Архивы әдәбият - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде… Моны уйлап чыгарып та булмый”
Менә шуннан соң Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде. Бар ул, бар. Дөнья белән, бөтен гамәл белән һәм безнең һәрберебез белән, аерым-аерым да Ул идарә итә. Әйткән сүзләрем бөтен­ләй яңалык та, ачыш та түгел. Һәм исбатлап тору да таләп ителми, шулай да бу кызык хәлләр турында минем сезгә сөйләп бирәсем килә. Кызык бит һәм аны уйлап чыгарып та булмый.

“Казан утлары” журналының соңгы, 12 нче саны килде. Почта якларын урап, язылып кайтмасам, ул башка килмәячәк. Ансыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, шулай өй­рә­нел­гән инде. Үзе – иптәш, үзе – дус. Барлыгыбызны, укы­мыш­лы, әдәбияты­бызны, сән­гате­без­не, миллә­тебезне, тарихы­быз­­ны ярата торган, фидакарь җан булуыбызны дә­лилли торган фал да әле ул. Ник соң безнең шундый журналыбыз 4-5 мең тираж белән генә чыгарга тиеш? Чыксын ул 50-60 меңле булып. Миңа калса, татар матбугатына язы­лу, аны уку, кемнең нәрсә язасын белеп тору үзе үк телне, милләтне саклауга санлы бер эш булыр иде.

Тел бетә, мил­ләт бетә дип сөйләнергә яратучылар бар-барын. Ми­ңа калса, тел дә бетми, милләт тә бетми. Язучы Ибраһим абый Газинең: “Кеше ул, картайдым, дигән көннән картая башлый, шул сүзне әйтүдән сакланырга кирәк”, – дигәнен укыганым бар иде. Күңелгә кереп калган бит, әй, әйтәсе килми шул сүзне. Димәк, тел, милләт мәсьәләсендә дә шул ук инде. Бетәбез дибез икән, инде бетәбез. Ә бер дә бетәсе килми әле. Укылмаган, бер­сеннән-берсе кызыклырак әсәрләр көтеп тора. Алар турында “Казан утлары” журналы хәбәр итә. Акчаңны кызганмыйча, бер язылып кай­тасың да ай саен берсеннән-берсе кызыклырак әсәрләр – Чыңгыз Айтматов, Ринат Мө­хәммәдиев, Камил Кәримов, Ра­фис Корбан романнары, Нәбирә Гыйматдинова, Ай­гөл Әхмәтгалиева, Фоат Садриев, Тәлгать Галиуллин, Рамис Латыйпов, Айгиз Баймө­хәм­­мә­тов повестьларын өй­дә генә көтеп утырасың.

2019 елда журнал битләрендә дөнья күрәчәк табадан яңа төшкән кайбер әсәрләр исем­­леген барлап чыктым да әдәбиятны шигырь белән изгән, шигырь белән баскан заманда “Казан утлары” журналы әллә шигъ­рияттән баш тартамы дип куркып киттем. Аллаһы сакласын, шөкер, безнең халык шигъриятле, хисле, җырлы, моңлы. Тукайлы халык һәм Рәниф Шәри­повлы халык. Исемлектә бер поэзия әсәре һәм, ул да булса – аның “Җом­га” поэмасы. Сөбханалла. Журналга яңа язылган абу­нәчеләр аны укып ләззәт­ләнәчәк әле. Ул аны 2015 елда язган иде. Без аны шул ук елны диярлек (“Татар мөселман кален­да­ре”н бер ел алдан әзерлибез бит) 2016 елда календарь битлә­рендә, заманча булса да, тулысынча басып чыгардык. Бездән күреп дип әйтә алмыйм инде, бу бик шәп поэ­маны “Казан утлары” ­да басты.

Рәниф Шәриповның 2016 елда чыккан китабы да шул поэманың исеме белән “Җомга” дип атала иде. Бу гаҗәп тәэсирле, хисле әсәрне мин ятлап алдым. Халык бе­лән очрашуларда, сәх­нә­ләр­дә, мәчетләрдә, Коръән мәҗ­лесләрендә сөйләп йөр­дем. Ул утны-суны кич­кән, чолганышта калган, сугышын да, тоткынлыгын да, төр­мә­ләрен дә күргән Закир абый турында. Ул – гади­ләрдән-гади, чын, намуслы, иманлы, татар кешесе. Аның һәрвакыт ап-ак күлмәге бар, иртәгә җомга дигән көнне ул шуны юып кия. Иманлы, яхшы кү­ңелле бу татар кешесен фә­реш­тә­ләр озата йөри, Ал­лаһы сак­лый. Ул дога ятлый, ике гает­тән өс­тенрәк булган җомганы зурлый. Татарлыгын, иманын саклый, җан­нарны сихәтлән­де­рә торган дәва, якты, ягымлы нур бөр­келә. Нинди генә хәл­ләргә төшсә дә, кешеләр­нең хөр­мәтен казана. Әй, яраттым да инде бу поэманы. Кайдадыр мин аны, елның иң яхшы әсәре, дип тә язып та чыктым әле. Аның турында язучыларга, шагыйрьләргә сөй­ләдем. Марсель Галигә, Вахит Имамовка, Ркаил Зәй­дуллага, Газинур Моратка, Зин­нур Ман­­суровка, Фәүзия Бәй­рәмова, Нәбирә Гыйматдиновага, Нә­җибә Сафинага. Берсе дә каршы булмады. Соң сез бит инде – татар әдә­биятының тартып баручы бурлаклары, үз сүзегезне өз­дереп әйтә торган зур шә­хес­ләр. Бирегез әле шул Рә­ниф Шәриповка Тукай бү­лә­ген, дидем. Ал­лаһының рәх­мәте яусын, тырышып карадылар. Идарә әгъзалары барысы да “за” иде дә, тавыш биргәндә ни­чәдер шар җи­теп бетмәде, диделәр. Шә­риповтан шәб­рәкләр булгандыр, күрәсең.

Дөрес, буласы булса, була инде ул. Әнә Миргазиян абый Юныс Тукай бүләген алганын сизми дә калды. “Ватаным Татарстан” газетасының әдә­бият-сәнгать бүлеге мөдире Асия Юнысова өч көн буена язучының әсәрләрен укып, әсәрләнеп, Миргазиян абый­ның документларын җиренә җиткереп эшләп, комиссиягә тапшырды. Берүзе җыелыш та җыйды, фикерләр дә, тәкъ­димнәр дә туплады, радиога барып сөйләде, мәкаләләр язды. Хәтта, Тукай бүләген би­рә торган комиссия әгъза­ла­ры белән сөйләшеп, аның нин­дирәк язучы икәнен аң­латып чыкты. Үз вакытында котлаулар кабул иткәндә, Миргазиян абый бәхетле иде. Ә бер елдан үпкәсен сиздерде. Чөнки ул алганның икенче елында бүләкнең күләмен шактый арттырганнар иде. Ничек кенә арттырсалар да, татарның иң зур бүләгенә яхшы машина алып булмый. Кәҗәсе түгел, мәзәге ди­гән­дәй, дәрәҗәсе зур.

Яраткан җырчыбыз Фә­ридә апа Кудашева белән дә шулайрак булды. Мин Мин­шәех Харис улына (ирем) әйттем, ул җитәк­чесе – баш мөхәррире Зиннур Мансуровка әйтте. Ул исә документларны бик оста эшли белә, сөенә-сөенә башкарды. “Мә­дәни җомга” газетасы исе­меннән бөек җырчыны Тукай бүләгенә тәкъдим иттек. Бу изге эшне башкаруда Зиннур әфәнде бик тырышты һәм без җиңдек. Ул да Тукайлы булды, чын йөрәктән эш­ләгәндә җи­ңеп тә, уңышларга ирешеп тә була. Аллаһы Тә­галә, изге эшләрдә ярышыгыз, ди. Мондый ярышларда һәрвакыт гаделлек җиңәргә тиештер.

Менә тагын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бү­ләге өчен ярышлар башланып китәр. Кемгә булыр, кем­гә бирерләр? Миңа калса, “Җомга” поэмасын язган, шул исемдәге китап чыгарган Рәниф Шәриповка тиеш. Шулай булмаса, “Казан утлары” журналы аны иң-иң яңа әсәр дип тәкъдим итәр идеме икән? Әле 2020 елга “Татар мөселман календаре”н туп­лап, язып, төзеп утырам. Бу Рәниф Шәрипов туган, дө­рес­рәге, 70 яшькә җиткән ел икән. Ул 1950 елның 5 маенда Кукмара районының Чокырчы авылында туган. Аны әни­се Ямьбикә (мондый матур исемне беренче ише­тәм) апа берүзе үстерә. Бәхетле балачак бик кыска була шул. Улына 11 яшь булганда, тома ятим калдырып, үзе дә вафат була. Рәнифне Арча районы балалар йортына җибә­рәләр, ул шунда үсә, чыныгу ала, сау-сәламәт матур егет булып, урта мәктәпне тә­мам­лый. Казан химия-техно­логия институтына укырга керә. Бәхет­сезгә җил каршы, диләр бит, ул елларда институтлардан армиягә алалар иде. Шул армия Рәнифне харап итә, җил­кәннәрен җил каера, канатлары очканда янып төшә. Хәрби корабтагы хезмәте вакытында ул, бозлы суда калып, каты, гомерлек салкын тидерә.

Аны Казанга озатучылар кайтара. Ниләр күргән, ниләр кичергәндер? Шул урында Фәнис абый Яруллин искә төшә. Ул көрәшче булган икән, аның Нурсөясе дә кө­рәшче булгандыр. Рәниф тә, хатыны Дамирә дә көрәш­че­ләр түгел. Чү, туктыйм инде. Шундый хәлдә, урын өстендә “Тәрәзәдә ут”, “Ян, учагым”, “Күк һәм күңел йолдызлары”, “Йорт иясе”, “Җомга” кебек китаплар, проза әсәрләрен дә санарга җыенмыйм. Шагыйрь Фәнис абыйдан бераз гына калышса да, иҗаты зур, бәрәкәтле аның. Тукай бүлә­ген күп язган өчен түгел, гүзәл әсәр иҗат иткән өчен бирергә кирәктер. Шул бердәнбер “Җомга” поэмасын гына язса да, ул Тукай бүләгенә лаек. Аңа бирми кемгә бирерләр икән?

Мин әйтәсемне әйттем дип уйлаган идем. Юк икән, инде менә Рәнифнең “Җом­га”дан да күркәмрәк поэмалар язганын ишеттем. Бездән теләк һәм дога.

(Фәния Хуҗахмәт/“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2019/)

Запись “Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде… Моны уйлап чыгарып та булмый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Аның кайгысы калмады…”: Зифа Кадыйрова ни өчен китап язуны ташлавын аңлата
5нче декабрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында Чаллы дәүләт театры язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча спектакль күрсәтте. Халык күп килгән иде. Атна уртасы булуга да карамастан, залда буш урыннар юк диярлек. Зифа апа үзе генә спектакльне карарга кермичә, китаплары сатылган урында утырды, килгән халык белән фотога төште, сорауларына җавап бирде. Иң күп бирелгән сорау: «Яңа китабыгыз кайчан чыгачак?». Соңгысы чыкканга дүрт ел вакыт узган икән инде. Язучы белән бу хакта үзебез дә сөйләштек.

– Зифа апа, бүген Казанда сезнең иң беренче язган әсәрегез буенча спектакль күрсәтелә. Сез бит иҗатка 49 яшегездә генә килгән кеше. Менә бу «Сагынырсың, мин булмам» әсәрен ничек яза башлаган идегез?

– Тормышымның шул кадәр авыр бер мизгеле иде. Гаиләдә, тормышымда чишеп булмастай тоелган проблемалар басып киткән. «Нишләргә?» – дим. Төн иде бу – сәгать төнге бер. Әмма йоклап булмый. Берәрсенә хат булса да язармын, дип, кулыма ручка белән кәгазь алып, аш бүлмәсенә чыгып утырдым. Мәктәптә укыган вакытта да, яшь чагымда да язган кеше түгел мин үзем. Бу – бәлки Аллаһы Тәгаләнең миңа коткару юлын күрсәтүе булгандыр. Сәгать төнге бердән алып, иртәнге җидегә кадәр – утыз бит яздым мин аны. Ничек яза башлавымны белмим дә, хәтерләмим дә. Үтерсәң дә хәтерләмим. Язам-язам… Иртәнге җидедә эшкә киттем. Бу әйбер минем башыма кереп утырды, дәвам итәсе килә, эштә уйлап йөрим-йөрим дә, кайтып тиз генә утырып язам. «Балалар күрмәсә ярар иде», – дип, оялам үзем. Шул ук вакытта гаиләдәге булган үземнең төп проблеманы онытып, әсәремдәге Сөмбелнең язмышын көйләргә тотындым. «Ничек соң бу кешене бәхетле итәргә?» – дим. Ул бала бәхетсез иде, аның тормышын җайларга кирәк иде. Кичтән ятып, иртән торуга бәхетсез кеше тик торганнан гына бәхетле булып уяна алмый. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Бу Сөмбелне дә ничек итеп бәхетле итәсе соң? Үз алдыма әнә шул сорауны куеп, шуңа җавап эзләп язылган әсәрем иде бу минем. Мин үземне беркайчан да танылган, популяр булырмын, бигрәк тә язучы булырмын, дип уйламадым. Без бит фермада үскән, сыер савучы балалары. Сыердан ары китәргә хыялланмый да идем мин. Язу ул үзем өчен, кызык өчен генә дип башланган әйбер, мин аны киләчәктә кемгәдер кирәк булыр, дип уйламады. Яздым да, таныш-белешләргә укырга бирдем. Күршеләр алып торды укырга, тегеләй китте, болай китте… Китап итәрмен, халыкка чыгарырмын дип, беркайчан башыма да килмәде.

– Иң беренче булып кемгә укыттыгыз сез аны?

– Кызыма. Аннан соң кайсыдыр бер туганыма бирдем. Ә иремә көч-хәл белән, ике айдан соң гына укыта алдым. Укымый. Принципиаль рәвештә укымады, чөнки ул аңлый – үзе бик укымышлы кеше иде, шуңа күрә аның әйткән сүзе яки үтерә, яки калдыра. Минем киләчәгем аның бер сүзеннән тора иде, ул да моны аңлый иде. Кешеләр укыгач, мактый, үз фикерләрен белдерә башладылар. Шуннан бер көнне үзе сорап алды: «Кая, укыйм әле!» – ди. Укыганда үзе елый, мышык-мышык килә, мин читтә ятып, шым гына күзәтә идем. Укып бетергәч, азактан әйтте: «Яз Зифа, тагын яз! Мин «в шоке», – диде. Аннан соң ул минем киңәшчем була башлады, китап язганда, аңа алып киләм дә: «Менә бу җирен укып кара әле» дим. Ә үзем читтән генә аның эмоциясен күзәтә идем. Кайвакыт: каян аласың син моның сюжетларын, дип аптырый иде… Хәзер ирем мәрхүм булды инде…

– Чынлап та, ул идеяләрне каян алдыгыз?

– Язу процессы барганда, үзеннән үзе алдыма килеп төшә иде кебек. Сюжетлары шап итеп өстәлгә килеп төшкән кебек була. Өстән бирелдеме икән ул, мин белмим. Кайбер вакытта, «Мин моны болай язам, тегеләй язам», – дип утырасың, ә утырып яза башлагач, ул бөтенләй башка төрле булып китәргә мөмкин. Бик серле бер процесс ул, мин бит болай теләмәгән идем, моны башкача язасым килгән иде, дим. Әмма ул үзенчә бара.

– Сезнең китапларны хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә укый, сезнеңчә, моның сере нәрсәдә?

– Ниндидер максат куеп, ирләрне дә елатыйм, дип язу түгел инде бу. Әмма ирләр дә укыганын беләм, алар кычкырып әйтми, колакка гына: «Зифа, китабыңны укыганда еладым», – ди. Берсендә, минем «Язмыш сынавы» әсәре буенча куелган спектакль бара. Мин бүгенге кебек, коридорда утырып торам. Бер ир атылып килеп чыкты, фуражкасы белән битен каплаган, урамга ук чыгып йөгерде. «Ай Алла, бу кешегә шулай авыр микәнни?» – дим. Аннан соң карыйм – бер хатын чыкты. Ярсып елый да елый, туктый алмый. Мин куркып кайтып китәрдәй булдым – бу ни хәл соң бу, дим. Күрәсең, һәр кешенең тормышта шундый очраклары була торгандыр. Мин дә бит китапларымда әллә нәрсә турында язмыйм – гаилә, авыл, шәһәр тормышы турында язам. Билгеле, анда язылганнар кемнеңдер тормышында була да торгандыр. Менә шушы гади темаларга язылганга күрә, бәлки мине ирләр дә укыйдыр.

– Зифа апа, шундый вакытларыгыз буламы: әсәрне язасың-язасың да, ташлап калдырасың. Башка язасы килми…

– Була. Язасың язасың да, кемгә кирәк бу дип уйлыйсың, әйләнә-тирәдәге тормыш та шушы бит инде, дисең. Язуыңны ташлыйсың да, ул әсәреңә башка якын килмисең. Башланган әсәрләр бар ул, яртылаш язылган килеш яталар. Башыңа «кемгә кирәк ул» дигән уй килдеме, язасы килми. Минем соңгы китабым чыкканга да дүрт ел булды. Узган ел октябрь аенда яңасы чыгарга тиеш иде. Әмма көтелмәгән проблемалар килеп чыгып, ел ярымым югалды. Гаилә проблемалары, үзем чирләдем, әниемне дә инсульт сукты, аны тәрбияләдем, күптән түгел генә аны җирләдек, шуның белән бу әйберләр тукталды. Аның кайгысы калмады. Гаилә проблемаларыннан азат булмаганда язарга җай юк. Башта гаилә мәсьәләләрен чишәргә тиешсең. Шуңа күрә, хәзер китап язуга әкренләп кире керешергә уйлыйм. «Халык көтә бит», – дигән әйбер өстемдә басып торган кебек. Миңа бик күп язалар, бик күп сорыйлар – яңа китабың кайчан чыга да, кайчан чыга, диләр. Халык сорагач, язмый да булмый…

– Сезне бөтенләй татар китаплары белән кызыксынмаган яшүсмерләр дә укый…

– Әйе, аның хакында да беләм. Югары класста укучы балалар белән очрашулар вакытында еш бирә торган бер сораулары да бар: «Зифа апа, ничек алай була инде ул, сезнең китапларыгызда табигать матур, мәхәббәт шундый чиста һәм саф, хәзер юк бит ул андый матур мәхәббәт», – диләр. Минәйтәм, ничек булмасын, бар ул. Бары тик яшьләрнең көтәргә сабырлыгы җитми. Мин аларга аңлатам: менә чыбык, чыбыкның бөресе генә бар, аның бер матурлыгы да юк. Көтәргә кирәк – ул бит аннан соң яфрак яра, көтәргә кирәк аның чәчәк атканын да, ә аларның сабырлыклары юк. Алар бүген күрделәр, иртәгә ятакка яттылар… Бөрене төбеннән кисеп аткач, анда нәрсә үссен, бернәрсә дә калмый: яфрак ярмый, чәчәк атмый ул. Алар ашыга, әгәр дә тәрбия безнең әниләр заманындагы кебек булса, башкача булыр иде. Элек безнең ирләр хатын кызның беләк очын гына күрсәләр дә, башларын югалта торган булганнар. Кызларның матурлыгын күрәсе килеп, ул заманда ир-ат калтыранган. Ә хәзер яшьләрдә моңа караш башкача: монда барысы да әзер, хыялланыр әйбер юк, эх, мин моны чишендерсәм, әнә бу җирен генә күрсәм иде, дигән әйбер юк хәзер – бөтен нәрсә күз каршында. Яшьләргә ничек аңлатып бетерергә шушы әйберне… Бу хисләрне үтерә, тирән тойгыларга җиткерә алмый. Яшьлек бөредә килеш өзелә менә шушы әйбер аркасында.

– Әлегә кадәр Казан театрлары сезнең әсәрләрегезгә алынырга теләк белдермәде. Моның сәбәбе, сезнеңчә, нидә?

– Казанның үз язучылары күп бит аның…

– Әмма татарда Зифа Кадыйрова дигән исем бар бит…

– Кадыйрова әллә кем түгел инде ул, үземне беркайчан да әллә кем дип санамадым. Үземнән оста язучылар барын да беләм.

– Язучы булу табышлы эшме? Китап чыгару, аны сатудан керем күп каламы?

– Китапның керемен чутлап бармыйм. Аның шактые очрашулар вакытында бүләк итүләргә китә. Аннан соң, китап сатып кергән акчаңнан шунысын да чигерергә кирәк: корректорына, нәшриятына, рәссамына түлисең. Ул китапларны кибетләргә дә үзең таратасың, моның өчен машина йөртүче ялларга, бензинына түләргә туры килә. Менә шушы сатылган китаплар хисабына эшләнә болар барысы да. Минем бит башка керемем юк, 11 мең сум пенсиям генә бар…

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Запись “Аның кайгысы калмады…”: Зифа Кадыйрова ни өчен китап язуны ташлавын аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Нәзирә… Нәзирә… Синең исемең үк әдәби термин…» [хикәя]
Табибә хатынның соры күзендә кызгану чалымын искәреп алдым. Бер мизгелгә генә миңа караш ташлап алды югыйсә. Аннары, өстәлдәге кәгазьләрен актаргалап, сүрән тавыш белән әйтеп куйды:

– Иртәгә сәгать сигезгә ашамый-эчми килегез әле. Каныгызны тагын тикшереп карарга кирәк. //Казан утлары//

Йөрәгемнең өшеп куйганын сиздем. Ашказаным, тартылып, тамагыма менде. Аркага салкын тир бәреп чыкты.

– Ә монысы… начар булдымыни?

– Кабат тикшерергә кирәк! – диде табибә, кырыс кына. – Сау булыгыз. Чыгып киттем. Һай, сау буласы иде дә бит, тик сау кеше беренче тикшерүдә үк сау буладыр инде ул. Алай дисәң, табиблар да гел ялгышып тора. Иртәгә күз күрер, борынны бөтенләй төшермик әле…

Поликлиникадан чыкканда яңгыр сибәли иде. Аяк астында кар катыш ком буткасы. Гыйнвар бит бу! Әле кичә генә телевизордан тоташ кара киемле бер поп «керәшен суыклары» вәгъдә итеп нинди сөендергән иде бөтен илне. Каратуннар күзенә карап торган көнебез. Бәлки, берничә тәүлектән килеп җитәр аның вәгъдә иткәне. Мәскәүдәге көн торышы Казанга шул арада күченә иде, гадәттә.

Ярар ла, сәламәт булсаң, кышкы яңгырдан да ямь табып була. Ләкин мин хәзер бераз аңгыраеп калган идем. Үзәк паркка таба борылып, автобус тукталышына чыгарга тиеш булсам да, мин кире якка – Вишневский урамы буйлап түбән очка төшеп киттем. Киткәнче поликлиниканың биш катлы соры бинасын кабат күздән кичердем әле. Без студент чакта аның беренче катында «Таң» рестораны, өстәге катлар шәһәргә килгән авыл хезмәтчәннәре өчен кунакханә иде. Заманында беренче катта без шактый еш кунак булдык. Өч тәңкәгә рәхәтләнеп сыйланырга була иде ресторанда.

Караңгы төшеп килә иде, ул инде күземне әчеттереп миемә үтәргә маташа; күк гөмбәзенең исә түбәнәюен лепкәм белән сизәм, менә-менә мине сытар төсле; тик бөтенләй үк төшеп китмәс ул, аны күтәреп торган офыклар шәһәрдә күренми генә бары. Элек түрә-кара дәваланып ята торган затлы хастаханә бакчасын урап торган таш дивар буйлап Шмидт урамына кадәр төштем дә җир асты юлыннан сулга борылдым. Мин монда күптән булганым юк, караңгыны биткә сылап, һәмишә карлы яңгыр ява, әмма барыбер күренә иде әле – безнең яшьлек узган урам түгел инде бу. Юк, бөтенләй үк җир йөзеннән себереп түгә алмаганнар, ахрысы: әнә теге почмак йорт ипи кибете иде. Еш кына без аннан җылы күмәч сатып ала идек. Авызда эреп тора иде инде, э-эх… Нәзирә шушы урамны аерата ярата иде. Бигрәк тә язгы кичләрдә – терелеп киткән карт юкәләрнең хуш исенә уранып йөрергә гадәтләнгән идек. Урам аулак, тыныч һәм аны яшеллек күмгән иде. Ике якта да ник бер таш йорт булсын. Тик агач йортлар гына. Ике катлылар шактый, аларның инде беренче этажы кирпечтән була гадәттә. Таза, нык утыралар. Монда йөргәндә, күңел әллә нинди сәер халәттә була – болар бит инде гасыр башында ук булган, бәлки, теге гасырда ук! Урам шуннан соң әллә ни үзгәрмәгән дә. Ике як тротуарга җәелгән плитә-плитә ак ташы да сакланган. Мөгаен, ул заманнарда урам түшәлмәгән булгандыр, канау буйларын куе үлән басып киткәндер. Аларның тамыры корымаган әле, койма буйларында шыгырдап утыручы карт тирәкләрнең, юкәләрнең аяк астында ишелеп чыкканнар да үзара пышылдашып ни турындадыр серләшәләр. Һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Иркен яшәгәннәр шәһәрнең бу ягында. Чын хуҗаларча. Кайбер йортларның укасы әле дә коелып бетмәгән. Бу – Казанның өске, ару ягы, патша вакытында монда татарның эзе дә булмаган, билгеле. Монда зур мәгъмүрләр, бай интеллигентлар, шәһәрдә кыш уздыручы алпавытлар яшәгән. Шуларның зәгыйфь шәүләсе әле дә кайбер кичләрдә коймаларга сыенып каядыр ашыга сыман. Хәзер инде биредә бөтенләй бүтән кешеләр тора. Коммунизм төзүчеләр. Алар өйләрнең эчен вак тартмаларга бүлгән, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар. Ә кайбер йортларның капка-коймалары юк, мөгаен, сугыш елларындамы, соңракмы, каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр.

Алар биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буялган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт янына туктыйлар иде. Иясез малны эт җыймас – кайчандыр сагызы суыртылмаган нарат бүрәнәләрдән салынган йорт инде шактый какшаган, капка-коймасы да шактый тузган, капкасы бөтенләй артка таба авышып тора… Нәзирә шул капка төбендәге шомарып беткән эскәмиядә утырырга ярата иде. Миңа сыенып… Хәзер генә мин аны бөтен төгем белән аңлыйм. Чын, асыл хатын-кыз бигрәкләр дә йорт җанлы була бит ул. Нәзирә шундый асыл кыз булган, тик мин ул чакта аны аңларлык кешемени?! Мин ул чакта бит дүңгәләк, очраклы җил дә мине әллә кайларга тәгәрәтеп китәчәк иде. Китте дә шул, Нәзирәдән бик еракка алып китте.

– Син беләсеңме соң, – диде Нәзирә, шул капка төбендә соңгы тапкыр утырганда. – Бу нинди йорт?

– Нинди дип… – Мин артка каерылдым. – Элек сары булган инде бу мотлак. – Без аның белән юри шулай иске сүзләр кыстырып сөйләшә идек.

Нәзирә борынын җыерды.

– Һе, сары… Әмирхан Еники сурәтләгән йорт бу! Хәтерлисеңме, Зөфәр Сабитов өйләнер алдыннан йорт сатып ала… Шушы йорт инде ул…

– Әйе, мондый йортың булса, өйләнергә дә булыр иде.

Нәзирә елмайды. Белмим, йөзен әллә язгы кичнең тыгыз зәңгәрсу һавасы сырып алгангамы, аның елмаюы миңа мәэюс булып тоелды. Әйе, хәзергечә әйтсәк, өметсез елмаю иде ул. Күңеленнән ул миңа кул селтәгән иде инде. Үзем дә беләм – төплелек җитми, тормыш итәр өчен ни кирәк – берсе дә миндә юк! Нәзирә, әлбәттә, бу мәсьәләдә башка кызлардан берни белән дә аерылып тормый. Ул минем томанлы киләчәк белән нишләсен? Киләчәккә өметләрне түбә итеп өскә җәеп булмый. Нигез юк, буласы да күренми. Ә ул тиздән укуын тәмамлый, аңа инде егерме ике яшь – кызлык гомере кыска… Бер атнадан ул диплом алачак, юрист! Аны инде кайсыдыр район үзәгенә эшкә җибәрәләр. Ә мин кем? Диплом якларга кертмәделәр, эшкә алырга беркем җыенмый. Торырга урын юк, кесәдә җил уйный… Иң кызганычы – башымда уйный ул. Зөфәр Сабитов… Нәзирәгә шуның ише ышанычлы, булдыклы кеше кирәк. Ул бәхетле булырга тиеш. Мин аңа уңышлар теләп кул болгармын. Акрын гына поезд кузгалып китәр, вак кына яңгыр сибәләр, вагон тәрәзәсендә аның юеш йөзе соңгы тапкыр чалынып алыр…

– Нәзирә… Нәзирә… – дип, иңеннән кочтым мин аның. – Нигә син безнең әдәбият бүлегенә кермәдең? Нигә юрист булырга уйладың? – Әйтерсең лә бөтен хикмәт шунда!

– Әни… – диде ул акрын гына, – рөхсәт итмәде. Минем ялгышны кабатлама, диде. Ул бит үзе сезнең бүлекне тәмамлаган иде.

– Нәзирә… Нәзирә… Синең исемең үк әдәби термин…

– Әйе, урта гасыр шәрекъ әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы, поэтик форма. – Нәзирә күңелсез генә көлеп куйды. Ул, юрист буларак, һәрнәрсәгә төгәл билгеләмә бирә иде. – Башка бер авторның әсәрен өлге итеп яисә аңа җавап итеп языла ул нәзирә…

– Ләкин нәзирәче үз әсәренә өр-яңа төсмерләр өсти…

Нәзирә минем сүзне кисте:

– Ни генә дисәң дә, беренчел түгел инде ул! – Аның шулай сүзне кисәк кенә бүлә торган гадәте бар иде, кинәт урыныннан торды да, борылып, яңадан иске йортны күздән кичерде. – Әйдә! Кайтырга вакыт.

Без поездлар үтеп йөри торган ерымты өстенә сузылган тар күпергә таба

киттек. Нәкъ каршыда аның тулай торагы иде.

…Хәзер дә мин менә шул күпергә туктап, поезд юлына карап торам. Инде караңгы, берни дә күренми, җил көчәйде, карлы яңгыр йөземә бәрә; ләкин мин анык беләм: аста юл бар, ул еракка-еракка сузылган – теләгәндә барыбер каядыр кузгалып була, юл сине барыбер каядыр алып китәчәк. Тик кая гына барма, иртәме-соңмы вагоннан төшеп калырга туры килә…

Перронда үз поездыңны көткәндә, нинди бәхетле син! Хәер, андый чакта ниндидер бәхет турында уйламыйсың да, аңа синең вакытың да юк, сүз белән аңлатып булмаслык әлеге төшенчәгә кагылышлы нәни фәлсәфәне син кирәксенмисең дә, нигә ул? Әнә ике рельс, бер-беренә тиң булып, офыкка таба сузылган, алар аерылмый да, кавышмый да, искиткеч мөкәммәл янәшәлек! Синең гомерең дә үз көен югалтмыйча шундый юлдан бик озак алга тәгәрәр сыман. Әле син гомер юлының чуалып китү куркынычын башыңа да китермисең.

Әле дөньяда яз тантана итә! Шундый язгы көннәрнең берендә, инде кичкә авышканда, көләч юкәләрнең хуш исен ияртеп, мин «Таң» ресторанына килеп кердем. Кичкә таба Казан рестораннарына керү ул елларда шактый кыен булса да, безнең монда юл такырайган, ишек төбендә торучы швейцар үзебезнеке – кул биреп күрешкәч, үткәреп җибәрде. Күкрәкне киереп (мондый хөрмәт теләсә кемгә тәтеми), сул якка борылдым. Барысы да таныш, барысы да якын: түшәмдә зәп-зәңгәр төтен тирбәлә, пычак-чәнечкенең тәлинкәләргә бәрелгән авазын басып, зал түрендәге бәләкәй сәхнәдә дүрт кешелек ансамбль тавыш куптара. Җырчы белән барабанчы чем-кара сакаллы, бөдрә чәчле ике юантык ассирияле, гитара асканы минем ахири Рәшит – ул күбрәк япон тактасын уйната; саксофон өрүче Штейнберг дигән яһүд, фәкыйрегез монда очраклы эләкте, дигән сыман читтәрәк басып тора. Мин кергәндә, олы корсагына ике кулын кушырып, ассирияле Каландарян дәртле татар җырын, кисәкләргә бүлеп, корт күчедәй гүләп утыручы халаяк өстенә ыргыта иде: «Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!» Шактый таушалган өч хатын белән ике авыл агае әлеге музыкага яраклашмый гына үз көйләренә биеп маташа. Мин, урын эзләп, залга күз йөгерттем. Әнә теге очта кемдер берүзе аерым өстәлдә утыра түгелме соң? Мин төпсә күтәреп шул якка ашыккан официант хатынга эндәштем:

– Гуля! Хәерле кич, бәгырь… Урын тап әле миңа.

Ул, башын нәзакәтле борып, сүзсез генә мине үз артыннан иярергә ишарә ясады. Өстәл янында ялгызы утыручы абзый юк-бар кешегә охшамаган иде. Ул үзе гади киенгән сыман: бераз таушалганрак зәңгәрсу лавсан костюмнан, кара сызыклар төшкән ак күлмәккә зур төенле кызыл галстук таккан; зур коңгырт күзле, төз итләч борынлы, маңгае киң, кыска итеп алдырылган чәче кайчандыр бөдрә булган ахрысы – лепкәсенә буйсынмыйчарак ята… Чырае шешенке. Шәһәргә берәр семинарга килгән колхоз рәисе булса кирәк. Перси… Болар, гадәттә, мондый сәфәрләргә бер капчык акча белән йөри. Мең мәшәкатьле эштән, хатын мырлавыннан арынып, бер тугарылып аласы! Ул миңа күз генә төшереп алды да кулындагы фужерын авызына китерде.

– Рөхсәт итегез, – диде Гуля, йөзенә елмаю кундырып, – бу егет монда утырсын әле?

Абзыйның тавышы куе иде, идарә итәргә өйрәнгән тавыш:

– Студентмы?

Таныш иде миңа бу тавыш, ишеткәнем бар иде кайдадыр. Тик искә төшереп интегәсем килмәде, музыка шаукымы инде мине биләп алды, кимендә бер атна арынып булмаячак: тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!

– Студент, тагын кем булсын, – дип, Гуля аны җөпләде.

– Утырсын! – дип, абзый, чын хөкемдарларча кулын җәеп, мин фәкыйрьгә үзенең рөхсәтен бирде. Шунда гына мин аның шактый кызмача икәненә төшендем. – Тагын бер графин китерегез, – диде ул Гуляга. – Студентка итле ризык… Кәбәб… Кыздырылган үрдәк… Әфлисун соусында, – дип өстәде ул.

– Лә оранҗ…

Гуля кеткелдәп көлде:

– Баш өсте, император!

Бераздан ул бәрәңге боткасы белән ике котлет, салат, чәй китерде. Коньяк салынган графинны өстәл уртасына утыртты, буш рюмканы җәһәт кенә миңа таба шудырды. «Рәхмәт, сеңлем», – дип, абзый Гуляның бил турысына җәһәт кенә кулын тидереп алды. Әйе, юк-бар кеше түгел бу… Гуляның шат йөзенә караганда, кесәсенә шактый мул чәйлек кергәнгә охшый. Абзый шәп! Бик тиздән «Калхуз – диңгез, без – парахут, теләгәнчә йөзәбез!» – дип җырлап җибәрергә дә озак калмаган.

– Йомырка тәбәсе яратасыңмы? – дип сорады ул кинәт.

– Үлеп, – дидем мин бәрәңге боткасын авызга озаткан арада.

– Дөрес эшлисең… Йомырка тәбәсе! – дип кычкырды ул Гуляга. – Студент чагында ярата идем мин дә, – дип зарлангандай, миңа рюмкасын сузды. – Хәзер төсен күрәсем килми. Әйдә, танышу хөрмәтенә…

Мин каршы килмәдем. Танышып ук бетмәсәк тә, коньякны дусларча йотып куйдык.

– Кайсы факультетта укыйсың?

– Филология!

– Татарныкындамы әллә?

– Әйе.

Ул, җанланып, кулын миңа сузды:

– Бир кулыңны, коллега!

Мин гаҗәпләнмәдем, безнең бүлектән егетләр киң профильле булып чыга, араларында колхоз рәисләре дә шактый. Абзый да шундыйлардан, мөгаен. Менә ул, кулын өскә чөеп, күзен яндырып, шигырь дә укый башлады:

Аңласаң аңла хәлемне, аңламасаң, синең эш…

Мин бүген яшьлегем белән саубуллашырга тиеш!

Ресторан түрендәге ансамбльнең дә гөрелтесен басып китте бу. Якын-тирәдә утыручылар, кашык-чәнечкеләрен куеп, башларын безнең якка борды. Абзыйның тавышы сафланып, төбендәге ташлары аерымачык күренгән тау елгасына охшый башлады. Кайда ишеттем соң мин моны? Авылдамы? Каландарян җырлавыннан туктады, бөтен зал тын да алмый абзыйны тыңлый иде.

Тауларга йөгереп меним – яшеннәр оясына.

Кешеләр: «Юләрме әллә», дип уйласа уйласыннар!

Минем каршымда, чыннан да, каядыр өскә алгысынган шук малай, бөтен йөзе белән балкып, мондагы төрле кавемнән хасил халаякны сүз иркенә иярткән иде. Хәер, сүз ирке микән соң бу? Залның яртысы аның ни сөйләгәнен аңламый да бит. Тавышы шулай сихерләде барыбызны да… Ул сүзен тәмамлауга, барысы да дәррәү кул чаба башлады. Абзый, үз кадерен яхшы белгән мәшһүр артисттай, иренеп кенә баш иде…

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Запись «Нәзирә… Нәзирә… Синең исемең үк әдәби термин…» [хикәя] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айдар Хәлим үзе хастаханәдә ята, ә матбугатта үзәк өзгеч әңгәмәсе чыкты
1. – Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек? //Шәһри Казан//

– Әдәбият торышы – җәмгыять торышының көзгедәге чагылышы. Бүгенге әдәбият турында «әдәбият» дип авыз тутырып әйтеп булмый. Ул иҗат мәнфәгатьләреннән югары куелган тенденцияләр колына әверелдерелде. Әдәбият кеше тәрбиясенең төп факторларының берсе булудан махсус рәвештә читләштерелде. Социология фәне моны өйрәнми, ул бездә, татарда, юк та. Эш шунда ки, 2000 елларда безнең ил җәмәгатьчелеге ялгыш юлдан алып кереп кителде. Бер милләтне икенче милләт белән ызгыштыру сәясәте рәсми ныгыну алды.

Милләтләр буенча министрлык урынына спорт буенча министрлык оешты. Әгәр моңа кадәр гасырлар буе, хәтта иң караңгы дәверләрдә дә, караңгылыкны яктылык, мәгърифәт аша җиңәргә хыялланса һәм тырышса, бу җәмгыятебез безнең күз алдында караңгылыкны караңгылык, наданлык, мәгърифәтсезлек, китапсызлык һ.б. аша каплап, әдәпсез итү юлына басты. Бу – Рәсәйдә әле без ачмаган, ачасыбыз булган конвергенция күренеше иде.

Хакимият тарафыннан ул якындагы утыз елга исәпләнгән. Без әле бу процессның уртасында, шуңа күрә кайбер иҗтимагый күренешләрне ихтыяри көч белән «ашыктыралар». Мәсәлән, мәктәпләрне, китапханәләрне ябуны. Әгәр татар соңгы 20 елда югалткан мәктәбен аякка бастырмаса, әдәбиятсыз, димәк, әдәпсез калачак. Шушы конвергенция аркасында язучының булган да, булмаган да, әдәбиятның булган да, булмаган да, китапның булган да, булмаган да, укучының булган да, булмаган да, мәктәпнең булган да, булмаган да, китапханәнең булган да, булмаган да чоры-аралыгы барлыкка килде. Моны чиксез дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Ул илдә кавемнәрнең, мәдәниятләрнең кыргый буталышы белән тәмамланачак. Укучы беткәч, китап бетә, китап беткәч, язучы бетә. Язучы беткәч, әдәбият бетә. Әлбәттә, ул бездә, шул исәптән татарда, язучы беткән дигән сүз түгел. Әмма аларның язучы буларак ялтырап торганнарының бу дөньяга карашы да казыкларга киерелгән ат карашы хәлендә киеренке. Укучының зәвыгы түбәнәйде. Язучының зәвыгы түбәнәйде. Укырлык әсәр бар, әмма моннан утыз ел элеккеге чор белән чагыштырганда, күп тапкыр­га сирәк.

2. – Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

– Язучы заман белән үзгәрә икән, димәк, ул язучы түгел. Язу­чының миссиясе – заманны үзгәртү, һәрхәлдә, шуңа омтылу. Язу­чы ул язучылар берлеге әгъзасы булу түгел, ә ЧЫН ӘСӘР язу.  Язучыдан «Син ничә китап яздың?» дип түгел, «син ХАК­ЛЫК һәм ХАЛЫК ТАНЫГАН нинди әсәр яздың?»  дип сорарга кирәк. Язучы шәхес булырга тиеш. Көрәшче булырга тиеш. Әсәреңдәге идеал ул син үзең булырга тиеш.

3. – «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

– Язучыга, хезмәте өчен, яхшы, алтын бәрабәренә түләнергә тиеш. Түләнмәгән язучының бәһасе юк. Шуңа күрә аның хәлен сорамыйлар. Халыкның язучы хәлен сорарлык хәле юк. Ул, мескен, йөгенгән. Хәлсез. Ни өчен Рәсәйдә 40-50 мең кеше юлларда каршы полосага чыгып һәлак була? Чөнки ул әдәпсез. Мәктәпсез, мәктәбе булса, анда – әдәбиятсыз. Мәктәптә әдәбият укытмаган милләтнең киләчәге юк.

4. – Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

– Язучыга нинди рәсми статус? Аңа түләргә, алтын белән түләргә кирәк.

5. – «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

– Кызганыч, без бүген татарның кичәге укучылар корпусын, кичәге китапханәчеләрен югалттык. Элегрәк кешенең китап укыйсы килә, тик укый белми, хәреф танымый иде, хәзер укый белә, тик укырга теләми. Караңгылык илһамчыларына яхшы заманнар килде: алар интернет белән кап­ланып, халыкны надан ясый. Хөкүмәт моны күрмәмешкә салыша. Бүгенге заман укучысы укымый. Аны шул китаптан биздерү юлы белән ишәк ясыйлар. Чын укучы заман белән үзгәрми. Ул зәвыгын гына саклый. Үстерә. Рухи-рухани ләззәт дигән нәрсә декрет белән килми.

6. – Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

– Әдәби тәнкыйтьтән башка әдәбият була алмый. Тәнкыйть, эчкерсез, изге тәнкыйть – әдәби эстетиканың нигезе. Бүген зур мәгънәсендә тәнкыйть юк. Юбилярларга язылган комплиментар язмаларны чын дәрәҗәсендә тәнкыйть дип булмый. Әмма бездә, татар әдәбиятында, таза тәнкыйтьнең Рифат Сверигин, Әлфәт Закирҗанов, Муса Мөлеков һәм башка шундый вәкилләре бар әле. Татарның тулы куәтле башлангыч, урта, югары белем бирүче мәктәбе булмый торып, әдәби тәнкыйтьнең аякка басуы бик шикле. Шуңа күрә, исән каласыбыз килсә, өч татарга мәктәп! Дүрт татарга мәктәп!

7. – Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

– Китап сәүдәсе дә махсус юкка чыгарылды. Сәүдә – әдәбият укып ӘДӘПЛЕ булуны тәэмин итү юлындагы хәлиткеч чараларның берсе. Кызык бит. Барлык төр сату чәчәк ата, китап сату гына юкка чыгарылды, чөнки ул караңгылык аша халыкны надан итүгә хезмәт итә. Нишләргә? Татар халык җырындагыча, кая карасаң да юк.

8. – «Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш» дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк?

– Тере язучы ничек итеп укучысы белән аралашмаска тиеш?

9. – Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

– Яхшырак язу өчен нинди шартлар? Яхшы түләргә кирәк. Мин, мәсәлән, 1991 елдан бирле юньле-рәтле гонорар алганым юк. Ә бит татарның иң танылган язучысымын, диләр.

10. – Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

– Соңгы вакытта зур әсәр язмыйм. Мин «Өч аяклы ат» повестен, «Татар вакыты» романын, өч томлык «Хунвейбин» роман-эпопеям белән татарда, татарда гына түгел, кешелек масштабында игътибарга лаек әсәрләр яздым дип уйлыйм. Иманым камил, татар милләте «Хунвейбин»ны укымый торып, рухи-рухани яктан аякка баса алмаячак. Мин әлегә милләтемнең, аеруча аның камил холык­лы язучыларының, үзләренә хас тар көнчелекне җиңеп,  шушы китапны укуын, үзләштерүен, милли көрәшкә  кулланма итеп файдалануын телим.

Запись Айдар Хәлим үзе хастаханәдә ята, ә матбугатта үзәк өзгеч әңгәмәсе чыкты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зифа Кадыйрова: “Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым”
Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде.

Зифа Кадыйрова кичә утырып әсәр язды да бүген популяр булды түгел. Башта аның язганнарын туган-тумачасы, таныш-белеше укып чыга, фатихасын бирә. Шуннан соң Зифа ханым кредит алып, китап бастыра, аларны кибетләргә тарата. Чаллыда яшәүче язучы, алманың пешеп, авызына төшкәнен көтеп ятмый.

«Китап – гаилә бизнесы»

Зифа Кадыйрова 48 яшендә каләмгә үрелә. Тугыз ел эчендә биш китабы дөнья күрде, дүртесе республиканың «Ел китабы» конкурсында җиңде. Профессор булмаса да, күп нәрсәгә үз аңлатмасы бар аның.

Зифа ханым әсәрләренең төп үзенчәлеге шунда: алар укучының күңелен кузгата, елата. Март башында Чаллы дәүләт татар драма театры язучының «Язмыш сынавы» әсәре буенча спектакль куйды. Миңа да аны карарга насыйп булды. Премьерада тамашачы агызган күз яше ничә литрга җыелгандыр… Халык язучыга диварларны тетрәтерлек итеп кул чапты. Баксаң, аның әсәрләре кайбер мәдрәсә-мәктәпләрдә класстан тыш укуга ук кертелгән икән.

— Башкортостанга очрашуга баргач, бер ир-ат күп сораулар бирде. Ахырдан китапханәчеләр әйтте, ул кешенең гаиләсе чак таркалмый калган икән. Ир үзе дә, хатыны да китапханәгә йөргәннәр. Бермәлне аларга минем китапларны тәкъдим иткәннәр. Әсәрләремне укып чыккач, боларның гаиләсе сакланып калган, – дип сөйләде Зифа ханым.

Алты ел эчендә ул 118 очрашу үткәргән. Бүген дә атна саен республикабызның берәр ерак районына сәфәргә чыгып китә. Кызы Регина, эштән китеп, әнисенең машина йөртүчесенә әйләнгән. «Китап чыгару – гаилә бизнесы», – ди язучы. Гадәти сорауларны читкә куеп, Зифа Кадыйровага үзе кебек гадәти булмаган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Ике атна колактан телефон төшмәде

— Зифа ханым, ир-ат булып туган булсагыз, тормыш юлыгызны ничек үткән булыр идегез?

— Төзелеш эшен яратам, зур матур йорт җиткерер идем. Гомер буе ир-ат арасында хезмәт куйгач, өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрне яратып бетермим. Миңа нәтиҗәсе күренә торган эш ошый. Шул ук вакытта балаларымның үзем әзерләгән ризыкны ничек ашаганнарын күзәтергә яратам, тәмлеме, нәрсә җитми, дип сорашам.

Ирем Марсельнең үлгәненә өч ел. Эшчеләр яллап, бакчада төзелешне үзем алып барам, нәрсәнедер сүттерәм, кордырам. Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым, дөресрәге, шулар белән юандым.

Ирем Гомәр Хәйям шигырьләрен укып, аларны тәрҗемә итә, ике тапкыр укып чыкса, яттан сөйли ала иде, тик язу белән кызыксынмады. Аны үземнән калдырмадым. Очрашуларда үзем арып китсәм, сүз җебен ул эләктереп ала, мәзәк булса да сөйли иде. Марсель киткәннән соң, ике атна колактан телефон төшмәде, һәркем кайгыбызны уртаклашты.

— Балачакта кышын телегезне тимергә тидергәнегез булдымы?

— Нишләп булмасын! Ник шулай эшли торганбыздыр, юкса, ябышасын да, авыртасын да беләбез бит инде. Хәтерлим, биш яшьлек чагымда бер малай олы йозакка телен тидереп, ярты теле ябышып калды. Шәһәр баласы хәзер андый түгел…

Элегрәк өебездә пластинка уйната торган җиһаз бар иде. Кайтып керәсең, өйдә «Маленький Мук» уйный. Улым Руслан белән кызым Регина шулхәтле тату булдылар, беркайчан талашканнарын, сугышканнарын хәтерләмим. Дөресен әйткәндә, безнең аларны карарга да юньләп вакыт булмады. Улым Регинаны нык тәрбияләде.

Берсендә Руслан чана аркасында малайлар белән сугышып киткән. Улым җиңелә башлагач, ике яшьлек Регина «дошманны» ботыннан тешләгән. Шундый горур кыяфәт белән кайтып керделәр болар. Малай: «Әни, Регина ярдәм итмәсә, җиңә алмас идем», – дип, сеңлесе турында сокланып, горуланып сөйләде.

«Ник мәхәббәт китапларыгыздагы кебек матур түгел?»

— Дөньяда бөтен кеше җитеш тормышта яшәп, мохтаҗлык кичермәсә, нәрсә булыр иде икән? Сезнең дә акчага интеккән чакларыгыз булдымы?

— Мин байлыктан куркам. Кеше сине аерып карый башлый, элеккеге мөнәсәбәтләр үзгәрә, тормышның күпмедер дәрәҗәдә кызыгы да югала торгандыр. Алга барырга нәкъ менә җитешсезлекләр этәргеч ясый бит. Без хәзер эшләмичә генә ашап ятарга өйрәнеп киттек, ә күпме чир шуннан килеп чыга.

Элек тирләп-пешеп төзелештә эшләгән чакларымны сагынам. Кайткач, «пятачок»ка барып, бушлай күңел ачып кайта идек. Хәзер яшьләр акчасыз беркая бара алмый, урамда җитәкләшеп кенә дә йөрмиләр. Бүген көне буе эшләгән акчаң кафеда утырырга да җитми. Безнең заманда хисләр өстенлек итте, ә хәзер бөтен нәрсә акчага корылган.

Мәктәп укучылары, студентлар белән очрашканда: «Зифа апа, ни өчен хәзер мәхәббәт тә, табигать тә сезнең китапларыгыздагы кебек матур түгел?» – дип сорыйлар. Кеше табигать белән аралашмый, сәбәбе шунда. Шәһәр урамнарында йөреп, чит илләргә чыгып, дөньяны матур сурәт сыман күреп кайту гына җитми. Табигать белән аралашкан кешедә генә эмоцияләр була. Кем белә, бәлки, мин шундый юләрдер…

Балачакта тамак көне буена бер телем ипи белән дә туя иде. Тауларга чыгып китсәң, табигатьнең нигъмәтләре белән туенып кайтасың. Безнең өчен ашау иң мөһиме булмады, ә хәзер ул беренче урынга чыкты.

Дүрт ел элек Регина Марсель белән мине кинога җибәрде. Халык чиләк-чиләк попкорн, шешә-шешә «Кока-кола» күтәреп керә. Яныңа утырып, готыр-готыр килеп чәйнәп, киноның буеннан-буена ашап утыралар. Ә фильм тагын да катырак кычкыра. Без яшь чакта киноны алай карамый идек, кулдан тотышып, арткы рәттә үбешеп утыра идек.

Бәләкәй чакта бөтен гаиләбез белән эшләдек, өстәлдә – каймак, бәрәңге, сөт һәм ипи – сәламәт ризыклар тора иде. Акчага интеккән, хәтта ашарга беткән чакларым күп булды. Кулым бераз эшкә өйрәнгәч, шабашкаларга йөрдем. Эштән кайтам да ремонт ясарга китә идем.

Кайбер ирләр, эш эзлисе урынга, урамда хөкүмәтне сүгеп утыра. Бу күренеш шулхәтле ачуымны китерә. Элеккеге сыман, профсоюз килеп, хәлеңне белми шул. Безнең заманда эштән китәм, дип куркыта идек… Китаплар чыгара башлагач та, өч ел шабашкага йөрдем.

— Министр вазыйфасын тәкъдим итсәләр, кайсы министрлыкны сайлар идегез?

— Китаплар тарату белән шөгыльләнер идем, ләкин министр буласым килми. Себер якларына чыгасым, Мәскәүне яулыйсым килә. Тотынсам, башкарып та чыга алыр идем. Тик Татарстан белән Башкортостанны да тәэмин итеп өлгерә алмыйм әле. Белмәгән эшкә тотынып булмый, ә мин китап тарату өлкәсен күпмедер дәрәҗәдә аңлый башладым. Бөтен нәрсәне техника түгел, кеше уйлап тапкан, шуңа күрә, башыңны эшләтсәң, әллә ниләр уйлап табарга була.

Дөнья көтүче ирләр сирәк

— Нинди ирләрне һәм хатын-кызларны җенегез сөйми?

— Мескенләнеп, елап утырганнарны. Хәзер хатын-кызлар ирләрдән көчлерәк. Алар ирне дә, баланы да, гаилә эшләрен дә тартып бара. Хатын-кызлар рульгә утырып бетте. Дилбегә кем кулында, шул идарә итә дә инде. Дөнья көтүче ирләр сирәгәйгәннән-сирәгәя.

Төптән уйлаганда, хатын-кыз ирен күтәрергә тиеш. Хатын-кыз тәрбияләгән бала чын ир була аламы? Әти тәрбиясендә үскән бала икенче төрле була бит. Хатын-кыз кызгана, шул ук вакытта идарә дә итә, ир бала хатын-кызның шул командасына буйсынып үсә.

Көчле ир-атны нинди генә хатын-кыз яратмас икән? Көчсезләр белән яшәү кызык түгел. Икенче яктан караганда, ирләрне үзебез көчсезләндереп бетерәбез дә соңыннан алар белән горурланмыйбыз да, сокланмыйбыз да.

Марсель балаларыбызны бик яратты. 30 яшькә җитеп килгән малайны кочаклап, сөеп, битеннән үбә иде. Ачуы килсә, тиргәп тә алырга мөмкин. Марсельне соңгы көненә чаклы үземә тиң итеп йөртергә тырыштым. Син – өстен, мин – түбән, дип кимсенеп яшәмәде. Әсәрнең бер өлешен язсам, «әтисе, укып, фикереңне әйт әле» дия идем. Иҗат мәсьәләсендә гаиләң сине аңламаса, икеңнең бере куәтләп тормаса, кеше үсә алмый. Ә ирем: «Карале, шаккатам сиңа! Каян аласың син моны», – дип гел куәтләп торды мине.

— Зифа ханым, ничек уйлыйсыз, хатын-кыз чалбар киеп йөрергә тиешме, юкмы?

— Классик чалбар ярый әле, аларны мин дә киям. Әмма хәзер кайбер хатын-кызлар концертларда сәхнәгә чәчәк чыгарырга сыланып торган трикодан менә, һәр буыны күренеп тора. Оялудан сискәнеп, карашымны читкә алам. Матур гәүдәле яшьләр кисә бер хәл, ә монда – иллегә җиткән хатыннар… Гайрәт чигә.

Концерт-спектакльләр – кешенең үз матурлыгын күрсәтә торган урын. Андый җәмәгать урыннарына бару бәйрәм булырга тиеш. Тамашачының гына түгел, артистларның да зәвыгы юк, сәхнәгә футболка киеп чыгудан да тартынып тормыйлар.

Урманчы хатыны булырга хыялландым

— Беркайчан да беркайчан, димә, диләр. Сезнең бу гыйбарәне кулланганыгыз бармы?

— Яшь чакта кызулык белән, бәлки, әйтелгәндер дә. Олыгая төшкәч, өздереп әйтергә ярамаганын аңлыйсың. Мин һәрвакыт аңлашу, диалог кору ягында. Сабыр кешемен. Берәрсен, ул тегеләй иткән, болай иткән, дип сөйлибез, чәйнибез. Әмма, мин шул кеше урынында булсам, нишләр идем, дип үзеңә сорау бирсәң, дөрес җавапны таба да алмыйсың. Үземә һәрвакыт шул сорауны бирәм. Бу инануга кырык яшькә җиткәнче килдем.

— Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр. Ә сез ничә тапкыр үлчәп кисәсез?

— Бер әйберне алырга кибеткә биш тапкыр да бара алам. Ләкин киемне киеп карап, минеке түгеллеге ачыклангач, юкка хыяллангамын икән, дим. Уйламыйча киселгән чаклар яшьлектә булгандыр, беребез дә хатадан хали түгел. Синең дөрес карар кабул итүең Ходай Тәгаләдән торамы икән…

Ирем башта кисә, аннары гына уйлый иде. Шуның аракасында кайвакыт, ник башта үлмәчәдең, дип пыр тузыша идек. Ике таш бер-берсенә ышкылгач кына туры килгән сыман, гаиләдәге ике кеше дә яши-яши яраклаша.

— Филологик белем алып, язучылар арасына яшьли килеп эләккән булсагыз, нинди иҗатчы булыр идегез?

— Кешенең мөмкинлекләре чиксез, яза-яза шуны аңладым. Фикер тупланып бетмичә, язарга тотынмыйм. Хәзер минем чор, тик артымнан тагын кемдер килә, үкчәңә басып килгәннәренә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Шулай булмаса, бу дөнья алга бармас иде.

Яшь чакта ук яза башласам, рәтле әйбер иҗат итмәс идем. Ул вакытта тәҗрибә булмаган, ә хәзер әйтер сүзем җыелган. Язучыларның кайсысы тарих, кайсы башка өлкә белән шөгыльләнә, ә мин менә гаилә темасына язам, шуңа гына көчем җитә. Яхшы кешеләр, зирәк җитәкчеләр кайда тәрбия ала? Әлбәттә, гаиләдә. Гаилә кодексының бер камил үрнәге дә юк. Берәр хәл килеп чыкса, син аны бер төрле, мин икенче төрле кабул итәм, кемнең хаклырак икәнен алдан белеп булмый.

— Кечкенә Зифа балачакта нәрсә турында хыялланды икән?

— Бәләкәй чагымны әйбәт хәтерлим. Ап-ак башлы, бөдрә чәчле идем. Кофта, кара сарафан кидереп, әнием мине яшь ярымлык чагымда балалар бакчасына алып барган. Ә мин капка астыннан чыкканмын да кайтып киткәнмен. Юлны белмим. Телем иртә ачылган иде. Фәхрислам бабайны очратып, аны танып алганмын.

«Сәхрислам бабай, безнең өй кайсы якта?» – дип сораганмын. «Әстәгъфирулла, син кем баласы?» – дип гаҗәпләнгән ул. Балалар кечкенә чакта «р» хәрефен әйтә белми, ә мин «ф»ны әйтә алмаганмын. Исемең ничек, дип сорасалар, «Зиа» дигәнмен. Әни сөйләве буенча, алар төшке ашка өйгә кайткач, мин фундамент өстенә җәелгән кулъяулыкта йоклап утырганмын.

Урманчы хатыны булырга хыяллана идем. Җиләккә йөрергә бик яратам, кайда нәрсә үсә – бөтен нәрсәгә сокланам, ничек миннән ботаник чыкмагандыр. Нишләп миңа берәр урманчы өйләнмәде икән, дия торган идем. Күңелемдә шул вакыттан бирле нидер кайный иде. Язучылык үз вакытын көткән булган, күрәсең…

Фотолар: Зифа Кадыйрова архивыннан.

http://protatarstan.ru/

Запись Зифа Кадыйрова: “Никадәр авыр булса да, Марсельнең үлеменнән соң очрашуларны туктатмадым” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..