Ямаш авылын таллыклар, каен-усаклар чолгап алган. Бездә еланнар күп еллардан бирле үрчи инде, ләкин быелгы кадәр ишәйгәннәре юк иде әле. Хәзер печәнне покостан җыю сирәк инде, сәнәкләп түгел, рулонлап җыябыз. Шундый бер рулонны таратканда ике елан килеп чыкмасынмы?! Анда ничек үлмәгәннәрдер, белгән юк. Икесен дә үтерергә туры килде.
Икенче юлы, салат, маринад банкаларын подвалга төшергәндә, иң соңгы баскычында яткан еланның нәкъ өстенә бастым, ярый әле бәхеткә тузбаш булып чыкты. Елан барыбер куркыта инде, көне буе йөрәгем чәнчеп йөрдем.
Бәрәңге сабагы чапканда тагын хәйран әкәмәт булды. Чалгы белән үткән җирдә елан балалары күреп шаклар каттык. 4-5 кенә дә түгел иде чага торган кара елан балалары! Еланнарның бу кадәр үрчүе гайре табигый хәл бит.
Безнең бакча башында үзәнлек, бәрәңге, яшелчә утыртып булмый, чөнки июньнең яртысына кадәр аннан ташу суы китми, җир дымлы тора. Менә шунда кояшка чыгып яталар алар. Хәзер инде бераз ияләндек, баштарак бик курка идек.
Безнең якта еланнар нигездә дүрт төрле. Тузбаш еланнар. Кара, озын, юан гәүдәле чага торган еланнар. Өченче төрдәгеләре җиз төсендә, нәзек, озын буйлы, шулай ук чага торганнар. Дүртенчеләренең гәүдәләре баш ягыннан юанаеп килә дә, койрык очына таба нәзегәя. Болары күптән түгел генә күренә башладылар, шулай ук чага торган төргә керәләр.
Асфальт юлларда, күпер өсләрендә аларның машина тәгәрмәче астында калып сытылган гәүдәләре еш очрый. Бик кызганыч булса да, аларның болай күпләп үрчүләре күңелгә гел шом салып тора. Балаларны чагулары бар бит. Безнең якта көтүлекләрдә бик үрчегән еланнар инде берничә сыерны чагып өлгерделәр, бер сыер елан агуыннан үлеп тә китте.
Соңгы елларда әле анда, әле монда кешеләрне елан чагуы турындагы хәбәрләр ишетелеп кенә тора, чөнки хәзер бу сөйрәлүчеләрдән кайда, ничек сакланырга белмәссең, үз подвалыңа резин итек киеп төшмисең бит инде! Миңа калса, алар берничә елдан безнең карават асларында үзләренә урын әзерли башлаячаклар.
Авыл өстенә әкренләп тагын бер зур бәла якынлаша дигән сүз, Алла сакласын инде. Ә бит барысы да урманнарга көтү кертүне тыюдан башланды. Урманнарны черек, корыган агачтан да чистартмыйлар бит хәзер. Дачаларны, буш хуҗалыкларны кыргый агач, үлән басты. Табигать аерым бер тәртипне ярата шул.
«Татарстан яшьләре» газетасы, Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы
Фото: pixabay.com