Архивы чемпионат - Tatar Today - татар яңалыклары.

9 яшьлек Тукайның хыяллары челпәрәмә килә [фото-видео]
Ышанмаслык, ләкин факт: Русия Испания такымын җиңеп, чирек финалг а узды! 1 июль Мәскәүнең “Лужники” стадионында узган 1/8 уенында Русия такымы Испанияне җиңде. Җиңү пенальтилар чиратында хәл ителде. Русия тарихында беренче мәртәбә финал чирегенә уза.

Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. 11 минутта Русия яклаучысы Сергей Игнашевич үз капкасына ялгыш гол кертте, 41-нче минутта исә Артем Дзюба пенальти ярдәмендә тигезлеккә иреште. Өстәмә вакыт эчендә такымнар гол кертә алмады, пенальти чиратында Русия футболчылары 4:3 исәбенә җиңде.

Азатлык Бауман урамына чыгып Дөнья футбол беренчелеге җанатарларыннан Казан, Татарстан турында фикерләрен сорашты. Читтән килгән җанатарлар арасында фикерләрен татарча белдерергә теләүчеләр дә шактый булды.

Футбол беренчелеге вакытында Казанда җанатарлар өчен махсус мәйданчык булдырылды. Анда барлык уеннарны зур экраннардан карап була, концертлар җыр-биюләр оештырыла.

Айзирәк Гәрәева (Facebook-тан алынган фикер):

Кеше футбол карый дип, мин дә карыйм. Казанда үткәннәрен күбрәк. Менә хәзер дә карыйм дип, Казан турында әйтерләрме дип көтеп утырам инде)))

Төрек комментаторы әле генә уен башында һава торышы белән таныштырды: Казанда һава торышы бик еш үзгәреп тора, ди. Коеп яңгыр яуды. Аннары кояш чыкты да киптереп бетерде, ди. Әле суык иде. Хәзер кыздыра ди.

Кыскасы, аязучан болытлы һава икән, дип уйлап куйдым. Бераздан: Казан – Татарстан җөмһүрияте башкаласы. Волга буенда, һава бик дымлы, диде.

Ә менә тәнәфес бетеп барганда инде бөтенләй мактап ташлады. “Шоферлар юл кагыйдәләрен бозмый”, “төрле халыклар яши, яртысы татар. Бер җәмигъ салсалар, бер җирдә чиркәү салалар”, “татарлар олы-олы кешеләр, дип сөйләшәләр. Сораган идем ни дигәнне аңлата дип, карт кешеләрне әйтәләр икән”, “безгә татарча бик якын. саннары да төрекчә белән бер”…

Тагын… Германия командасында Германиядә яшәгән төрек Мәсгуть уйный. “Мәсгуть атты! Мәсгуть типте! Супер Марио тупны тотты!” Кыскасы, кичәге Месси онытылып китте))

Германиядә яшәүче 9 яшьлек Тукай әти-әнисе белән үз иле такымы өчен җан атарга дип Казанга килгән. Бу Тукайның Казанга беренче килүе.

Хыяллары челпәрәмә килгән: гамәлдәге дөнья чемпионы Германия Көньяк Корея белән уенда 2:0 исәбенә җиңелә һәм беренчелектән төркем уеннары вакытында ук төшеп кала. Букмекерлар өчен шаккатыргыч күренеш. Интернет инде бу хакта шаяртулар белән тулы.

Азатлык

Запись 9 яшьлек Тукайның хыяллары челпәрәмә килә [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер бабай футбол чемпионатына Германиядән үзеннән дә картрак тракторга утырып килә
Иран җанатарлары иң шау-шулы гына түгел, иң үзенчәлекле кунаклар буларак та истә калачак әле. Социаль челтәрләрдә машина башына чатыр корып яшәүче иранлылар фотолары пәйда булды. Нәкъ Казан уртасында! Шул рәвешле спорт җанатарлары башкалада арендага фатир алып тору өчен кирәкле акчаны янда калдырган.

Яшерен-батырын түгел, дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда торакны арендага бирү бәяләре бермә-бер артты. Шәһәр үзәгендә бер бүлмәле фатирда яшәү өчен тәүлегенә 40 мең сумга кадәр акча түләргә туры килә. Казан читен­дәрәк мондый уңайлыклар тәүле­генә 3–5 мең сумга төшә. Чагыштырмача арзанлы хостелларда инде күптән буш урыннар юк. Шуңа күрә Иран җанатарлары мәсьәлә­дән чыгу җаен бик оста тапкан. Чемпионатка үз машиналары һәм үз “өй”ләре белән килгәннәр.

Чит ил җанатарлары арасында иң зур мөгез чыгаручы исә – Россиягә Германиядән тракторга утырып килгән 70 яшьлек алман туристы Хуберт Вирт. Ул футболны шулкадәр ярата икән, хәтта матч­ларга билеты булмаган килеш ерак юлга чыккан. Бабайның “тимер ат”ы үзеннән дә картрак. Трактор 1936 елда ук җитештерелгән. Хуберт Вирт үзе яшәгән кечкенә генә авылдан Мәскәүгә кадәр утыз көн дигәндә килеп җиткән. Ул сәгатенә егерме чакрым тизлек белән хәрәкәт иткән. “Россиягә барырга бер ел алдан әзерләнә башладым”, – ди җанатар. Йоклау, ашау һәм ял итү өчен, тракторга тәгәрмәчле мунча таккан. Юлдашы – Хексе кушаматлы эте дә бар. Мәскәүдән Хуберт Вирт Санкт-Пе­тербургка юл тотарга ниятли. Нева ярындагы шәһәрдә 14 июльдә өченче урын өчен матч узачак. Җа­натарның теләге – әнә шул уенга элә­гү. Аннан соң тракторлы сәяхәт­че паром белән Хельсинкига чыгарга, шуннан туп-туры Германия­гә юл тотарга җыена.

Бу көннәрдә һава юллары да бушап тормый. Дөнья чемпионаты башланганнан бирле һава транспорты ярдәмендә 12 мең 515 рейс башкарганнар, дип хәбәр итте журналистларга дөнья чемпиона­тының Мәскәүдә урнашкан матбугат үзәгендә видеоконференция рә­ве­шендә узган матбугат очрашуында Россия транспорт министры Евгений Дитрих. Чемпионат барышында дүрт миллион кеше самолетта очар, дип көтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 100 мең­гә якын кеше поездда бушлай йөрергә өлгергән. Россия шәһәр­ләрен яхшылап белмәгән җанатар­лар белән юлда кызыклы хәлләр дә килеп чыккалый икән. Мәсәлән, Кытай кунаклары Вологдага барасы урынга Волгоградка килеп төш­кән. Аларны тиз арада тиешле урынга озатып куйганнар.

Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Запись Бер бабай футбол чемпионатына Германиядән үзеннән дә картрак тракторга утырып килә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мунчада чабыну буенча чемпионатта инвалидларны кертмәгәннәр
«Җиңел пар белән!» Мунчадан себерке белән парланып чыккан инвалидлар бер-берсенә әнә шулай дип теләк телисе иде дә. Тик сихәт алып китәсе урынга алар аңлашылмаучанлык, битарафлык белән очраштылар.

Эш шунда ки, сишәмбе көнне Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте “Адмиралтейская” сәламәтләндерү үзәгендә рус мунчасында чабыну буенча Казан шәһәре чемпионатын уздырырга тиеш иде. Моның өчен алар бушлай мунча керү мөмкинлеген сорап, “Комбытсервис”ка хат юллаганнар. Әлеге җәмгыятьнең җитәкчесе Әмир Бариев сүзләре буенча, мунчага керү өчен  рөхсәт алынган һәм билгеләнгән көнне инвалидлар ярышка дип әзерләнеп тә килгән. Тик менә ярыш уздырылмады, мунча керелмәде, дигәндәй, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерү үзәгенә кертүче генә булмады. Дөресрәге, килешү буенча, мунчага бушлай ун кеше генә керә ала дип аңлатканнар аларга. Ә калганнарга 450 сум күләмендә түләп керергә туры киләчәк, диделәр.

– Беребез бушка, беребез акча түләп керә алмый бит инде. Шуңа күрә мин үзәкнең администраторларына, йә барыбыз да керә, йә беребез дә керми, дип әйттем. Бу чарага бик җитди килеп әзерләнгән идек югыйсә. “Зенит”, “Динамо”  командаларыннан спортчылар да килде. Мәскәүдән дә махсус чакырылган кунакларыбыз бар иде. Әмма ике сәгатьлек мунча бәйрәменә дип килгән җирдән менә шундый тамашага тап булдык. Әлеге мунчага өченче ел йөрибез инде, тик моңа кадәр мондый хәлдә калганыбыз юк иде, – ди Әмир Бариев.

Әлеге ситуациягә карата икенче якның да фикерен тыңладык.

– Бездә ун кешене генә үткәрергә дигән килешү бар. Шуңа күрә мин гомумкагыйдәләргә каршы килеп, барысын да бушка кертә алмыйм. Аннан соң ул акчалар администратор кызның кесәсеннән чыга дигән сүз бит. Шунысын да әйтәсе килә, килүчеләрнең алтысы инвалид түгел иде. Мондый ситуацияне күреп, алары тиз генә кайтып та китте. Дөрес аңлагыз, без инвалидларга каршы бер нинди дә закон боза торган гамәлләр кылмыйбыз. Керсеннәр, юынсыннар. Әмма аларның җитәкчеләре үзе белән дә таныштырмады, рөхсәт кәгазе, документлар күрсәтүдән дә баш тартты. Мондый эшләр сүздә генә эшләнелми. Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар.

Килешү буенча, ун кеше беренче катта урнашкан мунчада юынырга тиеш иде. Ләкин җитәкчеләре, мин килеп җиткәнче, егермеләп кешене икенче каттагы вип-бүлмәләргә кертеп, урнаштырып та куйган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр кызганыч булса да, җитәкчеләренең мондый кыланмышларын күрә торып, үз кесәмнән акча да чыгарып бирәсе килми, – дип аңлатты безгә куркынычсызлык хезмәте башлыгы Леонид Юрьевич.

Әлеге рөхсәт кәгазе турында Әмир Абдулловичның үзеннән дә сорадык, Тик ул ни сәбәпледер, бу сорауга ачыклык кертергә теләмәде. «Рөхсәт алынган, тагын ни кирәк?» – дип кенә җаваплады. Ике арада килеп чыккан аңлаешсыз хәл церебраль параличлы кешеләр күңелендә тагын да ямьсезрәк эз калдыргандыр, әлбәттә. Бинага елмая-көлә килеп кергән бер төркем ир-атлар соңыннан башларын салындырып, кайсысы кая таралышып та бетте.

Шәһри Казан

Запись Мунчада чабыну буенча чемпионатта инвалидларны кертмәгәннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..