Архивы елан - Tatar Today - татар яңалыклары.

Елан чакса, ни эшләргә?
Җәй – җәннәт мисалы, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде, мәгәр. Табигать яшеллеккә һәм чәчәкләргә төренгән, урман-болыннар тулы җиләк, яңгырдан соң-гөмбә. Елга һәм күл буйларында балык каптырасың. Ләкин, табигать кочагында кешене хәвеф тә сагалый. Шуларның берсе-еланнар

Казанның гербына хөрмәтләп, канатлы елан рәсеме төшерелгәнен белми ахырысы еланнар. Белсәләр, һөҗүм итмәсләр иде, әй. – Башкалада быел 4 кешене елан чакты. Елан чаккан биш яшьлек кызчыкның хәле яхшы якка бара, сәламәтләнеп килә. Татарстанда узган ел 50 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 37се сырхауханәдә дәваланды,-диде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Идел-Чулман тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Павлов әйтүенчә, кара елан (гадюка) Татарстанның һәр төбәгендә бар. Тузбаш белән кәлтә елан куркыныч түгел. Тимер юллар тирәсендә аеруча сак булырга кирәк. Беренчедән-поезд хәрәкте, икенчедән-көньякларда гына яши торган кобрага да юлыгуың ихтимал. – Туристларның экзотик еланнарны поезд тәрәзәсеннән ташлап калдырган очраклар бар. Көньяк еланнары безнең территориядә яши алмый, кышкы салкыннарда үләләр, – диде Алексей Павлов.

Алия Насыйбуллина аңлатканча, елан чаккан урында ике теш эзе кала. Язгы айларда еланның агуы аеруча көчле. Елан чаккан тән өлеше кызара, кайнарлана. Мисал өчен, елан аякны яки кулны чакса, өске өлеш шешә башлый. Кешедә сүлпәнлек хасил була, башы авырта һәм әйләнә. Косасы килә, кайбер кеше косарга ук керешә. Сулыш алу аврылаша, йөрәк каты тибә.  Аң югалту булмый, тик кеше “исерек” халәттә була.  – Кечкенә балалар елан чагуны авыррак кичерә, чөнки аларда аллергиягә каршы тору әле ныгымаган. Елан башны, иңбашын яки муенны чакса, хәл бик кискенләшә. Мондый очракларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше 1 сәгать эчендә буылып үләргә мөмкин, – диде Алия Насыйбуллина.

Ярдәм оештыру

Елан чаккан кешене 3 сәгать эчендә медицина учреждениесенә китереп җиткерергә тырышырга кирәк. Анда аңа елан агуына каршы укол ясала. Сырхауханәгә килеп җиткәнче, 1-2 төймә аллергиягә каршы дару кабып куярга була. Мәсәлән, “Супрастин” яки “Тавегил”. Шулай ук күп итеп гадәти су эчү зарур, суны берьюлы түгел, ә өлешләп-өлешләп эчертеп торырга кирәк. Баллы чәй яки газлы су киңәш ителми, ахыр чиктә алары да ярый. Елан чаккан кешегә спиртлы эчемлек куллану-эчертү катгый тыела. Агу тәнгә таралмасын өчен, елан чаккан кулны яки аякны хәрәкәтләндермәгез, тактага яки таякка җиңелчә бәйләп куеп була. Кулга яки аякка елан чаккан урыннан өске ягына жгут салырга яки бау белән каты итеп буып куярга ярамый. Шулай ук, елан чаккан урынны кызган тимер белән көйдерү дә дөрес эш түгел. Яраны кисмәгез, марганцовка яки башка дарулар сөртмәгез.

Агуны авыз белән суыру да киңәш ителми. Болай эшләп, кешегә тагын да зарар салырга мөмкин. Ерак сәяхәтләрдә медицина ярдәме килеп җитү ихтималы аз булганда агуны авыз белән суыру чарасызлыктан башкарыла. Моны кичекмәстән эшләргә кирәк, 15-20 минуттан агу инде чыкмый. Агу суырган кешенең авыз куышлыгы ярасыз булырга тиеш, соңыннан авызны су белән яхшылап чайкарга кирәк.

Урман пляж түгел

Еланнар урман куелыгыннан бигрәк, урман читләрен, сулыклар буйларын, урман аланнары тирәләрен ярата. Киселгән агач төпләренә яки таш өсләренә менеп, ачык сукмакка чыгып кояшта кызынып ятырга яраталар. Агач төбенә шунда ук барып утырмагыз, җиләк яки гөмбә җыйганда үлән арасына кулыгызны китереп тыкмагыз. Озын таяк белән үләннәрне аергалагыз, барыр юлыгызда таяк белән үләннәргә суккалагыз. Елан, гадәттә, тавыш килгән урыннан читкәрәк кача,-дип киңәш бирде биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов.

Аллергия авырулы кешеләргә елан чагудан аеруча сак булырга кирәк, – дип өстәде токсиколог Алия Насыйбуллина. Табигать кочагына чыкканда өстегезгә “пляжга” барган кебек җиңелчә киенмәгез. Аягыгызга резина итек яки калын крассовка , калын ыштан киегез. Урманда яки болында сандаликлар гына киеп яки, гомүмән, яланаяктан гына йөри күрмәгез. Елан чыжылдау авазы чыгарса, кискен хәрәкәт ясамыйча артка чигенегез, читкә китегез.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Елан чакса, ни эшләргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Елан чаккан очраклар инде күпме булган?
Шушы көннәрдә Чүпрәле район үзәк хастаханәсенә елан чаккан ир-ат мөрәҗәгать иткән, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

Бу инде бер атна өчен өченче очрак. Узган атнада җиләк җыйган вакытта тагын ике ир-атны аякларыннан елан тешләгән.

Еланнарның артуы соңгы вакытта коры һәм эссе һава хакимлек итүе белән аңлатыла. Мондый көннәрдә еланнар аеруча активлаша. Табиблар елан чагуын сизсәгез, мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясыйлар.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Елан чаккан очраклар инде күпме булган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Авылга афәт якынлаша: Кө­түлекләрдә үрчегән еланнар сыерларны чагып үтерә
Ямаш авылын тал­лык­лар, каен-усаклар чол­­гап алган. Бездә елан­нар күп еллардан бирле үрчи инде, ләкин быелгы ка­дәр ишәйгәннәре юк иде әле. Хәзер печәнне по­костан җыю сирәк инде, сә­нәкләп түгел, рулонлап җыябыз. Шундый бер рулонны таратканда ике елан килеп чыкмасынмы?! Анда ничек үлмәгәннәрдер, белгән юк. Икесен дә үтерергә туры килде.

Икенче юлы, салат, маринад банкаларын подвалга төшергәндә, иң соңгы баскы­чында яткан еланның нәкъ өстенә бастым, ярый әле бәхеткә тузбаш булып чыкты. Елан барыбер куркыта инде, көне буе йөрәгем чәнчеп йөрдем.

Бәрәңге сабагы чапканда тагын хәйран әкә­мәт булды. Чалгы белән үткән җирдә елан балалары күреп шаклар каттык. 4-5 кенә дә түгел иде чага торган кара елан ба­лалары! Еланнарның бу ка­дәр үрчүе гайре таби­гый хәл бит.

Безнең бакча башында үзәнлек, бәрәңге, яшелчә утыртып булмый, чөнки июньнең яртысына кадәр аннан ташу суы кит­ми, җир дымлы тора. Менә шунда кояшка чыгып яталар алар. Хәзер инде бераз ияләндек, баштарак бик курка идек.

Безнең якта еланнар нигездә дүрт төрле. Тузбаш еланнар. Кара, озын, юан гәүдәле чага торган еланнар. Өченче төрдәгеләре җиз төсендә, нәзек, озын буйлы, шулай ук чага торганнар. Дүртенчеләренең гәү­дәләре баш ягыннан юанаеп ки­лә дә, койрык очына таба нәзегәя. Болары күптән түгел генә күренә баш­ладылар, шулай ук чага тор­ган төргә керәләр.

Асфальт юлларда, кү­пер өсләрендә аларның машина тәгәрмәче астында калып сытылган гәү­дә­ләре еш очрый. Бик кызганыч булса да, аларның болай күпләп үрчүләре күңелгә гел шом салып тора. Балаларны чагулары бар бит. Безнең якта кө­түлекләрдә бик үрчегән еланнар инде берничә сыерны чагып өлгерде­ләр, бер сыер елан агу­ыннан үлеп тә китте.

Соңгы елларда әле ан­да, әле монда кеше­ләрне елан чагуы турындагы хә­бәрләр ишетелеп кенә тора, чөнки хәзер бу сөйрә­лүче­ләрдән кайда, ничек сакланырга белмәссең, үз подвалыңа резин итек киеп төшмисең бит инде! Миңа калса, алар берничә елдан безнең ка­рават асларында үзлә­ренә урын әзерли баш­лаячаклар.

Авыл өстенә әкренләп тагын бер зур бәла якынлаша дигән сүз, Алла сакласын инде. Ә бит барысы да урманнарга көтү кертүне тыюдан башланды. Урманнарны черек, ко­рыган агачтан да чис­тарт­мыйлар бит хәзер. Дачаларны, буш хуҗалыкларны кыргый агач, үлән басты. Табигать аерым бер тәртипне ярата шул.

“Татарстан яшьләре” газетасы, Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы

Фото: pixabay.com

Запись Авылга афәт якынлаша: Кө­түлекләрдә үрчегән еланнар сыерларны чагып үтерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Йорт тирәсен, бакча, хуҗалыкны еланнан саклауның 9 юлы [видео]
Зоологлар раславынча, елан кешегә беренче булып сирәк һөҗүм итә. Әмма бу бик аз кешене тынычландырыр. Бакча, ишегалдында елан булырга мөмкин икәнен белгәннән соң кем генә тынычлап яши алыр.

Кибетләрдә сукыр тычканны куркыта торган җайланмалар сатыла. Аларны еланнар да өнәми.

Елан салкынча, караңгырак урынны ярата. Шуңа ул чолан астында, базга ояларга мөмкин. Мондый урыннарга керерлек булмасын.

Еланнар ияләшмәсен өчен, бакчаны җыештырырга кирәк. Үләнне даими чабып торыгыз, чүп-чарны җыегыз, бакча коралларын теләсә кая ташламагыз.

Елан тавышны яратмый. Бакчага кыңгыраулар (кытай кыңгыраулары бертуктамый чыңлап тора) элеп куйсагыз, еланнарны куркытачак.

Елан керосин исен өнәми. Аңа 1:2 исәбеннән су кушып, бакча периметры буенча сибәргә. Аммофоска, гербицид, селитра яки нафталин эремәсе сибеп чыгарга да була.

Сукмакларга, бакча кырыйларына коры гәрчич сибәргә була.

Койма баганаларына кыштырдый торган әйберләр (кургаш, пленка һ.б.) элеп куегыз.

Песи, керпе еланнардан коткара.

Елан сарымсак исен яратмый. Аны түтәлдә генә түгел, берәмләп бакчаның төрле урыннарында үстерегез. Ул корткычлардан да коткара.

//Мәгълүмат Ирек мәйданы газетасының Вк битеннән алынды//

Запись Йорт тирәсен, бакча, хуҗалыкны еланнан саклауның 9 юлы [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Авырлы чакта кара елан чаккан хатын Казанда бәби таба
Көмәнле вакытта елан чаккан хатын Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә кыз бала тапкан. Елга янында йөргәндә, хатынны кара елан чаккан.

Аны шәһәрнең 7нче хастаханәсе токсикология бүлегенә озатканнар, пациентның хәле тотрыклангач, тикшерү һәм бала табарга әзерләү өчен Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр.

Кыз бала 1 июньдә дөньяга туган. Ана белән сабый үзләрен яхшы хис итә.

Татар-информ

Запись Авырлы чакта кара елан чаккан хатын Казанда бәби таба впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Аякка, әйтерсең, кадак кададылар!”, ди зәһәр елан тешләгән комбайнчы [фото]
Мамадыш төбәгендә елан чагудан каза күргән кешеләрнең берсе, 1974 елгы ир-егет, районның үзәк хастаханәсендә ята. Шушы көннәрдә ул терапия бүлегенә күчерелде.

Зәһәр елан (аны кара елан дип тә йөртәләр,) әлеге ир-егеткә эш урынында һөҗүм иткән.  Ул көнне Валентин, гадәттәгечә, кырга эшкә киткән, комбайн руле артына утырып эшләгән, беркадәр вакыттан техниканы карарга дип чыккан. Шулай туры килгән ки, механизатор егет туктаган урында елан да тукталган. “Аякка, әйтерсең, кадак кададылар!”, дип сурәтли авыртуларын мамадыш егете. Авыртуның сәбәбе елан чакканнан булуын ул яланаяк калгач кына белгән: аякта 2 кечкенә яра булган. Аягы шунда ук тоймый башлаган, шулай да, Валентин хезмәттәшләре янына техникасында барып җитә алган. Соңгылары шунда ук табиблар чакырткан. Әлеге язма героеның бүген дә аягы авырта икән. Табиблар аңа йөрергә кушмый.

Терапия бүлеге мөдире Владимир Шәнгәрәев билгеләп үткәнчә, пациентка да, якыннарына да алай бик борчылырлык сәбәп юк. Шеш акрынлап кимергә тиеш. Табиблар еланнан каза күргән ир-егетнең савыгуын уңай фаразлыйлар, дип яза районның “Нократ” газетасы.

Татар-информ

Запись “Аякка, әйтерсең, кадак кададылар!”, ди зәһәр елан тешләгән комбайнчы [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..