. Җыелышып мине каршы алырга чыга иделәр. Җиде улым да армия сафында хезмәт итте, Аллага шөкер”, -дип сөйли ул. Кызганыч, бер улы якты дөньядан бик иртә китә, Нурмөхәммәте вафат булганга да озак еллар узган инде.

Миннебану апа муллалар нәселеннән. Гаиләдә күреп үскән дини-әхлакый тәрбияне үз балаларында гына түгел, авыл халкы арасында да булдыруда зур тырышлык куя. Олы бәйрәмнәрнең, дини мәҗлесләрнең түрендә авылдашларының көтеп алынган хөрмәтле кунагы, акъәбисе ул.

“Олы яшьтәгеләр, гадәттә, үтте-китте гомер дип, уфтанып утырырга, үзләренең аһ-зарларын сөйләргә ярата. Ул исә, хәлең ничек, әнием, дигән сорауга, “яхшы”дип (мин аның “начар” дигәнен белмим), кыска гына җавап бирә дә үзенең якын арада башкарган эшләре, кылган гамәлләре, авылдагы яңалыклар турында сөйләп китә”,- ди кызы Әлфинур ханым.

Миннебану апа бүген һәр баласында – олы кунак. Туган нигез дә бервакытта да буш тормый. Сигез баладан тармакланган нәсел дәвамчылары: унтугыз оныгы, унҗиде оныкчыгы аңа олы рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерергә дип кайталар. Ә шушы бәхетле картлыкка ни җитә, диелә Чүпрәле районы газетасында.

Запись Чүпрәледә 100 яшьлек акъәбиләр тормышларын, озын гомер серләрен сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..