Архивы Европа футбол беренчелеге - Tatar Today - татар яңалыклары.

Европа футбол беренчелегенең җиңүчесе билгеле булды [видео]
2016 елгы Европа футбол беренчелегенең финал уенында Португалия җиңү яулады. 1:0 исәбе белән ул Франция командасы җиңеп чемпион исемен алды. //Азатлык радиосы//

10 июль кичендә бер ай дәвам иткән Европа футбол беренчелегенең финал уены узды. Анда Португалия һәм Франция арасында киеренке көч сынашу барышында Португалия җыелма командасы 1:0 исәбе белән җиңү яулады. Франция  турнирны көмеш медальләр белән тәмамлады.

Парижның “Стад де Франс” стадионында узган ярышның беренче таймы O:О исәбе белән тәмамланды. Тайм уртасында Португалиянең төп бомбардиры Криштиану Роналду каты бәрелеп алыштырылды. Икенче таймда исә капкаларга һөҗүмнәр күп булды, тик бер тупны да кертә алмадылар.

Өстәмә вакыт эчендә беренче таймда шулай ук туплар кертелмәде. Икенче өстәмә таймда исә португал уенчысы Антонио Эдер гол кертә алды.

Ни гаҗәп, Португалия уены беренчелек барышында ышанычлы булмады. Төркем уеннарын ул 3 тапкыр тигез исәп белән тәмамласа, Хорватия капкасына бары тик өстәмә вакытта гына туп кертә алды. Чирек финалда Польшаны ул пенальтида җиңде. Һәм бары тик Уэлс командасын гына төп вакытта 2:0 исәбе белән җиңә алды.

Франция исә 2014 елгы дөнья футбол беренчелеге чемпионнары Германия җыелмасын җиңеп, финалга уза алган иде. Моңа кадәр алар төркем уеннарында 2 җиңү яулап (бары тик Швейцария белән 0:0 булган), аннары соң Ирландия, чирек финалда Исландия командасын җиңде. Ярымфинал уенында Германияне 2:0 исәбе белән тар-мар итте.

“Бу – футболга кабер ташын кую”

Америкада яшәүче татар егете Ленар Мөхәммәдиев карады. Ул тәэсирләре белән уртаклашты: “Бу турнир көтелмәгән нәтиҗәләр алып килде. Дөресен әйткәндә, биредә Криштиану Роналду роле аз булса да, җиңүгә ул лаеклы дип уйлыйм. Турнир башыннан ук барлык команда күбрәк уенчыны саклануга куйды, уенны ул рәвешле алып барды. Дөресен әйткәндә, бердәнбер чын ихлас футбол күрсәткән команда Алмания булды. Ярымфиналда аларга уңыш елмаймады. Бәлки, Италия белән уйнаганнан соң “без барыбер җиңәчәкбез” дигән тынычлану булгандыр, югалып калдылар сыман.

Бу – башка сыймаслык нәрсә. Җиде уенның алтысын тигез исәп белән уйнаган, төркемдә өченче урын алган Португалия нәрсәдер сәбәпле чемпион була алды. Финалда да уены артык уңышлы дип әйтеп булмый, саклану позициясендә генә уйнадылар бит. Футболга кабер ташын кую бу. 2004 елда Грециядән башланды мондый уйнау: барлык команда саклана гына. 2014 елда гына Германия “матур футбол” уйный алды. Португалия тренеры яхшы. Уенчыларның өстенлекле һәм тискәре якларын яхшы аңлады, аларны оста кулланды. Үзен яхшы яктан күрсәтте, күңелсез уен белән булса да, нәтиҗәгә иреште. Ләкин җанатарлар матур күренешле уеннан мәхрүм булды

Кызганыч, елдан ел футбол сыйфаты начарая бара. Зур исәп белән беткән уеннар азая, күп уеннар өстәмә вакытка чыга, пенальтига җитәләр. Бер команда да алга йөгерми, күңелсез уеннар. Ничә уенны карадым, йоклата гына, түзеп тә булмый”, дип сөйләде  Ленар Мөхәммәдиев.

“Әкиятләр” беренчелеге

Бу чемпионат аеруча көтелмәгән командаларның уңышы белән истә калыр. Беренче чиратта сүз Исландия һәм Уэлс җыелмалары турында бара.

Исландия шактый танылып, күпсанлы тамашачыларның мәхәббәтен яулый алды. “Исланд могҗизасы” һәм “әкияте” дип аталган бу күренеш көчле әзерлеге булмаган исландларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә  җыелмасы уеннарын бөтен халык диярлек карады, ил халкының 9%-ы беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Уеннар үткән шәһәрләрдә хәтта Исландия байрагы һәм киемен табып та булмый, аларны барысын да күпсанлы җанатарлар сатып алган.

Уэлска килгәндә, ул да зур беренчелектә күптәннән катнашмаган. Дөрес, бу командада Гаррет Бейл кебек танылган көчле уенчылар да бар иде, Исландиядә, мәсәлән, шуның кадәр танылган уенчылар юк. Шуңа карамастан, Уэлсның да ярымфиналга кадәр үтә алуы күп кенә букмекерларны һәм спорт күзәтүчеләрне гаҗәпләндерде.

Әкият булып бу беренчелек Русия өчен була алмады. Русия халкының зур өметләренә карамастан, тренер Леонид Слуцкий команда уенын камилләштерә алмады. Русия Уэлс тарафыннан 3:0 исәбе белән тар-мар ителеп, өйгә һәм курортларга кайтып китте. Аннан соң исә җыелма тирәсендә көчле җәнҗал куерган.

Европа футбол беренчелеге 10 июньнән 10 июльга кадәр дәвам итте. Анда 24 команда катнашты. Турнир бюджеты 3 миллиард евродан бераз әзрәк булды дип исәпләнә.

Запись Европа футбол беренчелегенең җиңүчесе билгеле булды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русия футбол җыелма командасы тирәсендә җәнҗал куера бара [фото,видео]
Русиянең футбол җыелма командасы тирәсендә җәнҗал куера бара. Аны тарату петициясен инде ярты миллионнан артык кеше имзалады. Җәнҗал барышын һәм социаль челтәрләрдә аңа реакция бер урынга тупланылды.//Азатлык радиосы//

Европа футбол беренчелеге әле тәмамланырга да өлгермәде, аның төркем уеннарыннан төшеп калган Русия командасы тирәсендә көчле җәнҗал күтәрелде. Уэлс командасы тарафыннан  3:0 исәбе белән тар-мар ителгәннән соң хисле Русия халкы уенчыларны көчле тәнкыйть утына тотты. Аңа кадәр исә команда, Англия белән 1:1 исәбенә уйнап, нибары 1 балл җыя алды. Төркемдә соңгы, дүртенче урынны алган команда чемпионаттан кайтып китте.

Интернетта бу җиңелүгә реакция шартлауга тиң булды.. Тик ул чишмә башы гына булып чыкты. Җиңелүдән соң футбол уенчыларының бер өлеше өйгә кайтмыйча гына ял итәргә киткән. Кайткан футболчыларның да, журналистлардан качып, “безгә ник оят булырга тиеш соң?” диюе дә халыкның ачуын нык чыгарган.

Хикәя моның белән генә чикләнми. Монакога ял итәргә дип киткән ике уенчы – Александр Кокорин һәм Павел Мамаев ялларының бер кичен видеога төшереп, Инстаграмга чыгарган.

Монте-Карлоның Twiga төнге клубында төшерелгән видеода Мамаев белән Кокоринның кальян тартып утырулары күренә. Моннан тыш Русия гимны фонында аларга күпсанлы кыйбат шампан шәрабы шешәләрен китерәләр. Матбугатта таралган мәгълүматларга караганда, футболчылар шампанга 250 мең евро түләгән.

“Футболчылар барысын да сыйлаганнар. Кайберәүләр шешәләрне җыеп алып китә иделәр, алар бик күп иде”, дип сөйләде Life порталына клубта булган кеше.

Әлеге видеоязмадан соң футбол җанатарлары шартлап протест белдерә башлады. Моңа кадәр үк ачылган, ләкин башта бик популяр булмаган петициягә күпләп кеше имза куя башлаган. Футболчыларны алар уйнаган клубларның өстәмә төркеменә күчерделәр, штраф салдылар. Социаль челтәрләрдә исә аларга туктамас тәнкыйть һәм ачу сибелә бара.

Русия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин үзенең рәсми твиттерында “Бокалларга салуны башкаларга кушканнар. Болар бокалларга сала алмас иделәр” дип мыскыллап язып чыкты.

Разливать доверили другим. Эти бы точно в бокалы не попали…https://t.co/opAoenUXWK

— Владимир Маркин (@VladimirMarkin) 5 июля 2016 г.

Ләкин иң көчле тәнкыйть Исландия командасы белән чагыштыру фонында булды.

Футболисты сборной России погуляли в Монако с 500 бутылками шампанского.

Футболисты сборной Исландии приехали домой и пошли рубить дрова.

— Артём Дерягин (@DerArto) 5 июля 2016 г.

Исландия җыелма такымы бу Европа беренчелегенең ачышы булып саналды. “Исланд могҗизасы” һәм “әкияте” дип аталган бу күренеш көчле әзерлеге булмаган исландларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә команда уеннарын бөтен халык диярлек карады, ил халкының 9 проценты беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Чирек финалда исә Франциягә оттырса да, үз җирендә команданы каһарманнар кебек каршы алдылар.

Исланд футбол командасы фонында Русия җыелмасы гамәлләре бик провокатив күренә. Ничек кенә булмасын, Русия җитәкчелегендәге төрле рәсми затлар инде җыелманы тарату һәм футболны оештыру эшен яңа баштан башларга кирәклеген белдерә.

500 меңнән артык кеше имзалаган петиция көчкә ия булырмы? Анысы якын арада билгеле булыр.

Запись Русия футбол җыелма командасы тирәсендә җәнҗал куера бара [фото,видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ни өчен Русия Европа футбол беренчелегеннән төшеп калды?
Европа футбол беренчелегенең В төркемендәге уенда Уэлс командасы Русияне 3:0 исәбе белән җиңде. Русия өчен бу плей-оффка чыгуның соңгы мөмкинлеге иде.

20 июнь көнне Франциянең Тулуза шәһәрендә узган Уэлс-Русия уенында Русия җыелма командасы 3:0 исәбе белән җиңелде. Комментаторлар Уэлс командасы  Русияне “котычкыч исәп белән тар-мар итте” гыйбарәсен кулланды.

Русия командасы саклану позициясендә зур хаталар ясау нәтиҗәсендә инде уенның 11нче минутында Аарон Рэмзи исәпне ачты, 20нче минутта Нил Тейлор туп кертте. Икенче таймда танылган уенчы Гарет Бэйл өченче голга иреште.

Русия җыелмасы өчен бу плей-оффка чыгуның соңгы мөмкинлеге иде. Моңа кадәр Англия белән 1:1 исәбенә уйнап нибары 1 балл җыйган такымга оту кирәк иде. Русия В төркемендә соңгы, дүртенче урынны алды һәм чемпионаттан кайтып китә.

Азатлык радиосы

Запись Ни өчен Русия Европа футбол беренчелегеннән төшеп калды? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..